Габдулла Тукайның педагогик карашлары
Балалар һәм аларны тәрбияләү мәсьәләләре Габдулла Тукай иҗатыннан һәм эшчәнлегеннән читтә калмый.
Г.Тукай әдәбиятны балалар тәрбияләүдә иң көчле корал дип саный. Ул сүзнең бөек көченә, аны бары тик урынлы куллана белергә генә кирәклегенә нык ышана. Шагыйрь үзе дә сүздән оста файдалана.
«Балалар – тормыш чәчәкләре», «балалар – безнең киләчәгебез» кебек, көн дә диярлек, күтәренке, пафос белән әйтелә торган гыйбарәләрнең чын мәгънәсен Габдулла Тукай моннан 104 ел элек үк (1907 елның маенда) саллырак һәм үтемлерәк итеп әйткән: «-Балалар – безнең шатлыгыбыз ... Балалар – безнең бәхетемез вә сәгадәтемез.. Балалар безнең гомер нигеземез тазарталар, балалар хезмәт өчен безнең көчемезне арттыралар», - дигән ул үзенең «Ана мәктүпләре» дигән хезмәтендә.Бу сүзләрнең ата – ана йөрәгеннән киселеп чыкканлыгын кисәтә шагыйрь, начар яки яхшы тәрбиянең нәтиҗәләренә ачыклык кертә. Шунысы да мөһим: гаять күп санлы шигырьләре белән Тукай ата – аналарга гына түгел, тәрбияче һәм укытучыларга да яшь буынга әхлак, хезмәт, физик һәм башка юнәлешләрдә тәрбия бирү бурычларын гамәлгә ашырырга ярдәм итә.
Бәхеткә, балалар өчен Габдулла Тукайның күп шигырьләре иҗат иткән. Мәсәлән, «Елның дүрт фасылы» әсәре.
1.Кыралар буш кала,
Яңырлар ява;
Җирләр дымлана,-
Бу кайчак була?
2.Һәр җир карланган,
Сулар бозланган;
Уйный җил, буран,-
Бу кайчак, туган?
3.Боз һәм кар эреде,
Сулар йөгерде;
Елүлап елгалар,
Яшьләр түгелде.
Көннәр озая,
Төннәр кыскара,
Бу кайсы вакыт? –
Йә, әйтеп кара.
Бер-бер артлы рифмик яктан нык берегеп килгән гади җыйнак җөмләләргә һәм образлы сүзләргә (сулар йөгерә, елгалар җылыйлар) табигать белеменең ике бүлеге урнаштырылган. Бердән, җир йөзендә бермә – бер артып киткән елгалар, күлләр, диңгезләр һ.б. ларның аннары, анда үзара кушылу сәбәпле, парлар авыраялар һәм җиргә яз җылылыгында парга әйләнәләр һәм югары күтәреләләр, яз көннәрендә күләмнәре яңгыр булып явалар. Икенче мәгълүмат Җирнең Кояшка шактый якынайган вакытын, озакламый җәй җитәчәк чорны тасвирлаганы аңлашыла.
