Самый уважаемый человек.
Вложение | Размер |
---|---|
sez_in_guzl_keshe_iknsez.doc | 62.5 КБ |
Сез иң гүзәл кеше икәнсез!
Җәй! Талгын гына йомшак җил исә. Ниндидер бер кошчык аерым бер осталык, аерым бер дәрт, аерым бер нәфислек белән күңелләрне җилкендереп, өздереп-өздереп сайрый да сайрый. Шул кошчыкның сайравын тыңлый-тыңлый, юлдан бер кыз килә. Бу юлның як-якларында үсеп утырган ак каеннар кызны озата баралар. Юл кырыенда үсеп утырган чәчәкләрнең хуш исләре бөтен һавага таралган. Чәчәкләр тирәсендә очып йөрүче күбәләкләр, әйтерсең лә, бу кызны күптәннән көтеп торганнар, хәзер, узыша-узыша, аңа юл күрсәтәләр. Кызның килеп җиткәнен чәчәкләргә кунып көтеп торалар да, безнең арттан рәхим ит дип, алга таба юл алалар. Яфрак арасына яшеренгән кошлар үзләренең матур җырларын көйлиләр, алар табигать тормышына ниндидер бер серлелек өстиләр.
Кыз һаман да шул кошчыкның сайравын тыңлый.
- Нинди кош булыр икән бу?... Беләм, беләм. Сандугач бит бу!
Чынлп та, сандугач иде бу кош. Сандугач аның өчен сайрый, ул аның матурлыгына соклана, аның матурлыгын мактый иде .
Кыз, дөрестән дә, искиткеч чибәр, сөйкемле. Ул Казан университетының соңгы курсында укый, ә хәзер Чистай районың бер авылына практика үтәргә кайтып килеше. Үзе бик гади гына киенгән: өстендә ак җирлеккә вак кына зәңгәр чәчәк төшкән җиңелчә күлмәк, аягында ак төсле босоножка. Кара бөдрә чәчләре иңбашына таралып төшкән. Кулында зур гына бер сумка.
Менә ул авылга якынлашып килә. Аның күңелен ниндидер бер курку хисе биләп алды. Аны анда нинди кешеләр каршы алыр икән? Иң беренче ул кем белән очрашыр да сүзне ничек башлар икән? Аның башыннан бер-бер артлы шундый уйлар узды.
Кинәт арткы яктан аңа кемдер дәште:
-Чибәркәй, сезнең безнең авылга килүегезме?
Кыз да югалып калмады:
-Бездә башта исәнләшәләр, аннан соң гына сорау бирәләр,- диде.
-Исәнмесез, алайса. Хәерле көн сезгә, хәлләрегез ничек?
-Хәерле көн. Хәлләрем дә бик әйбәт. Ә менә “Безнең авылгамы?”дигән соравыгызга, сезнең авылыгыз Наратлы Елга булса, мин сезнең авылга.
Әйе, безнең авыл Наратлы Елга була инде. Ә сезне бирегә нинди җилләр ташлады? Берәресенә кунакка кайтасызмы, әллә берәр егет эзләп килешме? Егет эзләп килүегез булса, ялгышасыз. Бездә юньле егетләр юк. Яхшылары авылда калмый, калганнарына эш юк, эшсез җәфа чигә халык, шунлыктан эчкечелеккә бирелә алар.
-Ә менә сез нишләп авылда калдыгыз соң? Эчәргә яратасыз мени? Әллә хатыныгызның китәсе килмиме?
-Китәр идем лә, бик теләп китәр идем. Әмма...
Егет уйга батты. Аның күз алдына мәктәп еллары килеп басты. Менә ул 11нче сыйныфны тәмамлады, имтиханнарын да уңышлы гына тапшырды. Тик авылдан китә алмады. Аның барлык сыйныфташлары кайсы кая таралышып беттеләр, кемдер укырга керде, кемдер шәһәргә эшкә китте. Китә алмады шул, авыру әнисен ничек ташлап китсен инде ул. Алар бит икәүдән-икәү генә яшәп яталар, кемгә калдырсын ул авыру әнисен. Әтисен ул бөтенләй хәтерләми, чөнки әтисе бик күптәннән вафат инде.
Кыз шулчак соравының урынлы булмавын аңлады булса кирәк, уңайсызланып кына сорады:
- Мин сезнең авырткан урыныгызга бастым, ахры, гафу итегез мине.
