Сочинение
Вложение | Размер |
---|---|
bu_zhinud_minem_gailnen_d_oleshe_bar.doc | 73 КБ |
Бу Җиңүдә минем гаиләнең дә өлеше бар!
Ачы сугыш җилләре безнең Сәгъдия әбиебез гаиләсен дә урап узмаган. Әбинең әтисе карт булу сәбәпле аны сугышка алмыйлар, ләкин 18 яше тулып килүче бертуган Таҗетдин абыйларын сугышның беренче көннәрендә үк армия сафларына алып китәләр. Күп тә үтми бераз хәзерлекләрдән соң абыебыз дәһшәтле сугыш кырларнда Ватаныбызны фашистлардан азат итүдә катнаша. 1941 елдан алып 1945 елга кадәр илебезнең авылларын, шәһәрләрен азат итүдә катнаша. Аны бу хезмәте өчен бик күп медальләр һәм орден белән бүләклиләр. Германия башкаласын Берлин шәһәрен азат итүдән соң Таҗетдин абый Лейпциг шәһәрендә хәрби госпитальдә яңадан тугыз ел ярым хезмәт иткән. Туган ягында калган әти-әниләре һәм туганнары сугыштан соң бик авыр тормыш иткәнгә күрә, ул аларга читтән торып, күп ярдәм итә. Сәгьдия әбиебезгә матур-матур кием-салымнар, акчалар җибәреп тора.
Соңыннан ул, хезмәтен тәмамлап, туган ягына – Мөслим районы Атлас авылына кайта. Күрше авыл кызы Әминә апага өйләнеп, гаилә корып җибәрә. Алар берсеннән-берсе акыллы һәм уңган 4 кыз һәм 1 малай үстерәләр. Абыебыз сугыш чорын бик искә алырга яратмаса да, сирәк булса да Алман иле халкы турында, аларның мәдәнияте, гореф-гадәтләрен сөйләп алгалый торган була. Авыр һәм сикәлтәле язмышы абыебызның сәламәтлеген, әлбәттә, какшата һәм 57 яшендә, каты авырып, мәрхүм була. Бүгенге көнгә кадәр аны авылдашлары, балалары, туганнары, замандашлары әледән-әле искә алып торалар.
Ватаныбызны азат итүче әтиләребезгә, абыйларыбызга, бабайларыбызга Дан!
Безнең күңелләребездә алар мәңге истә калырлар!
Шәйхуллина Луиза, 1 В сыйныфы.
Повезло! Стихи о счастливой семье
Снежная сказка
Рисуем ветку берёзы сухой пастелью
Весенние чудеса
Прекрасная арфа