Халык авыз иҗаты әсәрләрен өйрәнү - халкыбызнын кунел хәзинәсен,ата - бабаларыбызның безгә биреп киткән рухи мирасын барлау ул.
Вложение | Размер |
---|---|
minzilya.docx | 478.57 КБ |
ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ МАМАДЫШ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ МБГБУ “КӨМЕШ КҮЛ УРТА ГОМУМИ БЕЛЕМ МӘКТӘБЕ”
Эшне башкарды:
11 нче сыйныф укучысы
Фәизова Минзилә Илдар кызы
Җитәкче:
Беренче категорияле татар теле һәм
әдәбияты укытучысы Саматова
Зөлфирә Рифхәт кызы.
Көмеш Күл – 2011.
Фольклор – халыкның рухи хәзинәсе, ерак заманнарда яшәгән кешенең эчке дөньясын чагылдыра торган тормышчан чыганак. Халык авыз иҗаты әсәрләрендә җанлы сөйләм теленең үзенчәлекләре, халыкның фикер байлыгы, сүз тапкырлыгы, күп төрле сурәт-бизәк чаралары тупланган.
Халык авыз иҗаты әсәрләре язу сәнгате туганчы ук барлыкка килгәннәр. Борынгы чорда җыр, бию, уеннар, төрле йолалар үзара үрелгән хәлдә ыруг, кабилә иҗаты буларак яши. Заманнар үтү белән, кешеләрнең аңы да үсә бара. Шуның белән бергә халык авыз иҗаты да үзгәреш кичерә, аның төрләре арта, әсәрләрдәге фикер тирәнәя бара. Алар мөстәкыйль сәнгать әсәре буларак формалашалар. Халык авыз иҗаты әсәрләренә җырлар, такмак-такмазалар, әкиятләр, бәетләр һәм башкалар керә. Аларда халыкның уй-хыяллары, гаделлек өчен көрәше, якты киләчәккә омтылышы гәүдәләнә. Шунлыктан фольклор әсәрләре һәркемгә якын, һәркемне дулкынландыра, яхшылыкка, әдәпле һәм намуслы булырга өнди.
Әнә шуларны күздә тотып, бөек шагыйребез Габдулла Тукай болай ди: “Халык – зур ул, көчле ул, дәртле ул, моңлы ул, әдип ул, шагыйрь ул”. Никадәр тирән мәгънәле сүзләр!
Халык иҗат иткән әсәрләр кешелек дөньясының бала чагыннан бирле, бик ерактан, тарих борылышларыннан ук яшәп киләләр һәм безнең өчен рухи хәзинә булып торалар.
Бүгенге көндә “Энҗе чәчтем – энҗе җыям” сериясендә халык авыз иҗаты әсәрләренең төрле жанрлары “Мәгариф” нәшриятында басылып чыкты. Әмма халык хәзер дә иҗаттан туктамый: җырлар,мәзәкләр, табышмаклар, әкиятләр, бәетләр уйлап чыгара. Халык иҗаты китапларда теркәлеп калган әсәрләр белән генә чикләнми. Халык күңеле диңгез кебек киң, тирән бит ул. Әйтик, әкиятләр, бәетләр, мәкальләр, табышмаклар... Авыл, шәһәр, таулар, елгалар турында, аерым шәхесләр, үткәндәге вакыйгалар турында риваятьләр бар. Бу байлыкны без югалтмаска, җыярга-тупларга, күз карасыдай саклап, килер буыннарга тапшырырга тиеш. Әнә шушы гаять әһәмиятле проблеманы хәл итү өчен, без мәктәбебездә эзләнү-тикшеренү эше алып барабыз да инде. Төбәгебез атамаларының килеп чыгу тарихына багышланган материаллар туплыйбыз. Авыл аксакаллары, күпне күргән тәҗрибәле өлкәннәр белән даими аралашып, аларның күңел түрләрендә сакланып яшәгән хатирәләрен язып алып, махсус папкаларга җыябыз. Тупланган материаллар дәресләрдә генә түгел, дәрестән тыш вакытларда да кулланыла. Алай гына да түгел, татар теле бүлегендә белем алучы югары уку йорты студентлары да без җыйган мәгълүматларны сорап мөрәҗәгать итәләр.
Һәрберебезгә мәгълүм булганча, 7 нче сыйныфта әдәбият дәресләрендә “Бәетләр” темасы үтелә. Әлеге теманы өйрәнгәннән соң, укытучыбыз безгә төбәгебездә туган, авылдашларыбыз иҗат иткән бәетләрне җыярга тәкъдим итә. Без, әлбәттә, бу эшкә бик теләп алынабыз. Көмеш Күл, Зур Өске, Алгай авылларында бәетләр иҗат итүче өлкән яшьтәге апаларыбыз яши. Арабыздан фаҗигале рәвештә вакытсыз киткән авылдашларыбызның үлемен йөрәкләре аша үткәреп, аларга багышлап, бәетләр иҗат итәләр. Без әнә шул бәетләрне эзләп табабыз. Аларны язып алып, төзәтүләр кертәбез, эшкәртәбез дә татар теле һәм әдәбияты кабинетына тапшырабыз. Монда укучылар җыйган “Азат бәете”, “Закирҗан бәете”, Вәсимә бәете”, “Рәхимулла бәете”, “Миңнегали бәете”, “Рифат бәете”, “Ирек бәете”, “Рәсүл бәете” кебек хезмәтләр тупланды.
