Габделжаббар Кандалыйның тормышы һәм иҗаты.
Вложение | Размер |
---|---|
kandalyy.doc | 156 КБ |
Татар әдәбияты XIX йөзгә яңару омтылышы көчәйгән, дөньяви мотивлар күәтләнә барган хәлдә килеп керә. Реакция аеруча нык һөҗүм иткән чорларда берникадәр сүрелеп, әлеге тенденция гасырның буеннан буена сузыла.
Нигездә, проза (нәсер) һәм шигъри жанрлар үсә. Гасыр башында алар арасында “хезмәт бүлешү” күренеше күзгә ташлана: шигъ әдәбият- образлы, кинаяле сөйләме белән- матур әдәбият булып яши. Проза исә башлыча фәнни публицистикага якынрак тора.
Реакция басымы оппозициячеләрнең традңицион идеяләрен юкка чыгара алмады. Моны, мәсәлән, Г. Кандалыйның бу чор иҗаты раслап тора.
Габделҗаббар Габделмәҗит улы Кандалый 1797 елда Самара губернасы Ставрополь өязе (хәзерге Ульяновск өлкәсе Иске Майна районы) Иртуган (Иске Кандал) авылында мулла гаиләсендә туа. Шагыйрьнең бабалары хәзерге Татарстан АССР Чүпрәле районындагы Каракитә авылыннан булса кирәк. Шәҗәрәләрнең берсендә Кандалый нәселе “Габделҗаббар- Габделмәҗит- Ибнеәмин- Биктимер- Ибраһим- Йосыф” дип күрсәтелә.
Габделмәҗит- улын варисы итеп калдырырга тели. Шагыйрьнең әтисе Габделмәҗид ибн Ибнейәмин хәзрәт гади генә авыл мулласы булмыйча, заманына күрә зур укымышлы, китап-әсәр язу белән шөгыльләнүче кеше булган.
Башлангыч белемне Габделҗаббар үз атасыннан алган. Соңында Чистай якларындагы Мораса, аннары бер-бер артлы Кизләү, Күркәле, Кышкар, Шонталы мәдрәсәләрендә укыган. Мәдрәсәдән мәдрәсәгә күчеп йөрүенең сәбәбе — артык туры сүзле, кайнар холыклы, белемгә омтылуы көчле булуыннан. Моны шагыйрьнең мәдрәсә тәртипләрен вә белемсез муллаларны тәнкыйтьләп язган шигырьләре раслый.
Укырга һәвәс Габделҗаббар башта әтисендә, аннары Кизләү, Кышкар, Оры, Шонталы мәдрәсәләрендә белем ала.
Г. Кандалый кечкенәдән үк көчле рухлы, тынгысыз характерлы, уй- тойгыларын шигъри сөйләмгә салып бирергә оста булуы белән аерылып тора.
Муллалар хакында үткен эпиграммалар, сатирик шигырьләр яза башлый, шуның өчен мәдрәсәдән куыла.
Кусагыз да һич уфтанмам,
Язуымнан да тукталмам,
Котылмассыз барыбер сез,
Әле болай гына калмам,-
дип, ул моңа горур җавап кайтара. Шонталыда да Кандалыйның туры сүзе күпләргә тынгылык бирми. Мәдрәсәләрдә, бунтарьлыгы белән танылса да, аек акыллы, тирән белемле Г. Кандалыйны күпләр, хәтта остазлары да хөрмәт итә. Кайбер муллалар шәкертләрне укыту эшен дә еш кына аңа тапшыралар. Дини бәхәсләрдә дә гадәттә Г. Кандалый җиңеп чыга.
Г. Кандалый гарәп, фарсы телләрен өйрәнә. Рус, чуваш, мари авылларында еш булу, алар белән аралашу аңа бу телләрне дә үзләштерергә мөмкинлек бирә. Шагыйрьнең берничә тел белүен күрсәткән мәзәк халык телендә йөри: бер мәҗлестә өй хуҗасы өстәлгә тәлинкә белән чикләвек куя, әгәр Габделҗаббар дүрт тел сүзләрен катнаштырып бер шигырҗ әйтсә, бу чикләвекне ашарга рөхсәт, ди. Кандалый шунда ук:
Чи хуш бән мөәйяд, тарилдә орех,
Вә ин ләм йөәккәл, булыр ул грех,-
дип җавап кайтара, ягъни “тәлинкәдәге чикләвекләр шундый яхшы, ашамый калсаң гөнаһы булыр”. Мәзәгендә татар, рус, гарәп һәм фарсы сүзләрен куллана.
Г. Кандалый заманының киң карашлы, тирән белемле кешесе булып формалаша. 30 нчы еллар азагында ул әтисе мәхәлләсенә кайта. Шагыйрьнең күпчелек әсәрләре шул чорда реаль шәхесләргә атап иҗат ителә.
Г. Кандалый – лирик шагыйрь. Ул байтак шигырьләрен автобиографик материалга таянып яза. Беренче карашка бер-берсенә охшаш тоелсалар да. Аларның рухы, пафосы төрлечә. Шагыйрьнең башлангыч чор әсәрләренә яктылык, җиңеллек, юмор хас, аларда авторның яшь, дәртле, уен-көлке сөючән, мавыгучан кеше булуы сизелеп тора:
Ки шау-шу: мәдрәсә гөрли...
Минем кальбем сәне уйлый,-
дип яза яшь егет “Әминәгә” шигырендә.
Шул ук чорда язылган “Камилә” Шигыре конкрет детальләргә, реаль вакыйгаларга бай:
Нигә булган бу Шонталы?
Минем йөрәкне тырнады:
Мин өйләнгәнчә тормады,
Китеп барды бу кыз иргә.
Г. Кандалыйның “Фатыйма”, “Бәгыйдә” кебек шигырьләре дә шәкертлек елларында язылган булуы ихтимал:
Синең дәрдең мәңа төште кечекдин,
Газиз башым гариб булды гыйшыкдин
Бәне, кечкенә мальчиктый,
Күрмәдең һич, и туганым.
(“Фатыйма”)
Ки бән вардым сәне сөеп, алам дип,
Ки сән бәне кудың “тиле малай” дик
(“Бәгыйдә”)
Соңрак язылган “Фәрхисорур”, “Сәхипҗамал”, “Бәдыйгә” кебек мәхәббәт поэмаларында сөю хисе тирәнрәк, тәэсирлерәк.
Г. Кандалыйның әтисе 1840 елда үлә. Шәригать кушканча яшәргә күнеккән авыл халкына, бигрәк тә аның хәллерәк катлавына, яңа хәзрәтнең “мәхәббәт маҗаралары”, бәйсезлеге, туры сүзе ошамый, әлбәттә. Гади авыл кызларына ачыктан ачык мәхәббәт хатлары язу, телгә алырга да ярамаган “гөнаһ хисләрне” ярып салу бигрәк тә фанатик руханиларны ярсыта.
