Равил Фәйзуллин шигырьләреннән сурәтләү чараларын табып аңлату
Вложение | Размер |
---|---|
donya_surte.doc | 57 КБ |
prezentaciya.ppt | 1.71 МБ |
Сүзләрдән сурәт ясый
Сираҗиева Алсу Ленар кызы
Апас районы Морзалар урта мәктәбе
9 нчы сыйныф укучысы
Җитәкчесе
Хәсәнова Илсөяр Хәсәнҗан кызы
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Мин Р.Фәйзуллин шигырьләрен яратып укыйм. Шагыйрь иҗатына мәхәббәтем Р. Фәйзуллинга багышланган әдәби кичәдә аның “Минем әти” шигырен укыгач башлнды. Әтисе турында язганда шагыйрьгә бары егерме бер яшь кенә була. Хәзер инде ул фани дөньяда ярты гасыр яшәгән кеше, берничә китап авторы, Татарстанның халык шагыйре.
Р. Фәйзуллин шигырьләре белән таныша башлагач, миндә шагыйрь иҗатының үзенчәлеген аңларга тырышу теләге туды. Нәрсәдә соң аның үзенчәлеге, шагыйрь әдәбиятка нинди яңалык алып килә соң? Шагыйрь бер шигырендә болай яза:
Сүздән сурәт ясый идем,-
алар минннән җан сорый. (“Илгә чыксам, өн ишетәм”)
Әйе, Равил Фәйзуллин шигырьләрендә сурәт белән бергә җан яши. Шагыйрь борчыла, яна, көя, сөя,сагына, көнләшә, хушлаша, горурлана, тантана итә, дан җырлый, әмма үкенми.
Туфрак җибәрде мине:
“Хәрәкәт иясенең –
Яшә!- диде-
Йөгер! Җырла!
Озат! Көнләш! Көт!
Сөеп! Сыен! Оч хет!...” (Туфрак җибәрде мине”)
Кешегә генә хас булган бай, каршылыклы хисләрне тасвирлау өчен, шагыйрь күпме сүз сайлаган, иң кирәклесен сайлап, иң кирәкле урынга куярга омтылган. Икенче бер шигырендә шагыйрь сүзләрнең халыктан икәнен күрсәтеп болай дип яза:
Тир тәмен тойган халыктан
Хикмәтле сүзләр сөзәм,
Күңелемдә кайнатам да
Аларга тылсым өрәм.(“Карт һәм шагыйрь”)
Шигырьләреннән күренгәчә Р.Фәйзуллин халыкның тел байлыгыннан бик иркен файдалана. Шагыйрь халыктагы аерым сүзләрне генә түгел, җанлы сөйләм теленең бөтен байлыгын эшкә җигәргә омтыла. Шигырьләрдә халыкның җанлы сөйләмендә генә табыла торган төзелмәләрне куллану интонацион төрлелек, байлык, эмоциональлек кертеп җибәрә:
Әй, кызларның язгы кичтә
тәүге җилкенүләре! [“Бай көз яхшы...”]
Әй, ул беренче чирәмнең
Яшеле күренүе! [“Бай көз яхшы...”]
Әй, быел кыш озын булды!
Тәрәзә арасына куйган
мамыкны да эретер идем.[“Көткәндә”]
Р.Фәйзуллин сүзләрне теге яки бу факт, күренеш, вакыйгаларның күз алдына ап-ачык килеп басарлык итеп, поэтик деталь буларак тезә белә.Менә аның ике генә юллы шигыре:
Урман караучы кызының
Такыясы ландыштан![“Сине күптән күргәнем юк”]
Бу - идиллия. Урман, андагы каравылчы, аның кызы, башына үреп кигән такыясы, җитмәсә әле ул ландыштан үрелгән. Минемчә, бу - авторның хәтирәсе һәм шушы хәтирәне искә төшерү өчен кулланылган сүзләрнең һәрберсе зур эмоциналь көчкә ия
“Шагыйрьдә рәссам күзе бар”- дип яза күренекле тел галиме Ф.Сафиуллина [”Сүз иясе белән йөри”131 бит]
Әйе, шагыйрь сүзләрдән сурәт ясый. Ул сурәт тудыру өчен аерым детальләрдән файдалана, аларны образ итеп тасвирлый. “Нюанслар иле” циклы кыска шигырьләрдә бу аеруча калку күренә. Нигездә бер, ике, өч, дүрт юллардан торган бу парчаларда салмак һәм тигез агыш, рифма, эчке тәңгәллек, ярашу кебек татар поэзиясенең күнегелгән сөйләм теле, хисси борылыш, халәт, көтелмәгән сынландырулар, янәшәлекләр алыштыра. Мәсәлән:
Каршы төшсә дус дуска
Тел – озын, гомер кыска! [“Искәртү”]
Кесә тулы елан мөгезе![“Яшь чак”]
Биргәнеңә шөкер, - диде агай.
Идәндәге икмәк валчыгын иелеп алды.[“Авылда”]
Шигырьләрнең һәркайсы мөстәкыйль фикерне, тормыш фәлсәфәсен
күзәтүне эченә алган. Сүзләре кыска булса да, фикер иркенлеге тоела бу
шигырьләрдә.
Р.Фәйзуллинның теле бай. Бу аның шигырьләрендә синонимнарның күп булуы белән билгеләнә. Шагыйрь теге-яки бу предметның, вакыйганың билгеләрен синоним итеп бирергә ярата.