-Юк, гафу үтенерлек бернәрсә дә юк.
Шулай, сөйләшә-сөйләшә, алар авылга килеп керделәр.
-Чибәркәй, сез кемнәргә киләсез? Әйтсәгез, мин сезне озатып куярмын.
-Мине мәктәп директоры белән таныштырсагыз, мин сезгә бик рәхмәтле булыр идем.
-Радик абыйларга киләсез мени? Алар бит безнең күршедә генә яшәп яталар. Бик теләп таныштырам мин сезне алар белән.
Авылга кергәч, алар уңга борылдылар.
“Башта ук уңга борылу-әйбәт гадәт. Юлларым уңар минем”,- дип уйлады кыз.
Менә алар Сафиннар капкасы төбенә килеп җиттеләр. Егет капканы ачты, кыз алга узды. Аның артыннан озата килүче дә керде һәм, ачык тәрәзәдән эчкә башын тыгып:
-Радик Сәетович, сезгә кунак килде, каршы алыгыз,-дип кычкырды.
Тәрәзәдән урта яшьләрдәге бер абый кеше:
-О-о, Булат энем, нинди кунак алып килдең икән син безгә?!
Кыз үзенең юлдашының исеме Булат икәнен абайлап алды.
-Кунак түгел мин, миңа сезнең авыл мәктәбендә практика үтәргә юллама бирделәр. Үзем Казан университетының бишенче курсында белем алам, ходай кушкан булса, быел укуымны тәмамлыйм.
-Әйе-әйе, сезнең турыда әйткәннәр иде миңа. Бик хуш, бик хуш. Әйдә, сеңелем, түрдән уз, кереп чәйләп алыйк, чәй артында барын да сөйләшербез. Тамак ач булганда, сөйләшәсе килми ул. Әнә Галия апаң тәмле-тәмле ризыклар пешерде. Булат, син дә уз, бергәләп чәй эчү бик күңелле була бит.
-Юк, Радик Сәетович, гафу итегез мин керә алмыйм, әни иртәдән бирле ялгыз, аны кайтып күрәсем бар.
Кыз Булатның әнисе белән генә яшәвен, ана белән бала арасында ниндидер бер якынлык җепләре булуын аңлады.
Булат саубуллашып чыгып китте. Директор белән практикант кыз өйгә уздылар. Анда аларны ачык йөзле бер хатын каршы алды.
-Бу Галия апаң була, таныш бул, сеңелем. Ә бу безнең авыл мәктәбенә практика үтәргә килгән кыз, исемен белмим әле хәзергә.
Кыз ояла төшеп:
-Зәринә булам мин,-диде.
Алар өчәүләшеп чәй өстәле артында, сөйләшә-сөйләшә, бик озак чәйләделәр. Галия апасы бүген Зәринәне үзләрендә генә кундырмакчы булды:
-Юлдан арып килгәнсең, фатир эзләп азапланып йөрмә, иртәгә Радик абыең берәресе белән сөйләшер әле,- диде.
Кыз каршы килмәде.
Кич җитте. Авыл Зәринәгә тагын да матур булып тоелды. Каз - үрдәкләр “кыйгак-кыйгак”, “бак-бак” дия-дия, елгадан менеп киләләр, сыерлар теләр – теләмәс кенә көтүдән кайталар, аларны куркытырга теләп, этләр өрәләр.Көтү каршы алырга олы яшьтәге апалар, әбиләр чыкканнар. Ә нишләп соң урамда яшьләр күренмиләр? Әллә. чынлап та, алар авылда калмыйлар микән? Яшьләр авылда калмаса, мәктәптә укырга балалар да булмый бит, балалар булмаса, мәктәп юк, мәктәп булмаса, авылның киләчәге юк бит!
Шундый уйлар белән Зәринә йокларга ятты. Әмма ул йоклый алмады, аның уенда һаман Булат бөтерелде. “Нишләп ул авылда калды икән? Нишләп алар әнисе белән икәү генә яшиләр икән?” Ул күпме генә Булат турында уйламаска тырышса да, йөрәге аны тыңламады. Бик озак йоклый алмый ятканнан соң, күзе бераз йомыла төште. Йокы аралаш төш тә күреп алды бугай.
