Укытучыларыбызны бер дә юкка икенче әни диеп әйтмиләрдер инде. Әйтми дә мөмкин түгел. Кайвакытта аларга әнигә әйтмәгән сереңне дә сөйлисең. Башка кеше белән бүлешә алмаган проблемаларыңны да аның белән генә чишәсең. Якыннарың да сине аңламаган мизгелдә укытучың сине аңлый.
Вложение | Размер |
---|---|
Инша " Укытучыма"docx | 14.69 КБ |
Укытучыма!
Тормыш бик катлаулы. Кеше туа! Ул тууы белән аны бәхетле зат дисең. Ул сулый, димәк ул яши. Менә инде аңа ике яшь. Ул әни кочагыннан балалар бакчасына тәрбияче кулына тапшырыла.
“Рәхмәт, тәрбияче апам. Рәхмәт, балалар бакчасына. Мин зур үсеп җиттем. Миңа инде җиде яшь. Менә минем каршымда зур мәктәп бинасы, бетмәс төкәнмәс белем дөньясы...”
Укытучыларыбызны бер дә юкка икенче әни диеп әйтмиләрдер инде. Әйтми дә мөмкин түгел. Кайвакытта аларга әнигә әйтмәгән сереңне дә сөйлисең. Башка кеше белән бүлешә алмаган проблемаларыңны да аның белән генә чишәсең. Якыннарың да сине аңламаган мизгелдә укытучың сине аңлый.
Минемчә, мәктәптә, балалар арасында, бары тик олы йөрәкле, киң күңелле, кешелекле кеше генә эшли ала. Башкача мөмкин дә түгел. Бала психологиясе ул хрусталь сыман. Ялгышлык булса – ватыла. Укытучы шуның белән эшли, аны ничә еллар дәвамында зәвыкландыра, матурайта, баета. Ә күпме ул һәр бала проблемасын, гаиләләрендә булган авыр кичерешләрне йөрәге аша үткәрә.
Нинди сабыр син, укытучым! Безнең холыкыбызга ярап, кәефсез вакытыбызны һәм үпкә белдергән вакытыбызны син сабыр кичерәсең.
Нинди көчел син, укытучым! Йөзләгән укучыга да игътибар биреп, барыбызны да тигез күрәсең.
Нинда киң күңелле син, укытучым! Хәтта мәктәпне тәмамлагач та, ярдәм кирәк булса, без сиңа йөгерәбез.
Рәхмәт сиңа, укытучым! Синең үрнәк тотышың, киңәшләрең минем күңелдә мәңге калачак. Минем тормышта булган уңышларым син биргән тәрбия җимеше булыр.
Чистай муниципаль районы
6нчы төп гомуми белем бирү мәктәбе
5 “т” сыйныфы укучысы
Бикташева Эльвина
Укытучы: Сибгатуллина М.Г
Три способа изобразить акварелью отражения в воде
Сказка про Серого Зайку
Интервью с космонавтом Антоном Шкаплеровым
Для чего нужна астрономия?
Солдатская шинель
Комментарии
бик матур инша килеп чыккан
бик матур инша килеп чыккан