“Сынык кура – сындырылган язмыш... Аңарда төрле көйләр уйнар өчен скрипкасының бер кылында гына катлаулы музыкаль әсәрләр башкара алган Поганини булырга кирәк. Дөньяда сындырылган язмышлар байтак, ләкин аларны җиңеп рухи биеклеккә күтәрелүчеләр күп түгел” – дип язган С.Хәкимова Ф. Яруллин турындагы хезмәтендә.
Әлеге шигырь юлларын укыгач та, чыннан да, бәхете ташып торган кеше язган шигырьләрдер бу дип уйларга мөмкин. Ләкин сындырылган язмыш сынавына дучар булган 16 яшьлек кыз шигырьләре бу...
Чулпан Габделганиева табигатьнең матур җирендә урнашкан , шигъри Балтач төбәгендә, 1976 елның апрель аенда дөньяга килә. Башка балалар кебек беренче авазларын әйтә, сөйләшә башлый. Тик аны бер бәхетсезлек сагалый : аяклары аны тыңламый. Ул йөри алмый, тезләренә басып кына хәрәкәт итә.
Вложение | Размер |
---|---|
chulpan_gabdelganieva_referat.docx | 38.9 КБ |
Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы Кенә төп мәктәбе
Реферат
( Татарстан Республикасы гомуми белем бирү мәктәбе укучылары арасында уздырыла торган “Илһамлы каләм ” әдәби әсәрләр конкурсына Чулпан Габделганиева иҗатына күзәтү)
Рефератны башкарды: Кенә төп мәктәбенең
IX сыйныф укучысы Ибраһимова Айгөл.
Фәнни җитәкчесе: югары категорияле
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Әхмәтова Раилә Тимербай кызы.
2012
Эчтәлек.
1.Кереш.
2.”Йолдыз бүләк итәм “җыентыгы.
3.”Бәхет үзе килде миңа” китабы.
4.”Әниемә” – хыялның чынга ашуы.
5.Файдаланылган әдәбият.
6.Өстәлмәләр.
Йолдыз бүләк иткән кыз .
Беркем әйтә алмый син бәхетсез диеп
Күзләремә туры карап.
Бәхетемнән ташый җырлар,
Йөрәгемнән чыга ургып.
“Сынык кура – сындырылган язмыш... Аңарда төрле көйләр уйнар өчен скрипкасының бер кылында гына катлаулы музыкаль әсәрләр башкара алган Поганини булырга кирәк. Дөньяда сындырылган язмышлар байтак, ләкин аларны җиңеп рухи биеклеккә күтәрелүчеләр күп түгел” – дип язган С.Хәкимова Ф. Яруллин турындагы хезмәтендә.
Әлеге шигырь юлларын укыгач та, чыннан да, бәхете ташып торган кеше язган шигырьләрдер бу дип уйларга мөмкин. Ләкин сындырылган язмыш сынавына дучар булган 16 яшьлек кыз шигырьләре бу...
Чулпан Габделганиева табигатьнең матур җирендә урнашкан , шигъри Балтач төбәгендә, 1976 елның апрель аенда дөньяга килә. Башка балалар кебек беренче авазларын әйтә, сөйләшә башлый. Тик аны бер бәхетсезлек сагалый : аяклары аны тыңламый. Ул йөри алмый, тезләренә басып кына хәрәкәт итә.
Әмма йолдыз исемен йөрткән кыз бирешергә уйламый. Ул 1983 нче елда Норма урта мәктәбенең I сыйныфына укырга керә.Дөрес, аны укытучылар өенә килеп укыта. 1993 елда укытучыларның ярдәме белән урта мәктәпне тәмамлый. Ләкин “аны алга таба нишләргә,нәрсә белән шөгыльләнергә? “-дигән сораулар борчый. Максаты бер: яшәргә,көрәшергә. Болай гына яшәү, җан асрау аз. Нидер эшләргә, ниндидер яхшылык эшләргә иде. Әнә бит укыган китаплары да шуңа өнди. Н. Островский, Ф. Яруллин да, язмыш сынауларын горур үтеп,тормыш төбендә калмаган, язучы булган. Аның кебек Рәниф Шәрипов, Кәүсәрия Шәфыйковалар да бирешми. Аның бит әле күзләре күрә, куллары сау-сәламәт, нишләп әле ул булдырмаска тиеш!?