Г. Кандалыйны “әдәпсезлек”т гаепләү – аңа дошманлыкның тышкы ягы гына. Төп сәбәп, әлбәттә, катып калган дин кануннарына шагыйрьнең сыя алмавында, үзен чагыштырмача ирекле тотып, шәригать догмаларына тәнкыйть күзлегеннән каравында. Аның үткен теле, хөр, тәвәккәл һәм кыю сүзе түрәләргә дә барып тия:
Килсен, җөмлә, берәр түрә волостьтән,
Курыкмыйм мин вә дәхи ки урыстан.
Г. Кандалыйга яла сүзләр ишетеп яшәргә туры килә. Күрәсең, ришвәтчелек, ялган белән көн күрүче указлы муллалар арасында ул юаныч та, теләктәшлек тә таба алмаган. Еш кына күрше авылларга барып, якын дуслары, фикердәшләре, гади кешеләр белән аралашкан. Аның мондый сәяхәтләре турында риваятьләр саклана. Кече Кандал белән бертуган Иртуган (Иске Кандал) авылы арасындагы сукмакны, мәсәлән, әле дә авылдашлары “Габделҗаббар сукмагы” дип йөртә. Шундый сәяхәтләрнең берсеннән кайткан Г. Кандалыйга бер ишан:
- Кая йөрисең болай? Ник мәҗлескә соңга калдың?- ди.
Г. Кандалый аңа:
-Ишан сагышын сагышлап,
Ишан рухына багышлап,
Ашап, эчеп, күңел хушлап
Гуляйт иттем Урайкинда!-
дип җавап кайтара. Иронияне аңлап җиткермәгән ишан: “Һай, мелла Габделҗаббар, бик хуп! Бик хуп Анда да изгелекне онытмаска кирәк”, - дип мәҗлестәгеләрне аптырашта калдыра.
Г. Кандалыйга каршы эзлекле көрәш алып барган искелек тарафдарлары, ниһаять, теләкләренә ирешәләр: Г. Кандалый үз мәхәлләсен ташлап китәргә- эшен Әбүбәкәр Әхмәров исемле кешегә тапшырырга мәҗбүр була. Ләкин аны яклаучылар 1843 елда махсус мәхәллә аерып алалар һәм яңадан Г. Кандалыйны чакырталар.
1849 елда шагыйрьгә яңа хәсрәт килә: улы Садретдин егерме биш елга солдат хезмәтенә алына, шагыйрь моны бик тирән кичерә. Гомере буе аңа шигырьләр, хатлар яза. Садретдин дә әтисенә шигъри хатлар җибәрә. Кызганычка каршы, бу хатлардан бер өзек кенә сакланып калган:
Нә Шам эстәр, нә Истәмбул,
Нә Мисыр, нә Бохар, Багдад,
Күңел даим тели, атам,
Сафасын шәһре Кандалның!
Бу дүртьюллык кына да Садретдинның шигъри сәләткә ия булуын раслый. Ул рус телен яхшы белә, 10-15 ел гади солдат, аннан унтер- офицер булып хезмәт итеп, авылына кайта. Әмма ул вакыт инде әтисе үлгән була.
Г. Кандалыйның соңгы еллары авыр үтә: улыннан аерылу, дошманнары белән өзлексез каршылыклар, мәхәлләсеннән куылу, гаиләсендәге үзгәрешләр аның күңелендә тирән эз калдыра, шигырьләрендә әледән- әле хәсрәт, сагыш хисләре чагыла башлый:
Языйм микән, йитәр микән?
Язу файда итәр микән?
Бу кайгулар бетәр микән,
Гомерлеккә китәр микән?
(“Каләмем дә тая инде”)
Аллаһияр суфиның “Сөбател- гаҗизин” китабына язылган шәрех азагына Г. Кандалый, зур авырлыклар күрергә, ике ел буенча төрмәләрдә утырырга туры килде, шул вакыт менә шушы китапны яздым дип, үз кулы белән өстәп куя.
Шагыйрьнең гаилә тормышы да уңай гына бармаган. Укуын тәмамлап, авылга кайткач, ул Гөлстан исемле кызга өйләнә:
Гөлстан... Исме бик матур
Үзе гуринчада ятыр,
Укырга, эшкә дә батыр,-
Аны алмый йөрәк түзми.
(“Гөлстанга”)
Әмма өйләнгәч- үкенә, хәл үзгәрә.
Борнай авылы кызы Фәрхисорурга Г. Кандалый өч ел буе шигьри хатлар яза:
Ике ел торды бу күңлем
Чыгармый гыйшык разыннан.
Өченче елны чыкардым,
Чыкардым сабрым азыннан.
(“Фәрхисорур”)
Фәрхисорур Рәҗәп авылы егетенә кияүгә чыга. Аның ачы язмышы турында шагыйрь “Сәхипҗамал ” поэмасында яза:
Берәү карышты Борнайда,
Тиз үк кайтты да тормай да.
Йибәрде ахыры куып,
Ки Борнайга турук кына.
(“ Сәхипҗамал”)
Түбәндәге шигьри юллар Г. Кандалыйның гаилә тормышы турындагы күп кенә сорауларга ачыклык кертә:
Ки бән дәхи сәнең кеби
Һаваландым, и җанкай ла.
Үземгә тапмадым тиңне,
Тик эстәп кашкалы- миңле,
Юлыктым аңгы да миңге
Җүләр ярга, и җанкай ла.
Отыйм дигәндә- отылдым,
Тотыйм дигәндә- тотылдым,
Соңындин көчкә котылдым-
Ки биш ел соң, и җанкай ла.
(“ Сәхипҗамал”)
Бу шигьри юлларда 54 яшьлек Г. Кандалыйның тормыш һәм рухи фаҗигасе ята. Парау кызы Сәхипҗамалга сөю хатлары язып торган шагыйрь үзенә тиң, рухи яктан бай һәм сөйкемле кешесен эзли. Яшь кызның өлкән кеше гыйшкын кире кагуы табигый. Ничек кенә булмасын, шигырьләрендә Г. Кандалыйның гаилә тормышында бәхетсез булуы, мәхәббәт хисенең дә ул көткән гармонияне тудыра алмавы ачык гәүдәләнә.
Рәхимсез тормыш шартлары Г. Кандалыйның иллюзияләрен бер- бер артлы җимерә бара. Шагыйрьнең бу рухи халәте аның соңгы шигырьләрендә ачык чагыла:
И кояшым, чыгармусән болыттин?
Алымусән бәне бу ялкын- уттин?
(“Кояшым, чык”)
Кулыннан “каләме тайса” да, Г. Кандалый күңелен сабырлыкка өнди, ахирәттән бигрәк, бу дөнья мәшәкатьләре белән яши. Г. Кандалый шат күңелле, хезмәт сөючән шәхес буларак та танылган: мич чыгарган, йозаклар ясый белгән, оста бакчачы, умартачы булган. Шагыйрь 1860 елда, 63 яшендә вафат була. Аның кабере- Иртуган авылы зиратында. Авыл китапханәсенә Габделҗаббар Кандалый исеме бирелгән.
