Научно-исследовательская работа по теме "Как выбрать спутника жизни" на основе литературных произведений. Работу выполнила ученица 11 класса.
Вложение | Размер |
---|---|
![]() | 62.5 КБ |
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм министрлыгы
“ 3 нче Гомуми Белем Мәктәбе”
Гомуми Белем Муниципаль Учреждениесе
“Тормыш иптәшен ничек сайларга?”
(Г.Кутуй “ Тапшырылмаган хатлар”, Г.Исхакый “Ул әле өйләнмәгән иде”әсәрләре буенча).
Фәнни-тикшерү эшен башкарды:
11 нче А сыйныфы укучысы
Гарифуллина Юлия
җитәкчесе: Кирилова А. М.
Минзәлә 2012 нче ел.
Эчтәлек
Кереш
Мәгълүм классикның фикеренә карамастан, бәхетле гаиләләр бер-берсенә бер дә охшамаган. Россиядә яшәүче хатын-кызлар бәхетне төрлечә күз алдына китерә. Безнең заманга хас булган сыйфатлар – “ бары да яхшы ” яисә “ сине аңлыйлар ” дигәндәге бәхет кенә әкият булып калды. Бәхет конкрет ингредиентлардан тора. Беренчедән, бәхетле булыр өчен чын мәхәббәт кирәк, ләкин романтик хис кенә түгел, үзеңне ышанычлы хис итү шарт. Бәхетле булыр өчен тагын бер шарт – балалар. Өченче урында - паспортыңда штамп булу. Кияүдәге хатыннарның 69 % ы үзен бәхетле саный. Бәхетле гаиләләрдә бюджетка төп өлешне ир кеше кертә ( 56, 5 % ). Шунысы характерлы: бәхетле гаиләләре бар дип исәпләмәгән һәм аның кайчан да бер булырына өметләнмәгән хатын – кызлар арасында нигезне булдыручы хатын – кыз үзе ( 51, 5 % ). Бәхетле дип исәпләнгән гаиләләрдәге керемне бүлгәләүдә 91% очракта яисә ире белән бертигез дәрәҗәдә хатын-кыз катнаша.
Тагын бер заман таләбе – бәхетле булуың өчен нинди социаль катламада яшәвең дә әһәмиятле.
Өйләнешү, никах нәрсәгә кирәк? (см. прил. 1 ).
Социологлар күрсәтуенчә:
Катнаш никах – нәрсә ул ? Ни өчен катнаш никахлар еш таркала? Сәбәпләре нидә ?
-Бүгенге көндә яшьләр гаилә коруга җитди карамыйлар. Күпләрне матди хәле: фатиры , машинасы булу гына кызыксындыра. Ә элекке заманнарда яшьләр ничек гаилә корган соң, аерылулар булмаган бит. Сәбәпләрен бергәләп эзлик әле.( димләгәннәр , алладан , ата-ана каргышыннан курыкканнар һ.б.)
Әйе , борынгы заманда йортка килен булып төшәсе кызны кечкенәдән караганнар . Ата-аналар вәгъдәләр бирешкәннәр.Яшьләр күңеленә кечкенәдән үк ярәшелгән кызың , егетең бар дигән уйны салганнар. Ата-ана фатихасын алмыйча , никахсыз өйләнешмәгәннәр . Хәзер кияүгә бирмиләр , кияүгә чыгалар , өйләндермиләр , өйләнәләр. Хәзерге заман гаиләсенең тотрыксызлыгы менә шундадыр , минемчә. Ә бит халкыбыз “Атасына карап улын коч , анасына карап кызын коч,”- дип юкка гына әйтмәгән.
Безнең фикер
Әледән-әле катнаш никах, тел, милләт турында мәкаләләр басылып тора. Аларда
кайберәүләр катнаш никахны мактап, икенчеләре тәнкыйть күзлегеннән чыгып, үз фикерен белдерә. Күпме генә бәхәсләшсәләр дә, уртак фикергә килеп, мәсьәләнең асылына төшенеп, моңа этәргән сәбәпләрне ачып салмыйлар, нәтиҗә ясамыйлар. Мин дә үз фикеремне, күргән-ишеткәннәремне укучыларга җиткереп, кайбер татар егет-кызларына дөньяга аек акыл белән карап (мәхәббәт утыннан исереп түгел), тормышта
үз парларын сайлауда булышлык итеп, ялгыш адымнан алып калырга ярдәм итә алсам, бик шат булыр идем.
Т.Миңнуллин узенең бер мәкаләсендә катнаш никахларга мөнәсәбәте турында болай дигән:
“Милләтара мәхәббәт булгач, бар һәм булырга тиеш тә.Тик чынлыкта моның каршылыклары күп.Берсен берсе сөйгән ике гашыйкның берсе һәрвакыт корбан була.Кеше хис колы булырга тиеш түгел,минемчә”.
