Кереш
Туган як!.. Нигә син шулкадәр йөрәккә якын, күкрәкләргә кысып сөярлек газиз икән?! Синдә искән җилләр дә назлырак, һавасы да сафрак, кешеләре дә мәхәббәтлерәк. Әйе, һәркем өчен үз төбәгеннән дә матуррак, гүзәлрәк җир юк шул. Минем өчен дә нәкъ шулай. Өзелеп яратам үз ягымны, үз табигатемне, хезмәт сөючән, тыйнак авылдашларымны. Аларның һәркайсы аерым мактауга, хөрмәткә лаеклы. Төбәгебез кешеләре дә илебез тарихында үз эзен калдырды. Узган гасырның иң зур афәте – Бөек Ватан сугышы елларында да сынмады, сыгылмады. Җимерекләрне төзәтүгә дә үзенең лаеклы өлешен кертте. Зур төзелешләрдә катнашты, авыл хуҗалыгында фидакарь хезмәт куйды. Шулай да һәр авылда шәхес дип аталырлык башкалардан аерылыбрак торучы кешеләр була. Әлеге язмамда әнә шул авылдашларымның кайберләре турында язып үтәсем килә. Алар хакында күпләр белми дә, чөнки артык тыйнак, халкыма хас сабыр шул алар. Ә бит өйрәнәсе иде аларның тормыш юлларын, күрсәткән хезмәтләрен тиешенчә бәялисе иде. Дөрес, алар авылдашлар күңелендә, исемнәре зур хөрмәт хисләре белән искә алына. Шулай да...
Исемнәре халык күңелендә.
Халкыбызның тиңдәшсез батырлыгы тарих елъязмасына алтын хәрефләр белән язылган фашистлар Германиясен җиңү көннәренә инде 66 ел тулды. Сугыш елларында әле мыек та чыгарга өлгермәгән, әмма кулларына корал тотарга мәҗбүр булган үсмерләр, тап-таза ир-егетләрнең күбесе инде арабызда юк...
Халкыбызның Бөек Ватан сугышы чорында күрсәткән батырлыгы мәңге онытылырлык түгел. Данлы сугышчыларыбыз дөньяда тынычлык һәм бәхет, җир йөзендә тормыш хакына Иделдән алып Эльбага кадәр авыр, әмма җиңүле юл үттеләр. Тиңдәшсез сынау еллары халкыбызга мәңгелек дан китерде. Илебез язмышы хәл ителгән көннәрдә Ватан-Ана корал тотарга сәләтле барлык кешеләрне яу кырына чакырды, миллионнарча тыныч хезмәт кешеләре сугышчыга әверелделәр.Ватанны сакларга бастылар, тылда үзләрен аямыйча эшләделәр.
Бөек Ватан сугышы фронтларында безнең районнан киткән гаярь сугышчылар да зур батырлыклар күрсәттеләр. Районыбыздан яу кырына 13 меңгә якын ирләр һәм хатын-кызлар алына. Әмма күпләргә туган авылларын, әти-әниләрен, туганнарын, тәүге мәхәббәтләрен – сөеклеләрен, яраткан хатыннарын, газиз балаларын кабат күрергә насыйп булмый. Байтак якташлар яу кырында ятып калдылар, шактыйлары өйләренә инвалид булып кайттылар. Фронтларда күрсәткән батырлыклары өчен 7 меңгә якын кеше хөкүмәт бүләкләренә, ә дүрт райондашыбыз Гафият Ярмөхәммәт улы Нигъмәтуллин, Иван Тихонович Максимов, Михаил Кириллович Москвин, Михаил Андреевич Просвирнин Советлар Союзы Герое исеменә лаек булдылар.Түбән Ушма авылы егете Миңлеәхмәт Әүхәдиев Дан орденнарының тулы кавалеры булу бәхетенә иреште. Югары Ушмадан Әхмәтгали Мөхәммәдиев яу кырында Александр Матросов батырлыгын кабатлады.
Югарыда санап үтелгән батырлар арасында безнең авылдашыбыз Хәбибулла Хәмидуллин да булырга тиеш иде. Ләкин эзләнү эшләре төгәлләнмәү сәбәпле, бу исем күпләргә таныш булмыйча кала бирә.
Хәбибулла Хәмидуллинның үлемсез батырлыгы.
1126 нчы укчы полк старшинасы Хәбибулла Хәмидулла улы Хәмидуллин сугышның башыннан ук диярлек шул полкны эченә алган 2 нче удар армия составында Волхов фронтында дошманга каршы сугыша.