Вложение | Размер |
---|---|
gabdulla_tukay.doc | 89 КБ |
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы
«Яшьләр фәнни эзләнүдә» республикакүләм
фәнни –гамәли конференция
Мин Тукайлы татар баласы
Габдулла Тукайның педагогик карашлары
Гыйльманова Чулпан Лимар кызы, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы Актаныш муниципаль районы «Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия – интернаты» дәүләт автоном гомуми белем учреждениесенең 8 класс укучысы
Фәнни җитәкче: Хаева – Хаметзянова Венера Хаматнасыховна, I категорияле татар теле укытучысы
Заявка на участие в Оргкомитет Республиканской научно – практической конференции школьников “Молодежь в научном поиске”
Организация – заявитель (полное название по уставу) Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы Актаныш муниципаль районы «Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия – интернаты» дәүләт автоном гомуми белем учреждениесе
Электронная почта организации s3.akt@edu.tatar.ru, gou.agi@gmail.com
Телефон организации (85552) 3-26-04, 3-26-05
Руководитель организации Галимянова Райхан Фелусовна
Информация об участнике конкурса
Фамилия, имя, отчество полностью Гыйльманова Чулпан Лимар кызы
Место учебы, класс Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы Актаныш муниципаль районы «Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия – интернаты» дәүләт автоном гомуми белем учреждениесенең 8 нче класс укучысы
Дата рождения 11 сентябрь 1998 ел
Полный домашний адрес Актаныш, пр. Ленина, 90 -15
Сотовый телефон 89061173030
Электронная почта нет
Информация о научном руководителе
Фамилия, имя, отчество полностью Хаева – Хаметзянова Венера Хаматнасыховна
Должность, место работы заместитель директора по научной работе, учитель татарского языка, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы Актаныш муниципаль районы «Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия – интернаты» дәүләт автоном гомуми белем учреждениесе
Сотовый телефон 89372927926, 89172573988
Электронная почта venerahaeva@yandex.ru
Эчтәлек
I. Кереш. Максат һәм бурычлар ......................................................................3
II Төп өлеш. Галим үләр – сүзе калыр, йөргән җирендә эзе калыр
тәрбиясе проблемасы .............................…………………….........11
Кереш. Максат һәм бурычлар
Габдулла Тукай турында калын-калын китаплар, меңләгән мәкаләләр язылган... Тик шулай булса да, олуг шагыйребез турында фикерне бер-ике җөмлә белән генә әйтеп бетерү мөмкин түгел, чөнки ул безгә Ходай тарафыннан иңдерелгән илаһи зат. Аның киң кырлы иҗатын төрле яклап өйрәнергә мөмкин. Безне шәхсән Тукайның киләчәк буынны тәрбияләү мәсьәләләренә карата карашлары кызыксындыра... Фәнни эшебезнең максаты һәм бурычларыда Габдулла Тукайның педагогика керткән эшчәнлеге турында күзаллауларны үстерү, кызыксыну уяту.
Габдулла Тукайның педагогик карашлары
Балалар һәм аларны тәрбияләү мәсьәләләре Габдулла Тукай иҗатыннан һәм эшчәнлегеннән читтә калмый.
Г.Тукай әдәбиятны балалар тәрбияләүдә иң көчле корал дип саный. Ул сүзнең бөек көченә, аны бары тик урынлы куллана белергә генә кирәклегенә нык ышана. Шагыйрь үзе дә сүздән оста файдалана.
«Балалар – тормыш чәчәкләре», «балалар – безнең киләчәгебез» кебек, көн дә диярлек, күтәренке, пафос белән әйтелә торган гыйбарәләрнең чын мәгънәсен Габдулла Тукай моннан 104 ел элек үк (1907 елның маенда) саллырак һәм үтемлерәк итеп әйткән: «-Балалар – безнең шатлыгыбыз ... Балалар – безнең бәхетемез вә сәгадәтемез.. Балалар безнең гомер нигеземез тазарталар, балалар хезмәт өчен безнең көчемезне арттыралар», - дигән ул үзенең «Ана мәктүпләре» дигән хезмәтендә.Бу сүзләрнең ата – ана йөрәгеннән киселеп чыкканлыгын кисәтә шагыйрь, начар яки яхшы тәрбиянең нәтиҗәләренә ачыклык кертә. Шунысы да мөһим: гаять күп санлы шигырьләре белән Тукай ата – аналарга гына түгел, тәрбияче һәм укытучыларга да яшь буынга әхлак, хезмәт, физик һәм башка юнәлешләрдә тәрбия бирү бурычларын гамәлгә ашырырга ярдәм итә.
Бәхеткә, балалар өчен Габдулла Тукайның күп шигырьләре иҗат иткән. Мәсәлән, «Елның дүрт фасылы» әсәре.
1.Кыралар буш кала,
Яңырлар ява;
Җирләр дымлана,-
Бу кайчак була?
2.Һәр җир карланган,
Сулар бозланган;
Уйный җил, буран,-
Бу кайчак, туган?
3.Боз һәм кар эреде,
Сулар йөгерде;
Елүлап елгалар,
Яшьләр түгелде.
Көннәр озая,
Төннәр кыскара,
Бу кайсы вакыт? –
Йә, әйтеп кара.