Әнә шулай әкренләп язмыш белән көрәшкә чыга кыз. 16 яшендә аның “Йолдыз бүләк итәр идем” дигән беренче шигыре кисәк туа.
Аяз төн. Зәңгәр һавада
Яктырып Зөһрә яна.
Бу йолдызны күргән саен
Күңелем канатлана.
Күккә очып менеп аны
Алып төшәсе килә.
Җир өсте ямьләнсен өчен,
Нурын сибәсе килә.
Кешеләрнең күңелләре
Сафланыр, йолдыз күргәч,
Йортларына бәхет иңәр,
Якты нурлар бөркелгәч.
Озакламый Чулпан Габделганиева үзенең иҗат җимешләрен район газетасы “Хезмәт”кә, аннан “Яшь ленинчы”га җибәрә, аларда басыла башлый. Үзен олы юлга чыгаручы итеп ул Госман абый Садәне саный. Ул иң беренчеләрдән булып, Чулпанның шигырьләрен һәм аның турында язманы “Яшь ленинчы” газетасына да бастыра.
Иңнәремдә ике канатым бар -
Җил – давылга каршы торырлык.
Киләчәккә барыр юлларымда
И, ходаем, бирче сабырлык-,
дип яза Чулпан, үз-үзен сабырлыкка,өметле киләчәккә чакырып. Бераздан ул инвалидлар өчен чыга торган “Өмет” газетасының даими хәбәрчесенә әйләнә. Республиканың танылган журналлары “Татарстан” лылар, “Сөембикә” леләр дә аны күреп ала, үз журналларында аның шигырьләрен бастыралар.Инде аны белә, таный башлыйлар,очрашуларга чакыралар. Кешеләргә, тормышка гашыйк Чулпан ялындырып тормый, һәммәсе белән уртак тел таба, тулы канлы тормыш белән яши башлый.
Бәхет үзе килде миңа,
Кулыма каләм алгач,
Йөрәк кылларын чыңлатып,
Сандугач моңы салгач.
Бәхет үзе килде миңа
Иң авыр чакларымда.
Сызланып янган күңелнең
Өмет канатларында – дип яза ул “Бәхет үзе килде” шигырендә. Ләкин бәхет берәүгә дә үзе, җиңел генә килми, тормыш кыенлыкларына сыгылып төшмәгән Чулпанның бу шигырен сокланып укыйсың. Ул үзенең шаян сүзләре белән башкаларның да күңелен күтәрә. Йөрәгендәге матур хисләрне шигырьгә салучы, дөньяда яшәүнең матурлыгын, кадерен таза-сау кешеләрдән күбрәк белүен күреп,уйга каласың. Шуңа аның һәр шигыреннән миһербанлылык сибелә.
2001 елда инвалидларның иҗат җимешен бергә туплаган “Күңел җылысы” җыентыгына аның да шигырьләре кертелә. Инвалидлар арасында үткәрелгән иҗат бәйгесендә ике тапкыр дипломант исемен яулый. Моннан тыш ул “Алтын каләм” фестивалендә дә катнаша. Әледән-әле мәктәп укучылары белән, мәдәният хезмәткәрләре оештырган төрле шигъри кичәләрдә дә актив катнаша. Аның шигырьләренең күбесе туган ягына багышланган, инде аның сүзләренә язган җырлары да дөнья күрде: авылдашы Фәрит Галиев һәм композитор Илгиз Закировлар аның шигырьләренә көй дә яздылар.
Бәхет көтеп ятмыйм әле,
Эзләп чыгыйм юлларга.
Тырышып тапкан уңышлардан
Бәхет үзе чыгар алга. –
дип яза Чулпан. Чыннан да ул үзе бәхет өчен көрәшә башлый һәм таба дип әйтә алабыз.
