семейные обряды наших краев
кеше гомеренә кагылышлы гореф-гадәтләр, йолаларның сакланышы турында фәнни эш
Вложение | Размер |
---|---|
gulnaz.docx | 31.7 КБ |
Кеше гомеренә кагылышлы йола, гореф-гадәтләрнең сакланышы”
Гыйзәзтова Г өлназ Нияз кызы, 10А сыйныфы укучысы ТР Кукмара поселогы 4 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе
Резюме
йола һәм гореф-гадәтләрнең сакланышы.
Кулланылган әдәбият:
Максат:
Бурыч:
Әһәмияте:
Гаилә-көнкүреш йолалары буыннан-буынга күчеп яшәвен дәвам итәргә тиеш. Бу йолаларны алдагы буыннарга да өйрәтеп, әлеге чылбырның өзелмәвенә ирешү әһәмиятле.
Актуальлеге:
Халыкны халык иткән нәрсә -- аның үзенчәлекле традицион мәдәнияте. Әлеге үзенчәлек югала икән, этнос буларак халык та юкка чыга. Шуны истә тотып, бүген яшьләребез дә милли гореф-гадәтләргә йөз белән борылган чорда аларны киңрәк өйрәнү, пропагандалауның актуаль икәнлеге ачык. Гасырлар төпкеленнән безгә кадәр килеп җиткән йола, гореф-гадәтләрне, йола фольклорын ваклап өйрәнү, кайтару мөһим.
Халыкның поэтик иҗаты тудырган әсәрләрдә аның гасырлар дәвамында тупланган тормыш тәҗрибәсе, рухи дөньясы, зирәк акылы чагылыш таба. Мондый әсәрләр шушы тутыкмас байлыкны саклап һәм буыннан буынга күчерә килеп, безнең көннәргә кадәр китереп җиткергәннәр. Халыкның поэтик иҗатын аның язмада теркәлмәгән әүвәлге тарихы дип санарга ярый, чөнки чал заманнардан бирле фольклор тарих белән янәшә яшәп килгән, аның үзенчәлекле юлдашы булган. Татар халык авыз иҗатына караган беренче мәгълүматлар Петр I реформаларыннан соңгы елларга ук карый. Нәкъ шул чорда илдәге иҗтимагый фикер һәм әдәбият дөньясындагы яңарышның беренче билгеләре күренә башлый. 1725 елда Петербургта Фәннәр академиясе оештырыла. Россия империясендә яшәүче халыкларның тарихи этнографиясен өйрәнүгә киң юл ачыла, галимнәр махсус экспедицияләр оештыруга керешә.
М. Лаптевның 1861 елда “Материалы для географии и статистики России, собранные офицерами генерального штаба: Казанская губерния” дигән басмасында туй йолаларының этнографик тасвирламалары бирелә. Автор анда татарларның рус сәнгатенә тартылуларына һәм аны үзләштерә баруларына да игътибар итә. Н. Костров исә “Казанские губернские ведомости” газетасы (1853. – №45) һәм “Москвитянин” журналында (1854. – №11) кизил татарларының туй йолаларын китерә. “Этнографические заметки о кизильских татарах” (1865) дигән хезмәтендә исә татар халкының туй җырларын татар һәм рус телләрендә бирә, шулай ук көй үзенчәлекләре, уен кораллары турында да мәгълүматлар китерә. Әлбәттә, фольклорны көйсез күзаллавы кыен. Көйгә салынмаган булса да, халкыбызның мәкаль-әйтемнәре, табышмак, әкиятләре җырлап тора. Ләкин билгеле бер чорда халыкның музыкаль-поэтик иҗатын өйрәнүдә ислам диненең музыкага карашы мәсьәләсе кайнар бәхәсләр тудыра. Х. Килдебәки “Музыка вә ислам” (1909) дигән брошюрасында Россия мөселман халыклары музыкасының артта калуын руханиларның, “әдәпсез, тыелган гамәл” дип карап, халыкта музыкага тискәре караш тәрбияләве белән бәйли. Коръәндә музыканы, аны өйрәнү һәм башкаруны тыю булмавын