Г.Тукайның " Эш беткәч, уйнарга ярый" шигыре буенча инша
Вложение | Размер |
---|---|
esh_betkch_uynarga_yaryy.docx_sochinenie.docx | 14.26 КБ |
Эш беткәч уйнарга ярый.
Мин китапсыз яши алмыйм.Нинди темага язылган булсалар да ,укыйм мин аларны.Һәм татар телендә дә укырга яратам.Габдулла Тукай – минем яраткан шагыйрем.Мин аның нәкъ менә балалар өчен язган шигырьләрен яратам.Мин , аларны укыганда , үзем дә сабый булып калам.
Габдулла Тукай әсәрләрендә кечкенәдән белем аларга, эш сөергә өнди.Мәсәлән менә мондый шигырьләре – “ Эшкә өндәү “, “ Кызыклы шәкерт “, “ Сабитның укырга өйрәнеү” , “ Эш беткәч уйнарга ярый
Миңа аның “ Эш беткәч уйнарга ярый “ шигы-ре охшады.Шигырьнең атамасы – мәкаль.Габ-дулла Тукай әсәрләр язганда халык авыз иҗаты үрнәкләрен файдалана.
Шигырьнең эчендә ул юк, әмма шагыйрь шул
фикерне башкачарак итеп әйтә.Дәрес хәзерләп утыручы сабый башта – Кояшка, аннан – Сандугачка , аннан Алмагачка , дәресен тәмамламый торып , уйнарга чыкмаячагын белдерә.
Сабыйның акыллылыгын табигать тә бәяли :
кояш аңа көлеп карый, Алмагач аңа җимешен суза.Сандугач шатланып җырлап җибәрә.Һәр-бер агач бала алдында баш ия.
Бу сабыйдан үрнәк алыгыз,тырышып укыгыз,эшләгез ,һәм вакытында да ял итә белегез.Яхшы эшләсәгез, үзегезне дә хөрмәт итәрләр,яратарлар.
«Яхшылыгыгыз үзегезгә яхшылык булып кайтыр»,–ди «Эш беткәч уйнарга ярый» шигырендә.
Ни өчен яхшылык эшләү зур бәхет соң ул? Яхшылык эшләсәң, яхшылыкка – яхшылык белән җавап бирерләр.
«Тырышып эшләгез, яхшылык итегез»,–ди
Тукай «Эш» шигырендә.«Кешенең иң зур
бәхете – яхшылык», – ди Габдулла ,«Бәхетле
бала» шигырендә.
Ни өчен Г.Тукай эш турында бик күп язган? Чөнки ул узе дә менә шулай уйлаган:
«Үзем үлсәм дә,газиз исемем үлмәсен, югалмасын, минем эшләрем,тырышлыгым
бушка китмәсен».
– Тукайның исеме, эшләре яшиме?Әйе, Тукай һаман безнең күңелләрдә. Аның тирән мәгънәле шигырьләрен өйрәнәбез, әкиятләрен укыйбыз.
Габдулла Тукай мәңге яшәр
безнең йөрәкләрдә!
Шәмсетдинова Алина 8 сыйныф
Отчего синичка развеселилась
"Разделите так, как делили работу..."
Волшебная фортепианная музыка
Человек несгибаем. В.А. Сухомлинский
Золотой циркуль