2003 ел яшь шагыйрә өчен иң бәхетле елдыр. Бу елны аның, ниһаять, беренче карлыгачы, беренче шигырь китабы – “Йолдызлар бүләк итәм” җыентыгы дөнья күрә. Туганнары һәм игелекле иганәчеләре ярдәм итә аңа. Моны аның язмышны ачыктан-ачык көрәшкә чакыруы дип атап булыр иде.Дөнья малына, байлыкка табынмаган, пакь күңелле кыз өчен күп кирәкми:
Яралы күңелнең хисләре
Бик нечкә кыллардан тезелә.
Бер нәни шатлыктан көч алса,
Бер нәни сагыштан - өзелә.
Бер җылы сүз җитә кайчак
Аны яшәтер өчен,
Күңелдә өмет уятып,
Яшен яшьнәтер өчен.
Күп вакыты өйдә үтә Чулпанның. Тик өйдә дә эшсез утырмый ул. Тик торырга яратмаганлыктан, ул шашка уйный башлый. Шактый өйрәнгәч, остаргач, кайда ярыш буласын ишетә - шунда бара. Республика күләмендә үткәрелгән ярышларга баштарак үзе машина яллап йөри. Тора -бара аның уңышларын күргән район хакимияте ярдәм итә башлый, юл чыгымнарын капларга булыша.
Ул спорт белән чын-чынлап “җенләнеп” китә. Моңа этәргечне район инвалидларының тренеры Марс Сәләхетдинов бирә. Инде хәзер Чулпан район буенча гына ярышларда булмыйча, республикага чыга. Биектау, Казан, Лениногорск, Чаллы кебек шәһәрләрдә дә ярышып, җиңүләр яулый башлый. Ул инде спорт мастерлыгына кандидат исеме ала. Ә 2005 елда Мәскәүдә инвалидларның Бөтенроссия шашка-шахмат турнирына барып җитә. Тырышлыгының нәтиҗәсе дә куанычлы: ул беренче унлыкка керә һәм бронза медальгә лаек була.Спорттагы уңышларга куана-куна, каләмен дә чарлый тиктормас кыз.
Каршымда – гомер юлы:
Алда – биек киртәләр
Барысын җиңеп барыр өчен
Көч бирегез, иртәләр.
Каерылмасын канатларым,
Өмет хисе сүнмәсен,
Сабыр, җиңелмәс булырга
Көч бирегез, тауларым.
Көч бир миңа, туган ягым,
Көч бирегез, каеннар.
Язмыш алдында сыгылмый
Яшәүләрнең яме бар.
Шулай итеп , Чулпан дигән йолдыз чын – чынлап йолдыз булып балкый башлый. Бу - аның түземлеге, ихтыяр көче, тырышлыгы нәтиҗәләре. Ярышлардан туктап торган арада кулына янә каләмен алып, сүзләрдән энҗе тезә:
Таң атуга офыкларның нуры
Сибелгәндәй булды каршыма.
“Моңаймачы,кызый,-диде гүя,-
Елмаеп көл, көнне каршыла!
Гөл-чәчәкле болыннарга чык та,
Сөй чукларын бөдрә талларның.
Сөен!- диде,-язын боз акканга,
Ярат кышның салкын карларын.
Иген кырларына карап куан,
Һәр тере җан сиңа теләктәш.
Яшәргә дип шыта җирдә үлән,
Сердәш алар сиңа,көрәштәш!”
...Иртә таңнан торып кырга чыгам,
Ашкынамын басу читенә.
Серем сөйлим моңсу таң җиленә,
Сагышларым артка чигенә.
Күңелемә бетмәс илһам тула,
Җырлар туа шулчак йөрәктә.
Авыр чакта мине бала иткән,
Туган ягым якын бигрәк тә.
Чулпан Габделганиева шигырьләренең күбесен туган ягына багышлый. Үз авылын, туган ягын ,аның уңган кешеләрен бик тә ярата ул. “Карилем – туган ягым” җыры да туган авылына багышланган. Иң матур як - аның өчен бары туган ягы.
Иң матур як кайда диеп
Теләсә кемнән сора –
Ерактан ук нурлар сибеп
Балтачым балкып тора. – дип яза ул , “Туган ягым – Балтачым” шигырендә.