Шагыйрьнең әсәрләре, аерым китап булып, совет чорында гына басылып чыга башлады. Г. Кандалый шигырьләренә иң элек татар мәгърифәтчеләре игътибар итә. 1859 елда Казанда Салихҗан Күкляшев тарафыннан чыгарылган “Хикаяте диване татар” китабына һәм 1881 елда Казан университеты типографиясендә басылган “Мәгъшукнамә” исемле китапка, авторы аталмаса да, Г. Кандалыйның берничә шигыре кертелә. Х. Госман аларны үзе төзегән җыентыкка урнаштыра.
1884 елда К. Насыйри “Фәвакиһел- җөләса фил әдәбият” китабында Кандалыйның шигырьләрен бастыра һәм аларга: “Имля вә иншасы байтак яхшы төзелгәндер, шул җәһәттән игъбар кылынды”,- дип, югары бәя бирә. Билгеле булганча, шагыйрьнең күпчелек әсәрләре хатлар рәвешендә. Алар төрле якка таралган. Бу хакта ул үзе дә язып калдырган:
Ничә кәррә, ничә катлап
Язып бең хат хакыйкатьләп,
Үгетләп тә нәсыйхәтләп,
Йибәреп кылды мәнзурә.
Кәгазе ирде пуштавый,
Сүзенең килгән уставый...
(“ Сәхипҗамал”)
Кайбер шигырьләрен ул аерым дәфтәрләргә дә язган:
Гыйшык дәфтәрләрне дөзеп,
Язарди эчине өзеп......
Бу дәфтәрләрме йитмәде,
Хатыммы яки үтмәде,
Йибәргән кеше илтмәде,
Сәхип сукты диеп башка?
(“ Сәхипҗамал”)
Тора- бара алар халык арасында таралып, күчерелеп, кулдан- кулга йөри. Хәзер дә Г. Кандалый шигырьләре әледән- әле табылып тора. Алар халык күңеленә тиз барып җиткән, яратып укылган. Әлеге дәфтәрләрдә гел мәхәббәт шигырьләре генә булмагандар. Шагыйрь М. Укасый, мәсәлән, К. Насыйриның: “Мин дә шигырьләр язгалыйм. Бабаң да шагыйрь иде, аларга охшасаң, язарсың.” Анда Кандалый үз кулы белән язып җибәргән шигырь дәфтәре бар иде... Ул юкмы синдә?”- дип соравын хәтерлим”, дип яза. Кызганычка каршы, бу һәм башка дәфтәрләр язмышы билгесез.
Шагыйрьнең мирасын барлау эше Бөек Октябрь социалистик революциясенә кадәр башланды. Г. Тукай, Ф. Әмирхан, Г. Ибраһимовның аерым хезмәтләрендә Г. Кандалый искә алына һәм аның әсәрләренә югары бәя бирелә. Ләкин алар , нигездә, К. Насыйри барлаган шигырьләр хакында гына фикер йөртәләр. Җ Вәлиди “Татар Әдәбиятының барышы” исемле хезмәтендә Г. Кандалый иҗатын шактый тирән анализлый: “Без тарих әдәбиятымызда татарча назымнар язучыны эзләгәндә иң элек Габделҗаббар әл- Кандалыйга очрыймыз”,-ди.
1920 еллар ахырында Г. Кандалый мирасын барлау һәм йөрәнү эшен Гыйльми Үзәк башлап җибәрә. “Безнең юл”, “Яңалиф” ңурналларында Г. Сәгъди, К. Иртуган, И. Бәхтиев мәкаләләре басылып чыга. Шагыйрьнең биографиясенә һәм иҗатына караган яңа фактлар ачыклана.
Ләкин 30нчы елларда бу эш тагын туктала. Г. Кандалый җыентыгы әзерләнсә дә, басылып чыкмый. 1947 елда Б. Яфаров аның бер җыентыгын әзерли, ләкин ул кулъязма хәлендә кала. Шагыйрьнең әсәрләреннән чагыштырмача тулы өзекләрне XIX йөз әдәбияты хрестоматиясенә М.Х. Гайнуллин кертә һәм аның иҗатын да анализлаган хезмәтен татар һәм рус телендә бастырып чыгара. Г. Кандалыйның якташы Л. Җәләй дә шагыйрьнең әсәрләрен барлый, аның турындагы риваятьләрне туплый. Ниһаять, Г. Кандалый шигырьләре “Татар поэзиясе антологиясе”ндә урын ала. Г. Кандалый иҗатын Х. Госман махсус йөрәнә, табылган әсәрләрен аерым китап бастырып чыгара.
Шагйрь мирасын барлау һәм йөрәнү эше хәзер дә дәвам итә.
Г. Кандалый иҗаты күренекле фикер иясе һәм шагыйрь Г. Утыз Имәни традицияләрен үстерүдән башлана. Г. Кандалыйга кадәр үк заманы өчен алдынгы карашлы фикер ияләре тормышның катып калган кануннарын тәнкыйтьләп чыктылар, җәмгыятьтәге җитешсезлекләрне, золымны күрделәр. Алар фикеренчә, халыкка ала сүзен төшендерергә тиешле мулла иң элек үзе саф күңелле, халык турында кайгыртучан, гыйлемле булырга тиеш: олы җанлы шундый шәхесләр генә халык аңын ача, белем бирә алачак. Үзен аямыйча көрәшүче шундый затлар үрнәген алар үткән тарихтан эзләделәр.Мөселман легендаларындагы Йосыф, Ибраһим Әдһәм. Мансур Халлаҗ кебек шәхесләр үрнәгендә Г. Утыз Имәни һәм аның фикердәшләре халыкны изге эшкә- мәърифәт юлына басарга өндәделәр, указлы надан муллаларны кискен тәнкыйтьләделәр.
Үз вазифаларына салкын караучы шундый дин әһелен Г. Кандалый “Мулла белән абыстай” шигырендә күрсәтә. Сатирик үткенлеге, теле ягыннан ул- XIX йөз татар поэзиясенең бер казанышы. Халык җилкәсендә яшәүче муллалар турында Г. Кандалыйга чаклы да (Г. Утыз Имәни, Ә. Каргалый), аннан соң да (Һ Салихов, В. Чүпрәле, М. Юмачиков, М. Акмулла) язучылар күп булды. Әмма Кандалый шигыре алардан күпмедер аерылып тора. Шагыйрь чынбарлыктан алынган конкрет мулла образын сүрәтли. Детальләрнең тормышчанлыгы, мулла образының типик образ дәрәҗәсендә эшләнүе игътибарны җәлеп итә.