исбатлап, меңнәрчә кеше күңелендә рухи көч белән тирән тойгылар тудыручы поэзия , архитектура, сынлы сәнгатьтә беренче урынны биләүче музыкага яңача карарга өнди. СССР язучыларының 1934 елда узган I съездыннан соң халык иҗатына игътибар тагын да арта төшә. Махсус оештырылган экспедицияләрдә галимнәр белән бергә язуылар да актив катнаша. Тупланган текстологик материал фольклор җыентыклары чыгару эшен җәелдәреп җибәрергә мөмкинлек ача. 1959 елда Тел, әдәбият һәм тарих институты каршында махсус Музыкаль фольклор кабинеты оештырыла һәм анда татар халкының музыкаль этнографиясен өйрәнү буенча актив эшчәнлек җәелеп китә. Бу эшчәнлекнк бәяләп, Рәүфә Уразман “Татар халкының йолалары һәм бәйрәмнәре” дигән хезмәтендә: “Билгеле бер йолалар системасы оешкан җәмгыять кенә тотрыклы була, аңардан башка җәмгыять тулы канлы һәм тулы кыйммәтле тормыш белән яши алмый”, -- дип фикер йөртә.
Ким Миңнуллинның “Һәр чорның үз җыры” (Казан, 2003) хезмәтеннән күренгәнчә, “йола җырлары татар халык авыз иҗатының иң борынгы төрләреннән санала. Йола үзе күп катламнардан тора. Шуңа күрә аны киңрәк планда өйрәнгәндә йола фольклоры дип атыйлар. Жанрга караган мәгълүматлар Каюм Насыйри, Нәкый Исәнбәт, И. Надиров, М.Нигъмәтҗанов, Р.Мөхәммәтҗанов, Марсель Бакиров, Д Рамазанова, Флера Баязитова тикшеренүләрендә яктыртылган.
Гаилә-көнкүреш йола иҗаты халыкның гаиләдә яшәешенә, көндәлек тормышына бәйләнешле төрле гореф-гадәтләрне, йолаларны һәм шуңа бәйле текстларны үз эченә ала. Боларга бәбәй туе, балага исем кушу, баланы сөннәткә утырту, өйләнешү (никах) туе, җеназа уздыру ( кешене соңгы юлга озату), үлгәнне искә алу йолалары һәм шуларга караган текстлар керә. Аларның төрле үзенчәлекләре турында материаллар байтак тупланган, бик күп фәнни хезмәтләр язылган. Бу чыгышта гаилә-көнкүреш йолаларының безнең төбәктә сакланышы, үтәлеше хакында сүз бара.
Гаилә йолалары арасында иң катлаулысы – туй йолалары. Туй йолалары дигәндә, без бер туй мәҗлесен генә түгел, ә берсен-берсе алмаштырып килә торган тулаем бер катлаулы циклны күз алдында тотабыз. Коллективлашу чорларында аның бик күп чылбырлары өзелгән. Шулай да, тормышта күренгәнчә, халык йолалары бик яшәүчән, аларны бары өйрәнеп, яңартып кына җибәрәсе.
Туй – төрки халыклар өчен уртак сүз. Асыл мәгънәсе белән ул мул сыйны, күңел ачуны аңлата. “Туй – җыен, сый да уен” дигән мәкаль шуны тәгаенли. Никах туе – зур шәхси һәм иҗтимагый әһәмияткә ия вакыйга. Шуңа аның эчтәлеге дә, формасы да бик катлаулы һәм үзенчәлекле. Тулаем алганда туй ул – бик матур да, күңеллле дә, сагышлы да музыкаль-драматик тамаша. Халкыбыз өйләнешү, гаилә коруга бик тә җаваплы караган, шунлыктан аның ил каршында, җәмгыять каршында үтәлергә тиешле гадәт һәм әхлак нормалары, йолалары калыплашкан. Яңа гаилә коруга бәйле йолалар берничә этаптан торган: яучылар килү, туй уздыру, кыз куенына керү, килен төшерү, туй арты ритуаллары. Туй йолаларының һәр этабында кара-каршы сөйләшү, җырлашу, үткен, зирәк сүзләр уйнату бу йолаларның бизәге булып торалар, аның аерылмас бер өлешен тәшкил итәләр.
