Халык авыз иҗатының барлык төрләре дә кешеләрнең тормыш турындагы уйлануларын, тәҗрибәсен һәм хыял – омтылышларын чагылдыра.
Вложение | Размер |
---|---|
rol_pesen_v_vospit..doc | 58 КБ |
Балаларны халык педагогикасы нигезендә тәрбияләүдә халык җырларының әһәмияте
Хамраева Алина, 11 сыйныф укучысы
Фәнни җитәкче: Әшрәфуллина Р.И.
Халык күңеленең һич тутыкмас
вә күгәрмәс саф вә раушан көзгеседер.
Бу бер төрле сихри көзгедер.
Габдулла Тукай
Халык авыз иҗатының барлык төрләре дә кешеләрнең тормыш турындагы уйлануларын, тәҗрибәсен һәм хыял – омтылышларын чагылдыра. Шулай да әкият, табышмак, мәкаль, мәзәк кебек жанрлар арасында җыр аерым бер урын алып тора. Әкиятне, мәзәкне берәү сөйли, башкалар тыңлый. Табышмакны берәү әйтә, тыңлаучылар җавабын табарга тиеш була. Ә менә җырны кеше үзе өчен генә дә башкара ала. Күңеле тулып, моңайганда ул ялгызы гына җырлап юана. Яки кәефе күтәренке булганда, үзалдына нидер көйләп, куанып йөри. Кешенең җаны, рухы әнә шулай җыр булып телгә килә, моң булып чыңлый.
Җырны беренче булып уйлап тапкан кеше, мөгаен, “менә мин җыр уйлап иҗат иттем әле” дип уйламагандыр да. Ул кошлар сайраган, агач шаулаган, җил искән кебек, табигый итеп, үзе дә сизмәстән җырлап җибәргәндер. Хис кичереш булып җырның сүзләре дә, көе дә берьюлы күңеленнән түгелгәндер. Әмма ул дөньяның яктырып, киңәеп киткәнен сизми калмаган. Бу матурлыкны тагын да кабатлыйсы килеп, якын кешесенә, туганнарына, дусларына да җырлап күрсәткән. Шулай итеп җыр, канатлы кош кебек, дөньяга таралган. Иң матурлары, башкалар да яратып тыңлаганы. Кушылып җырлаганы күңелләрдән – күңелләргә күчеп, камилләшә барган. Анадан балага, буыннан – буынга тапшырылып, халыкның уртак байлыгы булып безнең көннәргә килеп җиткән.
Борынгы халык көйләре – озын, моңлы көйләр. Аһ – зар да, сагыш та яңгырый аларда. Әмма шул ук вакытта тормыш авырлыгына түзәрлек сабырлык, кайгыларны җиңәрлек көчле рух та бар. Иң кайгылы җырларда да явызлык, усаллык, ямьсезлек юк. Җырлар бары тик мәрхәмәтле, рәхим шәфкатьле булырга өйрәтә, татулыкка һәм бердәмлеккә чакыра. Шатлыгын да, сагышын да халык җыр аша белдерә . Татар халкы моңнан яралгандыр, ахрысы. Шулай булмаса, халкыбызның “Кара урман”, “Шахта”, “Гөлҗамал”, “Тәфтиләү”, “Әллүки”, “Зиләйлүк”ләре булмас иде. Әйтерсең, халык җырларында бөтен үткән фаҗигале татар халкының күңелен нечкәртеп, җанына рәхәтлек бирүче аһәң булып яңгырый, аның йөрәгенә барып җитә дә күңелендәге изге хисләрне уята, тетрәндерә.
Җыр – кешенең балачагыннан алып соңгы гомеренә кадәр аерылмас юлдашы. Җыр яраткан кеше матурлыкны ярата. Ул нечкә күңелле, мәрхәмәтле була. Ә нечкә күңелле, матурлыкны яраткан кеше беркайчан да начарлык эшләми. Ул кешеләрне ярата, чит җирләрдә яшәгәндә дә туган ягын сагынып яши, йомшак бәгырьле кешеләргә ярдәмчел, мәрхәмәтле була.