1942 нче елның 7 нче гыйнварында генерал Клыков җитәкчелегендә бу удар армия фашистларның оборонасын өзү өчен һөҗүмгә күчә һәм Любани шәһәренә таба 75 километр эчкә үтеп кереп, көньяктан һәм көнбатыштан дошман гаскәрләрен камап, 15 мартка кадәр аларның һөҗүмен тоткарлап тора. Аннан соң Гитлер армиясенең көчле басымы астында чигенүләр... Фронтта безнең файдага кискен борылыш башлангач, 1945 нче ел башында җиңүләр белән Көнчыгыш Пруссия җиренә аяк басалар. Гитлер Кенингсберг җиренә аеруча өмет баглый, чөнки ул борынгы немец җирләре булып, бик нык ныгытылган була. Монда Совет Армиясен туктатырга уйлый ул. 1945 елның 18 мартында башка полклар белән бергә старшина Хәбибулла полкы да һөҗүмгә приказ көтә. Алда – дошман амбразуралары. Фашистлар бертуктаусыз күз ачкысыз ут яудыралар. Әгәр бу ныгытмаларны алмыйча, туктап каласың икән, тагын чигенү, тагын күпме үлем...
Менә һөҗүмгә күтәрелергә чакырып, яктырткыч ракета күккә оча. “Ура!” кычкырып, бар да алга ыргыла. Фашист пулеметлары үлем уты чәчә. Әнә су-гышчылар берәм-берәм, ыңгырашып, җир-гә авалар... Рәтләр сирәгәйгәннән сирәгәя бара... Күп уйларга вакыт юк! Старшина Хәбибулла, соңгы көчләрен җыеп, ут чәчеп торган фашист амбразурасына ташлана һәм күкрәге белән каплый...
1945 нче елның 18 нче марты – Зур Өске авылы егете Хәбибулла Хәмидуллинның үлемсезлеккә соңгы адым ясаган көне була.
Булганнан бар да була...
1945 нче елның 8 нче мае. Авыл советында эшләүче Фәсиха апа урам буйлап өйдән-өйгә кагылып:”Җиңү! Сугыш беткән!”-дип кычкырып йөри. Авыл халкы урамга сибелә. Өлкәннәр, төркем-төркем җыелып, шатлыкларын бүлешәләр, балалар урам буенча кычкырып йөриләр. Тик 11 яшьлек Илгиз генә үзенең энекәшләре Илдус, Илфат, Васыйлны кочаклап:”Нигә сугыш әтием үлгәнче бетмәде икән?!”-дип, үкси-үкси елап, күбенеп беткән. Бүген ул әнисе белән фронттан әтисе турында берәр хәбәр юкмы икән дип, Тәкәнеш хәрби комиссариатына төшкән иде. Әмма биредә әтиләренең батырларча һәлак булуы турында кара хәбәр алып кайта.
Ләкин күңел һич ышанмый. Ничек аның әтисе – ике гаиләнең 8 малае һәм бер кызын үстерергә тиешле кеше үлсен, ди?! Ялгыш кына язганнардыр. Ничек көткән иде бит ул әтисе кайтуын! Соңгы хаты әле 14 нче мартта гына килгән иде бит...
Гомере буе көтте әтисен Илгиз. Үсеп милиция полковнигы булгач та көтте... Көтте...эзләде...һәм тапты. 1972 нче елда Калининград өлкәсе Багратион районының Корнеево бистәсендәге туганнар каберлегеннән эзләп тапты ул әтисен. 2000 кеше күмелгән бу кабер ташына бары 26 солдатның гына исем-фамилиясе язылган. Алар арасында аның әтисе старшина Хәмидуллин Хәбибулланың да исеме уелган.
Хәбибулла абый заманасы өчен укымышлы кеше булган. Ул Түбән Биләтле (хәзерге Көмеш Күл) авыл советы рәисе булып эшләгән. Сугышның беренче көннәрендә үк фронтка киткән.