Кыска гына бу шигырьдә ул чор көнкүрешенең күп яклары ачыла, төрле элементлары табыла. Суган балтырганлы тавык шулпасы, бавырсак салынган чәй, ун тиенлек хәер акчасы, “чажылдап ” пешкән коймак, “хышылдап” торган хәлвә, бозга каткан, чаңгыдай бөгелеп беткән киез ката- аларның кайберләре:
Үзең түргә утыргансың,
Авызыңны тутыргансың,
Төгәл кәефне коргансың,
Абыстай утырып уңга.
Качырма син бу форсатны,
Чәеңә сал бавырсакны,
Тутыр бик яхшы корсакны,
Икенче калмасын соңга....
Сиңа атап тавык суйгач,
Ашап-эчеп тамак туйгач,
Кесәгә ун тиен куйгач,
Чәй эчеп төн буе кунма.
Г. Кандалыйның шигырьләрендә социаль тигезсезлек детальләре дә байтак:
Синең өчен тавык чалган,
Суган, балтырганын салган,
Син әйткәч, чакырып алган,
Егермесен сатып унга.
соңгы тавыгын суеп, мулланы ашка чакыручы мескен мужик, “ чытык йөзләр, түбән кашлар” авылдашлар, аларның он сатып алырга да акчалары булмау һ.б.:
Савыт-саба ышылдамас,
Бу кыймаклар чыжылдамас,
Дәхи хәлвә хышылдамас,
Ки, акча юк, ди-ди, онга.
Мулла образы сатирик планда бирелә. Ул төшендә дә тавык, күркә, каз күрүче, сары тун киеп йөрүче комсыз зат итеп тасвирлана:
* * *
Тотынышып кулың кулга,
Үзең кергән сары тунга,
Кая киттең болай, хәзрәт,
Абыстайны салып уңга?
* * *
Торып иртә битең югач,
Ашык-пошык намаз кылгач,
Берәр ашка баруны син
Үзеңә зур бәхет сандың[1].
Абыстай берлә икәүләп,
Мужикның сыртын игәүләп,
Тавык, күркә, казын ашап,
Ки кайтып йокыга талдың.
Тавык төштә тары күрә,
Синең дә ашларың керә,
Йокыңда сөйлисең нигә:
– "Абыйстай, чык, кеше керә!"
Чакыручы түгел икән,
Бу бары төш кенә икән,
Күп ашап, саташып шулай
Төшеңдә сөйлисең икән...
Абыстай да аннан калышмый, иртән кунакка чакырылмавын белеп, “изге “ хәзрәт өстенә катасын ташлый:
* * *
Катаң бозга катып беткән,
Ки чаңгыдай шуып киткән,
Абыстайны да син сөйрәп,
Кай арада барып җиткән?!
Кыскасы, мулла белән абыстай образлары “реалистик гәүдәләндерелетә”.
Г. Кандалының беренче шигырьләрендә үк реалистик предметлылык көчле. Әгәр шагыйрь искергән традицияләрне җимерергә үзен хаклы санаса, тормыш күренешләрен дини кануннардан аермалы аңлатырг омтылса, ахирәттән дә бигрәк җир тормышы белән кызыксынса- болар барысы реалистик иҗат тибының алшарты була ала. Г. Кандалый да образларны тормышның үзеннән табып тасвирлый. Дөрес, аның шигырьләрендә ялангач натуралистик сүрәтләр дә күп. Ә “ реализм саф фиксация, фактларны тормыш агымыннан гади генә аерып алу пафосыннан башланып китә; бу очракта фиксацияләү, сүрәтләү үзе эстетик актка әверелә”.
Шигырьнең соңгы строфасын Г. Кандалый ул чор поэзиясенә гаять характерлы үгет- нәсихәт белән тәмамлый: “мужик сыртын игәүләүче” мулланы, үзеңне болай тотсаң, мужиклар синнән бизәр, дип кисәтә:
Ләкин, мулла, онытма син,
Бу ашларга кызыкма син,
Ки алдыңа сызыкла син,
Мужиклар да бизәр соңра.
Халыкны караңгылыктан, наданлыктан коткару өчен ниндидер илаһи үрнәк, остаз кирәк. VIII гасырда яшәгән легендар Бәлх патшасы Ибраһим Әдһәм образын Г. Кандалый идеаль герой итеп күрә. Шагыйрьнең 20нче еллардагы фәлсәфи эзләнүләре “Кыйссаи Ибраһим Әдһәм” дә чагылыш таба. Әсәр тулы сакланмаган. Аның унөч кәгазьдәге (26 биттә 337 бәет- 674 юл) өлеше генә мәгълүм. Бу сигез хикәят яшь шагыйрьнең шактый катлаулы композицияле фәлсәфи- дидактик поэма язуы турында сөйли. Автор үзенең дини- этик һәм фәлсәфи карашларын, Көнчыгыш әдәбиятына хас рәвештә, халык арасында йөргән риваять һәм легендаларга үреп барә, чигенешләр ясап, мөнәсәбәтен белдерә. Бу үзенчәлекләр кыйссаларны Ә. Каргалый, Һ. Салихов әсәрләренә охшатып җибәрә.
Ибраһим Әдһәм көчле характерлы, иманына фанатикларча бирелгән, сүзендә нык торучан шәхес итеп тасвирлана. Мәсәлән, беренче кыйссада Ибраһим Әдһәм патша тәкъдим иткән ризыктан (пылаудан) баш тарта. Аның өчен иң югары дәрәҗә- азат һәм бәйсез булу. Ә патшага гомере буе турылыклы хезмәт итүче (шәһәр капкасын саклаучы) үзенең тырышлыгы өчен җәберләнә генә. Бәйсезлек идеясен Г. Кандалый эзлекле дәвам итә.(“ Корбе солтан уладыр җанга бәла”).
Ленинградта бу әсәр белән бергә саклана торган “Риса- ләил- иршад” поэмасын да М. Госманов Г. Кандалыйныкы дип саный.
Яшь Г. Кандалының күп фикерләре бөек Сәгъдидән дә, мәшһүр суфи шагыйрь Фәридетдин Гаттардан да килә. Чөнки ул чорда мәдрәсәләрдә аларның әсәрләре күп укылган, димәк, әдәби проөесска көчле тәэсир иткән.
Мәсәлән, Г Кандалыйның “Кыйссаи Ибраһим Әдһәм” поэмасы идеяләреннән берсе мондый фикерләргә китерә:
Әй, берадәр, тәрке гыйзз вә җаһ ит,
Һәм сакынгыл- тәрке карбе шаһ ит,
Карбе солтан уладыр җанга бәла,
Улмагыл моның белән сән мөбтәля.
( Әй туган, шан- шәрәфне, югары дәрәҗәне ташла,
Һәм, үзең теләп, шаһларга якынлыктан кач,
[Чөнки] солтанга якынлык- җанга бәла,
Андый бәла чиренә сабышма.)
Нәкъ шушы фикер Фәридетдин Гаттарның бездә бик популяр “Пәнднамә” дигән китабында да очрый:
Карби солтан атҗш-и сузан буд,
Ба бәдән өлфөт Һәлак- и җан буд.
