Участие в конкурсе "Молодежь в научном поиске" научная статья
Вложение | Размер |
---|---|
echtlek.docx | 40.47 КБ |
Татарстан Республикасы фән һәм мәгариф Министрлыгы
“ЯШЬЛӘР ФӘННИ ЭЗЛӘНҮДӘ”
республика фәнни-гамәли конференциясе
Филология: татар әдәбияты
ТӨБӘК ШАГЫЙРӘСЕ ГҮЗӘЛИЯ ГАЛЛӘМОВА ШИГЫРЬЛӘРЕНӘ ФИЛОЛОГИК АНАЛИЗ
Минекаева Айгөл
МОУ Әлмәт районы Түбән Мактама № 1 урта мәктәбе
8 класс
Фәнни җитәкче:
Йосыпова Рима Мирзаһит кызы, укытучы
Эчтәлек
бит
Кереш
Мин Әлмәт районы Түбән Мактама № 1 урта мәктәбендә белем алам. Атам-анам татар, татар гаиләсендә тәрбияләнәм. Һәр туган көнне үз ана телемдә сөйләшә башлавым белән мин горурлана алам. Моңа миңа мәктәптә укытыла торган татар теле һәм әдәбияты дәресләре ярдәм итә. Чөнки әдәбият дәресләренең төп максаты – безне татарча мөстәкыйль фикер йөртергә өйрәтү. Шушы максаттан чыгып мәктәптә төрле чаралар үткәрелә: кичәләр, бәйгеләр, олимпиадалар, төрле очрашулар. Шундый очрашуларның берсе узган уку елында яз көне булды. Мәктәпкә кунакка төбәк шагыйрәсе Гүзәлия Галләмова чакырылган иде. Ул үзенең китапларын алып килде, ә без, укучылар, аның шигырьләрен сәнгатьле итеп яттан укып күрсәттек. Мин аның “Матур булып үсегез” шигырьләр җыентыгын алдым. Кайтып укый башлагач, китапны бер тында укып та чыктым, шагыйрә турында шактый әйбер дә белдем. Ул Сөләй авылында туган, шагыйрә Клара Булатованың укучысы икән. Абыйсы Атлас Гафиятов “Татарстан яшьләре” газетасының баш мөхәррир урынбасары, апасы Нәфисә БаязитоваТүбән Камадагы “Кама таңнары” әдәби берләшмәсе әгъзасы, ике китап авторы, сеңлесе Розалия дә шигырьләр иҗат итә икән. Гүзәлия Галләмова балалар бакчасында тәрбияче булып эшли, шуңадыр язылган әйберләре авторның шул дөньяның эчке торышын, үзе тәрбияләгән нарасыйларның дөньяга үзенчәлекле мөнәсәбәтен эчке тоемлау белән тирәнтен сизеп иҗат итүен күрсәтә.
Фәнни-эзләнү эше итеп Гүзәлия Галләмова иҗатын сайлавымның сәбәпләре дә бар. Мин әле үзем дә балалыктан чыкмаган, балачактан аерылып бетмәгән. Бәлки, шушы шигырьләрне укый-укый, балачак белән саубуллашу булыр, олы тормышка аяк басуга күчеш булыр бу. Ә шигырьләр арасында күңелгә ятышлылары шактый булды.
Гүзәлия Галләмова шигырьләрендә күтәрелгән темаларның актуальлеге – ул балаларга дөньяның матурлыгын әйләнә-тирә аша:
Максатыбыз – Г.Галләмованың “Матур булып үсегез” җыентыгына кергән шигырьләренә филологик анализ ясау.
Максаттан чыгып түбәндәге бурычларны куйдык:
Фәнни эшне башкарганда Д.Ф.Заһидуллина, З.М.Сафина, Н.М.Йосыпова хезмәтләре файдалынды.
