Она любит читать книги. Но вот однажды лежа читала и уснула. Её увезла инопланетянка. Показала, как дети воспитывается без мам. Нехватка чувственности роботов заставила её вернуться обратно.
Вложение | Размер |
---|---|
ikenche_galaktikada.doc | 27.5 КБ |
Икенче галактикада
Оренбург шәһәрендә бер кыз яши. Аның исеме Айсылу.Ул мәктәптә бик тырышып укый, конкурсларда катнаша, актив булганы өчен аны сыйныфташлары да, атасы белән анасы да бик яраталар, аның белән горурланалар.
Менә бер көнне ул бик озак китап укып ятты . Китап бик күңелле иде, аннан һич тә аерыласы килми һәм....
Монда ничек килеп эләккәндер үзе дә аңламады, ул күзләрен ачты һәм кисәк кенә каршында бер сихерле аппарат күрде.Кыз бик курыкты, чөнки мондый аппаратны аның рәсемнәрдә генә күргәне бар. Ул- тәлинкә иде. Менә тәлинкәнең ишеге ачылып китте, ә аннан бер кыз чыкты, ләкин ул кешегә ошамаган иде. Кызның дүрт аяк, дүрт кул булды.
Ул Айсылу янына килде һәм сорады:"Синең минем илне карарга барасың киләме?"
Айсылу нәрсә әйтергә дә белмәде, аның тыны кысылды.Кыз икенче галактикалар турында кинолардан, китаплардан күп нәрсә ишеткән иде.Анда бару, андагы технологияләрне күрү аның иң зур хыялы иде бит.Ул әйткән сүзләр белән килеште һәм аппаратка кереп утырды.
Айсылу теге кыз белән аппаратта утырганда сөйләшеп китте, аның турында бөтен нәрсәне сорашып белде. Тылсымлы кызның исеме Алсу, аңа да 13 яшь икән.
Берничә сәгатьтән алар башка планетага килеп тә җиттеләр. Бу галактикада бик күп Алсу шикелле балалар белән зурлар булды.Менә кызлар аппаратлар цехына таба юнәлделәр. Ни гаҗәп? Нигәдер бу цехта беркем дә булмады. Моны күргәч Айсылу аптырады. Алсудан сорады:
-Ә нишләп бу цехта беркем дә юк ?
Алсу көлде һәм җавап бирде :
-Бездә бит сезнен галактикада шикелле түгел. Бездә машиналар үзләре үзләрен ясыйлар. Менә кара - бу машина үзе балаларны карый. Бу бит әниләргә бик булыша: алар үзләрен карыйлар, ә машина алар урыннына балаларны карый. Ул аларны ашата, киемнәрен юа, уйный, тышка алып чыга. Мондый машинаң булу әйбәт түгелмени?!!
-Ә бу машина ничек атала? - дип сорады Айсылу.
- Бу аппарат универсаль компьютер. Ул үзе бөтен функцияләрне эшли һәм тагын шуңа игътибар ит, бездә асфальтта йөри торган автомобильләр дә юк, без тәлинкәдә генә йөрибез.
Кызлар цехтан чыктылар. Айсылу яңа гына танышкан дустына:
-Дустым, бездә, сезгә караганда әйбәтрәк, миңа анда күбрәк ошый. Мине үзебезнең җиргә кайтарсана ,-дип ялвара башлады.
-Нәрсә?!- диде Алсу Айсылуга бик усал итеп карап .
... Айсылу кычкыра, куллары белән чәбәләнә башлады, короваттан егылып төшкән китап тавышына уянып китте.
Ул уянгач та, озак кына аңына килә алмый торды. Бу хәлне чыннан да күрдеме, я булмаса төш кенә идеме? Ни булса да булган, ул яңадан җирдә. Үзенең кабат җиребездә булуына шатланып бетә алмый. Эх! Һавасы да ничек шәп бит! Күңеленнән генә ул: «Абау! Бу кешеләр бик ялкау һәм мәрхәмәтсез икән. Үзләренең балаларын да үзләре карамыйлар. Башка галактикаларга бару турында хыялланмыйм”, - дип уйлап куйды һәм тагын йокыга китте.
Нуруллина Динә
Биектау беренче гомуми (рус) урта белем бирү мәктәбенең 6 сыйныф укучысы.
Акварельный мастер-класс "Прощание с детством"
Самый главный и трудный вопрос
Астрономический календарь. Январь, 2019 год
Хитрый коврик
Загадочная система из шести экзопланет