Бүгенге көндә бәетләрне актив иҗат итүче авылдашларыбыз.
Алгайдан Зур Өскедән Көмеш Күлдән Галиева Сария апа Газизуллина Равия апа Хәсәнҗанова
Суфия апа.
Мәктәбебездә халык авыз иҗаты әсәрләрен өйрәнүгә зур игътибар бирелә. Дәресләрдә генә түгел, сыйныфтан тыш чараларда да без фольклорга еш мөрәҗә- гать итәбез. Әле шушы көннәрдә “Солдат озату кичәсе” үткәрдек.
Язлар, көзләр җитсә, яшь егетләр тыз-быз килеп, юлга җыена башлый. Чирәм җирләргә дә, чит илләргә дә түгел, җырларда макталган, төшләргә кереп йөдәт-кән армия сафларына. Ватанны саклау – һәр ир – егетнең иң изге бурычы. Элек – электән килгән канун бу. Безнең әби – бабайларыбыз да солдатка китүне зурлап үткәргәннәр. Кемнең солдатка китүен бөтен авыл халкы белгән, аны зурлап армия сафларына озаткан. Кызганычка каршы, соңгы елларда бу матур гадәтләр югала бара. Армиягә китүне дә дәрәҗәгә санамыйлар. Элек исә солдатка бармаган егет егет дип тә саналмаган. Андыйлар белән хәтта кызлар да йөрмәгән. Армия сафларына озату бөтен авыл халкы өчен зур чара булган. Хәзерге кебек егетләрне качырып алып китмәгәннәр (хәзер бит армиягә чакырылучыларны иртәнге 4-5 тән авылдан китәргә мәҗбүр итәләр, әйтерсең авыл халкы белми дә калсын дип махсус эшләнә). Әлеге кичәдә авыл көйләре дә башкарылды, өлкәннәрнең хәер-фатихалары да яңгырады.
Мондый чаралар укучыларны туган телебезне, мәдәниятебезне, әдәбиятыбызны чын күңелдән яратырга өйрәтә, милли йолаларыбызга хөрмәт, алар белән кызыксыну хисе тәрбияли.
Халкыбызның гореф-гадәтләре төрле мәдәни чараларда да чагылыш таба. Мәктәп укучылары белән мәдәният йортында уздырылган “Кыз бирү йоласы”н күрсәтү дә - халкыбызның төрле йолаларына мәхәббәт тәрбияләүнең бер чарасы. Әлеге чарада да элек-электән килгән фольклор әсәрләре: такмаклар, халык көйләре, мәкаль һәм әйтемнәр, өлкәннәрнең фатиха сүзләре урын алды.
Туган тел чыганагы булган фольклор әсәрләрен мәктәптә өйрәнү балаларның тел куль-турасын баетуда, фи-керләү сәләтен үсте-рүдә зур булышлык итә.
Сөекле шагыйребез
Г. Тукай да халык авыз иҗатына олы мәхәббәт һәм тирән хөрмәт белән караган. Шагыйрьнең бу карашы аның халык иҗаты турындагы хезмәтләрендә ачык чагыла Фольклор әсәрләре, халык массасына, бигрәк тә яшь буынга тәрбия бирү чарасы булу белән бергә, әйләнә-тирә дөньяны танып белү чыганагы буларак та хезмәт иткән һәм итә. Фольлор әсәрләрен үзләштерү процессында балалар халык тарихы, аның тормышында сизелерлек эз калдырган әһәмиятле тарихи вакыйгалар, хәтта аларда катнашкан конкрет тарихи шәхесләр турында да белемнәр алалар. Фольклор әсәрләрендә, башка халыкларның авыз иҗаты әсәрләрендәге кебек үк, философия, медицина, этнография, география, педагогика, метеорология өлкәләренә караган шактый мәгълүматлар табарга мөмкин. Бөек рус тәнкыйтьчесе В. Г. Белинский сүзләре белән әйткәндә, " халык поэзиясе - аның тормышын характерлы бөтен төсмерләре, төп билгеләре белән чагылдыручы көзге ул" [В. Г. Белинский. Полное собрание сочинений, под ред. С. А. Венгерева. - 1901 - Т. З. 447].
: " Халык җырлары – безнең бабаларыбыз тарафыннан калдырылган иң кадерле вә иң бәһалебер мирастыр... Белергә кирәкки, халык җырлары – халкыбыз күңеленең һич тә тутыкмас вә күгәрмәс саф вә рәүшан көзгеседер" , - ди ул. [Г. Тукай. Әсәрләр, 4 томда. - Казан, 1977. - 4 т. - 265-266 б.].