Әтисенең сугышчан юллары буенча эзләнү эшләре алып барган Илгиз абый Хәмидуллин гомере буе хокук сакчысы булып хезмәт итте. Бик күп еллар Түбән Камада эчке эшләр бүлеген җитәкләде. Хокук саклау органнары җитәкчелеге аның эшкә намуслы каравын, оештыру сәләтен күреп, Балык Бистәсе, Лаеш, Минзәлә эчке эшләр бүлекләренә җибәрә. Әлеге район үзәкләрендә дә Илгиз абый милиция начальнигы булып хезмәт куя. Һәр эшләгән коллективта иң көчле җитәкче була. Аны хөрмәт итәләр, яраталар. Эше кеше язмышын хәл итү белән бәйле икәнлекне яхшы аңлый, зур җаваплылык хисе тоеп яши. “Кешене юкка рәнҗетүдән куркып хезмәт иттем. Законнарны төгәл үтәдем. Шуңа күрә ул яктан җаным тыныч,”- дип яза ул. Кайда гына булмасын, авылдашыбыз сынатмый, бернинди кыенлыклар алдында да югалып калмый. Авыр хезмәтеннән бушаган арада шигырьләр, мәкаләләр язу белән шөгыльләнә. Әлбәттә, ул шигырьләрне нигездә үзе өчен иҗат итә. Күңелендәге хисләрне шигырь юллары аша җиткерергә теләгәндер ул. “Мин шагыйрь түгел, юаныч өчен, тойгыларны истәлек итү өчен язам”,-дигән ул бер кулъязмасында. Массакүләм мәгълүмат чаралары белән даими элемтәдә тора. Композитор Сара Садыйкова, Мирсәет Яруллин, Фасил Әхмәтов, җырчы Вафирә Гыйззәтуллина белән аеруча якын дус булалар. Аның “Минем милициям мине саклый” дигән шигыренә композитор Сара Садыйкова көй язган. Әлеге җырны кызы аккомпаниатор Эльвира үзешчән җырчы Венера Дормидонтова белән башкарып, Мәскәүдә лауреат булалар. Берничә шигыренә Илфат Дәүләтшин һәм Илһам Хисмәтуллин көй язалар. Милиция темасына язылгангамы, танылган шагыйрь булмау сәбәплеме, ул җырлар популярлашып китә алмыйлар.
Язмыш төрле җирләрдә йөртсә дә, Илгиз абый гомере буе туган ягын сагынып яшәде. Туган авылы Зур Өскегә юлны онытмады. Һәр елны Сабан туена бүләкләр төяп кайта торган иде ул. Бүләкләрне гадәттә көрәш батырларына тапшыра. Илгиз абый -20 яшеннән кулына көрәшче сөлгесе тоткан кеше. Әле 50 яшендә дә туган авылында баш батыр кала ул. Түбән Кама шәһәрендә ике ел абсолют батыр була, Тәкәнеш районы булган чорда һәр елны җиңүгә ирешә. 1959 нчы елда гер һәм штанга күтәрү буенча Татарстан беренчелегендә абсолют җиңүче була.
Зур Өскенең табигате искиткеч матур. Тау битендә Илгиз абыйның туганы Зиннур Зиннәтуллин утырткан наратлык тирә-якка ямь биреп тора. Берничә урында Җир-әнкәбез куеныннан чишмәләр ургылып чыга. Шулар арасында Үти чишмәсе аеруча үзенчәлекле. “Үти” – табигать могҗизасы. Анда дистәләгән чишмә тау куеныннан кайнап чыга. Илгиз абыйны да әлеге чишмә битараф калдырмаган. Авылдашыбыз “Үти чишмәсе” дигән җырның сүзләрен иҗат ит-те. Ә музыкасын авылдашыбыз- популяр композитор Илфат Дәүләтшин язды.
“ Шаулап чыгасың берничә җирдән,
Челтерисең син улакларыңда,
Сирәк кайтсм да, гомерем буе
Синең агышың – колакларымда.
Авылдашларга Үти чишмәсе
Сихәт бирүче, якын сердәшче.
Яшәү тәмен дә мин синдә сиздем,
Салкын суларың сихерле иде:
Тартып китереп айлы кичләрдә
Сөю утына җылы җил өрде.
Өске авылы, Үти чишмәсе,
Гашыйк парларга бәхет өләшче.
Яшел хәтфәдәй төрле яклардан
Унлаган сукмак сиңа юнәлгән,
Миннән башка да хыялга чумып,
Яныңда синең күп парлар йөргән.
Өске авылы, Үти чишмәсе,
Хәзер син миңа хәтер чишмәсе.”
Гомере буе эчке эшләр органнарында җаваплы постларда эшләгән Илгиз абый. Түбән Кама шәһәрендә отставкага чыккач та, тынгысыз җанлы Илгиз Хәбибулла улы уңайлы фатирында ял итеп ятмый. Юрист булырга теләүче 10-11 нче сыйныф укучыларына хокук фәне укыта. Шунысы бигрәк тә үзенчәлекле: ул программаны үзе төзи. Имтихан вакытында ул укыткан балалар, комиссияне шаккатырып, югары уку йортларының юридик факультетларында белем алучы студентлар белеменнән калышмаганлыгын исбатлыйлар. Соңыннан бу укучылар мактаулы прокурор, юрист, тикшерүче булып танылалар. Шулай ук Илгиз абый милиция идарәсендә ветераннар советы рәисе вазифаларын башкара. Ә кичләрен тәртип саклау участок пунктында киңәшче...
