Творческая работа по сказке Г.Тукая "Шурале" на татарском языке
Вложение | Размер |
---|---|
skazka_o_shurale.doc | 31.5 КБ |
«Сказка о Шурале.»
Творческая работа ченицы 4 класса
МБОУ «Маметьевская основная общеобразовательная школа» Альметьевского муниципального района Республики Татарстан.
Фарукшиной Рамили
2012 год
Борын заманда түгел, әвәл заманда түгел, ә бәлки хәзерге көндә. Хәерле иртәдә. Иртә таңнан. Табигать йокысыннан уянганда. Кояш көлеп, балкып Каф тау артыннан күтәрелгәндә. Саф чишмә суы җир йөзен агартырга, пакьландырырга күтәрелгәндә. Матур бер аланда, үткән заманны, борын булган вакыйгаларны искә төшереп, күзләрен Шүрәлеҗан ачып җибәрә. Саф нечкәбилле җил аның битләрен сыйпый, иркәли, назлый.
Әле ярый Шүрәлеҗан бар бу урманда. Ул бит сакчы, табигатьнең дусты. Ерткычларны шелтәли, авырганнарны дәвалый, ә инде рәнҗетелгән хайваннарны тылсымлы сүзләр белән иркәли. Ничә яшь ул Шүрәлеҗанга, кем белә? Бик өлкән инде ул.
Былтыр урманга килгәнгә, нечкә бармаларын бүрәнә ярыкларына кыстырганга байтак вакыт узды. Күпме сулар акты күпме, күпме җилләр исте. Шүрәлеҗан элеккеге явыз шүрәле түгел инде. Былтыр белән булган вакыйгалардан соң ул кешеләрне рәнҗетми хәзер. Ул - урман сакчысы.
Ә Шүрәлеҗан һаман хәтерли, кешеләрнең дә, хайваннарның да була төрлесе: усалы, зәһәре, мәрхәмәтлесе, киң күңеллесе.
Инде замана башка! Җирне дә авырттырып ертып, чокып, елгаларны пычратып алмыйлар кара алтынны. Ә бәлки, машиналар бик төгәл башкара бу эшне. Шулай да, Шүрәлеҗан һаман сакта, уяу ул. Кошчык оядан егылып төшсә дә, агач ботагы сынса да, каен чибәркәйне рәнҗетеп елатсалар да, янгын чыкса да, Шүрәлеҗан ярдәмгә ашыга. Үзенең дусларын дәшә, урманның тынычлыгын саклый.
Мин дә, әни белән булдым Шүрәлеҗанлы урманда. Җиләк җыйдым, гөмбә җыйдым, чәчәк җыйдым. Такыя үрдем. Җыр суздым. Чишмәсеннән саф су эчтем. Ә ул сабыр гына читтә торды. Сүз дәшмәде, шелтәләмәде. Үзе матур булмаса да, күңеле киң аның. Син дә кил ул урманга, күр матурлыгын аның. Ләкин рәнҗетмә кошларны, сындырма агачларны, тамырыннан өзмә чәчәкләрне, таптама бөҗәкләрне, рәнҗетмә табигать-ананы! Шул вакыт Шүрәлеҗан синең белән дә дуслашыр. Үзенең серләрен ачар. Табигать серле ул. Без шул серле табигатьнең балалары.
Фарукшина Рәмилә
Снеговик
Карандаши в пакете
Рождественский венок
В какой день недели родился Юрий Гагарин?
Упрямый зяблик