Минем гаиләм дә ныклы нәсел агачы үстерүчеләрдән. Гаилә традицияләрен, истәлек- хатирә кебек байлыкны буыннан-буынга тапшыру – иң изге гамәлләрнең берсе. Нәсел-нәсәбеңне, туган-тумачаңны белмичә, туган илеңнең үткәнен, туган халкыңның тарихын белеп булмый. Буыннар чылбырын өзмичә, һәр буын, гаилә тарихына үзеннән өлеш кертеп, үткәннәр белән киләчәк буын арасында арадашчы ролен оста башкарса, нәселнең киләчәге өметле булачак, гаиләләрнең өзелмәс җепләр белән уралган язмышлары аша без бүген төрле җирләрдә сибелеп яшәгән татарларның кан-кардәшләр икәнен беләбез. Туганнарыма ихтирамымны белдереп, шушы язмамда минем гаиләмнең ил тарихында нинди роль уйнаганын җиткерергә булдым. Минем әтием ягыннан да, әнием ягыннан да нәсел тамырларым бик тирәнгә киткән , горурланып сөйләрдәй зыялы , затлы шәхесләргә барып тоташа. Әнием Чувашиянең Батыр районы Шыгырдан авылыннан.Аның нәселе бик гыйлемле ,тырыш булулары белән аерылып торалар.Бүгенге көндә әнием ягыннан мин 11бабам турында шактый нәрсәләр беләм.
Вложение | Размер |
---|---|
gailm__tarihy_il_tarihynda.doc | 46.5 КБ |
Книнская ООШ Балтасинкого муниципального района РТ
Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы Кенә төп гомуми белем мәктәбе
Республиканский конкурс сочинений
«История моей семьи в истории страны»
“Гаиләм тарихы ил тарихында”
темасына республикакүләм иншалар конкурсы
Сочинение ученика 6 класса
Низамиева Динара Шамилевича.
Руководитель:учитель высшей категории
Ахметова Раиля Тимербаевна.
Эшләде:6 нчы сыйныф укучысы
Низамиев Дилүс Шамил улы.
Укытучы: югары категорияле татар
теле һәм әдәбияты укытучысы Әхмәтова Раилә Тимербай кызы.
2011
Язмыш гаҗәп нәрсә... Бик күпләрнең туганлык җепләре дөньяның төрле почмакларындагы кешеләргә барып тоташа. Тарих –мәңгелек хатирә.Һәр буынның ,һәр нәселнең үзенә генә хас тарихы, байлыгы, үзенчәлеге була.Һәр буын аны үз тарихы белән тулыландыра .
Бабам әйтә: һәрбер нәсел
Үз агачын үстерә.
Нәсел ныграк булган саен
Илгә күбрәк көч керә.
Г.Гыйльманов.
Минем гаиләм дә ныклы нәсел агачы үстерүчеләрдән. Гаилә традицияләрен, истәлек- хатирә кебек байлыкны буыннан-буынга тапшыру – иң изге гамәлләрнең берсе. Нәсел-нәсәбеңне, туган-тумачаңны белмичә, туган илеңнең үткәнен, туган халкыңның тарихын белеп булмый. Буыннар чылбырын өзмичә, һәр буын, гаилә тарихына үзеннән өлеш кертеп, үткәннәр белән киләчәк буын арасында арадашчы ролен оста башкарса, нәселнең киләчәге өметле булачак, гаиләләрнең өзелмәс җепләр белән уралган язмышлары аша без бүген төрле җирләрдә сибелеп яшәгән татарларның кан-кардәшләр икәнен беләбез. Туганнарыма ихтирамымны белдереп, шушы язмамда минем гаиләмнең ил тарихында нинди роль уйнаганын җиткерергә булдым. Минем әтием ягыннан да, әнием ягыннан да нәсел тамырларым бик тирәнгә киткән , горурланып сөйләрдәй зыялы , затлы шәхесләргә барып тоташа. Әнием Чувашиянең Батыр районы Шыгырдан авылыннан.Аның нәселе бик гыйлемле ,тырыш булулары белән аерылып торалар.Бүгенге көндә әнием ягыннан мин 11бабам турында шактый нәрсәләр беләм.Язмышы кызыклы булган тугызынчы буын Хәйретдин бабам авылда мулла була, ә аның бертуган абыйсының улы Сәлихов Камәретдин Казандагы Мәрҗани мәчетендә имам ,аннан Мәскәүдә муллалык иткән һәм хәтта Европа мөселманнарының башлыгы дәрәҗәсенә күтәрелгән. Бабамның бабасы Сәгъдетдин дә укымышлы мулла булуы билгеле.Шыгырданда муллалык итә,тик каргышлы 1936 елда репрессияләнә,сәламәтлеге начарлангач кына аны азат итәләр,1939 елда авылга кайта.Аның энесе Сабах бабам да горурланырлык шәхес.Бөек Ватан сугышының башыннан ахырына кадәр йөреп, берничә тапкыр яралана.Ул.батырлыклары өчен Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнгән. Сабах бабам,сугыштан кайтып, 5 бала үстерә.Кызының иң олысы Мөсәмирә апа 20 ел Казанда медицина колледжында директор була,”Атказанган укытучы “ дигән мактаулы исемгә лаек .