М.Бакиров үзенең “Туй йолалары һәм аларга бәйләнешле поэтик әсәрләр” исемле мәкаләсендә бу төр җырларны шактый тәфсилле өйрәнә һәм түбәндәге 12 төркемчәгә бүлә: кыз елату җырлары – сыктаулар, “яр-яр” җырлары, “Ишек бавы” җырлары, кияү егетләре җырлары, туй табыны (мәҗлесе) җырлары, кода җырлары, тау итү җырлары, авызландыру алкышлары, арбаулар, өй бизәгәндә башкарыла торган җырлар, бүләк багу җырлары, бөркәнчек-бит ачу җырлары (Мирас. – 1998. - №4. – 85). Шушы рәвешчә туй җырлары – традицион туй йоласының үзенчәлекле өлеше, милли җыр мирасының мөһим өлгеләре булып торалар. Аларда татар халкының көнкүреше, тормыш фәлсәфәсе, бигрәк тә хатын-кызларның лирик кичерешләре үзенең югары ноктасына җиткереп сурәтләнгән. Борынгы ышанулар катнашкан магик сыйфатларга да ия туй – этнография белән халык иҗатын, йола белән поэзияне бик күп нечкә җепләр ярдәмендә бергә үргән катлаулы күренеш ул. Килешеп-яучылап кияүгә чыгу – элек-электән иң төп һәм иң таралган традицион форма буларак характерлана һәм хәзер дә ул шулай булып кала. Ярәшүгә корылган традицион туйның төрле йола- гадәтләре һәм төрле характердагы сүз-текстлары формалашкан. Әлеге туй хакында өйрәнүләр шактый күп булганлыктан аңа киң тукталмыйм.
Бала туу белән бәйле йолалар.
Туй йолалары белән чагыштырганда, монысы шактый тыйнак үткәрелә. Шулай да ул бала һәм ананы “явыз көчләрдән” саклау чарасы буларак кабул ителгән. Бу йола гаиләдә яңа кеше барлыкка килү шатлыгыннан, аны гаиләгә кабул итү сыман үткәрелгән. Элекке заманнарда баланы кендек әбиләр кабул иткән. Шул чор йоласы булган кендек әбисенә атап чалына торган гакыйка (җыйнаграк сарык чалу) безнең якларда бүген кабат яңара. Көченнән килгәннәр ир бала туса – ике сарык, кыз бала туса бер сарык чалалар, яки берне генә чалалар. Бүген кендек әбиләре булмаганлыктан, гакыйка тулысы белән бәби ашы уздырганда пешерелә.
Кендек әби баланың кендеген кисеп коендырган һәм чиста биләүгә биләгән. Баланың авызын бал-май белән майлаган – авызландырган, изге теләкләр теләгән: “Ипи-тозлы, тәмле телле бул, әти-әниле, тигез канатлы бул”. Бүген исә әлеге эш бала тудыру йортында, я әнисе белән баланы өйгә алып кайкач эшләнә. Кайтуга бәби мунчасы ягыла. Мунчада туганнар юына. Каты эссесе беткәч, бәбинең әнисе һәм ир ягыннан баланың әбисе яки якын туган хатын-кыз баланы юындырырга алып баралар. Суы сарыксын,
Үзе калыксын,
Тигез канатлы булсын,
Озын гомерле булсын,
Бәхетле, тәүфыйклы булсын,
Игелекле, шәфкатьле булсын, - дип теләк телиләр.