( Солтаннарга якынлык- көйдерүче ут кебек,
Начарлар белән дуслашу җанны һәлак итәр.)
Мондый паралллельләрнең санын берничә дистәгә җиткерергә мөмкин.
Кулъязмадагы беренче поэма- “Рисаләил- иршад” (“Тугры юлга күндерүче китап”) – Кереш, Йомгак һәм егерме сигез махсус бүлектән гыйбарәт.
Яшь Г. Кандалый язган бу “Рисаләил- иршад”дан олы Г. Кандалый иҗат иткән “ Сәхипҗамал”га кадәрге үсү, үзгәрү юлын күзәтү- татар поэзиясенең яңа башлау үзенчәлекләрен ачыграк күзалларга мөмкинлек бирә. “Рисаләил- иршад”да Г. Кандалыйга гына хас поэтикадан тыш, ягъни стилистик, техник һәм сүрәтләү чараларыннан кала, Г. Кандалыйга бәхәссез нисбәт ителгән башка әсәрләрдә очрый торган уртаклыклар күп. Характерлы рифмалар, поэтик фигуралар, эпитетлар китереп тормыйча, ике- өч кенә үрнәк алыйк. “ Рисалә...”дә мондый юллар бар:
Нәсыйхәтләр сәңа хуб бад,
Боның исмене идәрсең яд,
Атап “Рисаләил- иршад”,
Язылган ошбу дүрт пая.
Шагыйрьнең 1960 елда чыккан китабында басылган, аныкы булуы шик тудырмаган “Фәрхисөрур”да мондый юлларны укыйбыз:
Җәмал ләүхендә нәкышың.
Язылды охшатып ая,
Төсең- буеңны мәдехләп,
Язылды ошбу дүрт пая.
(Гүзәллек тактасында рәсемең,
Язылды охшатып айга,
Төсең – буеңны мактап
Язылды бу дүртъюллык.)
“Рисалә...”дә тагын мондый юллар бар:
Егетлек китәдер фәүри,
Йилә вирмә газиз дәүри,
Ки шайтан салмасын җәүри,
Идеп әфгалеңә әзрар.
(Егетлек китәдер тиз,
Җилгә бирмә газиз дәверне,
Шайтан салмасын җәбер.
уй- ниятләреңә зарарлар итеп.)
Шул ук юлларның чак кына үзгәртелгән вариантын тагын да әлеге “Фәрхисөрур”да очратабыз:
Егетлек китәдер фәүри,
Йилә вирмә газиз дәүри,
Ки итмә үзеңне җәүри,
Тотып хасләт һавастындан.
(Егетлек китәдер тиз,
Җилгә бирмә газиз дәверне,
Итмә үзеңне җәберле,
Табигый теләкләрдән тыеп.)
Дөньяви мәхәббәт җырчысы сыйфатында танылган “имам” Г. Кандалыйның суфичылык белән мавыккан яшь Габделҗаббара шигырьләренә мөрәҗәгать итүендә, алардан кабат файдалануында гаҗәпләнерлек нәрсә юк: үз-үзен “кабатлау”, ягъни элгәреге әдәби, шигъри табышларыннан соңрак тагын файдалану күпләргә хас. Әлегем охшашлыклар гадәти һәм механик кабатлау гына булмыйча, авторның иҗади үз ревизиясе булу исә- әдәбият тарихында махсус өйрәнүне сорый торган мөһим күренешләрнең берсе.
“Рисалә...”дә шагыйрьнең хур кызлары белән “очрашу” маҗараларын тасвирлауга шактый киң урын бирүен ничек аңларга соң? Г. Кандалыйдагы бу эротик мотивлар һич тә гадәти азгынлык түгел. Кешенең интим хисләренә граңданлык хокукы яулый башлаган дөньяви поэзиядә, критик реализм нормалары урнашып җитмәгән чорда, узылуы зарури булган этапның, натуралистик күренешләрнең бер гәүдәләнеше иде болар.
Башкачарак итеп әйткәндә, Г. Кандалый эротизмы ул “хис иреклелеге” һәм “мәхәббәт поэзиясе реализмы”ның беркатлы, тәҗрибәсез “балачагы”. Реалистик принциплар формалаша башлаган чордагы бу эротизм XX гасырдагы профессиональ (сатып- алуга исәпләнгән) порнографиядән нык аерыла. Сексуаль эпизодлар, традицион дини китаплардагы формаль тәкъва, шаблон (шунысы белән “әдәпле”) бирелүләрдән үзгә буларак, поэмада нәкъ безнең Г. Кандалыйча дөньяви- натуралистик хәлдә яктыртылу аерым игътибарга лаек. Болар барысы да яшь Г. Кандалый язган “Рисалә...”дән олы Г. Кандалый иҗат иткән “Сәхипҗамал” га килү юлын күрергә, шагыйрьнең иҗат эволюциясен аңларга мөмкинлек бирә, әдәбиятыбызның үткән этаплары турында сөйли.
Бу заманда дин япмасы астыннан чыккан алдынгы идеяләр чыккан алдынгы идеяләр үзләре үк дини тышчага төрелеп бирелә. Моны Һ Салихов, Ш. Зәки, Г. Чокрый һ.б. иҗатларында күрә алабыз. Г. Кандалый үзенең чордашларыннан күпмедер аерылып тора. Аның иҗаты дөньяви мотивлар белән аеруча нык сугарылган. Шагыйрь күпчелек әсәрләрендә җир кешесенең табигый хисләрен җырлый.
Татарларда китап басу патша реңимы тарафыннан күп очракта тоткарланып килү, әдәбият. нигездә, кулъязма хәлдә булу эпистоляр “камера жанрлары” үсүгә китерә. ә бу укымышлыларга ачыграк сөйләшү мөмкинлеге бирә. Шагыйрьләр еш кына хат аша фикер алышалар, якыннарына, остазларына шигъри парчалар, мәдхияләр язалар. Күренекле шәхесләрнең вафат булуы киң резонанс алып, күп мәрсияләр иҗат ителә.
Г. Кандалый иҗат иткән дәвер- катлаулы һәм каршылыклы. Бу шартларда халыкчан шигырь язуны тагын да көчәйтеп, яңача үстереп җибәрү шагыйрьнең зур кыюлыгы, поэзиянең эстетик казанышы иде.
Г. Кандалый шигърияткә халыкчан табигыйлек, матурлык та алып килә. Бай поэтик традициягә һәм халык авыз иҗатына таянып, шагыйрь татар поэзиясен яңа баскычка күтәрә. Ул шигырьләренең озын гомерле булуына ышана:
Хатымга итмәгел тәгъна,
Укы бик сагына- сагына,
Ачылыр сер белә мәгънә,
Булыр язган кеби ташка!
(“Сәхипҗамал”)
“Бәдыйгә” поэмасында мәшһүр “Кыйссаи Йосыф”, “Сәйфелмөлек”, “Ләйлә- Мәҗнүн”, “Фәрхәд-Ширин” поэмаларының гыйшык корбаннарын санап, шагыйрь үзен шуларга тиңли:
Ки мән дәхи бу арага тезелдем,
Бәдыйгәм, дип өзелдем лә өзелдем.