Бер-бер артлы рифмик яктан нык берегеп килгән гади җыйнак җөмләләргә һәм образлы сүзләргә (сулар йөгерә, елгалар җылыйлар) табигать белеменең ике бүлеге урнаштырылган. Бердән, җир йөзендә бермә – бер артып киткән елгалар, күлләр, диңгезләр һ.б. ларның аннары, анда үзара кушылу сәбәпле, парлар авыраялар һәм җиргә яз җылылыгында парга әйләнәләр һәм югары күтәреләләр, яз көннәрендә күләмнәре яңгыр булып явалар. Икенче мәгълүмат Җирнең Кояшка шактый якынайган вакытын, озакламый җәй җитәчәк чорны тасвирлаганы аңлашыла.
«Җәй» тиз- тиз үзгәрүләр, тыгыз хәрәкәтләр белән тулы: ашлыклар үсеп, «пешеп» тә өлгерә, коелганчы, урырга кирәк. Халыкның, шулай булгач, ашыгуы табигый. Ел фасылларын Тукай кайта – кайта, яңадан – яңа үзенчәлекләрен ача – ача тасвирлый. Лирик герой хисләрнең чагылышы аша язгы табигатькә шагыйрьнең уңай мөнәсәбәтен, андагы үзгәрешләргә сизгерлеген, уңай бәясен төсмерлисең.
«Кышка бер сүз» дә бертөрле күңел күтәренкелеге белән кыш – яз тартышы җанландырыла. Табигатьтә һәрнәрсәнең үз катгый тәртибе булу сәбәпле, гөлләр патшасы язның аллы- гөлле күбәләкләр гаскәре белән алтын фаэтонында барыбер киләчәгенә куану, хуплау белдерелә.
«Яз» шигыре моңа кадәр телгә алынгын әсәрләрдән үзенең фәлсәфи юнәлеше белән аерылып тора: лирик герой каләмен язарга, иҗат итәргә өнди нурлы. Якты яз килгән бит. Шул ук вакытта каләм туктап калган, герой нәрсәнедер аңлап бетерми кебек. Әйе, тормышка нур иңә, яз килә, әмма анда мәхшәр: бозлар, ахыр заман җиткән кебек, бер – берсен кага – кага агалар, чабалар, бетүгә баралар. Кайсының җәннәткә, ә кайсының утка барганлыгын белеп да булмый. Җирдән чыккан парлар һәм томаннар да ахыр заманны искә төшереп тора:
Бу галәмне тота бертөрле каушау,
Бөтенләй болганадыр, килә шау – шау.
Әнә шулай шагыйрь яңалыкның искелек белән тартыша – тартыша хакимлеккә ирешүенә, җиңүеңә табигать дөньясындагы үзгәреш – хәрәкәтләрне сәнгатьле сүз белән җанландырып инандыра.
Әлбәттә, үзенең тәрбияви эчтәлеге, гади һәм образлы теле белән иҗат ителгән шигърияте аша шагыйрь баларның аң – белемен үстерүгә үзе дә ирешә. Ә инде укучы да, шагыйрь белән беркылганлыгын санап китү, аның хәрәкәтләренә салынган таләп иҗат итешкәндәй, шигырьнең төпкә яшеренгән серләрен дә ачарга ярдәм итсә, нур өстенә нур инде ул. Мәсәлән, «Җил» шигырен укыгач җилнең ниләр кыланганлыгын санап китү,аның көченә сөенү, соклану аз. Җил һәм аның хәрәкәтләренә салынган эчке мәгънә – иреккә сусау, ирекле булырга омтылыш икәнлеген төшенү кирәк. Киеренке эчке рухи халәт белән бәйле шигырьләргә аеруча игътибарлы булу мөһим. Мисалга «Яратырга ярый»шигырен китерик. Әсәр эчтәлегенә килгәндә, елның һәр фасылы яратуга лаек, һәрберсе матур, димәк, дөнья матур: «... матур кырлар, матур таулар» ... Әнә шул матурлык фонына шагыйрь контраст итеп тормыштагы үзәген өзгән ямьсезлекләрне куя: фәкыйрьлек, ярлыларның газаплы тормышы, кеше дип әйтергә тел бармаган адәм актыклары ... Җирдә, табигать кочагында тормыш, төрле кешеләр бар, дигән сүз бу. «шатлык вә хәсрәт» шигыренә дә тирән мәгънә салынган. Аның каравы җәйге табигать хозурлыгын Тукай күп юнәлешләрдә бирүгә ирешә:
туган җир табигатенең гүзәллеге, изгелеге: «Җәйге таң хатирәсе», «Шүрәле», «Туган авыл», «Туган җиремә»;
балалар һәм табигать: «Эш беткәч, уйнарга ярый», «Су анасы», «Бала белән Күбәләк», «Бичара Куян», «Кызыклы шәкерт» , «Кошчык»;
кош – корт, хайваннар дөньясы: «Кошларга», «Карлыгач», «Ялкау маэмай», «Сөткә төшкән тычкан»;
күк җисемнәре, ел, тәүлек әйләнәсе: «Ай белән Кояш», «яңгыр илә Кояш», «Арба, Чана, Ат» һ.б.