Бала юындыручыга бүләк (мунча сөлгесе) бирелә. Өйгә бәби кайткан көнне иң кадерле кунаклар – баланың әнисе ягыннан әби-бабасы. Алар бала котлап бәлеш, чәк-чәк һәм зур бүләкләр белән киләләр. Беренче көннәрдән үк өйгә бәби ашы белән (баланы котлап) иң якыннар гына килә, чөнки 40 көн тулганчы баланы чит кешеләр күзенә күрсәтергә ярамый диелә. Бәби ашы, бәби туена парлы ризык, кием, затлы уенчык сыман әйберләр күбрәк килә. Балага беренче киемне өр-яңадан алу гадәткә кереп бара. Баланы озак исемсез тотмыйлар. Берничә көннән соң (7 көнгә кадәр) балага исем кушу мәҗлесе үткәрелә -- мулла һәм якын туганнар, күршеләр чакырыла ( ирләр дә, хатын-кызлар да бергә). Исем кушу вакыйгасы болай. Мендәргә салып, баланы исем кушучы янына алып киләләр, аягы кыйбла тарафында булырлык итеп, уңайлы урынга куялар. Исем кушучы азан догасы укый, баланың башта уң як колагына әтисенең исемен кушып 3 мәртәбә исемен әйтә, камәт төшерә. Аннан сул як колагына да исемен әйтә, дога кылына. Баланы алгач, өстәл артына утырып Коръән укыла, дога кылына, изге теләкләр теләнә: “Атын мин куштым, яшен Алла бирсен”, “Киемең тузсын, үзең үс”, “Бәхетле-тәүфыйклы бала булсын”. Болардан соң сәдака (акча, сабын, кулъяулык, тастымал) өләшенә. Исем кушу аш белән тәмамлана. Ә аш үткәрүнең үз йолалары. Соңгы елларда шунысы куанычлы: яшь әти-әни баласына исемне акыл белән уйлап сайлый, мөселман исемнәре кушалар. Мәгънәсенә дә, яңгырашына да игътибар итәләр. Тик әле чит ил киноларына ияреп, безгә бөтенләй ят булган исемнәрне бирү дә күзәтелә. Бала туганнан соң кырык көн буена берүзен генә калдырмыйлар: җен алыштырмасын, диләр. Күрәсең, ышанулар әле хәзер дә бар. Әгәр баланы үзен генә калдырырга туры килсә, мендәре астына кайчы, пычак сыман әйбер салалар – “җен-пәринең юлын киссен”, дип. Баланы күз тиюдән саклау да бар. Караваты янына чит кешеләрне җибәрмиләр, кеше күп урыннарга алып бармыйлар, күрсәтмиләр. Кулына төймә, гәрәбә яки миләш чыбыкчасы тагылган беләзек тегеп кидерәләр. Башлыгына да кеше күзе төшәрлек итеп миләш тегеп куялар. Маңгаена иннек (помада) сөртү гадәте дә саклана. Яки ияк чокырын каралталар. Бу “Кеше күзе агачны да корытыр, яшь малны да үтерер”, -- дигән ышануга таянып эшләнә. Күз тигән очракта ишек тоткаларын, тәрәзә пыяласын, өстәл почмакларын кечкенә савыттагы су белән юып, ишек аша түгәләр. “Яман күзләр китсен”, -- дип теләк телиләр. Баланың чәчен алу төрлечәрәк: кемдер – беренче көнне мунча алдыннан, кемдер – җиденче көндә, кемдер кырык көне тулгач ала. Ә тырнакларын кискәч: ”Дөньялыкта көл булсын, ахирәттә гөл булсын”, -- дип теләп яндыралар. Ир баланы җиденче көненнән алып балигъ булганчыга кадәр сөннәтлиләр.
Кешене соңгы юлга озату, үлгәнне искә алу йолалары
Гаилә-көнкүреш йолалары арасында кешене соңгы юлга озату, үлгәнне искә алу йолалары аерым урын били. Монда бигрәк тә дини традицияләр нык сакланган. Бу йолалар XIX гасыр ахыры XX гасыр башларына шактый кысрыкланган була. Ә бүген исә дин тәгълиматы аларны яңадан торгызырга мөмкинлек бирә.
