Укучы үзенең "Минем тылсымлы каләмем" хикәясендә мәктәп укучысы өчен иң кадерле уку әсбапларының берсе - каләмне олылый, сихри көчкә ия икәнлеген фантастик алым белән исбатларга тырыша. "Мәхәббәт сукмагы" хикәясе исә иң татлы хисләрнең берсе - мәхәббәт турында иҗат ителгән.
Вложение | Размер |
---|---|
minem_tylsymly_kelamem.doc | 42 КБ |
Минем тылсымлы каләмем
(фантастик хикәя)
Айзиләләрнең мәктәбендә әдәбият дәресләре бик күңелле үтә. Укытучылары Ләйлә Рөстәмовна бик әйбәт шул, шуңа шулай ул. Һәр дәрес үзенә бертөрле. Алар әле бөтен сыйныфлары белән укылган әсәр буенча гәп коралар, әле бәхәсләшеп, үпкәләшеп алалар, әле уртак фикергә килеп, янә юктан да кызык табып, чыркылдаша башлыйлар.
Бүген дә нәкъ шулай булды. Шәүкәт абый Галиев шигырьләре белән танышкач, укытучы апалары:
- Балалар, мәктәбебездә “Көз ул нинди?” дигән тема буенча иҗади бәйге бара. Катнашырга теләүчеләр шигырь, хикәя, рәсемнәрен тәкъдим итсеннәр. Менә, мәсәлән, Гөлзилә шигырь иҗат итә ала. Сыйныфташыгызның әниләргә багышланган шигыре икенче урын алган икән бит!
... Айзилә белән Гөлзилә кечкенәдән гел бергә: балалар бакчасына бергә йөрделәр, мәктәптә дә бер парта артында утыралар, күршедә генә яшиләр. Өстәвенә, исемнәре дә охшаш: аерма ай белән гөлдә генә. Тик менә бүген Гөлзиләне өстен куюлары гына бөтен эшне бозды. Айзиләнең күкрәгендә көнчелек уты кабынды.
- Хе!- дип уйлады ул. - Аның хәтле генә мин дә булдырам инде! Гөлзиләсен күр әле: борынын күккә чөйгән, елмаеп утыра бирә! Юк инде, мин җиңел генә бирелмәм, шундый итеп язармын! Шаккатырсыз! – дип, үз алдына максат куйды.
Тик шигырь алай җиңел генә килеп чыкмый икән шул. Уйлады, ишекле -түрле йөренде, кулларына, битенә сызгалап бетерде, ләкин файдасы булмады... Дәфтәр битендә “Менә сары көз җитте” дән башка сүз язылмады...
Инде караңгы төшеп килә. Айзилә ачуыннан каләмен идәнгә атып бәрде. Шулвакыт... кинәт бүлмә күзгә күренеп яктырып, нурлар уйный башлады. Каләм, идән уртасында күпмедер вакыт бөтерелеп торганнан соң, нәни аякларына басты һәм каршысындагы кызга карап күз кысты. Айзиләнең маңгаена салкын тир бәреп чыкты, тавышы калтырады:
- Сииин кккем?
- Мин - тылсымлы каләм булам. Синең кебек аптырашта калган кызларга төрле киңәшләр бирәм, укуларында булышам.
- Нигә алайса миңа шигырь язарга булышмадың?
- Мин сине инде күптән күзәтәм. Теләгеңне дә беләм. Тик сиңа шуны әйтәсем килә: дустыңнан уздырам дип, көнләшеп түгел, күңелең кушканны эшлә.
- Ничек инде - күңелең кушканны эшлә?
- Әйт әле, син күбрәк рәсем ясарга яратасыңмы, әллә шигырь язаргамы?
- Рәсем ясарга, билгеле.
- Димәк, синең күңелең рәсем ясарга тели. Һәм шулай эшләргә кирәк тә. Бәйгегә бит рәсемнәр дә кабул ителә. Ничек уйлыйсың?
- Яхшы фикер! Рәхмәт сиңа, тылсымлы каләм!
- Зур үс, акыллы булып үс, Айзилә! Саубул!
Янә нурлар бөркелде, очкыннар чәчелде. Каләм, урынында бөтерелеп торгач, тынып калды. Айзилә дә һушына килде. Күпмедер вакыт әйтелгәннәрне исенә төшереп утырды. Аннары, каләмне алып, кадерләп түргә утыртып куйды да карандашлар, буяулар алып килеп, рәсем ясарга кереште.
Рәсем, чынлап та, бик уңышлы килеп чыкты. Елга ярында үсеп утыручы агачлардан күксел - кара су өстенә соңгы сары яфраклар коела. Күктә кояш саран нурларын сибә, кошлар туган яклары белән саубуллаша...
Икенче көнне Ләйлә Рөстәмовна да Айзиләне мактап туя алмады. Тик менә Гөлзилә генә күңелсез иде бүген. Нишләптер сүзгә дә кушылмады, элеккегечә чыркылдап көлмәде дә.