Тукай әсәрләрендә балаларны тәрбияләүнең иң мөһим проблемаларын күтәрә, киләчәк буынны әдәбият ярдәмендә тәрбияләү идеяләрен пропагандалый. Тукай юкка гына «Мин дипломат, сәясәтче һәм җәмәгать эшлеклесе түгел. Минем күзләрем күпне күрә, колакларым күпне ишетә»,- дип әйтмәгән. Ә тирәлектә ул тупаслык, иң гади культура нормалары булмавын, тәрбиясезлекне күрә. Шуңа күрә дә аның иҗатында киләчәк буынга белем бирү һәм аны тәрбияләү проблемалары зур урын алып тора.
1906 нчы елда “Милли хис” статьясында Тукай болай дип яза: «Безнең милләтебез Пушкин, Толстой, Лермонтов кебек чын язучылар, шагыйрьләр һәм музыкантларга мохтаҗ... Аларсыз безнең тормышыбыз бәйрәмнәрсез, ыгы-зыгыда үтәчәк... Яшьләр укырга тиеш.
Белем алу – ул дөреслекнең –ялганны, яктылыкның – караңгылыкны җиңүендә иң кирәкле алым... »
Г. Тукай шактый әсәрләрендә белем алуның кирәклеген, мәгърифәткә юлның авыр булуын ассызыклый. Мәсәлән, «Шәкерт, яки бер очрашу» (1906) шигырендә мескен шәкерт сурәтләнә. Киемнәре теткәләнеп беткән, шул сәбәпле кышкы салкында туңган мескен шәкертне Тукай ярлылыгыннан оялмаска, белем үрләрен яуларга өнди, син дә бервакыт бар дөньяга билгеле булырсың дип өметләндерә:
Оялма бу киемнең тишек булуыннан,
Катаңның каткан һәм кыйшык булуыннан.
Очып төш тә балалык бишегеннән,
Ябыш — аерылма мәктәп ишегеннән.
Синең ярлылыгың — синең мактанычың, онытма;
Һәм мондый юк-бар уйлар белән кайгы йотма.
Синең бу барган юлың — галимнәр юлы;
Бу юл белән барлык олы кешеләр җитешкән.
Тукай киләчәк буынга баглаган өметләрен һәм балаларга тиешле тәрбия бирү кирәклеген менә бу әсәрләрендә дә ассызыклый. Мәсәлән, «Татар кызларына» (1906), «Китап» (1909), «Гомер юлына керүчеләргә» (1910) кебек шигырьләре аеруча игътибарга лаек. Соңгы шигырендә ул болай дип яза:
Әгәр кайчак гомер сахраларында мин гизеп арсам,
Гомер юлында бер мәүкыйф ясап алмакны уйлансам,
Итәм дәрхаль тәвәкъкыф мин сабыйлык хатиратында,
Очам мәктәп таба нурлы тәхаттырлар канатында.
Күңелдән сагынам «тоткын»лыгымны, мәктәбемне мин,
«Нигә соң үстем инде һәм нигә «дәү» булдым инде, дим.
Нигә, дим, изге мәктәптән, сабый чаклардан айрылдым?
Нигә мин кечкенә Апуш түгел, зуп-зур Тукай булдым?»