(“Бәдыйгә”)
Г. Кандалый иҗатында Кол Гали һәм башка татар шагыйрьләренең иҗат традицияләре яңа үсеш ала. Билгеле булганча, Г. Кандалый иҗатының төп өлеше- мәхәббәт поэмалары һәм шигырьләре. мәхәббәт темасы алгы планга куелу, беренче карашка, иҗтимагый активлыктан читләшү кебек тоелса да, реаль тормышны сүрәтләү, җир кешесен һәм аның табигый хисләрен олылау үзе үк, объектив рәвештә. шәригать кануннарына, иҗтимагый торгынлыкка каршы юнәлдерелгән куәтле протест авазы булып яңгырый.
Г. Кандалый иҗатының нигезендә мәгърифәтчеләр күтәреп алган проблемалар ята. Җир кешесен күрсәтү, аның матурлыгын җырлау, кешен аң- белемгә өндәү- Г. Кандалый иҗатының көчле яклары. “Мәгърифәтчеләр, гомумән, кеше табигатен. аның бу дөньядагы урынын, чынбарлыкка мөнәсәбәтен ачыкларга тиешләр иде”.
Г. Кандалый җир кешесенең табигый хисләрен, уйлануларын үзенең иң камил шигырьләрендә чын поэзия югарылыгына күтәреп, халыкка әйтеп бирә алды. “ Аның герое легендалардан килә торган романтик персонаң түгел. бәлки шагыйрьнең үз заманында яшәгән тормыш кешесе”.
Г. Кандалый тормыштагы ямьсезлеккә каршы матурлык эталонын куйды: табигать кочагында үскән зирәк, эшчән, сәламәт җир кызын һәм лирик геройның аңа булган саф сөю хисен ачты. шунда ук хезмәт иясе авыл кызларының ул заманда кичергән авыр язмышларын да реалистик планда күрсәтә алды. Аның лирик герое еш кына мулла Габделҗаббар карашлары белән бәхәскә керә һәм җиңә. Бу яңа геройга нинди сыйфатлар хас соң? Иң элек, ул оптимист, ториыш матурлыгын, дөнья ләззәтен эзләүче.
Г. Кандалый шигырьләрендә күтәрелгән күп кенә проблемалар мәгърифәтчелек философиясенә аваздаш. Аның лирик герое бәхеткә ирешүне мәхәббәттә, нигездә, төпле белем алу һәм бәхетле гаилә кору сферасында эзли.
Г. Кандалыйның лирик герое тормышка протестчыл, актив мөнәсәбәттә тора. Бу герой дин әһеле этикасына сыймаган адым ясарга да әзер (“Урлар идем сәне гел, килсә кулдин”, “Бу дөньяда кавыша алмасак. утта янсын заманасы”):
Бу сүзем чын, сөйләшәмен алдамый.
Тәмам оныттыра яздың алламый.
Көн дә сагыш, төн дә сагышың тотып,
Бинамазым, биниазым ут йотып.
(“Фәрхисөрур”)
Сөйгәненең гүзәллегенә сокланып, ул аның күзен мәчеттәге михрабка, сүрәтен мохабка, ягъни яшерен, серле урынга тиңли.
Аллаһ әкбәр дип әгәр каксам колак,
Сүрәтең күңлемә уладыр кунак.
(132)
Димәк, Г Кандалыйның төп яңалыгы “аллачыл принципны җиңеп кешечел принципны күәтләп, үстереп” җибәрүеннән гыйбарәт.
Шагыйрьнең хатын- кызларны яклаган тавышы мәгърифәтчеләрнең шәхес азатлыгы идеяләренә аваздаш.
Шагыйрь сөйгәненә сокланып кына калмый, ул аны үгетли, өйрәтә, кисәтә дә. Аның тормыш картиналары укучыны битараф калдырмый:
Ки көз көне дә кыш көне-
Мужның бар да эш көне;
Буламы елда биш көне
Тыныч, эшсез, Җәмиләкәй?
(“Кара кол тик”)
Кызларның яшьлеген, матурлыгын җиргә салып таптаучан тормыш шартларын шагыйрь фаш итә. Соңгы чиктә шагыйрьнең гыйшкы, өзгәләнүе, кызгануы җәмгыять тәртипләренә каршы куела.
“Сәхипҗамал”да, мәсәлән, заманның иҗтимагый тормыш һәм көнкүреш хәлләре аеруча ачык сүрәтләнә, хезмәт иясе татар хатын- кызларының газаплы. хокуксыз яшәеше гәүдәләнә:
Ире бик әйләде каһри, елан кеби сачып зәһри,
Ки тәгъзиб әйләде[27], дәһри[28], булып агъзы тулук кына.
Көне-төне дә сугышты, яла ябып, ләкаб[29] кушты,
Ки пошмам дисә дә пошты, – килешмәде шул ук кына!
Кыйныйдыр иде фәрманга, түзалмый монча дәрманга,
Качып китәрде[30] урманга, йөгерүбән турук кына.
Пүнәтәйләр билә табып, кыйнарде китереп, җабып,
Орып, яңагына чабып, сүгеп-хурлап ул ук кына.
Тотып, чормап сач үрмәсен, ашатты камчы җөрмәсен,
Ки дошманың да күрмәсен, – ки ул икән шул ук кына.
Тәнендин яра китмәде, күзендин кара бетмәде,
Морад-максудка йитмәде, ки һичшиксез, чын ук кына.
Ки һәр кыен[31], сугыш артын, барып мәгълүм итәр сартын[32],
Чакрып сутник, авыл картын[33], елады ул тудык кына.
Агып күз яшьләре чишмә, ике күзе булып шешмә[34], –
Сән аның көненә төшмә, ишет, аңла, тудык кына...
* * *
Сөяген тоз кеби уып, ки борнын кан илә юып,
Йибәрде ахыры куып,- ки Борнайга турук кына.
Ни биргән акчасын алды[35], бушатты, үзендин салды[36],
Бер үксез баласы калды елап-күңле сынык кына.
Баласы өстенә бакып, үзендин яшьләре акып,
Елады йөзтүбән ятып, туянча берьюлук кына.
(101-104)
Күз алдына патриархаль гаилә, хатын- кызларны җәберләүче ир, бөтен хокуклардан мәхрүм ителгән, бер кешедән дә ярдәм ала алмаучы хатын образы килеп баса.????????????????????????????????????????????????????????????????
Г. Кандалый татар әдәбиятына үзенең мәхәббәт темасы белән анда килеп чыккан бушлык, традиция өзелүдән туган тәҗрибәсезлек хөкем сөргән заманда килеп керде һәм бер гомер эчендә сирәк очрый торган зур казанышларга иреште. Татар шигыренең рухи башлангычын тоеп, укып, җанын иң башта үзенә кадәрле булган бөекләрнең шигыре белән балкытып, үз заманының бөтен каршылыкларын һәм татар кызларының матурлыгын ачып бирә алган икән бу Габделҗаббар дигән олуг зат.