Менә ямь- яшел чирәм өстеннән Булат чаба, үзе як-ягына карана, кемнедер эзли кебек. Кулында аның чәчәк бәйләме. Менә ул Зәринә янына килеп җитте дә чәчәкләрен аңа сузды. Зәринә чәчәкләрне алырга үрелде. Шулчак Булат чәчәкләр белән бергә кызның кулын тотып алды, аның куллары шундый җылы, шундый йомшак. Булат аның кулларын җибәрми, күзләренә туп-туры караган да тик елмаеп басып тора.
Шулчак этләр өргән тавышка Зәринә уянып китте. Уянды да тагын Булат турында уйлый башлады.
Булатның да йокысы йокы булмады, әле бер якка, әле икенче якка боргаланып ятты ул. Аның да йөрәге дөп-дөп тибә, үзе һаман шул кыз турында уйлый .
-Әй юләр дә инде мин, исемен генә дә сорамадым бит. Кабат очрашсак, ничек эндәшермен соң мин аңа, тагын шулай “чибәркәй” диярменме инде? Юк ла, нишләп очрашыйм ди мин аның белән, очрашмыйм, билгеле. Практикасы бетәр дә, Казанына китеп барыр дигән уйлар белән үзен тынычландырырга теләсә дә булдыра алмады.
Икенче көнне Радик Сәетович Зәринәне Сәрби әбиләргә фатирга урнаштырды.
Сәрби әби ялгыз гына яшәп ята. Балалары төрлесе төрле якка таралышып беткәннәр, авылга сирәк кенә кайтып китәләр. Алар Сәрби әбине күпме генә үзләренә чакырсалар да күндерә алмадылар.
Сәрби әби нигезен ташлап китә алмады. Алар Гата бабай белән гомерләрен шунда кичергәннәр, биш бала тәрбияләп үстергәннәр. Тик Гата бабай гына, Сәрби әбине калдырып, чын дөньяга китеп барган. Газиз иренең каберен ялгыз калдырып, ничек шәһәргә китеп барсын инде ул? Юк, китә алмый ул!
Зәринә Сәрби әбигә бик ошады. Алар икәү уртак тел таптылар. Зәринә эшкә киткәндә, әби аны, аркасыннан кага-кага, үз кызыдай озатып кала, тәмле ашлар пешереп, эштән кайтуын көтеп тора. Әйтерсең лә, алар икесе бик күптәнге дуслар, бик күптәннән бергә яшәп яталар.
Зәринәгә мәктәп бик ошады. Коллектив дус, тату яши. Тик менә балалар гына азрак шул. Авылда яшьләр калмаса, мәктәп ничек яшәр икән? Зәринәне бу сорау бик борчыды.
Менә беркөнне эштән кайтканда, ул янә Булатны очратты. Алар икесе дә каушадылар, дулкынландылар, икесе дә, сүз куша алмыйча, бер-берсенә бик озак карап тордылар. Булат, бераз кыюлык җыеп:
-Нәрсә, чибәркәй, күнегеп беттеңме безнең авылга? Күнеккәнсеңдер, бик матур бит ул безнең авыл. Телисеңме, бүген кич белән мин сиңа безнең авылның күлен күрсәтәм. Ул күл-серле күл. Аның янында берәр теләк теләсәң, ул, һичшиксез, тормышка ашачак.
Зәринә ризалашты.
Кич җиткәнен алар икесе дә түземсезлек белән көттеләр. Көткәндә вакыты да үтми бит аның, минуты сәгать, сәгате көн булып тоела.
Кич җитте. Булат Сәрби әби өенә таба юл алды. Тик кызны ничек чакырып чыгарырга соң? Исемен белми бит ул аның.
Менә ул Сәрби әбинең өе янында. Бакчада Сәрби әби чәчәкләргә су сибеп йөри.
-Исәнмесез, Сәрби әби. Хәлләрегез ничек?
-Бик әйбәт, улым, бик әйбәт. Ә син безнең тирәдә нишләп йөрисең соң әле?
-Менә узып бара идем дә әле, чәчәкләрегезгә күзем төште, бигрәк матурлар инде. Ничек үстереп бетерәсез? Ялгыз кешегә авырдыр бит инде?
Ничек инде ялгыз булыйм мин?! Икәү бит без, улым, икәү, Зәринәм бар бит минем, бигрәк тәүфиклы кыз инде, рәхмәт яугыры, күз генә тимәсен үзенә.
Булат кызның Зәринә исемле икәнен аңлап алды.
Сәрби әби, Булатны Зәринә белән таныштырмакчы булып, өенә алып керде. Зәринә Булатны өзелеп-өзелеп көтә иде.