Төп өлеш
Әлмәт язучылар оешмасы каршында эшләп килүче “Кызыл каурыйлар” әдәби берләшмәсенең актив әгъзасы Гүзәлия Галләмованың шигърият дөньясы бай. Күптән түгел Татнефть ААҖ “Рухият” яңарыш фонды нәшер иткән “Балаларга бүләк” дигән җыентыкта аның тирән мәгънәле, йөгерек телле матур-матур берничә шигыре дөнья күрде. Соңгы елларда Галләмованың шактый гына әсәрләре “Әлмәт таңнары”, “Яшьләр заманы”, “Тормыш кыры”, “Хәзинә”, “Сабантуй” газеталарында даими басылып килә. Аның шигырьләрендә тирәнэзлеклелек саклана:
Һәм шагыйрә иҗатына темаларны сайлаганда да искерми торган, актуаль, заманча әһәмиятлеләрен сайлый.
Китапның беренче битенә куелган “Чакыру” шигырендә үк автор бакча эшчәнлегенең нидән гыйбарәт икәнлеген, анда йөргән сабыйларның бу Илдән, ягъни Балалар Иленнән, нәрсә алырга тиешлеген аңлаешлы, үтепле итеп педагогларча әйтеп бирә.
Сиңа безнең бакчабызда
Күңелле рәхәт булыр.
Тапкырлыгың, зирәклегең
Һәркөнне артып торыр...[1]
Балачакның иң сөенечле мизгеле – яңа кием. Шагыйрә моны нәкъ балаларча тоеп, шатлык хисе белән яңа кием киюне бәйрәмгә тиңли.
Яңа туфлиемне киеп,
Бүген бакчага килдем.
Туфлиемә төстәш итеп
Ак күлмәгемне кидем.[2]
Күп кенә әдәби әсәрләрне берләштерә торган мәңгелек темалар бар. Бу – төрле заман һәм халыклар өчен уртак, кызыклы, әһәмиятле тема. Мәхәббәт һәм нәфрәт, тугрылык һәм хыянәт, сугыш һәм тынычлык, яшәү һәм үлем, матурлык һәм ямьсезлек, аталар һәм балалар кебек темалар мәңгелек темага керә. Г.Галләмова иҗатында да бу өлкәгә караган шигырьләр бар. Нәкъ шушы тема белән бергә үрелеп диярлек милли тема да яктырып куя. Милли тема ул – аерым бер этник төркемгә хас, башкалар өчен закончалыклы төс алмаган тема. Бу шагыйрәнең ике шигырендә аеруча ачык чагыла. “Күлмәгем” шигерендә бала сөенеп:
Әнием миңа күлмәк текте
Итәкләрен бөрмәләп.
Бигрәк матур күлмәгем, дип
Йөримен сикергәләп.
Әни җан җылысын биргән
Теккәндә күлмәгемә.
Нинди салкын җил иссә дә
Үткәрми ул тәнемә.[3]
Шигырьдән күренгәнчә ана-бала мөнәсәбәте ныклы, ана җан җылысын күлмәк аша балага биргән, милли итеп, итәкләрен бөрмәләп теккән.
Ә “Түбәтәем” шигырендә әтисе бүләк иткән түбәтәйне киеп горурланып йөрүче татар малае күз алдына килә. Түбәтәй чигелгән, чәчәкле, ае да бар. Милли рухлы түбәтәй үзе тылсымлы кебек, бары тик яхшы эшләргә генә чакыра.
Башымда түбәтәем бар.
Мин бит татар малае!
Ничек матур чигелгән шул
Ул чәчәге, ул ае.
Әтием аны туган көнгә
Бүләк итеп кидерде.
“Салма, улым, гел башыңнан,
Килешә бит, күр,” – диде.
Ниндидер тылсым көче бар,
Шуңа килми саласы.
Кешеләргә изгелекләр
Килеп тора кыласы.[4]
Элек-электән ата-аналар көнозын эштә вакытта балалар берүзләре өйдә калып, хуҗа булып торганнар. Олылар кечеләргә күз-колак, ә кечеләр олыларга ярдәм итеп, булышканнар. Монда инде хезмәткә өйрәтү дә, әти-әнигә ярдәм дә – барсы да булган. Шагыйрәнең “Мин зур инде” шигырендә зур кыз булып өйдә калган баланың өй эшләрен эшләве, өйдә тәртип урнаштыруы, гөлләргә су сибү, тузан сөртү, идән юу, тавыкларга җим салу кебек эшләрне эшләп, булышчы булуы турында языла.
