Зөлфирә иҗат эше белән шөгыльләнергә ярата. Төрле бәйгеләрдә теләп катнаша,урыннар яулый.Уңышлар сиңа,Зөлфирә.
Вложение | Размер |
---|---|
synashu.docx | 610.01 КБ |
Сынашу (Әкият)
Борын-борын заманда,
Торган бер урманда
Яшь кенә бер айгыр.
Күзе булган моның елтыр,
Үзе булган ул бик сизгер,
Бар эштә дә булган өлгер.
Булмаган аның әтисе дә,
Булмаган әнисе дә,
Тик булган аның бер дусты,
Тылсымчы дигән кызы.
Шул кыз үстергән аны,
Шул кыз өйрәткән аны
Булырга курыкмас, сизгер,
Булырга бар җирдә өлгер.
Шулай яшәп ятканда,
Бер сүз кергән колакка.
Кирәк безгә бер айгыр,бик сизгер,
Һәм акыллы, иң өлгер,
Көтү башлыгы өчен,
Саклаучы булыр өчен.
Айгыр киткән кыз белән,
Үзен сынарга диеп.
Көтү башлыгы бәлки,
Булып куярмын диеп.
Тотынган ярышулар ,
Үзеңне сынашулар.
Чапканда, беренче килгән айгыр,
Кешнәгәндә, иң матур кешнәгән айгыр.
Көтү саклаганда да,үзен күрсәткән айгыр.
Куйганнар башлык итеп бу айгырны,
Кидергәннәр башына шәп коронаны.
Айгыр шул көннән башлап
Йөргән көтүне саклап.
Рәсем дәресе
Бу атнанаың шимбәсендә,
Рәсем дәресе була.
Көтеп алдым мин аны,
Әзерләп буяулар да.
Укытучы апа безгә,
Рәсемнәр алып керде.
Бүгенге дәрес темасы,
“Кышкы картина”,- диде.
Тәрәзәгә карадым да,
Шуны салдым ак биткә.
Укытучы апа мактап куйды,
“Матур булды”,бу бик тә.
Шатланып куйдым шунда,
Мактагач укытучым.
Рәсемемә карадым да ,
Суктым учыма учым.
Әти-әни
Иң якын бар кешеләрем-
Әти белән әнием.
Сез булганда гына тоям
Бу дөньяның бар ямен.
Сез булганга гына беләм
Ни икәнен иркәләүнең.
Сез булганга гына күрәм Илебезнең аяз күген.
Сез булганга гына тоям
Чәчәкләрнең тәмле исен.
Сез булганга гына ашыйм
Иген кыры ипиен...
Туган як
Иң якын җирем минем,
Иң гүзәл җирем,
Иң татлы йокым минем
Синдә бит туган илем.
Беренче баскан эзем дә
Синдә бит туган җирем.
Беренче тамган каным да
Синдә бит назлы гөлем.
Әти белән әнием дә
Синдә бит туган илем.
Иң шатлыклы көннәрем дә
Синдә тик аяз күгем.
Зур үскәч әле мин сине
Су сибеп үстерермен.
Минем белән горурланырсың
И, изге туган җирем!
Туган тел
Туган телем – татар теле
Иң матур, иң изге тел.
Иң ,иң яхшы,иң иң гүзәл
Чәчәк кебек ал да гел.
Мин тугач та “балам” диеп
Әнием алган бишектән.
Әти кайткач “кызым” диеп
Кычкыра мине ишектән.
Горурланам мин бүген
Үземнең телем белән.
Сөйли торган телем түгел
Ә татар теле белән...
Укытучыма.
Мәктәп ишекләрен ачып кергәч
Каршылап алдыгыз сез.
Авыр чакта янәшәдә
Гел бергә тордыгыз сез.
Юкка гына әйтмиләр шул,
Язмыштан булмый узмыш.
Дүртне бетергәч Чәкегә,
Укырга менәрбез без.
Бу мәктәпкә килгәндә,
Яктылык һәм шатлык иде.
Ят мәктәпкә киткәндә,
Куркулык хөкем сөрде..
Ялгыз усак
Усак янына басып,
Фотога төштем әле.
Ничек матур килеп чыкты
Менә күрегез әле.
---------------------------------------
Шауламагыз
Шауламагыз, тыңлагыз әле.
Ничек моңлы сайрый бу урман!
Ш –ш-ш- тавышланмагыз
Юкса бүтән моңланмас урман:
Кисмәгез сез, кешеләр, агачларны
Минем балаларым ич алар
Сезгә үз балаларыгыз кадерле булган кебек
Миңа кадерле агачлар.
Урман шулай сызлана ул
Тик аңламый кешеләр.
Берни аңламый, ишетми
Агачларны кисәләр...
Калитка в сад
Два Мороза
Золотая хохлома
Снег своими руками
Сказка об осеннем ветре