Саба җиле, исәр булсаң,
Парау атлыгъ нәфис җайга,
Сәламемне тикергәйсен
Сәхибҗамал абыстайга! −
дип яза ул "Сәхибҗамал" әсәрендә − бөек мәхәббәт поэмасында. "Саба җиле" сурәте безне әллә кая, еракларга, Йосыфны сагынып, таң җиленә эндәшүче Якуб пәйгамбәр иленә, данлы Алтын Урда шигъриятенә юнәлтә. Шигырьдә бу чордан тиңсез сарайлар, ком чүлләре, далалар һәм кылган, әрем исе ... шулар белән хәтергә килгән Таһир-Зөһрәләр, Мәҗнүн-Ләйлә, матурлык һәм иң гүзәл хис − Сөю турында хыял калган.
Г. Кандалыйның "Шәфгый", "Фәхри", "Сәхибҗамал" поэмаларында кайнар сөю хисе кешеләрнең җанын-тәнен биләп алган табигый олы бер тойгы буларак тасвирлана; сөйгән ярың белән уртак мәхәббәткә корылган гаиләдә тигез һәм бәхетле гомер итү омтылышы идеал рәвешендә җырлана. Бу теманы эшкәртүдә шагыйрь әдәби традицияләргә дә таяна, Фәрһад-Ширин кебек образларны мисалга ала, еш кына үзен дә шуларга охшата.
Бер үк вакытта Кандалый, традицияләр кысасында гына калмыйча, новатор буларак эш итә: ягъни ул классик поэзиянең романтик геройларын үрнәк итеп алса да, аларны кабатламый, ниндидер хыялый дөньяны, патша кызларын, билгесез географик урыннарны, гадәттән тыш хәлләрне сурәтләми, ә реаль тормышның үзеннән алып, гади татар авылы кызларын, хезмәт иясе крестьян кызларын тасвирлый. Бу − аның татар поэзиясенә алып килгән зур яңалыгы.
Кандалый − беренче чиратта мәхәббәт җырчысы. Шагыйрьнең аңындагы мәхәббәткә карата зур игътибарлы мөнәсәбәте аның конкрет әсәрләренә кабатланмас сыйфат − мәхәббәт лирикасында чын әдәби шедеврлар тудыру мөмкинлеген бирде. Сөйгәнен ул иң матур, иң ягымлы сүзләр белән мактый, олылый, иркәли, эретеп җибәрер дәрәҗәдә назлый алуда искитәрлек хис юмартлыгы күрсәтә, гадәти сүзләрдән − җыр, җырдан исә төгәл бер симфония оештыру югарылыгына ирешә:
Ай гынам ла, көн генәм лә, гөл генәм,
Җан гынам ла, тән генәм лә, көн генәм!
Җәүһәрем лә, гәүһәрем лә, нур гынам,
Сәрвием лә, җәннәтем лә, хур гынам!..
Ташламачы, ай йөзем лә, гөл йөзем,
Тыңласана, кич ходайчөн, бер сүзем
Гүзәлем лә, кояшым ла, күз генәм,
Ташлама са, беләсең лә, сер генәм!
Назигем лә, үзәгем лә, гүзәлем,
Фәхри, айгыл, ничек итеп гүзәлем?!
Матур сүзләрне өсте-өстенә өеп хис "ябылдыру"да, гашыйкның сөйгән ярына булган ихлас омтылышын җыр югарылыгында гәүдәләндерүдә шагыйрь Сәхибҗамалга мөрәҗәгатендә аерата виртуозлык күрсәтә. Элек ул мактауны сылу кыз сыйфатының үз күңеле аша ничек кичүен тасвирлаудан башлый, аны шундый хәлгә төшергән күркәмнең сыйфатларына күчә.
Йөзең нур хури гыйльмандан,
Сүзең хуб хури вилдандай,
Үзең сылу йәш угъландан
Матур кыйлмыш ушал алла!..
Мондый юлларны яза алган шагыйрьнең мәхәббәте никадәр ихлас, сөю куәсе нихәтле көчле икәнлегенә шикләнеп булмас сыман.
Кандалыйның иң күп язганы − кеше матурлыгы, табигать кочагында үскән, эшчән, сәламәт җир кызы матурлыгы. Күпчелек очракта ул тышкы матурлык. Шагыйрь сөйгәнен, мәсәлән, болай тасвирлый:
Тулган ай дик йөзең матур икәндер,
Ике битең кояш дик нур икәндер,
Кашың кара, сызылган күз өстендә,
Яңа ай дик һавада − күк йөзендә.
Татар крестьян кызы, тиңсез биеклеккә күтәрелеп, алдында сәҗдә итәрлек, табынырлык гүзәл зат буларак сурәтләнә.
Кандалыйның лирик герое тышкы матурлык белән мавыкса да, сөйгәне белән рухи якынлык, тиңлек эзли. Кызның эчке дөньясы, уйлары нинди? Шагыйрь аны шушы яктан да танып белергә тели, шуңа омтыла:
Күреп ирдем сәнең гөй йөзләреңне,
Ишеттем бал-шикәр дик сүзләреңне.
Дәхи күрдем мөбарәк буйларыңны,
Белалмадым вәләкин уйларыңны!..
Г. Кандалый фикеренчә, хатын-кыз да, ирләр кебек үк, мәхәббәттә тигез хокукка, шәхси бәхеткә лаек. Шулай ук Кандалый мәхәббәт һәм тормыш кору мәсьәләсендә кыз үзе дә, язмышка буйсынып кына тормыйча, актив булырга тиеш, дигән фикерне эзлекле рәвештә алга сөрә.
Кандалый үз иҗатында турыдан-туры сыйнфый социаль һәм иҗтимагый-сәяси мәсьәләләрне күтәрмәсә дә, аның мәхәббәт җырларында тормыш чынлыгы бар. Ул авыл кызлары яшәгән мохитне, аларны чолгап алган тормыш шартларын реаль сурәтли. "Кара кол тик" шигырендә, "Сәхибҗамал" поэмасында һ.б. әсәрләрендә гүзәл кызның ачы язмышы ышандырырлык итеп тасвирлана. Беренчедән, күпчелек крестьян хатын-кызлары гомер буе мохтаҗлыкта яши. Аларның киемнәре начар, ямалып беткән. Икенчедән, алар, "камыл эчендә лапырдап, юеш балчыкка чапырдап", урак урып, көлтә җыеп, авыр хезмәт белән интегәләр. Аларның сәламәтлеге какшый, аяк-куллары яргалана, кышкы салкыннарда туңып-өшеп бит-борыннары шешеп, тавышлары карлыгып бетә.
Эш эшләп унике аең,
Гомер буең, кышын-йәен,
Сызып бетеп йөрәк маең,
Каның да калмый кашыкка...
