Как инопланетяны пришли на землю изучить происхождения кошек. Но они встретили девочку. Взяв нужную информацию улетели обратно. Но собой забрали все хорошие качество людей. Вместо этого оставили ноутбук. А теперь как избавиться от них?
Вложение | Размер |
---|---|
tylsymly_tartma.doc | 29.5 КБ |
Тылсымлы тартма.
Борын-борын заманда, үрдәк-үрәтник, саескан-сотник булган заманнарда яшәгән ди, Айгөл исемле бер кыз. Ул гел онытылып, караңгы төшкәнчегә кадәр, урман аланында уйнарга яраткан. Аңа күпме кисәтүләр ясасалар да файдасыз булган.
Көннәрдән бер көнне, җәйге аяз кичне, инде тәмам күз бәйләнә башлагач, урман аланына бер космик кораб килеп төште. Бу ерак планетадан җир шарында песиләрнең ничек яшәгәнен тикшерергә килгән йонлач, җанлы тимер робот пәриләре.
Айгөл дә бу корабның төшкәнен күреп алды һәм куркуыннан агачлар арасына качты. Нәрсә бу? Алтынмы әллә? Әгәр чыннан да алтын булса.... Аның бит хыяллары тормышка да ашырга мөмкин...
Минутлар, минут артыннан сәгатьләр үтә торды. Куркуы да басыла төште, якынрак килеп карау теләге шул кадәр көчле иде, барысын да онытып, кораб янына килде һәм күзәтә башлады.
Сәгать телләре нәкъ 12 не суккач, корабның түгәрәк ишеге ачылып та китте, һәм аннан өчәр күзле, кәкре мөгезле, җидешәр бармаклы, нәзек билле нәрсәләр чыкты. Алар тирә-якны күзәтеп, үзара гәпләштеләр:
-Һавасы шәп бу планетаның, киң итеп сулыш алулары ни тора!? – диде берсе.
- Песиләрне тикшерергә тотынганчы, безгә бик сак эш итәргә туры килер,-дип сүзгә кушылды икенчесе.
Шул вакыт корабтан капитанмы, я булмаса штурманмы җиргә төште. (Бу җан ияләрен ничек дип атасаң да хата булыр иде. Аларда Г. Тукай әсәрендәге “Шүрәле “ чалымнары да бар.) Бу йонлач, җанлы тимер робот пәрие җиргә төшкәч, як-ягына каранды һәм:
-Якын –тирәне хәзер үк, төн, дип тормастан, тикшерегез! Сакланганны гына космос саклар!-диде. Берәү дә эндәшмәгәч:
- Тагын нинди тәгъдимнәр, яңалыклар бар?- дип сорады.
Берсен-берсе бүлдереп:
-Төшкән чакта, моннан ерак түгел урман аланында, нәрсәнеңдер селкенгәнен күргән идек. Тикшереп карарга рөхсәтме?
Ризалык алганнан соң, фонарьне кабызмыйча гына эзли башлаганнар иде, Айгөлгә тап булдылар.
-Ни бу? –дип сорады капитан.-Тереклек иясеме?
-Гәүдә, тән төзелеше белән безгә охшаган. Минемчә, бу –автомат механизм, биологик робот булырга тиеш,- диде берсе.
-Шөбхәсез! Ничек кенә ясаганнар бит әле! Үзегез күрәсез. Азмы-күпме безгә охшаган, -диде,икенчесе.
Айгөл куркуга калды. Аның башында бер сорау бетерелде: нишләтәләр мине?
-Аны теге... усал халык ясаган, тикшерергә кирәк,- диештеләр.
Айгөл күзләрен чытырдатып йомды һәм: исән калсам, өлкәннәрне тыңлар идем, дип уйлады.
Аны корабка алып керделәр, башына нәрсәләрдер кидереп тәҗрибә үткәрделәр, ләкин боларны Айгөл төш күргән кебек кенә күрде. Менә ерактан этләр эргән, әтәчләр кычкырган тавышлар ишетелә башлады. Айгөл таң ата ахыры дип уйларга да өлгермәде, тегеләр борчыла һәм кабалана башладылар. Тизрәк эшләрне бетереп китәргә кирәк иде.
-Без бит песиләрне тикшерә алмадык, нишлибез? -дигән сорауга да, капитан кырыс кына: икенче вакытта, ә әлегә бу ачышларны югалтмыйча алып кайтырга кирәк.!-диде.
Ә иртәнге сәгать җидедә ярым исән, ярым үле Айгөлне ниндидер тартма белән табып алдылар. Бик озак шифаханәләрдә дәваланганнан соң гына аякка баса.
Аның беренче соравы:
-Тартма кайда?
Гаҗәпләнгән әти-әнисе тартманы бирми булдыра алмый. Тартманы кулга алуга, янындагы бер төймәсенә басты һәм телевизорныкы кебек экран пәйдә булды. Клавиатуралары да бар икән. Шул көннән соң Айгөл укуын да,урман аланындагы матурлыкны да онытып, шул тартмада уен уйный ди. Аннан күреп, башка әти-әниләр дә:” Безнең балабыз кемнән ким?”- дип, балаларына сатып алганнар ди.
Йонлач, җанлы тимер робот пәриләре кешеләрдәге матурлыкка мәхәббәт, ягымлылык, аңлылык һәм мәрхәмәтлелек кебек сыйфатларны алып, аның урынына тылсымлы тартма калдырганнар иде. Ә менә бу тылсымлы тартмадан котылу юлын син беләсеңме?
Биектау муниципаль районы, Биектау беренче гомуми урта белем бирү (рус) мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Сәләхов Илнур
Что общего у травы и собаки?
Пчёлы и муха
Хрюк на ёлке
Притча о гвоздях
Три загадки Солнца