Проблема
Татар балаларының үз милләтен, телен, кыйбласын югалта башлавы балалар бакчасына беренче адымын ясаган көннән башлана да инде. Чөнки әтием, әнием дип теле ачыла башлаган балага “папке”, “мамке” сүзләре өйрәтелә. Тәрбиячеләр бала белән өйдә дә русча сөйләшергә куша. Юньләп русча да белмәгән ата-ана вата-җимерә бөек телне өйрәтеп, бала күңеленә маңкортлык орлыклары сала һәм бала бабай, әбиләре, әти-әниләре сөйләшкән телне бернигә дә ярамый дип инанып үсә. “Балам, мәктәбеңдә, урамда иптәшләрең белән ничек кирәк, шулай аралаш, әти-әниең, туганнарың белән фәкать татарча гына сөйләш. Ул синең туган телең”, – дип өйрәтүчеләр бармы икән, мөгаен, күп түгелдер. Туган телем көнем, яшәешем өчен кирәк дип, балаларның бишек җыры белән каннарына сеңеп үссә, һичшиксез, киләчәктә татар теле бетәр дип уйлыйсы да булмас иде.
Өйләнер вакыт җиткәндә дини йолалар белән таныш булмаган, ата-бабаларының гореф гадәтләрен белмәгән балалар катнаш никахка ешрак тартыла, олыларның үгет-нәсыйхәтен санга сукмый. Соңгы вакытта «граҗданский брак» дигән бәйләнеш тә модага кереп китте. Гомумән, ата-ана һәм балалар арасында кискен бәхәсләр тудырган күренешләр гаять күп. Гадәттә исә тыңлаусыз булып үскән балалар бәхәстә «җиңеп чыга» һәм ахыр чиктә ызгыш, низаг белән барлыкка килгән гаиләләрнең язмышы таркалу белән тәмамлана.
Нәтиҗә
Тиешле тәрбия алып үскән бала әти-әни булгач та, балаларына үзе барган юлны күрсәтәчәк. Катнаш никах та татар теленең кимсетелеп бетә баруына сәбәпче булып тора. Катнаш никахның нинди бәхетле икәнен, журналистларыбызның уйлап бетермичә, күкләргә чөеп мактаулары, күпертеп язган хикәяләр газета битләрендә күп булды. Кукмарада чиркәү салынгач, аның изге атакаеның хатыны татар милләтеннән булып, үз теләге белән православие диненә күчүе турында язылган мәкалә район газетасында чыкты. Янәсе, мөселман динендә булган туганнары аның сайлаган юлын хөрмәт итә һ.б. Кыскасы, атакай хатыныннан герой ясадылар. Әтиең, әниең дөньяга китереп, сиңа изгеләрдән-изге мөселман динендә яшәргә, көн күрергә тормыш бүләк иткән. Ачыктан-ачык үз көнеңә, динеңә, халкыңа каршы баруны хыянәт юлы дип саныйм һәм бу бернинди дә хөрмәткә лаек түгел. Мәкалә чыккач, дин әһелләребезнең авызларына су капкандай битараф булулары яхшы түгел.
Барысы да төрле, барысы да бертигез
Әлбәттә, шәһәрләрдә менталитеттагы, дини тәрбиядәге аерымлыклар бик нык кими. Традицион шартларда авыл җирендә туып үскән кешеләргә бу мәсьәләдә авыргарак туры килә. Тормыш кыйммәтләре системасы, яшәү рәвеше хәтта бер диндәге, мәсәлән, татар һәм үзбәк вәкилләре арасында да шактый нык аерыла.
Ләкин, руханилар вәкилләре фикеренчә, катнаш никах үзара килешүләр эзләүгә, татулык һәм гармониягә ирешү өчен теләсә-нинди каршылыкларны җиңүгә этәргеч бирә. Хәтта үзбәк кызы да менә дигән украин борщы пешерергә сәләтле, ә татарлар рәхәтләнеп пасханы бәйрәм итәләр.
Мөселман дип күкрәк кагып ата-ана,
Аллаһысыз үстерсә дә бала-чага,
Ул-кызлары буй җиткергәч урыс таба,
Бала тугач, муенына тәре тага.
И внугым, и внучкам дип, и сөенә әби-баба.
Гаиләдәге низагларның сәбәбе (см. прил. 2).
Барлык милләт кешеләре белән дус яшәргә кирәк. Әмма дин, милләткә килгәндә, ашы ашка, урыны башка булырга тиеш.
Кулланылган әдәбият
Приложение
1)
2)
Рисуем осенние листья
Пчёлы и муха
Можно от Солнца уйти...
Сверчок
Рисуем ветку берёзы сухой пастелью