Хөкүмәтебез Илгиз абыйның фидакарь хезмәтен тиешенчә бәяли. Күп сандагы Мактау грамоталары, Мактау кәгазьләре, Рәхмәт хатлары- шуларның ачык мисалы.
Менә шундый горурланырлык авылдашыбыз бар иде безнең. Хәзер инде Илгиз Хәбибулла улы Хәмидуллин вафат. Ул илһамланып, яңа иҗат хыяллары белән янып яши иде, әмма рәхимсез авыру аны арабыздан иртә, бик иртә алып китте. Шигырь җыентыклары чыгара алмаса да, гаять бай иҗади мирас калдырды. Туган авылын өзелеп яраткан Илгиз Хәмидуллин, инде бүтән мәңге китмәскә дип, Зур Өске зиратына кайтты. Авылдашларыбыз аны зур хөрмәт хисе белән искә алалар, кылган гамәлләре турында мактап сөйлиләр. Искиткеч кешелекле, туган җанлы иде шул ул. . Әбисе Бибикаифәнең “Һәр кеше үзеннән өстен җиде буынны белергә тиеш!”- дигән сүзләрен үзенә өлге итеп алган Ил-гиз абый үз нәселенең шәҗәрәсен дә төзи. Бу шәҗәрәгә нәсел-ыруының 270 кешесе кертелә.
Нәселләре белән ярдәмчел.
Бу нәсел кешеләре - авылда иң зур ихтирам казанган шәхесләр. Ятимлекнең бөтен ачысын үз җилкәсендә татып үскән Котдүс абый Зиннәтуллин да - Илгиз абыйның туганнан туганы. Ул да гомер буе җаваплы постларда эшләде. Күп кенә җитәкчеләрдән аермалы буларак, Котдүс Зиннәт улы- авылыбыз өчен искиткеч күп эшләр башкарган шәхес. Озак еллар Мамадышта спирт заводы җитәкчесе булып эшләгәндә, Зур Өске халкының тормышын яхшырту өчен күп көч куйды. Авыл урамнарына таш җәйдертү, багана башларына яктырткыч лампалар кую, Олыяз авылы белән ике арада зур күпер салдырту Котдүс Зиннәтович башлап йөрү сәбәпле генә башкарылып чыкты.
Авылыбыз уртасында тирә-якка нур сибеп утыручы мәчетебезне дә ИлгизХәмидуллинның улы Ирек абый белән бергәләп төзеттеләр. Бүгенге көндә мәчет Котдүс исемен йөртә.
Авылга күренекле артистлар алып кайтып та авылдашларына рухи азык бүләк итә иде ул. Һәр Сабан туена Котдүс Зиннәтович гомер буе зур бүләкләр алып кайта. Авылдашларга шундый игелек күрсәтүче шәхесләр, минемчә, күп түгелдер.
Көй язу да җаваплы.
Танылган композитор Илфат Дәүләтшин да– безнең авылдашыбыз. Үти чишмәсенең челтерәвен, Зиннур урманында сайраган кошларның җырын тыңлап үскән кешенең җыр- моңга сәләтле булуы табигый хәлдер ул, мөгаен. Ул биш яшендә гармунда уйнарга өйрәнә. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, Алабуга мәдәни-агарту училищесында укый. Армиядән кайткач, Казан мәдәният институтында, консерваториядә белем ала. Илфат Дәүләтшин – Композиторлар берлеге әгъзасы. Аның җырлары халык арасында зур популярлык казанды. Аның җырларын белмәгән, ишетмәгән кеше бар микән? “ Туган көн “ , “ Көнләшмә “ ( Н.Камал сүзләре ), “ Булсын тик сөенеч “ (Алмаз Хәмзин ), “ Хушлашма “ ( Н. Галимов ), “ Тик син диеп “ (Илфак Шиһапов), “ Өч Пошалым” (Сания Әхмәтҗанова) һәм башкалар. Барысы 200дән артык җыр. Композитор 1993нче елда “Уятмакчы булсаң халык күңелләрен “ республика җыр фестивалендә “ Ак күлмәгем “ ( Шәмсия Җиһангирова ) җыры белән лауреат булды. “ Татар җыры – 2001 “ халыкара конкурсында аның “ Соңгы кыңгырау” җыры (В. Фатыйхов) яңгырады. Илфат Дәүләтшин тагын лауреат!
