Сочинение посвящённое ГОДУ УЧИТЕЛЯ. Было опубликовано в газете "Сабантуй" №24 от 12 июня 2010г.
Вложение | Размер |
---|---|
veteran_ukytuchy.doc | 22.5 КБ |
Ветеран укытучы.
Быелгы 2010 ел – укытучылар елы дип игълан ителде. Шул уңайдан безнең авыл мәктәбендә укытучыларга багышланган бәйрәмнәр булып тора. Мин ветеран укытучыларның берсе, туганыбыз Әхмәтҗанова Җиһан Фатих кызы турында язып үтәсем килә.
Җиһан апа Бөгелмә шәһәрендә туып үскән. Бөгелмә укытучылар училищесын тәмамлап, хезмәт юлын башлаган. Читтән торып Казанда укытучылар әзерли торган институтны тәмамлаган. 1961 елны хезмәт юлларын Кама – Исмәгыйль мәктәбендә дәвам итә. Биология, химия дәресләрен алып барган һәм директор ярдәмчесе булып эшләгән. Ул Халык Мәгарифе отличнигы, РФ, ТР, Мәгариф идарәсе грамоталары белән бүләкләнгән. Җиһан апа безнең авылның бик күп кешеләрен укыткан. Минем Билюза әбине һәм Рафикъ бабайны да укыткан. Аның дәресләрендә: “Без авыз ачып тыңлый идек, шундый кызык була иде”,- дип әйтә әбием. Ул укыткан укучыларның күбесе, югары – уку йортларын тәмамлап, югары урыннарда эшлиләр. Үзләренең укытучыларын онытмыйлар, бәйрәм саен котлап торалар. Әле һаман да авылдашларым, киңәш сорап, Җиһан апага баралар.
Мин үз исемемнән, туганнарыбыз, авылдашларыбыз исеменнән озын гомер, сәламәтлек телибез.
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы
Муниципаль белем бирү учреждениесе –
Кама – Исмәгыйль төп гомумбелем мәктәбе
2 нче сыйныф укучысы Әхмәтҗанова Алсу Илһам кызы
Рисуем осенние листья
В.А. Сухомлинский. Самое красивое и самое уродливое
Снег своими руками
Дымковский петушок
За еду птицы готовы собирать мусор