Өенә кайткач та, Айзилә озак кына тылсымлы каләм турында уйлап утырды. Әйе, зур сабак бирде ул аңа. Моннан соң ул гел күңеле кушканны эшләр, дустыннан көнләшеп, шигырьләр язып азапланмас.
Ә бу вакытта Гөлзилә өендә тырышып - тырышып рәсем ясап маташа иде. Их, аңа да биреп торасы иде бу тылсымлы каләмне!
Мәхәббәт сукмагы
(хикәя)
Ындыр артыннан күңелсез генә өенә бер кыз кайтып бара. Ләйсән ул. 9 нчы сыйныф укучысы, авылның иң чибәр кызларының берсе. Калын кара бөдрә чәчләре генә дә ни тора! Күрше - тирә сүзенә ышансаң, аның артыннан егетләр өерләре белән йөри, ди. Тик күренеп тора – бүген кәефе юк.
Шулчак аның алдына тып итеп бер егет килеп басты. Марат икән.
- Уф, тагын син! Куркыттың бит! Син мине тынычлыкта калдырырга җыенасыңмы - юкмы? - дип тезеп китте кыз. Марат, чыннан да, мәктәптә дә, урамда да гел Ләйсән янында бөтерелә. Хатлар яза, чәчәкләр бүләк итә, күпме генә ачулансаң да, үпкәләми үзе. Шуңа күрә кыз аның белән үзен бик иркен тота.
- Ачуланма инде, Ләйсән! Кибеттән кайтып бара идем, карыйм - мәктәптән берәү чыгып килә. Кем инде ул анда шушы көнгә хәтле утыра дисәм – син икән. Белим әле дип, менә яныңа килдем.
- Бөтенесен әйт сиңа тагын! Күп белсәң, тиз картаерсың.
- Әйт инде, әйтсәң, тәмле әйбер белән сыйлыйм үзеңне.
Әллә чынлап кызыкты, әллә болай гына - җавап бирде Ләйсән:
- Деҗур идем. Сыйныф бүлмәсен җыештырдым.
- Тагын Рүзәл белән бергәме?
Шуның хәтле беркатлы сораудан Ләйсән тыела алмыйча көлеп җибәрде. Тик Марат кына җитди килеш калды.
- Юк, бу юлы Самат белән!
- Эх, Ләйсән, белсәң иде, сине күргәндә минем күңелем әллә нинди хисләр белән тула. Мин моны берничек тә аңлата алмыйм. Гашыйк булдым ахры мин сиңа, чукынчык!
- Хи-хи-хи! Ай, Марат, син бигрәк хисле егет икән! Тик мин мәхәббәткә ышанмыйм шул. Ул хис дөньяда бөтенләй юк, бары нык дуслык белән ияләшү генә бар. Гафу, ләкин мин сине яратмыйм! Һәм ярата да алмаячакмын.
- Ә син минем белән бик каты дус булып, миңа ияләшә алыр идеңме?
- Юк, алмас идем. Синнән ни килгән!
Ләйсән кабат яңгыратып көлеп җибәрде. Үзалдына җырлый - җырлый юлын дәвам итте. Тик Марат, һәрвакыттагыча, аның артыннан иярә алмады, баскан урынында катып калды.
Бу вакыйгадан соң шактый вакыт узды. Марат хәрби хезмәтен үтәп кайтты, Ләйсән дә 11 нчене тәмамлап маташа. Бик күп нәрсәләр үзгәрде. Бик күп...
Маратның армиядән кайткан көнен Ләйсән һич онытмас. Теге юлыгы сукмактан әкрен генә кайтып килгәндә, ни күрсен, каршысына бер егет килә. Май ае бит, егет җиңелчә генә киенгән. Майкасы аша тыгыз мускуллары беленеп тора, үзе озын, көчле, мондый егет белән урам әйләнеп, клубка барып килү генә дә горурлык!
- Исәнме, Ләйсән!
Бәәәй, Марат ич бу! Менә сиңа мә!
- Сәлам, Марат! Бу сукмактан үзем генә йөрим дип уйлый идем. Кем килә икән дисәм, син булып чыктың.
- Мин әле бу, мин. Хәрби хезмәтне үтәп кайтып килешем. Ярый, сау булып тор.
- Сау бул.
Шул көннән соң Ләйсәннең тынычлыгы югалды. Рольләр алмашынды: хәзер инде ул Маратка гашыйк. Хәзер ул гел аны уйлый, очрашканда елмая, җылы сүзләр әйтә. Ә Марат... дәшми... Әйтерсең лә ул аны өзелеп яратмаган!
Эчендәге хисләр шаукымына түзә алмады Ләйсән, хат язып салырга булды. Анда Маратны ничек яратканы, аннан башка яши алмавы, барысы, барысы тәфсилләп язылган иде. Җавап хаты озак көттермәде: “Мин дә сиңа гашыйк, чукынчык! Бүген, сәгать алтыда, безнең сукмакта”.
Как нарисовать китайскую розу
Три загадки Солнца
Сказка "Дятел, заяц и медведь"
Гораздо больше риска в приобретении знаний, чем в покупке съестного
Свадьба в Малиновке