Җеназа йолалары түбәндәге моментлардан тора. Алар Кукмара 4 нче гомуми урта белем бирү мәктәбе укытучысы Зыятдин Мөхәрләм улы Нәҗметдинов сөйләгәннәргә нигезләнеп языла.
Иң беренче шуны әйтеп үтү кирәктер. Адәм баласы әле үзе исән вакытта ук “үлемне күп искә алу сөннәт” икәнлеге, үлемнән курыкмыйча, аңа һәркем алдан әзерләнергә тиешлеге искәртелә хәдистә. Үлем һәрбер кеше өчен Аллаһыдан бүләктер. Үлемгә хәзерләнгән, ягъни хәле инде авыр кеше каршында «Ясин» сүрәсен укыйлар, иман кәлимәсен әйттерәләр яки әйтәләр (сөйләшә алмаса). Мәет тирәсенә хуш исле бөтнек, каен себеркесе куялар. Мәетнең ике күзен йомдырып, йөзен яулык белән каплыйлар. Күкрәге тирәсенә кайчы куела, “мәет кабармасын”, -- диләр. Бу өстенә ябу була.
Үлем турындагы хәбәр тиз тарала. Туган-тумача, дус-иш, күрше-күлән хушлашырга, мәетнең туганнарының кайгысын уртаклашырга, хәл кадәренчә булышырга килә. Мәетне үлгән көнендә яки иртәгәсе көнне җирлиләр. Мәетне ялгызын гына калдырмыйлар, аның янында һәрвакыт кеше булырга тиеш. Төн кунарга гадәттә әбиләр (дини гыйлемле) килә, алар иман кәлимәсен әйтәләр. Элекке заманнардагы сыман көйләп мөнәҗәт һәм бәет уку да күзәтелә. Мисалга күрше Киров өлкәсе Иске Пенәгәр авылыннан Мәүгыйзә әби язган мөнәҗәтләрдән өзекләр:
Ай-һай туганнар.
1. Ай-һай туганнар, китәрбез тиздән,
Бәхиллегебез тик бер-беребездән.
Ай-һай туганнар, бик тату яшик,
Бер-беребезгә ачу тотышмыйк.
2. Ай-һай туганнар, белегез шуны:
Китап бик мактый ачу йотуны.
Ай-һай туганнар, уза бу гомер,
Күзгә күренми искән җил кебек.
3. Гамәл кылырга килгәнбез без бит,
Узган гомерләр кайтмый бит диик.
Исәпләсәгез китәр исегез,
Якты дөньяда кала исемегез.
Сабыр итик.
Сабыр итик, сабыр итик,
Сабыр итми нихәл итик?
Бу гамьнәргә сабыр итеп
Әҗәлләрне өмет итик.
Атаң-анаң кала дими,
Балаларың кала дими,
Суласы сулуың бетсә,
Беркемнәреңне дә белми..
Күп торырга уйласаң да,
Күпме торып туймасаң да,
Бармый калырга чараң юк,
Мәңгелек урыныбыз анда..
Фани дөньяга алданып
Гомерләрең үтеп бара.
Акылың булса уйлап кара,
Бу дөньяда кемнәр кала.
Күп гөнаһы кылсак монда,
Нихәлләр итәрбез анда?
Бик зур эшләребез алда,
Сабыр бирсен тәгалә Аллаһ!
Төн кунарга читтән килгән кешеләр булса, күрше йортта чәй әзерләү дә күзәтелә. Болар бөтенесе мәет саклау дип атала.
