Борын заманда түгел, әвәл заманда түгел, ә бәлки хәзерге көндә. Хәерле иртәдә. Иртә таңнан. Табигать йокысыннан уянганда. Кояш көлеп, балкып Каф тау артыннан күтәрелгәндә. Саф чишмә суы җир йөзен агартырга, пакландырырга күтәрелгәндә. Матур бер аланда, үткән заманны, борын булган вакыйгаларны искә төшереп, Шүрәлеҗан, күзләрен ачып җибәрә. Саф нечкәбилле җил аның битләрен сыйпый, иркәли, назлый.
Вложение | Размер |
---|---|
shurele.doc | 29.5 КБ |
Әлмәт муниципаль районы Мәмәт урта мәктәбе 4 сыйныф укучысы Фарукшина Рәмиләнең иҗади эше.
Борын заманда түгел, әвәл заманда түгел, ә бәлки хәзерге көндә. Хәерле иртәдә. Иртә таңнан. Табигать йокысыннан уянганда. Кояш көлеп, балкып Каф тау артыннан күтәрелгәндә. Саф чишмә суы җир йөзен агартырга, пакландырырга күтәрелгәндә. Матур бер аланда, үткән заманны, борын булган вакыйгаларны искә төшереп, Шүрәлеҗан, күзләрен ачып җибәрә. Саф нечкәбилле җил аның битләрен сыйпый, иркәли, назлый.
Әле ярый Шүрәлеҗан бар бу урманда. Ул бит сакчы, табигатьнең дусты. Ерткычларны шелтәли, дәвалый, ә инде рәнҗетелгән хайваннарны тылсымлы сүзләр белән иркәли. Ничә яшь ул Шүрәлеҗанга, кем белә? Бик өлкән инде ул.
Былтыр урманга килгәнгә, нечкә бармаларын бүрәнә ярыкларына кыстырганга байтак вакыт узды. Күпме сулар акты күпме, җилләр исте. Шүрәле элеккеге явыз шүрәле түгел. Ул кешеләрне рәнҗетми.
Ул - урман сакчысы.
Ә Шүрәлеҗан һаман хәтерли кешеләрнең дә, хайваннарның да була төрлесе: усалы,зәһәре, мәрхәмәтлесе, киң күңеллесе.
Инде замана башка! Җирне дә авырттырып ертып, чокып, елгаларны пычратып алмыйлар кара алтынны. Ә бәлки, машиналар бик төгәл башкара бу эшне. Шулай да, Шүрәлеҗан һаман сакта, уяу ул.
Кошчык оядан егылып төшсә дә, агач ботагы сынса да, каен чибәркәйне рәнҗетеп елатсалар да, янгын чыкса да, Шүрәлеҗан ярдәмгә ашыга.Үзләренең дусларын дәшә, урманның тынычлыгын саклый.
Мин дә, әни белән, булдым Шүрәлеҗанлы урманда, җиләк җыйдым, гөмбә җыйдым, чәчәк җыйдым. Такыя үрдем. Җыр суздым. Чишмәсеннән саф су эчтем. Ә ул сабыр гына читтә торды. Сүз дәшмәде, шелтәләмәде. Үзе матур булмаса да, күңеле киң аның. Син дә кил ул урманга, күр матурлыгын аның. Ләкин рәнҗетмә кошларны, сындырма агачларны, тамырыннан өзмә чәчәкләрне, таптама бөҗәкләрне, рәнҗетмә Табигать -Ананы! Шул вакыт Шүрәлеҗан синең белән дә дуслашыр.Үзенең серләрен ачыр.Табигать серле ул. Без шул серле табигатьнең балалары.
Золотая хохлома
Камилл Фламмарион: "Астрономия - наука о живой Вселенной"
Швейня
Рисуем "Ночь в лесу"
Свадьба в Малиновке