"Матурлык дөньяны коткарыр", -диләр. Минемчә, иң матур кешеләр - балалар. Без гаиләдә, мәктәптә тәрбияләнәбез. Ә мәктәп ул - дөньяга, тормышка караш формалаша торган иң изге урын.
Бала беренче тапкыр мәктәпкә килгәч үзенә дуслар таба, алар белән аралаша. Еллар уткән саен ул акыл, тәҗрибә туплый.Аның тормышка үз карашы, һәр нәрсәгә үз фикере барлыкка килә.
Ләкин кешеләр табигать тарафыннан шундый төрле итеп яратылганнар. Холык-фигыльләре, кыяфәтләре, социаль хәлләре, дөньяга карашлары белән кешеләр бер-берләреннән шактый аерыла.
Безнең арада да төрлеләре бар. Дин юлына кереп киткән, сәламәт яшәү рәвеше алып барган, акыллы, белемле яшьләр белән бер- рәттән начар гадәтләргә ияргәннәре дә бик күп.
Мине бигрәк тә наркомания дигән зур афәт борчый. Элек без бу турыда телевизордан күреп, газета-жуналлардан укып белдек. «Ярый әле бездә юк бу чир», дип уйлый идек.
Күпләр наркотик кармагына бик тиз эләгә. Бу баткаклыкка кереп баткач кына алар аның нинди куркыныч икәнен аңлыйлар. Алар инде беркайчан да сәламәт, ирекле була алмыйлар. Кеше үзенең наркоман икәнен аңлаганда бик соң була инде. Ләкин чын наркоманнар да үзләрен наркоман итеп танырна теләмиләр. Алар язмышларына буйсынып, тормыш өчен көрәшсәләр, үзләре өчен яхшырак булыр иде.
Энә белән бит әле СПИД вирусы да дус. Күп наркоманнар ВИЧ инфекцияле була икән.ВИЧ инфекцияле наркоман аналардан зәгыйфь балалар туа, күпме кешеләр наркоман туганнары өчен газап чигә. Бу турыда газеталардабик күп файдалы материаллар бар. Бу мәкаләләрдә күп төрле файдалы киңәшләр, гыйбрәтле вакыйгалар белән танышырга була.Шушы газеталарда мәкаләләрне,хатларны укыгач ,мин аларның геройлары исәнме,түгелме икәнлеге турында уйлыйм. Алар кайчандыр безнең арада яшәгән кешеләр бит.Аларның язганнары – наркомания дөньясында аяк басканарның уртак язмышы . Мин үземә андый язмыш теләмим .
Берәүләр ләззәтне, рәхәтлекне шул наркотиклардан, тәмәкедән, алкогольле эчемлекләрдән алсалар, яхшы, тәрбияле кешеләр рәхәтлекне, ләззәтне тормышта, яшәештә күрәләр. Бала үзенең гаиләсендә, янәшәдә әти- әнисе, туганнары. Ул алар белән күңелле сөйләшә, әңгәмә кора. Гаилә җылысы кешегә рәхәтлек, ләззәт бирә. Әйтик, бала мәктәптә дуслары белән аралаша, белем ала. Әлеге дустына мөгаләмә кешегә рәхәтлек, ләззәт бирмимени? Әлбәттә, бирә. Бары үзеңнең рухи ныклыгыңны саклаган хәлдә, тормышның һәр мизгеленнән яхшылык кына эзләргә кирәк.
Тормыш гел рәхәттән, яхшылыклардан гына тормый. Ләкин бернәрсә дә гомерлек түгел, авырлыклар вакытлыча гына. Аларны ихтыяр көчен саклаган хәлдә, сабыр итеп үткәреп җибәрә белергә кирәк. Әгәр дә кеше үзенә начар гадәтне юлдаш итә икән, авырлыклар үтәр, ә әлеге начар гадәт кешедә калыр. Тормышның матур, сөенечле мизгелләрен кеше тулысыңча кабул итә алмый. Ул инде начар гадәт баткаклыгында. Бары тик әлеге сазга килеп эләккәч кенә кеше үзенең кайда икәнлеген аңлый. Ләкин соң була. Мондый хәлдә калмас өчен әти-әниләребез, укытучыларыбыз безне тормышка әзерлиләр, зарарлы гадәтләрдән саклыйлар. Алар безгә бәхетле яшәү серләрен өйрәтүче чын дусларыбыз. Безнең мондый дусларыбыз дип, мин милиция хезмәткәрләрен дә атар идем.Милиция хезмәткәрләре наркоманнар белән көрәшмәсә, алар тагын да артыр иде. Сәламәт яшәүгә омтылу, наркоманиягә каршу көрәш, тәмәке тарту һәм алкогализм профилактикасы, мәктәптә баланы җәберләүләрне кисәтү – дәүләт өчен генә түгел, ә бөтен милиция хезмәткәрләре өчен төп бурыч булып тора.
Менә шушындый милиция хезмәткәрләре, әти-әниләр, укытучылар булганда, һәр бала файдалы эшләр белән генә шөгыльләнер, начарлыклар, зарарлы гадәтләр безне читләтеп үтәр, дим мин. Бөтен дөньяда яман чирләрне, зарарлы гадәтләрне бетерү - һәркемнең изге бурычы, һәр бала, һәр өлкән кеше көрәшкә кушылса һәм үзе дә яхшы үрнәк күрсәтсә, без моңа ирешәчәкбез.
Барысы да үзебезнең кулда.
О чем поет Шотландская волынка?
Для чего нужна астрономия?
Камилл Фламмарион: "Астрономия - наука о живой Вселенной"
Как я избавился от обидчивости
Ералаш