Габдулла Тукай дөньяви тәрбия һәм белем бирү яклы була, балаларны яңа европача мәктәпләрдә укытырга өнди. Шагыйрь иске татар мәдрәсәләренә каршы чыга, татар мәктәпләрендә реформа үткәрүне таләп итә. Ул мәдрәсәләрдәге тәртипләрне, укыту системасын, мәгаллимнәрен кискен тәнкыйтьли.Тукай укучыларны бу мәктәпләрдән китәргә өнди. Мәсәлән, «Мәдрәсәдән чыккан шәкертләр ни сөйли? » (1907) шигырендә ул хәзрәтләрнең наданлыгын, мәдрәсәдә ныклап урнашкан укыту системасын фаш итә:
Күп яттык без
Мәдрәсәдә,
Аңламадык
Бер нәрсә дә;
Селкәнмәдек
Таш төсле без,
Җилбер-җилбер
Җил бәрсә дә.
Чаршау кордык,
Кояш безгә
Нурын чәчеп
Җибәрсә дә;
Каршы тордык,
Кудык, безгә
Яктылыктан
Ни килсә дә.
Юрган ябып
Йоклап яттык,
Уйганмадык,
Тан, атса да;
Уйланмадык!
Бәхтемезнең
Кояшы баеп
батса да.
1912 нче елда язылган «Мәктәп һәм школа» шигырендә Тукай рус мәктәбен татар мәдрәсәсе белән чагыштыра. Ул школада - тормыш, ә мәдрәсәдә – дин дип яза.
Габдулла Тукай әсәрләрендә гаилә тәрбиясе проблемасы
Габдулла Тукай « Мөхәриргә » шигырендә дә әдип «Ул Гомәрдән курка шәйтәннәр» дигән төсле рәсүл;/ Бер карашың иң шома ялганчыны сүздән тыя...» - дип мактала. Билгеле булганча, Гомәр бине Хатта пәйгәмбәребез Мөхәммәт салалаһу галәйһи вәсәләмнең сәхабәсе булган. Барлык мөшрикләр дә аңардан нык курыкканнар. Нәкъ Гомәр ислам динен кабул иткәч кенә, мөселманнар ачык дәгъват кыла алганнар.
«Тукай-мәктәптә» , «Милли фаҗига» , «Мәрхүм Тукай» исемле мәкальләрендә Гаяз Исхакый Тукайга бик югары бәя бирә, аның әсәрләренең бөтен татар халкы өчен җан азыгы булуын дәлилли.
Габдулла Тукай да, милләтнең үз балалары буларак, милләте бәхете,азатлыгы өчен үзләренең үткен кораллары белән көрәшәләр.Милләтне инкыйраз авыруыннан саклап калу максатында, аның игьтибарын халыкның милли яшәешенә, күркәм гореф-гадәтләренә, милли йолаларына, нәсел-нәсәбенә, борынгы тамырларына юнәлтәләр. Укучыларга тәкъдим ителгән әлеге хезмәттә сүз бу ике талант иясенең татар-мөселман көнкүрешен. Гаилә тормышын, гаиләдә бала тәрбияләү күренешләрен чагылдырган әсәрләре турында бара. Шигырьләрендә дә татар - мөселман көнкүреше, гаилә тормышы ислам дине йолалары белән үрелеп чагылдырылган. Билгеле булганча, мөселман гаиләсендә бала ислам дине нигезләре белән кече яшьтән үк таныша башлый.Тукай да үзенең бала чагындагы иң беренче хәтирәләрен: «Туган авылым » шигырендә түбәндәгечә сүрәтли:
Ходай шунда җан биргән, мин шунда туган,
Шунда әүвәл Коръән аятен укыган;
Шунда белдем рәсүлемез Мөхәммәтне,
Ничек михнәт,җәфа күргән,ничек торган
«Ана илә бала» шигырендә кызыксынучан, көр күңелле сабый баланың әнкәсенә биргән сораулары бу дөньяның хуҗасы кем булуын белү белән бәйле:
Җавап бирсәң икән,әнкәй,минем әйткән сөяльләргә,
Гаҗәпләндем бу дөньяга вә анда барча хәлләргә:
Ничек булган,ничек үскән бу хисапсыз дәү-дәү урманнар?
Бу һәйбәт ямь-яшел кырлар каян килгән вә булганнар?
Җиһанда барча эшләр,барча хәлләр Тәңредән,бәгърем
Шигырьдә ана һәм бала арасындагы җылы мөнәсәбәт,ананың баласына хакыйкатьне күркәм рәвештә җиткерүе укучыда соклану уята.Әлеге күренеш исламда бала тәрбиясенең матур бер үрнәген тасвирлый.