Кыскасы, гади татар крестьян кызларының гүзәллеген җырлау, бигрәк тә хатын-кызларның авыр язмышын реаль планда тасвирлаган әсәрләр татар язма поэзиясендә Кандалыйга кадәр юк дәрәҗәсендә иде.
Мәгърифәтчеләр прораммасы нигезендә сәламәт акыл һәм саф хис ята. Г. Кандалый иҗатында да кешенең табигыйлеген, хисләрнең сафлыгын зурлауны күрәбез. Шуның өстенә шагыйрь гыйлемне, мәгърифәтне яклап та шигырьләр яза:
Гыйлем сахибе һичбер дә
Черемәс, үлсә дә, гүрдә,
Тереклектә җире түрдә
Булыр- мәҗлес хозурында. (77)
Кызларны да ул, сөйкемле итеп кенә түгел, акыллы һәм белемле итеп тә сүрәтли; боларның “балаларының балалары”, “кирәк кыз да, кирәк ир дә” киләчәктә башкаларны укытачагына, шуның белән халык ихтирамын казаначагына шагыйрь нык ышана:
Догаларны сәңа килә,
Үзең ятсаң да кабер өстендә. (97)
Г. Кандалыйның бөтен иҗатында гыйлемлелек- наданлык антитезасы тора. Аныңча, кешенең наданлыгы- аның яман сыйфаты. Мужикларны да ул шуның өчен ачулана. Аларны “кара” дип тәнкыйтьли. Бу, әлбәттә, Г. Кандалыйның алардан читләшүе түгел. Революционер Н.А. Некрасов та бит “Тройка” шигырендә авыл кызын, “за неряху пойдешь муңика”, дип кисәтә.
Г. Кандалый гомере буе мәдрәсә тотып, шул “надан”, “кара” крестьяннарга белем бирергә тырыша, сай белемле хәзрәтләрне тәнкыйть итә. “ Йөрепмез гафләтә һәр ан” шигырендә дә ул шәкертләр исеменнән:
Гыйлемлек булмады бездә,
Йөрепмез гафләтә һәр ан,-
дип, мәдрәсәдә тиешенчә укымый, гамьсез ваемсыз булып. мөмкинлекләрдән файдаланмый калгага үкенә.
Шагыйрьнең, аз булса да. табигать. ел фасыллары турында язган шигырьләре бар: Гөлстан мәүсиме килде,
Мәй эчмәк нә ганимәттер,
Каты таштай йөрәкләрне
Бу май эретәдер.
Бу егетлек, имеш, бер көн-
Йомып ачканчы бер күз дә:
Күрәм хәзер өрәкләрне,
Күмелгәннәр иде көздә. (“ Яз айлары”)
Күренә ки, табигатькә күз салып, шагыйрь кеше гомере турында уйлана. Гуманистик Көнчыгыш әдәбиятына хас мизгел философиясе монда да урын тапкан. Билгеле булганча, мизгел философиясе урта гасыр әдәбиятында теге дөнья оҗмахларына ышанмау булып яңгырый. Бу дөньяда ләззәтләнеп. яратып калырга өндәү- шәхеснең ялгыз бунты ул:
Якутлар табыладыр вакыт белән,
Вакытлар табылмыйдыр якут белән. (“Вакыт һәм якут”)
Г. Кандалый әсәрләрендә “сентиментализм орлыкларын”да табарга мөмкин. Г. Кандалый герое да гармониягә, идиллиягә омтыла. Мәхәббәте көрәшү урынына, ул күп вакытын сыкрап. яшь түгеп, яшерен янып, хат язып уздыра. Хисләрен хат формасында белдерүе дә сентименталистларның яраткан алымына якын. Шул ук вакытта гашыйк геройның ялгызлыгы, саф мәхәббәте белән үзен тирәлеккә каршы куюы романтик каһарманнарны хәтерләтә.
Г. Кандалыйның реалистларга якын торуын да күрми мөмкин түгел. Мәгълүм булганча, реалистик предметлылык, романтик экспрессиягә караганда, әдәбиятның зур казанышы. Шуның белән реализм тарихи конкретлылыкка ирешә, лирик герой билгеле чорның тере шәхесе, заманның иҗтимагый мөнәсәбәтләре продукты буларак күз алдына килеп баса.
Г. Кандалый иҗаты реализмның татар әдәбиятында нинди башлангыч юллар үтүен шактый ачык күрсәтә. Г. Кандалый әсәрләрендә киләчәктә яңарып үсеп китәчәк әдәбиятның төп сыйфатларын, яралгы хәлдә булса да. табарга мөмкин. Шагыйрьнең новаторлыгын, иҗат кыюлыгын әнә шул башлангыч ачышлар билгели. Шигъри таланты, әсәрләренең гүзәллеге, теленң сафлыгы һәм халыкчанлыгы, уй- хисләренең тирәнлеге, тирәлеккә протесты белән Г. Кандалый татар әдәбияты тарихында күренекле урын алып тора. Лирик героеның кичерешләре аша чорның реалҗ картиналарын тасвирлаган, хезмәт иясе массаларының, бигрәк тә хатын- кызларның авыр тормыш шартларын реалистик чагылдыруга ирешкән шагыйрь акыл һәм хис гармониясенә дан җырлады, халыкны белемгә, мәгърифәткә өндәде. Болар Г. Кандалыйны татар поэзиясендә мәгърифәтчел идеяләрне яңа баскычка куйган прогрессив шагыйрьләрнең берсе итте.
Габделҗаббар Кандалыйның бөтен зары, кичерешләре, хәсрәте шигырьләренә чыга, аларда гәүдәләнә. Әсәрләрен игътибар белән, шагыйрь кичергәннәрне күз алдына китереп, аның җанын аңлап укыганда шуңа төшенәсең: Габделҗаббар Кандалый бернинди дә ярлыклар ябыштыруга мохтаҗ түгел! Ул бары тик — күпне күргән, авырлыкларны башыннан һәм йөрәгеннән кичергән, шуңа күрә бәхетле мизгелләр турында хыялланучы шагыйрь. Чын Шагыйрь! Үзебезнең иң зур Шагыйребез.
Шагыйрь 1860 елда вафат була, үз авылында җирләнә. Тик хәзерге вакытта аның җәсәде кайда урнашканлыгын белүче кеше юк — Г. Кандалыйга кабер ташы да чама белән генә куела. Шулай ук шагыйрьдән калган әдәби мирасның төгәл күләме турында әйтеп булмый — аның кулъязмалары халыкка таралган, һәм илнең бөтен төбәкләреннән диярлек табыла торды. Бәлки, Кандалый әсәрләре әле һаман да берәр архивта, йә берәр чормада үз нәүбәтен көтеп ята торгандыр...
Басня "Две подруги"
Медведь и солнце
Прыжок (быль). Л.Н.Толстой
Знакомимся с плотностью жидкостей
Зимовье зверей