Кар ява.
Кар ява.
Сафлыкка күмелә,
Аклыкка төренә,
Пакълеккә тиенә Җир-ана.[“Кар ява”]
Хыял агачлары корымаган,
өмет куаклары киселмәгән,
ышаныч бөреләре кипмәгән...[“Балалар”]
Җаныңның ваклыгын сылтама заманга.
Куркырга, өркергә җай бар ул һаман да». [“Көрәшчеләр!”]
Хәзерге татар поэзиясендә мәхәббәт турында шулчаклы тирән итеп, үз йөрәк кичерешләре белән җылытып, олылап сурәтләгән шагыйрьләр күп түгел.
Р.Фәйзуллин иҗатында бер-бер артлы “Мәхәббәт күзсез була, ди...”,”Син- теләп алган сагышым” һ.б. шундый тирән лирик аһәңле, моңлы һәм дәртле, йомшак һәм кырыс шигырьләр дөньяга килә. Лирик каһарманның мәхәббәте шашкынлы, ярсулы, фаҗигале, сагышлы булырга мөмкин. Ләкин ул бервакытта да ялган хис булмас. Шагыйрь дөньядагы тормыш, мәхәббәт каршылыкларын сурәтләүдә антитеза алымын еш куллана. Бигрәк тә кыска шигырьләрдә вкыйгалар сурәтләр, билгеләр каршы куела.
Син юк чакта уянасы килми!
Һич керәсе килми чынлыкка...
Син бар чакта, вакыт йокыга әрәм,
Гүзәл төш тә чыга гел юкка![“Син юк чакта...”]
Сөттәй ап-ак карабодай кыры.
Зәңгәр күктә ап-ак болыт
Ябып йөри балкортлары канатына
соры яулык[“Күләгә”]
Син хәзер тоташ боз булгансың,
Мин исә әйләндем ялкынга.[“Кызыл алма”]
Гомумән, шагыйрьнең сүзлек байлыгында төрлле бизәкле, төрле яңгырашлы сүзләр бик күп. Шулай булмый мөмкин түгел, чөнки “тормыш гармониясе”, шагыйрьнең үз сүзләре белән әйтсәк, “катмарлы”. Аны ”бер көй белән” көйләп бирү мөмкин түгел. Тормышның катлаулылыгын ихлас күңелдән сурәтләп биргән шагыйрьнең шигырьләрендә сүзләр“төрле көчтә, төрле эштә, төрле тында, төрле тонда, төрле тәмдә, төрле ямьдә”[Катмарлы икән...”] язылганнар.
Р. Фәйзуллин — шигырьдә кыскалыкка, аз сүзлелеккә омтылучы шагыйрьләрдән. Аның шигырьләрендә традицион поэзиягә хас тасвирчылык һәм гадәти сюжет төенләнешләре бөтенләй очрамый диярлек. Ул үзенең шигырьләрен психологик халәт, күңел тирбәлешләре, хис һәм фикердәге каршылыклар, көтелмәгән лирик борылышлар нигезенә кора. Аның шагыйрь буларак осталыгы һәм индивидуаль үзенчәлеге нәкъ менә кыска шигъри формага тормыш фәлсәфәсе, психологик киеренкелек һәм фикер тыгызлыгы сала белүендә ачыла.
Кулланылган әдәбият:
1. Әдәбият белеме: терминнар һәм төшенчәләр сүзлеге. Фәнни редакторлар Т.
Н.Галиуллин, Д.Ф. Заһидуллина. К., Мәгариф. 2007. 52 б.
2. Заһидуллина Д.Ф. , Ибраһимов М.И., Әминева В.Р. Әдәби әсәргә анализ ясау
- “Мәгариф” нәшрияты, 2005. 87б
2. Равил Фәйзуллин. Сайланма әсәрләр.1.2,3 томнар - Казан Татарстан китап
нәшрияты, 1995, 1996
3. Сафиуллина Ф.С. Тел дигән дәрья бар – Казан Татарстан китап нәшрияты,
1979
4. Сафиуллина Ф.С. Сүз иясе белән йөри - Казан Татарстан китап нәшрияты,
1985
5. Хаков В. Тел – тарих көзгесе - Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2003.
Чыганак
1. Харис Ренат. Сайланма әсәрләр. Җиде томда. Казан. Татар. кит.нәшр., 2006.
Әдәбият
1. Әдәбият белеме: терминнар һәм төшенчәләр сүзлеге. Фәнни редакторлар Т.Н.Галиуллин, Д.Ф Заһидуллина. К., Мәгариф. 2007. 52 б.
2. Гачев Г.Д. Наука и национальные культуры. Ростов-на-Дону. 1992, Хализев В.С. Теория литературы. М., 2002.
3.Заһидуллина Д.Ф. Дөнья сурәте үзгәрү. ХХ йөз башы татар әдәбиятында фәлсәфи әсәрләр. К., Мәгариф. 2006.
4. Хәсәнова Ф. Худяков - татар җанлы рус галиме турындагы поэма / Харис Р. Сайланма әсәрләр. 7 томда. 4 т. 362-366 б.
5. Харис Ренат. Сайланма әсәрләр җиде томда. 5 т. К., Тат.кит.нәшр. 2006. 355
Слайд 1
Равил Фәйзуллин Татарстанның халык шагыйре, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты.И тут появился изобретатель
Знакомимся с плотностью жидкостей
Груз обид
Рисуем акварельное мороженое
Ласточка