«Таян Аллага » шигырендә Тукай, гөнаһсыз яшь балага мөрәҗәгать итеп, аны мәрхәмәтле Аллага таянырга чакыра:
Йа Ходай,күрсәт,диген,ошбу җиһанда якты юл:
Ул-рәхимле;әткәң-әнкәңнән дә күп шәфкатьле ул!
Шигырьдәге дога мотивы да игътибарга лаек:
Кыл дога, ихлас белән тезлән дә кыйбла каршына;
Бел аны:керсез күңелдән тугъры юл бар гаршенә!
Аллага дога кылу күренеше Тукайның «Туган тел» , «Йокы алдыннан» шигырьләрендә дә бик тәэсирле итеп чагылдырыла.
Кеше үз күңеленә урын таба алмаганда, кайгы - хәсрәткә дучар булганда яки туры юл эзләгәндә дә Аллага мөрәҗәгать итә: Аллаһның изге сүзе - Коръәнне укый, шуның белән җанын, тынычландыра, рухи азык таба.Тукай да бөтен җан тынычлыгын Коръән укуда табуы турында «Тәэссер» , «Китап» шигырьләрендә бәян итә:
Гомернең иң читен,җайсыз,уңгайсыз бер минутында,
Әгәр янсам кайгы вә хәсрәтнең мин утында,
Укыйм тиз-тиз күңелдән бер гаҗаиб сүрә Коръәннән,-
Газаплар мәгънәви бер кул илән алынадыр җаннан.
Билгеле булганча, һәр мөселман өчен белем алу фарыз.Татарлар да мәгърифәтле, аң-белемле булуга, балаларда яшьтән үк белем алуга мәхәббәт тәрбияләүгә аеруча зур игътибар биргәннәр.Тукай да, чын педагог буларак, балаларга белем алуның, тырышып укуның зарурилыгын күп кенә шигырьләрендә дәлилли. «Ата илә бала» шигырендә гаилә башлыгы буларак, ата үз баласына файдалы киңәшләр бирә, аны рухи яктан дөрес тәрбияләүгә омтыла:
Яз, газиз угълым: кара тактаны сыз акбур белән!
Һәм кара күңелеңне ялт иттер сызып акнур белән!
Өч наданга алмашынмас - бер язу белгән кеше;
Мәгърифәт эстәр,иренмәс һич – кеше булган кеше.
«Бәхетле бала» шигырендә Тукай бәхет төшенчәсен белем төшенчәсен белем төшенчәсе белән тыгыз бәйли:
Бәхетле шул баладыр, кайсы дәресенә күңел бирсә,
Мәгалимне олугъ күрсә, белергә кушканын белсә.
Сабакка калмаса соңга, борылмый барса уң-сулга,
Уенга салмаса ихлас - мени бәхете аның шунда.
Биредә шагыйрь, белем алуның фазыйләтен ассызыклавы белән бергә, белем алу әдәпләрен дә күрсәтә. Бүген укытучыларга мөнәсәбәт тискәре булган җәмгыятебездә Тукай шигыре тагын да актуальләшә.
«Ике юк » шигырендә дә гыйлем алуның өстенлеге дәлилләнә:
Ике юл бар бу дөньяда: берсе будыр- бәхет эстәү;
Икенче шул:гыйлем гыйшкында булмак- мәгърифәт эстәү.
Синең кулдан теләрсең-мәгъриф ле бул,бәхетсез бул;
Вә яки бик бәхетле бул,имеш бул,мәгърифәтсез бул.
Биредә ишәк кебек, йә булмаса, бер кайгысыз рәхәт гомер кичереп, матур киенеп, тәмле ашап, күп йоклап яшәү беренче карашка бәхет кебек тоелса да,чынлыкта бәхетсезлек икәнлеге аңлашыла. Ә, авырлыкларны сабырлык белән кичереп, гыйлем өстәү бәхеткә китерә.
Чын бәхеткә ирешү өчен, гыйлем алу белән бергә, хезмәт итүнең дә мөһимлеген Тукай сабыйларга «Эш» шигырендә үтемле аңлатып бирә:
Тынма, эшкә, и сабый! Бел, Тәңредән эшләргә - көн,
Эшләп аргачтан бирелгәндер тыныч йокларга төн.
