Ученики Выполняли проектную работу "Знаки препинания в мире сказок".
Они сочиняли сказки, Сравнивали знаков чем то похожими предметами.
Рисовали, писали стихи.
Вложение | Размер |
---|---|
татарский язык в мире сказок | 30 КБ |
Татар теле әкиятләр дөньясында.
(Без татар телен җанландырабыз)
Максат: сүз төркемнәрен үзләштерүгә контроль, тыныш билгеләрен куллана белү, аларны предметлар белән чагыштыру;
- алган белемнәрне гамәлдә куллана белүне үстерү, тел байлыгын камилләштерү әкияти образлар уйлап табып тел фәненең нечкәлекләрен төптәнрәк төшенергә мөмкинлек тудыру, эзләнергә өйрәтү,
- фикер дәрәҗәсен, интеллектуаль сәләтен һәм иҗади фантазиясен, хыялын үстерү, татар теле фәне белән кызыксыну уяту
Аңлатма: һәрбер фән кебек үк татар теленең грамматикасы, орфографиясе катлаулы. Ләкин иҗади үсеш технологиясе белән белем бирү дәверендә, укучыларның һәрбер фәнгә карата кызыксыну уянуын күрергә мөмкин тудырылды. Чөнки һәр теманы өйрәнгәндә укучылар иҗади якын килә беләләр. Мәсәлән, 1 нче сыйныфтан ук хәреф, саннар өйрәнгәндә аларны нинди дә булса предметка охшаталар. Аларның рәсемен ясыйлар һәм истә калдыру өчен дә бу бик яхшы алым. Алар әкиятләр иҗат итәргә, ә тыныш билгеләре буенча кагыйдәләрне язып, тирә-юньне күзәтүләрдән чыгып нинди дә булса предметка охшатырга, аларның һәрберсен иҗади образга әйләндерергә, тыныш билгесе туры килә торган җөмләләр язарга тиешләр. Соңыннан һәр төркемнән иң яхшы эшләр җыела һәм алар буенча матур кичәләр уздырыла.
Ия белән Хәбәр мәхәббәте.
Борын-борын заманда Ия белән Хәбәр патшалыклары булган. Ия патшалыгында ханның иң яраткан кызы Иябикә яшәгән. Ул һәрчак баш килештә кем?, нәрсә? Сорауларына җавап булып килгән. Ерак түгел Хәбәр патшалыгы да бар икән. Хәбәр патшаның улы- Хәбәр-егет. Хәбәр-егет эш сөючән була, беркайчан да тик тормаган. Ул- нишли?, нишләгән?, нишләячәк? Сорауларына җавап булып килә икән.
Бервакыт Җөмлә патшалыгы барлык җөмлә кисәкләрен үзенә кунакка чакырган. Бу зур мәҗлестә Хәбәр-егет Иябикәне күреп, бер күрүдә гашыйк булган. Шуннан бирле Хәбәр-егет Иябикә артыннан ияреп йөри башлаган. Иябикә Хәбәр-егеттән качар өчен төрле сүз төркемнәре кыяфәтенә дә кереп караган. Шулайда Хәбәр-егет Иябикәне гел танып ала икән. Ул аның артыннан калмаган.
Хәбәр-егет җәенке җөмләләрне яратмаган. Чөнки җөмлә ахырында торган егеткә сөйгәнен җөмлә кисәкләре арасыннан муенын суза-сузаэзләргә туры килгән. Ул хәтта җөмлә кисәкләрен куркытып та караган, аларны чакырырга да теләгән. Ләкин булмаган, җөмлә тәртибен бозарга ярамаган.
Хәбәр-егеткә җыйнак җөмләләр якынрак икән. Ул аларны бик яраткан. Чөнки монда Иябикә белән Хәбәр-егет җөмлә эчендә икәү генә булып, рәхәтләнеп сөйләшәләр, аңлашалар. Бу егетнең һәрчак ярдәм итәргә әзер булуы кызның күңеленә хуш килгән.
Шулай борынгы заманнардан алып безнең көннәргә кадәр сакланган көчле мәхәббәт чагылышын без җыйнак җөмлә эчендә хәзер дә күрә алабыз.
Ия сәяхәте.
Яшәгән ди кечкенә генә бер авылда Ия. Ул авылдан ерак түгел сүзләр һәм сүзтезмәләр урманы бар икән
Ия шул урман буйлап сәяхәткә киткән. Бара торгач, Хәбәрне очраткан:
-Син кая барасың?-дип сораган.
-Мин җөмлә дигән бер тауга барам,-дигән Хәбәр,-анда бер Ия, бер Хәбәр, бер Аергыч, бер Хәл һәм бер Тәмамлык кына урнаша ала.
Дуслар, башка Ия белән Хәбәр килеп җитмәсен дип, тауга ашыкканнар. Тиздән алар янына башка иярчен кисәкләр дә килеп җиткән. Алар бөтенесе дә бер җөмлә булып яши башлаганнар.
Җөмлә кисәкләре дус кына яшәп ятканда, яннарына тыныш билгеләреннән тупланган гаскәр килеп чыккан. Алар:
-Безгә урын бирегез,-дип таләп иткәннәр. Гаскәр каршына җөмләнең баш кисәкләре Ия белән Хәбәр чыккан. Алар бертавыштан тыныш билгеләренә:
-Курыкмагыз! Сезнең өчен буш урыннан бар-дип тынычландырганнар. Һәрбер тыныш билгесенә урын табылган.
Как нарисовать китайскую розу
Разноцветное дерево
Мост из бумаги для Киры и Вики
Сочинение
Сказка об одной Тайне