стихотворения о зиме, о природе родного края
Вложение | Размер |
---|---|
stihotvoreniya_uchenikov.doc | 34.5 КБ |
Татарстан Республикасы Кукмара районы Зур Кукмара урта мәктәбе
3 сыйныф укучыларының кышкы табигатькә багышлап язылган шигырьләре
Укытучы: Галяутдинова Л.Н.
Кыш.
Бакчабызга кыш килде,
Күңелгә бик хуш килде.
Алмагачлар, миләшләр
Матур күлмәген киде.
Сыерчыкка алмашка
Чыпчыклар чутылдаша.
Мырауҗан чыпчык саный
Бозлы тәрәзә аша.
Файзрахманова Наилә
Ябалак-ябалак кар яуганда
Мин уйныймын урамда.
Нинди рәхәт, нинди матур
Чана-чаңгы шуарга.
Файзрахманова Наилә
Нәрсә булган?
Бүген иртән торуга
Күзем төште урамга.
Нәрсә булган соң анда?
Бөтен җир ап-ак карда.
Фалахова Адилә
Карлар.
Ап-ак карлар, ап-ак карлар
Явалар да, явалар,
Бер дә туктап тормыйлар.
Ничек алар армыйлар.
Фалахова Адилә
Кыш көттерде.
Кыш быел бигрәк тә,
Көттереп бик ардырды.
Ап-ак карларын җиргә
Аз гына сибеп торды.
Бакчалар бигрәк тә,
Матурлыкка төренде!
Алмагач та,чияләр дә,
Ап-ак туннарын киде.
Урамнар бүген сөенгән
Ап-ак карга күмелгән
Балалар да шатланып,
Чыгып китте өеннән.
Балалр чана алып,
Тауга менеп киттеләр.
Чанадан егылып төшеп
Кызык итеп көлделәр.
Кызык та соң тау буенда
Чана шуып йөрүе.
Чанадан егылып калып
Рәхәтләнеп көлүе.
Хабибуллина Айгөл
Кыш килде!
Салкын кыш килде.
Ак тунын җәйде.
Кошлар кайгырып
Башларын иде.
Ашамлык табалмый
Кошлар борчыла.
Инде нишләргә?
Балалар кайгыра
Җимнәр сибәләр,
Көнбагыш бирәләр.
Кошлар сөенеп
Рәхмәт әйтәләр.
Гайфетдинов Нияз.
Кышкы кичтә саф һава
Тәрәзәгә кар ява,
Балалар чана алып
Тауга шуарга бара.
Хантимерова Рәмзия.
Күңелле ял.
Бервакыт мин урамга
Чыктым һава суларга.
Шудым мин чаңгыда
Кызык булды уйнарга.
Уйныйм да, уйныйм мин
Уйнап-уйнап туймыйм мин.
Кич җиткәнен сизми дә,
Калганмын мин бүген дә.
Зиятдинова Зөһрә.
Күпме көтәргә.
Бүген дә кар яумаган
Тагын күпме көтәргә.
Кар яуганын көтә-көтә
Йоклап киткәнмен бүген дә.
Минемуллина Фәнүзә.
Кыш.
Чыктым чана шуарга
Саф һаваны суларга
Әнием озатып калды.
Артык юанма,бала.
Алдыңа,артыңа кара
Ишетәсеңме бала.
Чана шуу бик кызык,
Кар буранны туздырып
Кайвакытта мин китәм
Малайлардан уздырып.
Көн дә чана шуабыз
Саф һавада булабыз
Шуңа күрә һәрвакыт
Без сәламәт булабыз.
Гомәрова Илзия
Ручей и камень
В какой день недели родился Юрий Гагарин?
У меня в портфеле
Лягушка-путешественница
Рисуем осень: поле после сбора урожая