2006 елда аның “Бәхет үзе килде миңа” дигән икенче шигырь җынтыгы да дөнья күрә. Аның өчен ул Казандагы күрмәүчеләр үзәк китапханәсе директоры Наил Сәфәргалиевка рәхмәтле. Үз алдына зур максат куйган кыз шигърият үренә җай гына атлый да атлый. Аның тирәсендә дуслары ишәйгәннән – ишәя. Алар аның тормышка гашыйк булуына сокланып бетә алмыйлар. Аларда үзе дә сиздерми генә тормышка мәхәббәт уята.
Беркем әйтә алмый син бәхетсез диеп
Күзләремә туры карап.
Бәхетемнән ташый җырлар,
Йөрәгемнән чыга ургып.
Күңелемдә бөреләнеп
Чәчәк ата шигырьләрем.
Шатлык бүләк итим диеп,
Сибәм энҗе бөртекләрен
Бу бәхетсез дип кызганып,
Читтән карап китсәләр дә,
Ә мин һаман,өмет белән
Гел куанып яшим җирдә.
Шигырьләрендә сөю, мәхәббәт турында да уйлана яшь шагыйрә. Аның мәхәббәткә үз фикере бар:
Тыныч кара төннәремдә
Бул син якты йолдызым,
Йөргән сукмагымны һаман
Нурың белән балкыт син.
Гомер юлымның дәвамы
Ахыры билгеле түгел
Юлдаш булып гел янымда
Атласын синең күңел.
Чулпан турында сөйләгәндә аның тагын бер матур шөгыле турында әйтми калу мөмкин түгел. Күңелендәге матурлык, җылылыкны сүзләр белән генә түгел җепләр белән дә өләшә кешеләргә. Ул күз явын алырдай мендәр тышлары, сөлгеләр, кулъяулыклар чигә. Төсләрнең дә искиткеч матурларын сайлый. Шигъри җанлы изге кеше генә мондый төсләр сайлап, шулай чигә аладыр мөгаен. Аның чиккән, бәйләгән әйберләре дә төрле конкурс, күргәзмәләргә куелып, уңай бәя алган. Шуның кадәр энергияле, хыялый булуына шаккатмый хәлең юк. Таза-сау кешеләр эшли алмаганны булдыра Чулпан. Бу сыйфатлар аңа әнисеннән дә күчкәндер. Гөлнур апа берүзе алты бала тәрбияләгән олы йөрәкле ана. Шушы сөекле әнисенә Чулпан бик күп шигырьләр бүләк итә:
Кояш нурларына тиңләп ,әнием,
Сыенамын җылы куеныңа.
Минем өчен иң-иң якыным син –
Бердәнберем якты дөньяда.
Назлы карашларың күрер өчен
Туа булыр миңа бар таңнар,
Кая барсам, саклап йөртә мине
Чын ихластан синең догалар.
Аның иң зур хыялы да башкаларныкына охшамаган. “Кемдер әнисенә йорт салып бирә, кемдер кыйммәтле бүләкләр, ә мин үземчә сөендерергә булдым”, - ди Чулпан. Хыялы:әнисенә багышланган китап бүләк итү .Ниһаять, бу теләге чынга аша:әнисенә атап язылган 36 шигыре тупланган өченче китабы да 2007 елда “Әниемә бүләк” исеме астында дөнья күрде. “Әниемә булган рәхмәтемне, аңа соклануымны, аны ничек яратуымны әйтеп, сиздереп бетерә алмадым кебек. Бер йөрәккә никадәр наз, җылы һәм ярату ничек сыйган, югыйсә безнең алтыбызга димим, бер миңа гына бирә - бирә дә ул инде бетәргә, һич югы саегырга, кимергә тиеш иде бит. Бик көчле кеше безнең әни.” – дип горурлана Чулпан әнисе Гөлнур апа белән.
Синең кебек әле беркемнең дә
Аңлый алганы юк йөрәкне –
Син өйрәттең хөр яшәргә мине
Һәм аңлаттың җирдә кирәкне.
Өмет хисе сүнеп, күңелемне
Тоташ моң капласа, сыгылсам –
Йөрәгеңнең бар җылысын алып
Янәшәңдә синең савыгам.