Алар икәү күл буена киттеләр. Бу күл авылдан бер генә чакрым ераклыкта урнашкан. Түгәрәк күл, җиргә төшкән тәңкә кебек, ай яктысында ялтырап тора. Күлнең тирә-ягы төрле үләннәргә, чәчәкләргә күмелгән. Өелеп-өелеп үскән куе камышлар арасында төрле кошлар сайрашалар.
-Зәринә, менә бу безнең күл инде. Аның исеме-Зәңгәр Күл. Көндезге кояш яктысында күрсәң күлне... Аның суы зәп-зәңгәр, әйтерсең, ул - зәңгәр күк йөзе. Ә кичен нинди серле була ул... Яшьләр аңа үзләренең серләрен сөйлиләр, теләкләр телиләр. Зәринә, әйдә без дә теләкләр телик, бәлки алар чынга ашарлар.
Алар икесе дә, нәни балалар кебек, бер-берләренә аркаларын төрәп, күктә янган йолдызларга карап, теләкләр теләделәр. Аларның икесенең дә йөрәкләре сикереп чыгардай булып тибә.
Булат Зәринәне өенә кадәр озатып куйды. Шушы күрешүдән соң, алар көн саен очраша башладылар. Очрашу минутларын икесе дә түземсезлек белән көтәләр иде.
Шулай матур гына көн артыннан көн үтә торды. Зәринәнең практикасы да тәмамланып килә. Булат белән аерылышуны күз алдына китерсә, аның бөтен тәненә салкын тир бәреп чыга, күз алларын кара сөрем каплагандай була...
Тик бүген Булат очрашуга килмәде. Зәринә нәрсә уйларга да белмәде. Нинди генә уйлар йөгереп үтмәде аның башыннан:”Әллә авырап китте микән?”, “Шәһәрдән элек очрашып йөргән кызы кайткан, диләр, әллә аның белән микән ул хәзер?”, “Мине яратмый торгандыр ул, шуңа килмәгәндер...” Ә мин... Мин бит өзелеп яраттым аны! Күпме көтсә дә, Булат башка күренмәде.
Менә бүген соңгы эш көне. Бүген дә килмәсә, бу безнең аерылышуыбыз була, дип уйлады Зәринә. Ә ничек алай булырга мөмкин соң? Иң саф мәхәббәтне ничек итеп аяк астына салып таптарга мөмкин? Өзелеп яратты бит ул Булатны, үз гомерендә беренче мәртәбә шашып гашыйк булды. Булатны гына түгел, бөтен авылны, мәктәпкә йөрүче барлык балаларны, укытучылар коллективын, Сәрби әбине - барысын да, барысын да яратып өлгерде бит ул. Укуын тәмамлагач, Наратлы Елгага эшкә кайтырга хыялланды бит ул. Ә хәзер...
Иртәгесен Зәринәне Радик Сәетович район үзәгенә кадәр озатып куйды. Аннан Казанга ике сәгатьлек юл. Машинада барганда алар мәктәп, укучылар, укытучылар, авыл халкы турында сөйләштеләр. Зәринә берничә мәртәбә Булат турында сорарга дип талпынып караса да булдыра алмады, мәктәп директорыннан уңайсызланды. Директор һаман нидер сөйли дә сөйли, ә кызның уенда – Булат!
Район үзәгенә килеп җиткәч, Радик Сәетович Зәринәгә бер пакет белән конверт сузды:
-Зәринә, авыр булмаса, шушы әйберләрне республика шифаханәсенә генә кертеп чык әле. Ике көн элек анда ашыгыч ярдәм машинасы белән Булатның әнисен алып киткәннәр иде, Булат аны озата китте. Бу – Галия апаң белән миннән күчтәнәч.
-Ничек? Әнисенә нәрсә булган аның?
-Булат кечкенәдән әтисез калды. Ире үлгәннән соң, Суфия апа көне-төне фермада эшләде. Авырга туры килгән, күрәмсең, беркөнне эш урынында аңсыз калып егыла. Шуннан шифаханәгә озаталар. Икенче көнне авылга Суфия апага инсульт булган дигән хәбәр килеп иреште. Озак кына дәваланганнан соң, ул өенә кайтты. Кайтуын кайтты, тик эшкә яраксыз булып кайтты, тәрбиягә мохтаҗ ул. Улы Булатка рәхмәт яусын, бала караган кебек карый әнисен. Мәктәпне гел бишле билгеләренә генә тәмамласа да, беркая да китмәде, әнисе янында калды.