Шагыйрә иңатында татар халкының, милләтебезнең матур әхлак кануннарына да урын табылган. Ата-ананы зурлау, туганлыкның кадерен белү кече яшьтән үк бала күңеленә салына. Кеше үсеп, олы яшькә җиткәч тә, балачакта аралашкан дусларны, кунакка йөрешүләрне, гаиләдәге апа һәм абыйларның кайгыртуын тоеп яшәүне сагынып искә ала. “Җиләктә” шигырендә Галиянең энесе өчен дә җиләк җыю турында:
Аннары җыйды тәлгәшләп,
Сыйлар өчен энесен.
“Минем уңган кызым!” – диеп,
И мактады әнисе, [5]- дип яза.
Гүзәлия Галләмова бу эпизодларны, бәлки, үз тормышыннан да алгандыр, чөнки ул гаиләдә өченче бала булып үсә.
Ә “Су буенда” шигырендә олы апасына ияреп йөргән кыз шатлыгы бирелә.
Ял көнендә апа белән
Бетереп эшебезне
Су буена төшеп киттек
Ияртеп этебезне.[6]
Мәрхәмәтле кыз “Кош рәхмәте” шигырендә хәтта егылган кош баласын да туганнары янына алып куя.
Алып куйдым оясына
Туганнары янына
Чыркылдашып, канат кагып,
Куаныша бары да.[7]
“Өйдә”, “Рамилнең туган көне” шигырьләре дә кызыклы. Олыларның эштән каутуын өйдә көткән һәм әни пешергән тәмле ашны гаилә белән бергә утырып ашау шатлык кына түгел, олы тәрбия чарасы да булган.
Абыем белән апам да
Кайтып җиттеләр эштән.
Әниемнең тәмле ашы
Өлгергән иде, пешкән.[8]
Борынгыдан килгән гадәт: ата-анадан, өлкәннәрдән олы булмау, аш өстәлендә үзеңне тәртипле тоту, олылардан узып, ризыкка сузылмау – шигырь барын да үз эченә алган.
Әлмәт һәм Әлмәт төбәге – нефть ягы, басу-кырлар, электр баганалары, нефть скважиналары белән чуарланган. Авылларда еш кына мал-туар нефтькә буялып кайткан. Шушы кызыклы күренешне шагыйрә бала теле белән “Нефтьче” шигырендә, көтүдән кайтмаган сыер турында яза:
Нефть вышкасы янында
Ул бозаулаган булган.
Шуның өчендер бозавы
Кап-кара булып туган.
Безне бик яратты үзе.
И, чаба яныбызда.
“Нефтьче” дип исем куштык
Кара бозавыбызга.[9]
Балалар дөньясын хайваннар һәм җәнлекләрдән башка күзаллап булмый. Шагыйрә үзе авылда туып үскән, хәзер дә авылда яши. Авыл тормышы һәм балалар арасында эшләүче шагыйрә бу теманы чит итә алмый, билгеле. “Песием”, “Югалган песи”, “Әнисез күңелсез”, “Шаян бозау”, “Акбай” шигырьләре шундыйлардан. Мәрхәмәтле, игътибарлы булу, ярату, кайгырту хисен бу шигырьләрдән башка күзаллап булмый.
Табигать һәм кеше. Кеше – табигать баласы. Матурлыкны тоя белү, хозурлык, көзге уңыш, Кыш бабай күчтәнәчләре, Яңа ел бәйрәмнәре балачакның асыл мизгелләре. Олыгайгач та сагынып искә ала торган бәйрәмнәр.
Кыш бабай күчтәнәченнән
Сыйланабыз яратып.
Безне елда сөендерә,
Бүләкләрен таратып.[10]
Табигатьнең матур җимешләре карлыганнар, алмалар тәгәрәшеп үскән сабыйларга бик файдалы бит алар. Матур рәсемнәр белән бизәлгән шигырьләрдән аларны өзеп аласы килә.
Гүзәлия Галләмова шигырьләрен анализлауны тематик таблицада чагылдыру уңайлырак булыр.