Композиторның җырларын Әлфия Галимова, Зәйнәп Фәрхетдинова, Зөфәр Билалов, Габделфәт Сафин, Фердинант Сәләхов, Лилия Муллагалиева, Булат Нигъмәтуллин, Рөстәм Закиров кебек танылган җырчылар бик теләп башкара.
Илфат Дәүләтшинның иҗат эшчәнлеге җыр белән генә чикләнми. Ул музыка сәнгатенең башка жанрларына да еш мөрәҗәгать итә. Аның “ 1552 ел “ дигән симфоник поэмасы, “ Тәкъвимел иман “ һәм “ Мосафир “ дигән ике кыллы квартеты, “ Сахраларда “ фантазиясе, хор өчен язылган “ Хан кызы ” циклы, халык мөнәҗәтләренә һәм бәетләренә нигезләнеп язылган “ Сөмбикә җыруы “ поэмасы,“ Әҗәлләргә дәва юк “ поэма – реквиемы, флейта, кларнет, виолончель һәм фортепиано өчен “ Сак – Сок бәете “, тынлы квинтет һәм фортепиано өчен “Авылда” сонатинасы һәм башка әсәрләре бар. Башкалабызның 1000 еллыгына багышланган ”Чал Казан” камера симфониясен язды. Композитор балаларны да онытмый. Алар өчен ”Тычканнар җыелышы” һәм “Мырауҗан батыр маҗаралары” (Нәкый Исәнбәт) мюзиклларын иҗат итте. “Балачак“, “Соңгы кыңгырау” җырларын яратмаган бала бар микән? Юктыр, мөгаен.
“Ак күлмәгем” группасы җитәкчесе Илфат Дәүләтшин һаман эзләнүдә. Аның әсәрләренә миллилек рухы сеңгән. Зур Өскенең матур табигате аны иҗат дәртенә рухландыргандыр. Гади авыл кешеләре Маһирә апа һәм Мәҗит абый якты дөньяга бүләк иткән егет туган ягын, авылдашларын һич онытмый. Әледән-әле кайтып, якташларын үзенең иҗат җимешләре белән сөендерә. Сәхнәдәш дуслары белән бергәләп төбәк халкына концертларын бүләк итә. Без, авыл халкы, аның белән чиксез горурланабыз. Иҗат офыкларының тагын да киңәюен, иҗат дәртенең сүнмәвен телибез. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, танылган композитор Илфат Мәҗит улы Дәүләтшин - Зур Өскенең мактанычы.
“Авылым!” дип тибә йөрәкләр.
Җитәкче постларда эшләүче авылдашларыбыз күп безнең. Шуларның тагын берсе - Вамин май-сыр комбинаты директоры Әхмәтшин Мәсгуть Мәхмүт улы. Берничә ел элек авылдашыбыз Үти чишмәсе өстенә манара төзетте, тирәсен рәшәткәләр белән әйләндереп алдырды. Мәсгуть абый да авылыбызга һәрдаим ярдәм күрсәтеп тора. Узган ел зиратны таш койма белән әйләндереп алу эшен оештырды, зират кирәк-яраклары йорты салдырды. Сабан туйларының даими спонсоры да ул. Үз игелекләрегез үзегезгә меңе белән кире кайтсын, хөрмәтле авылдашларыбыз!
Йомгаклау.
Йорт саны йөзгә дә тулмаган кечкенә генә Зур Өске авылыннан күпме күренекле шәхесләр чыккан... Ә районыбызда? Туган Татарстаныбызда.... Батыр йөрәкле, милли җанлы, хезмәт сөючән, эшләрендә зур биеклекләргә ирешкән күпме милләттәшләребез бар! Аларның һәркайсы мактауга лаек. Горурланам мин үз халкым белән. Бу дөньяга ТАТАР булып тууыма сөенеп бетә алмыйм. Аһәңле һәм тыйнак телем, киң күңелле, кунакчыл халкым бар минем. Исемнәре дөньяга танылган шәхесләре булган милләт вәкиле булуым белән мин нинди бәхетле! Әйе, “киләчәге бар милләт без, шәхесләргә бай милләт без!” Мондый шәхесләре булган халыкның киләчәге өметле.
Кулланылган әдәбият.
10 осенних мастер-классов для детей
Новогодняя задача на смекалку. Что подарил Дед Мороз?
Снег своими руками
Музыка космоса
Чайковский П.И. "Детский альбом"