Халык авыз иҗаты әсәрләрен өйрәнү аша балалар матур әдәбият дөньясына керергә хәзерләнәләр, аның табигатенә якын киләләр. Татар фольклорын өйрәнү әдәби әсәрләрне, ә югары классларда исә тарихи планда өйрәнеләчәк татар әдәбияты үрнәкләрен дөрес аңларга ярдәм итә.
Фольклор бик борынгы заманнардан бирле халык тарихына үзенчәлекле юлдаш булып килә һәм аның мәңге шиңмәс культура байлыгын тәшкил итә. Халык авыз иҗаты әсәрләрендә халыкның тарихи үсеш юлында алган тормыш тәҗрибәсе, аң дәрәҗәсе һәм иң яхшы мили традицияләре чагыла. Халык иҗаты безгә хезмәт иясе массаларының дөньяга эстетик карашларын ачыкларга булыша. Төрле шартларда, төрле яклап халыкның аң дәрәҗәсен үстерергә ярдәм итүче фактор буллу ягыннан да халык иҗаты хәзинәсенең тәрбияви әһәмияте, мөмкин лекләре шулай ук ифрат зур.
Һәр халыкның, һәр җәмгыятьнең тормыш ысулларын, йолаларын, гореф-гадәтләрен, тарихи үсешен беркеткән һәм мили традицияләрен чагылдырган үзенә хас, халык телендә әйтелгәнчә" ташка баскан законы" була. Язма яки басма әдәбиятлары булмаган халыкларда бу бурычны, бу функцияне фольклор әсәрләре башкарып килгән. Язма әдәбияты туганга кадәр татар халкының меңәр елга сузылган тормыш-көнкүреш тәҗрибәсен эченә алган законнары, әхлак нормалары буыннан буынга, телдән телгә күчеп килгән фольклор байлыгында сакланган.
Язма әдәбияты, язма культурасы, яшь буынга белеем һәм тәрбия бирү урыны–мәктәпләре дә булмаган халыклар тарихында фольклорның тоткан урыны гаҗәеп киң, функциясе дә күпьяклы һәм җаваплы булган. Бу бушлыкны өлешчә булса да тутыруда халык авыз иҗаты әсәрләре зур роль уйнаган. Моны татар халык авыp иҗаты мисалында да күреп була. Язма әдәбият барлыкка килгәнгә кадәр татар халык авыз иҗаты да татар халкының меңәр ел буе шомарып формалашкан әдәби теле хезмәтен үтәп килгән. Яшь буынга, системалы рәвештә, хезмәтне ярату, халыкны, туган телне, Ватанны сөю, халык, туган ил азатлыгы өчен көрәш идеяләре белән сугарылган тәрбия биргән. Бу әсәрләр бик күптәннән, кешеләр укый-яза белмәгән, язма әдәбият булмаган чорларда ук иҗат ителә башлаганнар. Аларны иҗат итүдә, нигездә, телгә оста, фикергә бай булган хезмәт иясе массалары - әкиятчеләр, җырчылар аеруча актив катнашканнар. Вакытлар үтү белән, төрле сәбәпләр аркасында бу иҗатчыларның исемнәре онытылган. Алар иҗат иткән әсәрләр, сөйләм аша телдән телгә күчеп, әдәби яктан шомарган, камилләшкән, баеган. Аларның шактый өлеше галимнәр, язучылар, халык иҗатын өйрәнүчеләр тарафыннан төрле кешеләрдән язып алынганнар, китап булып басылып чыкканнар.
Язма әдәбият үзенең барлыкка килүендә, үсешендә һәм, гомумән, яшәешендә, реаль чынбарлыктан тыш, мифологиягә һәм аеруча сүз сәнгатенең мөһим тармагы-фольклорга бурычлы. Чөнки матур әдәбият алар нигезендә туган, үскән, күп материалларны һәм сәнгатьчә фикерләүнең шактый гына ысулларын, чараларын алардан алган.
Матур әдәбият һәм фольклор гомер-гомергә бер-берсе белән җитәкләшеп, үзара керешеп яшәгәннәр һәм яшиләр. Туып һәм үсеп килгән язма әдәбият мифологигә, фольклорга ныклап таянган, иҗади материалны, сәнгатьчән фикерләү алымнарын һәм чараларын алардан күпләп алган.
Үз чиратында язма әдәбият та фольклорга йогынты ясаган. Аерым сюжет-мотивларның, образларнын, шигъри сурәтләрнең язма әдәбияттан халык авыз иҗатына күчеп, теге яки бу дәрәҗәдә үзгәреп яшәүләредә билгеле.
Халкыбызның күңел хәзинәсе гаҗәеп бай, ата-бабаларыбызның безгә биреп киткән рухи мирасы, күңел дәрьясы чиксез зур. Бу дәрья-безнеке! Рәхәтләнеп коенып хозурланыйк, әмма аның бездән соңгы буыннарга да каласы дәрья икәнлеген онытмыйк! Аны кору-кибүдән саклыйк!
Кулланылган әдәбият
Учимся рисовать горный пейзаж акварелью
Бабочка
Весенняя сказка
Мост из бумаги для Киры и Вики
Сказка об одной Тайне