Таблица №1
Тема | Шигырь саны | Шигырьнең исеме |
| 5 | “Мин зур инде”, “Җиләктә”, “Әниемдә”, “Минем әти”, “Өйдә” |
| 4 | “Чакыру, “Безнең бакча”, “Белем юлы”, “Каникулларны яратам” |
| 7 | “Аккошлар килде”, “Яз җитә”, “Куян”, “Кош рәхмәте”, “Кыш бабай”, “Уңыш”, “Алма”, “Карлыгач” |
| 4 | “Әнисез күңелсез”, “Минем әти”, “Әниемә”, “Өйдә” |
| 2 | “Күлмәгем”, “Түбәтәем” |
| 3 | “Җиләктә”, “Су буенда”, “Рамилнең туган көне” |
“Матур булып үсегез” шигырь җыентыгын укып чыкканнан соң шигырьләрнең лирик герое – безнең арада яши торган кече яшьтәге кызлар һәм малайлар икәнлегенә тәшенәсең.
Аларның гомуми портреты: шат күңелле, бәхетле балалар, алар тәрбияле, ата-ананы ярата, зурлый белүче, кече күңелле, хөрмәткә ия сабыйлар. Шигырьләрдә лирик геройның сөйләме
Гүзәлия Галләмова шигырьләренең теле дә үзенчәлекле. Дөрес сайлау һәм урынлы куллану нәтиҗәсендә барлыкка килгән лексик чаралар шигырьләрне баеталар.
Таблица № 2
Эпитетлар | Матур кыз, шат күңел, туган җир, көн күңелле |
Синонимнар | Тапкырлык, зирәклек, елмаеп, көлеп, эш- мәшәкате |
Чагыштырулар | Мин күбәләк, тере эт кебек |
Фразеологизмнар | Тамак ялгап алам |
Күчерелмә мәгънәле сүзләр, сындандыру | Эңгер төшкәч, кояш карый, җилләр тарый ялларын, ут чыгара юлында |
Инверсия | Көн күңелле, булмасын алар |
Парлы сүзләр | Ут-күз, эш-мәшәкать, бәла-каза |
Югары аһәңгә ирешү өчен шагыйрә бик оста һәм урынлы итеп тел бизәү чараларын куллана. Алар арасында сирәк куллана торган ихата, төстәш, изгелекләр кыласы кебек сүзләр дә очрый. Шигъри текст авторның осталыгын күрсәтеп, сорау, өндәү җөмләләр һәм күп төрле тыныш билгеләре белән ассызыкланган.
Г.Галләмова шигырьләренең пафосы да югары. Шигырьләр эмоциональ көйләнешле, яңгырашлы, аһәңле. Үз фикерен укучыга җиткерү өчен, шагыйрә билгеле бер яңгыраш дулкыны таба да башка элементларын шуңа яраклаштыра. Шигырьдә тудырылган образлар яктылыкка, рухи матурлыкка, белемгә, дуслыкка, хезмәткә омтылып, соклану тудыралар. Геройларның характерлары да каршылыксыз һәм кызыклы булулары белән аерылып торалар, автор бәяләмәсе турыдан-туры шигырь юллары аша бирелә. Шагыйрәнең таланты нәни геройларның яшәү шартларын, тирәлек, табигатьне тасвирлауда әйләнә-тирә дөньяны баланың эчке халәтенә, зәвыгына туры китереп сайлый белүендә, кешене табигатьнең бер өлеше итеп күрсәтә белүендә дә чагыла. Ярдәмгә табигать образлары: җәй, көз, кыш, яз килә.
“Матур булып үсегез” – бәхетле балачак турындагы җыентык. Балаларны яратып, аңлап, аңлаешлы тел белән язылган шигырьләр рәхмәтләрен әйтеп балалар бакчасыннан мәктәпкә килгән, аннары олы юлга чыгарга әзер икәнлекләрен белдергән сабыйлар турында. Әгәр рәссам кулына буяулар алып, шигырьләрне төсләр белән бизәсә, нинди келәм барлыкка килер иде икән? Шагыйрә хис белән генә түгел, төс белән дә уйнаган иҗатында.
Чәчәкле түбәтәй, ак күлмәк,
Көрән песи, ак тап, алтын көз, ак кыш,
Кара карлыган, кызыл, ак карлыган,
Ал, яшел, кызыл алма.