Әмма хәдистә әйтелә: «Берәү өйләдән элек үлсә, төш йокысын йоклатмагыз, бары тик каберендә генә йоклатыгыз. Төштән соң үлсә, кичкә кертмәгез. Бары тик каберендә генә кичкә кертегез». Шунлыктан мәетне, ниндидер мөһим сәбәпләр булмаса, озак тотмаска тырышалар. Иртәгесенә иртүк яшьрәк ир-егетләр кабер казырга китәләр. Аны мәет үлчәменә карап казыйлар һәм ләхет алалар. “Каберне тирән һәм киң итеп казу сөннәт,” – диелә хәдистә. Кабер изге кешенең күршесендә ясалыр. Чөнки мәет яман күршесе сәбәпле, тере кеше яман күршесеннән рәнҗегән кебек рәнҗер. “Аның белән каберең якын булмасын” дигән теләк юкка гына сакланмыйдыр халык телендә. Казылган каберне дә буш калдырырга ярамый, “башка кешегә булмасын”, диелә. Янында я кеше калып тора, я ләхетенә көрәк, лом, балта ише әйбер калдыралар.
Ул арада мәетне әзерлиләр -- юып кәфенлиләр. Кәфенне ак бәз материалдан мәет янында җөйсез итеп тегәләр (алдан үзе әзерләгән булырга да мөмкин). Мәетне өйдәге якынрак кешесе юганда яхшы яки махсус 3 кеше була мәет юып йөрүче. Мәетне өйдән алып чыкканчы тәхлил әйтелә, Коръән укыла. Дога кылгач, инде ишек алдында йорт хуҗасы сәдака өләшә. “Җеназа үткәндә аяк өсте торып кал, юлына аркылы төшмә, җеназа артында дөнья сүзләре сөйләшмә, көлмә” кебек киңәшләр дә ышанулардан килә. Җеназа – үгет һәм гыйбрәт, ахирәтне искә төшерү булып тора.
Мәетне күмгәндә кыйбла тарафына юнәлдереп күмәләр. Каберләрне зиярәт итү каберләрне таптамау да йоланың бер өлеше. Үлгән кешеләрне бары тик изгелек белән генә искә алырга кирәк. “Бер мәетне сүксәң, мәетнең якыннары рәнҗерләр”, -- диләр. Гамирҗан Дәүләтшин “Төрки-татар рухи мәдәнияте тарихы” (Казан, 1999) дигән хезмәтендә Болгарда үлгән кешеләрне хөрмәтләүнең нигезендә теге дөньяга, үлгәч тә җанның яшәвенә һәм үлгәннәрнең тереләр тормышында да зур роль уйнавына ышану ятканлыгын исбатлый. Якыннары бүген дә үлгән кешенең 3, 7, 40 һәм 51 көнен аш итеп уздыралар, аның рухына багышлап сәдака өләшәләр. Әмма “Чакырулы булсаң да, саран кешенең ашына барма”, “Юмартның ашы – дарудыр, саранның ашы – авырлыктыр” дигән мәкаль-әйтемнәр дә очрый. Бу фикерләр хәдисләрдә дә бар, димәк хәдисләрнең бер өлеше мәкаль-әйтем булып киткән.
Җеназа йолаларын белү адәм баласына фани дөньяда вакытта ук ахирәт көннәрен уйларга, аңа әзерләнергә, үлемне курыкмыйча каршыларга мөмкинлек бирә. Югыйсә, дөнья малы артыннан куып, кыйбласыннан читләшеп яшәүчеләр дә юк түгел әле. Наҗар Нәҗминең:
Ата-баба гомер юлымы бу –
Без нинди соң, нинди юл алдык?
Аерылдык җирдән, йолалардан,
Үзебездән үзебез югалдык, --
дигән юлларын киләчәктә ачынып кабатларлык булмасын иде.