Менә эш нәрсәдә икән! Ул мине онытмаган! Китүе турында хәбәр генә итә алмаган бит ул. Нишләп соң телефон номерлары белән алмашмадык икән без? Минем кебек, ул да мине көтә торгандыр? Көтә, беләм, көтә ул мине! Саф мәхәббәтне аяк астына салып таптап булмый аны!
Директор кызның йөзе үзгәрүен, күзләрендә шатлык чаткысы кабынуын күрде, ул бит аларның мәхәббәтләре турында ишеткән иде.
-Керәм, Радик абый, бик теләп керәм.
-Зәринә, мин мәгариф бүлегенә сезне эшкә җибәрүләрен сорап язсам, кайтырсызмы безгә?
-Әлбәттә, мин бит сезнең авылны үз иттем, әйтерсең лә, гомер буе мин анда яшәгәнмен.
Алар аерылыштылар. Зәринә, автобуска билет алып, Казанга юл тотты. Автобуста барганда, Булат белән очрашуын күз алдына китерде: менә ул палата ишеген шакый, ишекне Булат килеп ача...
Һәм, дөрестән дә, ишекне Булат ачты. Алар икесе дә бераз гына югалып калдылар, бер-берсенә сүз дәшә алмыйча, күпмедер вакыт басып тордылар. Шушы уңайсыз хәлдән аларны Суфия апа коткарды:
-Кем бар анда, улым? Нишләп ишек төбендә бастырып тотасың кешене, әйт, улым, узсын.
Алар икесе дә палатага уздылар.
-Әнием, бу безнең авылга практика үтәргә кайткан кыз. Хәтерлисеңме, мин сиңа аның турында сөйләгән идем.
Бу сөйләшүдән ана белән бала арасындагы җылылыкны, якынлыкны аңлап була иде.
-Хәтерлим, улым, ничек хәтерләмим инде. Синең сөйләвең буенча, мин аны шундый итеп күз алдыма китергән дә идем. Кил әле мондарак, кызым, бирегәрәк кил әле. Ни эш бетереп йөрисең син, бәбкәм?
-Радик Сәетович сезгә күчтәнәчләр җибәргән иде, шуларны кертергә кердем мин.
-Бигрәк мәрхәмәтле кыз икәнсең, бәхеткәйләрең булсын үзеңнең.
Зәринә саубуллашып чыгып китте. Булат аны озата чыкты. Алар үпкәләшмәделәр, сүзсез генә аңлаштылар.
Икенче көнне Зәринә, тәмле ризыклар пешереп, тагын шифаханәгә килде. Суфия апага кыз бик ошады. Улымның шундый хатыны булса, ул бик бәхетле булыр иде, дип уйлады әни кеше. Һәм ялгышмады...
Булат белән Зәринә туй көнен билгеләделәр. Туйдан соң, Зәринә авылга эшкә кайтты, мәктәпкә эшкә урнашты. Өчәүләп матур гына гомер кичергәндә, бәхет өстенә бәхет өстәп, дөньяга бер бала аваз салды. Дөньяга кыз бала туды!
Суфия апа ходайга рәхмәтле булып, балаларына, оныгына исәнлек, бәхет теләп, алар тәрбиясе астында матур гына гомер кичерә.
Килене дә, малае кебек, тәртипле, эш сөючән, ярдәмчел кеше. Мәктәп эшен дә яратып башкара. Тик авылда мәктәп кенә ябылды. Зәринә - башлангыч сыйныф укытучысы, шуңа ул бүгенге көндә ата – аналар, балалар, укытучылар белән уртак тел табып, матур гына эшләп ята. Аны укучылары да, әти - әниләр дә, укытучылар да хөрмәт итәләр, Ф.Яруллин сүзләре белән “Сез иң гүзәл кеше икәнсез” дип, аңа рәхмәт әйтәләр. Ә алда нәрсә буласын, ходай бер үзе генә белә.
Тик авылдашлар күңелендә бер өмет яши: авыл бетмәс, авыл торгызылыр, яшьләр авылда калырлар, авыл урамнарын яңгыратып, балалар үсәрләр. Димәк, мәктәп тә яшәр!!!
Астрономический календарь. Февраль, 2019
Медведь и солнце
Девчата
Можно от Солнца уйти...
Прыжок (быль). Л.Н.Толстой