Күңелләрдә җылы, матур төсләр урын ала. Хис һәм төс берлеге бербөтенгә әверелә.
Йомгак
Нәниләргә тәкъдим ителгән, күләме ягыннан артык зур булмаган, әмма эчтәлеге буенча олы бер дөньяны – Балачак Илен эченә алган бу шигырьләр җыентыгының һәм аның авторы Гүзәлия Галләмова иҗатының әһәмиятен зур дип билгелим. Бу шигырьләрне яшәтүче көч түбәндәгедә:
Җыентыкка тупланган өч дистәдән артык шигырьдә “теләп һәм яратып” йөргән бакчада тәрбияләнүче нәниләрнең ниләр кичерүе, нәрсәгә омтылулары, мәктәпкә ничек әзерләнүләре – барысы да нәкъ балалар уйлавынча, алар теле белән тасвирлана. Сонгы шигырьдә әсәрләрнең “каһарманнары” инде үсеп җитеп мәктәпкә китүче балалар зур ышаныч белән “Безне мәктәп көтә” дип сөйлиләр.
Рәхәт булса да бакчада,
Саубуллашыр чак җитә.
Китәбез инде бакчадан,
Безне бит мәктәп көтә.
Мәктәп көтә, анда инде
Белем юлы башлана.
Без ул юлның башлангычын
Алдык шушы бакчада.
Монда салган сукмаклардан
Алда олы юл чыга.
Тәрбияче апаларга
Рәхмәтебез зур шуңа.[11]
Гүзәлия Галләмова “Матур булып үсегез” җыентыгын без, укучылар, җылы кабул иттек. Чыннан да, шагыйрәнең күңеле шигырь белән мөлдерәмә тулы икән. Шигырьләргә илһамны басу-кырлар, урман-болыннардан ала, дисәк тә ялгыш булмас. Шуңа да аның шигырьләрендә ясалмалылык юк, ул үзе күргәнне, кичергәнне, белгәнне яза. Көндәлек тормыш мәшәкатьләренә бирешмичә, шигърияткә тугры калганы өчен без аңа рәхмәтле. Гүзәлия Галләмова киләчәктә дә шигырь сөюче кечкенә дусларын матур-матур шигырьләре белән озак шатландырыр әле.
Кулланылган әдәбият исемлеге
[1] Г.Галләмова, «Матур булып үсегез”, Түбән Кама, “Ихлас” нәшрияты, 2009. – 7 бит.
[2] Г.Галләмова, «Матур булып үсегез”, Түбән Кама, “Ихлас” нәшрияты, 2009. – 9 бит.
[3] Г.Галләмова, «Матур булып үсегез”, Түбән Кама, “Ихлас” нәшрияты, 2009. – 10 бит.
[4] Г.Галләмова, «Матур булып үсегез”, Түбән Кама, “Ихлас” нәшрияты, 2009. – 11 бит.
[5] Г.Галләмова, «Матур булып үсегез”, Түбән Кама, “Ихлас” нәшрияты, 2009. – 16 бит.
[6] Г.Галләмова, «Матур булып үсегез”, Түбән Кама, “Ихлас” нәшрияты, 2009. – 18 бит.
[7] Г.Галләмова, «Матур булып үсегез”, Түбән Кама, “Ихлас” нәшрияты, 2009. – 38 бит.
[8] Г.Галләмова, «Матур булып үсегез”, Түбән Кама, “Ихлас” нәшрияты, 2009. – 24 бит.
[9] Г.Галләмова, «Матур булып үсегез”, Түбән Кама, “Ихлас” нәшрияты, 2009. – 21 бит.
[10] Г.Галләмова, «Матур булып үсегез”, Түбән Кама, “Ихлас” нәшрияты, 2009. – 35 бит.
[11] Г.Галләмова, «Матур булып үсегез”, Түбән Кама, “Ихлас” нәшрияты, 2009. – 44 бит.
Чем пахнут ремёсла? Джанни Родари
Красочные картины Джастина Геффри
Лиса Лариска и белка Ленка
Учимся ткать миленький коврик
Яблоко