Иртә торгач та язарга, дәрсең укырга тотын;
Тынма, эшлә, торма тик, тынарсың җомга көн.
«Эшкә өндәү» шигыре дә бу фикерне дәвам итә. Мәңгелек бәхеткә ирешү, үзеннән соң күркәм әз калдыру өчен фидакарь хезмәт куюның зарурлыгын дәлилли Тукай.
Шулай итеп, Г.Тукай мәңге халык күңелендә яшәячәк,тәрбияви әһәмияткә ия булган әсәрләр тудырып, гаделлек, тынычлык, югары әхлак, нык имсанлык нәсел дәвамчыларының булуы, милләт язмышы кебек мәңгелек проблемаларны күтәреп чыгалар һәм әсәр укучыларны да бу хакта уйлануга этәрәләр.
Йомгаклау
Тукай милли тәрбия мәсьәләләрендә шигырьләр һәм публицистик мәкаләләр генә язып калмый, педагогика өлкәсендә дә хезмәтләр яза. Мәсәлән, « Ана хатлары » н (1907) ике ананың бер-берсенә хат язышулары формасында иҗат итә. Бу хатларда аналарга балаларны тәрбияләү буенча педагогик киңәшләр бирә шагыйрь.
Габдулла Тукайның педагогик карашлары рус педагогларының идеяләренә нигезләнә.Ул К. Д. Ушинский, В. Соколов, Ф. В. Грекова, Д. И. Тихомированың хезмәтләреннән файдаланып эш итә, бигрәк тә ул « Живое слово » хезмәтен аерып күрсәтә.
Тукай балаларга багышлап төрле әдәби җыентыклар, башлангыч мәктәптләр өчен « Яңа кыйраәт » (Яңа уку китабы) исеме белән дәреслек-хрестоматия, « Балалар күңеле. Мәктәптә милли әдәбият дәресләре » кебек хрестоматияләр дә чыгара. Шуның белән ул мәктәптә татар әдәбиятын системалы рәвештә өйрәнә башлауга нигез сала
Балаларның рухына ятышлы, теле ягыннан аңлаешлы һәм аларның аң-белемнәрен үстерүгә ярдәм итүче әсәрләрне – шигырьләр, әкиятләр һәм хикәяләрне, татар әдәбиятында беренче буларак, Г.Тукай бирә. Шагыйрь әсәрләренең төп темасы – аң - белемгә, хезмәткә өндәү, хезмәт кешесен данлау, Ватанга, туган җиргә, туган телгә мәхәббәт тәрбияләү.
Шулай итеп, Габдулла Тукай – татарларны бөтен дөньяга таныткан шагыйрь генә түгел, ә киләчәк буынны тәрбияләүгә тиешле әһәмият биргән, балаларны тәрбияләүгә зур өлеш керткән педагог та.Тукайның фикерләре, ул язган әсәрләр бүген дә актуальлеген югалтмаган, бүген дә без Тукайга янәдән янә мөрәҗәгать итәбез.
Кулланылган әдәбият
1.Тукай Габдулла. Әсәрләр: 5 томда / төз. Р.Гайнанов; кереш сүз авт. Г. Халит.- Казан: Татар. кит. нәшр., 1985 – 1986.- 1т.: шигырьләр. Поэмалар (1901 – 1908) -408б.
2. Тукай Габдулла. Әсәрләр: 5 томда.- 2 т .: шигырьләр, поэмалар (1909 – 1913) – 400б.
3. Тукай турында замандашлары: истәлекләр, мәкаләләр һәм әдәби әсәрләре җыетыгы.- Казан: Татар. Кит. Нәшер., 1960.- 295 б.
4.Габдулла Тукай. Тулган иман берлән Коръән садремә / Габдулла Тукай.- Казан: Иман, 1996. -10б.
5.Габдулла Тукай мирасы һәм милли – мәдәни багланышлар: Габдулла Тукайның тууына 125 ел тулуга багышланган Халыкара фәнни – гамәли конференция материаллары (25 апрель, 2011 ел). – Казан, 2011. – 315 б.
Интересные факты о мультфильме "Холодное сердце"
Весёлые польки для детей
Рисуем ананас акварелью
Новогодние гирлянды
Почему Уран и Нептун разного цвета
Комментарии
бик әйбәт эш.