Җырларны кабат халыкка кайтару, бу бай халык мирасын яшь буынга тапшыру халык педагогикасының мөһим бурычларыннан берсе булып тора.
«Халык иҗатын белми торып, хезмәт халкының чын тарихын белеп булмый», - дигән бөек рус язучысы М.Горький.
Үз халкыңның улы яки кызы булу өчен аның гореф-гадәтләрен, җыр-моңнарын, әкият-дастаннарын, күп гасырлы тарихын, әхлак, тәрбия тәртипләрен ана сөте белән сеңдереп үсү кирәк. “Ана сөте белән кермәгән, тана сөте белән кермәс” – дип халык юкка гына әйтми.
Танылган педагог В.А.Сухомлинский үзенең “Чын кеше тәрбияләү” хезмәтендә: “Музыка лирик поэзия белән тыгыз бәйләнгән һәм аны кешенең рухи үсешендә алдагы этап дип әйтергә була. Музыка кешенең мораль, эмоциональ һәм эстетик сфераларын берләштерә. Музыка – хисләр теле ул. Мелодия кичерешләреннән сүз биреп бетерә алмаган иң нечкә төсмерләрен бирә. Тәрбияче яшь йөрәкнең иң яшерен урыннарына үтеп керүдә сүз белән генә чикләнсә, сүздән соң тагы да үтемлерәк тәэсир итә торган музыкаль йогынтысы булмаса, тәрбия туры була алмый” – дип язды.
Күренекле демократ В.Г.Белинский музыканың балалар күңеленә уңай тәэсир итүен, аларга рәхәтлек китерүен һәм аларның бу хисләрне үзләрендә никадәр иртәрәк татып, тоеп карасалар, алар өчен шулкадәр әйбәтрәк һәм файдалырак булуын ассызыклап үтә.
Җыр балаларның рухи дөньяларын гына баетып калмый, ә бәлки аларга әхлак һәм эстетик тәрбия бирүдә дә зур көч булып тора һәм шул ук вакытта кешедә хезмәткә, көрәшкә дәрт уятуда зур этәргеч булып тора.
Яшьләрдә җырга, музыкага мәхәббәт кече яшьтән үк уяна. Балаларга музыкаль тәрбия бирүнең гомуми характеры әйтемнәрдә дә зур чагылыш таба. “Җыр белмәгән, җыр сөймәгән бу дөньяда бик сирәк”, - ди халык.
Татар балаларының беренче җыр “укытучылары” – аларның әниләре һәм әбиләре. Бишек җырлары үз халкының музыкаль теле турында беренче тәэсирләрне бирә. Ул җырлар яшь балаларны карау вакытында өлкәнрәк балалар тарафыннан да башкарыла. Бишек җыры репертуарларының бай булуы, аларны иҗат итүчеләрнең зур иҗади диапазонлы булуын күрсәтә.
Яшь буынның халык җыр культурасы белән танышуларында икенче чара булып, зурлардан лирик, көнкүреш шаян һәм уен җырларын ишетеп, өйрәнеп үсүләре тора.
Мөгаен, балаларның музыкаль сәләтләрен үстерүдә нәтиҗәле чара булып күпчелек очракта, аларның үзләренең практик җыр күнекмәләре саналадыр. Балалар 5-6 яшьләрендә үк җырлы уеннар уйныйлар. Уеннар башкарганда такмаклар, сонамышлар ритм белән рифмалаштырып көйгә салынып әйтелә.
Балалар башкаруында иң киң таралган жанр – такмаклар. Алар күпчелек очракта балалар уеннары процессында коллектив белән башкарыла. Татар балаларында андый такмаклар аерым җитешсезлекләреннән сатира һәм юмор белән көлүләрендә, яисә кәҗә, куян, тычкан, мәче һ.б. булып шаярганда да башкарылалар.