Әнә шулай әнисенә булган җылы хисләрен белдерү өчен кулына каләм алган Чулпан, тулы бер җыентык бүләк итә иң кадерле кеше - әнисенә. Мәкерле авыру креслога бәйләп куйган көннән алып, әнисе белән бер җан булып яши ул. Әнисе аның өчен сабырлык, түземлек, батырлык үрнәге.
Туган авылы, туган төбәге, аның олы җанлы кешеләрен ярату-хөрмәтләү, яшьлек, мәхәббәт һәм һәр тарафта матурлык күрергә, шуны шигъриятендә күрсәтергә омтыла ул.
Әле кайчан гына кешеләргә йолдыз бүләк итәргә хыялланган Чулпан, инде теләгенә ирешкән дип әйтеп була. Меңәрләгән йолдызлар арасында гади генә, тыйнак кына Чулпан йолдыз булып балкырлык эшләр башкарган. Нишләргә дип, бәргәләнгән йөрәгенә тынгы бирергә уйламый да. Шигырләре аша, үзенең яшәү рәвеше, кылган гамәлләре белән башкаларга җылылык, матурлык, өмет өләшә. Тормыш юлында, язмыш кочагында калганнарга, йолдыздай балкып, үрнәк, юл күрсәтә.
Ул үзенең туган Балтач төбәген, аның кешеләрен барыбыздан да ныграк ярата. Чөнки ул тормышның кадерен бездән күбрәк белә. Аның шундый көчле рухлы булуына сокланасың. Әйе, кеше көчле булырга тиеш. Фәнис Яруллин әйткәнчә: “Көчле рухлылар гына, түземнәр генә бәхеткә лаек.” Үз төбәгебезнең шундый көчле рухлы кешеләрен без, үсеп килүче яшь буын, белергә, хөрмәт итәргә тиеш. Яшь буын гына түгел, юк-бар авырлыкка ыңгырашып йөрүчеләр дә аннан көч, үзенә гыйбрәт алсын иде. Чулпан Габделганиева безне шуңа өнди:
Күк йөзеңне сагышларга
Язмыш үтсә уратып,
Авыр хисләргә бирелми,
Яшик әле елмаеп.
Йөздә елмаю сүнмәсә,
Күңелдә туар шатлак.
Олы шатлыклардан куркып,
Ташлар бөтен авырлык.
Язмыш йөрсә кырысланып
Салкын җилләре белән,
Сабыр канатын сындырмый,
Яшик гел өмет белән!
Чулпан Габделганиева безнең мәктәпкә дә укучылар белән очрашуга теләп килде, язган шигырьләрен укыды, безнең белән фотога төште.Әнисе Гөлнур апаны да күрү бәхетенә ирештек .Чулпанның күз явын алырлык кул эшләрен күреп сокландык. Чиккән сөлге, кулъяулыкларын күргәч, үзебез өчен бераз оят та булып китте. Без, таза-сау кызлар, бик ялкау икәнбез бит.Буш вакытыбызны да дөрес бүлә, файдалана белмибез икән.Ул безне күп нәрсәләр турында уйланырга да мәҗбүр итте.Әлеге рефератны язуымның максаты да - үзебезнең төбәкнең көчле рухлы , сынмас-сыгылмас кызы, һәм аның иҗаты белән башкаларны таныштыру иде.Аның тырышлыгын күрүчеләр, аңа игътибар итүчеләр табылуына мин ышанам.
Бүгенге көндә 1 группа инвалид Чулпан Габделганиева - өч китап авторы. Чулпанның шигъри чишмәсе саекмасын, иҗат офыклары киңәйсен, алда да шигырь җыентыклары чыгып торсын.
Файдаланган әдәбият.
1. “Күңел җылысы”. Казан. 2001. Издательский центр “Арт-кафе”
2. Ч. Габделганиева “Бәхет үзе килде миңа” Казан. 2006.
3. “Ватаным Татарстан”, 2007ел 5 декабрь, №246. (Гөлсинә Хабибуллина
мәкаләсе).
4. “Хезмәт” газетасы. 2007, декабрь.
Лягушка-путешественница
Фотографии кратера Королёва на Марсе
Мать-и-мачеха
"Не жалею, не зову, не плачу…"
Пчёлки на разведках