Ә иң кызыклысы- сәйлән белән чигү буенча Бөтенсоюз күргәзмәсендә композитор Сара Садыйкованың портретын чигеп, Диплом һәм Мактау грамотасы алуга ирешә, эшен Сара апа фондына бүләк итеп тапшыра. Мөдир бабам да илебез азатлыгы өчен барган сугышларда башын салган. Ә аның улы Памир абыем, буыннар чылбырының дәвамчысы буларак , Шыгырдан авылы тарихын яктырткан 600 битлек китап язды.Әбием Мәрьямбануның (Мөдир бабамның кызы) нәсел җебе язучы Зариф Бәширигә барып тоташа. Зариф Бәшири әле ныгытып өйрәнеләсе язучы. Беренче иҗат җимеше – ”Яшә хөррият” исемле шигыре. Аннан “Милләт кайгысы “дигән җыентыгы дөнья күрә. Язмыш аны дөньяның төрле якларына илтә . Ул Пенза, Томбов губерналарында , Казахстанда ,Ташкетта мәгариф оешмаларында , газета-журнал редакцияләрендә эшли.Шулай да ул иҗат эшеннән тукталмый: бер-бер артлы “Язгы кояш”,”Тутый тавышы”, ”Иртәнге азан” һ.б. китаплары, әдәбият тарихына багышланган монографик хезмәтләре, мәкаләләре , проза әсәрләре ,төрле милләт вәкилләре әдәбият үсешен чагылдырган гыйльми хезмәтләре чыга.Әбием- аның туганнан туган сеңлесе.Зариф Бәширинең дәвамчысы - дәү әтиемнең туганнан туган энесе- танылган язучы шагыйрь, М.Җәлил, Тукай бүләге лауреаты Ркаил Зәйдулла.Аны белмәгән кеше юктыр инде.Әле үткән ел гына бер төркем язучылар белән берлектә безнең мәктәпкә очрашуга да килде. Мин алар белән һичшиксез горурланам. Нәселебездә эстафета булып күчә барган мөгаллимлек һөнәре алты йөз җитмеш өч ел тәшкил итеп, укымышлы, зыялы буын калдыруы -илем тарихында зур урын тота дип уйлыйм мин. Минем гаиләмнең әле бу бер буыны гына.Әтием Шамил ягыннан да горурланырлык безнең нәсел җебе. Нәби бабамнан башланган ул җеп. 1919 елдан башланган укытучылык хезмәтен бүгенге көннәргә кадәр буыннан-буынга күчергән бабай.Сугыштан соңгы авыр елларда укытучы, директор вазифаларын җиренә җиткереп башкарганы өчен, 1949 елда хөкүмәтебез тарафыннан”Почет билгесе” ордены бүләкләнгән.Аның эшенең дәвамчылары кызлары Венера, Мәрфуга,киленнәре, бабаем Вәкил һәм әбием Сәгыйрә, аларның ул-кызлары, киленнәре мөгаллимлек хезмәтен лаеклы башкара. Кайчандыр Нәби бабам җитәкчелек иткән мәктәп белән бүген аның оныгы-Рамил абыем идарә итә.Гаилә тарихымдагы кызыклы, дөресрәге, сокландырырлык як - Низамиевларның да нәсел җебе атаклы ,зыялы шәхесләр белән бәйләнгән булуында. Ә бу нәсел агачының бик юан ботакларында күпме имам, мөгаллим, укытучы икәнлеген һәм нәселемнең педагогик – мөгалимлек эшчәнлеге берничә йөз ел белән исәпләнә, дөресрәге , 298 елга җитә. Ике якның бу хезмәт белән бәйләнеше мең елдан да артып китә.Танылган тәнкыйтьче, язучы, озак еллар Язучылар берлегендә секретарь булган Фәрваз абый Миңнуллин - минем Низами бабам кызы Зәйтүнәнең малае.Фәрваз абыйның кызы Чулпан да фидераль университетның көнчыгыш телләр факультетында укыта. Кайсы гына чорда яшәгән, нинди генә туганымның тормышын, яшәешен алсаң да, алар үрнәк булырлык кешеләр. Бу иншамны мин кыскартып кына яздым, нәсел агачының төп кәүсәсен генә күрсәттем.Ә алар турында яза башласаң, йөзләгән битләргә сыярлык итеп язып булыр иде. Нәсел агачын, гаилә тарихымны барлаганда , мин горурлану хисләре кичердем. Яшь буынны тәрбияләүгә ,әдәбият өлкәсенә, илем тарихына лаеклы керткән минем гаиләм куйган хезмәткә ничек сокланмыйсың да, ничек горурланмыйсың. Мин үзем дә гаилә традицияләренә тугры калып, төрле җыр, шигырь конкурсларында бик яратып катнашам. Мин дә гаиләмә, нәселемә лаек , алар башлаган эшнең дәвамчысы булырга омтылам. “Илен белмәгән-игелексез, халкын белмәгән – холыксыз, нәселен белмәгән-нәсәпсез”, – дип дөрес әйткән халык. Минем теләгем:үткәннәрне бәйләп торган нәсел җебем- нәсел тамырым өзелмәсен!
Хәтерләүдән курыкма син!
Үткәннәрне онытма син!
Бел син ерак бабаларның
Ничек итеп көн иткәнен.
Горур сүз әйт, сорасалар:
Ни кавемнән? Нинди җирдән?
Киләчәккә аек карар
Үз тарихын анык белгән.
Сказка на ночь про Снеговика
"Портрет". Н.В. Гоголь
Загадочная система из шести экзопланет
Убунту: я существую, потому что мы существуем
Волшебные звуки ноктюрна