Халык җырлары балалар күңелендә кече яшьтән үк тирән эз калдыра. Татар халкының сөекле шагыйре Г.Тукайның бөтен биографиясе моның ачык мисалы булып тора. Шагыйрь бала чактан ук халык җырларын бик ярата. Аларны бөтен нечкәлекләре белән аңлап сабый күңеленә сеңдерә, үзе дә җырларга ярата.Ул истәлекләрендә алты яшеннән үк халык җырларын башкаруын әйтә. 1910 елда “Шәрык клубы”нда шагыйрь “Халык әдәбияты” дигән лекциясен укый. Ул анда бик рухланып болай ди: “Чын халык телен, чын халык рухын безгә тик халык җырларыннан гына табып була”. Нечкә күңелле һәм бай хыяллы татар поэзиясе йолдызы Г.Тукай үзенең халык җырларына булган чиксез мәхәббәте турында болай дип язды: “Мин кечкенәдән үк җырчы идем. Кайда ишетсәм дә җырлау тавышын салкын кан белән тыңлый алмый идем. Мәдрәсәдә үк мине җырчы диләр иде”.
Балалар башкаруында иң киң таралган жанр – такмаклар. Алар күпчелек очракта балалар уеннары процессында коллектив белән башкарыла. Татар балаларында андый такмаклар аерым җитешсезлекләреннән сатира һәм юмор белән көлүләрендә, яисә кәҗә, куян, тычкан, мәче һ.б. булып шаярганда да башкарылалар.
Халык җырлары балалар күңелендә кече яшьтән үк тирән эз калдыра. Татар халык педагогикасында яшь буынга әхлак, зәвык тәрбиясе бирү өлкәсендә кулланыла торган татар халык җырларын тематик яктан ике төркемгә бүлеп карарга мөмкин, иҗтимагый һәм көнкүреш, лирик җырлар. Беренче төркемгә халыкның социаль яктан тигезсезлеген чагылдырган, хезмәт ияләренең авыр тормышын тасвирлап күрсәткән җырлар керә.
Педагогик күзлектән чыгып караганда, бишек җырларының кыйммәте аеруча зур. Хезмәт һәм табигать турындагы җырлар балаларга хезмәткә дөрес караш формалаштыруда зур әһәмияткә ия. Балалар арасында шаян җырлар һәм уен җырлары популяр санала. Аларның барысы да үсеп килүче яшь буынга сәнгать тәрбиясе бирүдә мөһим чара булып тора. Алардагы шигьри һәм музыкаль яңгырашлы, көчле һәм лаконик сәнгать образлары балалар күңеленә тиз барып ирешә.
Татар халкының җыр хәзинәсе үзенә күрә бер тарих ул. Анда без ерак гасырлар тавышын да, бүгенге көннәр аһәңен дә ишетәбез.
Җыр исә лирик жанр. Ул сәнгатьчә самимилек һәм нечкәлек белән кеше күңеленең иң тирән якларын яктырта. Җырда хезмәт ияләренең иҗтимагый тормыш турындагы уйлары, көнкүреше, гаилә мөнәсәбәтләре, яшь гомер. Халык күңелендәге хисси байлык, һәм мәхәббәткә бәйле кичерешләре, хис-тойгылары. Г.Тукай сүзләре белән әйткәндә халыкның бай “халәте рухиясе”, “бертөрле сихерле көзге”дәге кебек күз алдына баса.
Яшь буында татар халкы иҗатына мәхәббәт тәрбияләүдә халык җырлары әһәмиятле роль уйный. Җыр мирасы – татар халкының бетмәс-төкәнмәс рухи хазинәсе, күңел көзгесе ул. Үзендә тарихи шигърият һәм көй-моңны берләштергән булуы белән җыр элек-электән халыкның рухи таләпләренә җавап биреп, эстетик ихтияҗын канәгатьләндереп килгән һәм килә.
Татар халык җыры ул – эчке эчтәлек, герой образлары, сүзләренең байлыгы.
Кулланылган әдәбият.
Барсучья кладовая. Александр Барков
Проказы старухи-зимы
Флейта и Ветер
Рисуем осенние листья
Всему свой срок