Күргәнебезчә, йола һәм йола фольклоры халкыбызның үткәнен, аның этник тарихын, яшәү кануннарын өйрәнү өчен җирлек ролен үтиләр. Шулай ук хәзерге заман йолаларын камилләштерү өчен үрнәк тә. Бүген милли аңның нык үсүе шартларында традицион йола һәм гореф-гадәтләрне җанландыру һәм киләчәк буынга шул зур хәзинәне түкми-чәчми тапшыру да мөһим мәсьәләрнең берсе. Халкыбыздагы гореф-гадәтләрнең, йолаларның һәм бәйрәмнәрнең саклануы, онытылып бара торганнарының кире кайтуы – милли рух ныклыгын чагылдыручы фактор. Бүгенгә кадәр килеп җиткән рухи хәзинәләребзне саклап калу, онытыла башлаган гореф-гадәт һәм йолаларыбызны барлап, иң матурларын гына сайлап алу, аларга яңа яшәеш бирү халыкның үзендә булган байлыкны тулысынча файдаланган очракта гына мөмкин.
Иҗтимагый-мәдәни тормышта билгеле бер йолалар үтәү, гореф-гадәтләр тоту тимагый-мәдәни гын чагылдыра.рының кире кайтуы милли рух ныклыгын чагылдыра.гә үргән катлаулы күренеш ул.бар. ы һәм шшшшшшшшшһәм бәйрәмнәр үткәрү бар халыкларга да хас булган гомуми күренеш ул. Галимнәр хезмәтендә чагылганча, ул мәдәниятнең мөһим бер элементы булып исәпләнә, аермачык этник төстә булып, халыкның бик тирәндә яткан сыйфатларын гәүдәләндерә. Гаилә йолалары тоту – шәҗәрә нигезе дә бит ул. Бәйрәмнәр, төрле сәбәпләр белән уздырылган мәҗлес яки ашлар кешеләрне бер-берсенә якынайта, берләштерә, күңелләрне сафландыра, җанга ял бирә, рухыбызны нечкәртә. Ата-бабаларыбыздан калган йолаларны һәм гореф-гадәтләрне, бәйрәмнәрне киңрәк кулланышка кертергә иде. Төрле яшьтәге берничә буын вәкилләреннән булган кунаклар җыелган олы мәҗлесләр-туйларны кеше көлдерү өчен әзерләнгән сыйфатсыз уеннардан, акылсыз мәзәкләрдән арындырып, һәр сөйләгән сүзе, башкарган җыр-такмагы гына түгел, хәтта аларны башкару дәвамындагы ым-хәрәкәтләренә кадәр тәрбияви мәгънәгә ия булган милли хәзинәләребез белән баетырга, затлыландырырга, туплау-өйрәнүне өзлексез дәвам итәргә иде. Халкыбызның гасырлар буена тупланган тормыш тәҗрибәсе, зирәк акылы, тапкыр фикерләре, гаҗәеп үзенчәлекле тәрбия алымнары һәм әхлак нормалары, яхшы гамәлләргә өндәүче язылмаган кануннары бүгенге яшьләребездә милли үзаң, халкың-дәүләтең белән горурлану хисләре тәрбияләүдә төп чыганак булырга тиеш. Болар фәнни яктан да, практик яктан да зур әһәмияткә ия. Милләтне һәм аның мәдәниятен яңадан аякка бастыру, төрле яклап үстерү, кешеләрне әдәп-әхлак ягыннан савыктыру, ссафландыру өчен мөмкинлекләр күп. Бу изге ниятне тормышка ашырганда, һичшиксез, халыкның бай педагогик мирасына, ул үзе тудырган рухи хәзинәләргә киң таяну аеруча тәэсирле һәм нәтиҗәле булыр. Гаилә-көнкүреш йолалары һәм йола фольклорынннан үрнәкләр белән кечкенә китапчыклар чыгару да бик мәслихәт эш саналыр сыман. Ул халкыбызның күп гасырлар буена тудырып, туплап килгән югары әдәп-әхлак нормаларын, күркәм гореф-гадәтләрен яратырга һәм үзләштерегә ярдәм итәр иде.
Ледяная внучка
Ручей и камень
Можно от Солнца уйти...
Развешиваем детские рисунки дома
"Разделите так, как делили работу..."