Сочинение.
Вложение | Размер |
---|---|
tugan_avylym.doc | 28.5 КБ |
Түбән Мактама №2 урта мәктәбенең
9 сыйныф укучысы Бадыкоыа Алина Рөстәм кызы
Җитәкче: Вилданова Ләйсән Марс кызы
Туган авылым
Зәй буенда, тау куенында
Тайсуганым, Тайсуган.
Ал булса да, гөл булса да
Бер генә ул җан сөйгән.
Мин үзем хәзерге вакытта Түбән Мактамада яшәсәм дә, ә туган авылым минем Тайсуган. Һәр ялларда, каникулларда туган авылым Тайсуганга кайтам. Авылда минем әбием белән бабам яши. Әбиемнең”Туган үскән җиреңә мәрхәмәтле бул, аны ярат, тарихын өйрән”, - дип һәрвакыт әйтеп тора.
Дөньяда иң матур авылларның берсе ул Тайсуган. Ерактан караганда авыл таулар арсында утыра.
Ерак түгел, тирәсендә
Чишмә, күлләр, әрәмә.
Ак мамыктай каз-үрдәкләр
Сибелгәннәр чирәмгә.
(Алмаз Хәмзин).
Бу җыр сүзләре нәкъ Тайсуганга туры килә. Таулар арасында сокланып туймаслык болыннар, челтерәп ага торган чишмәләр, балыклы-бакалы инешләр, әрәмәләр белән уратып алынган елга буйлары, кырлары, урманнары күңелгә рәхәтлек бирә. Авылның һәр сукмагы, юлы, чишмәсе үзенең, атамасы, тарихы белән истәлекле.
Авыл табигатен чишмәләр бизи. Чишмә, тау астыннан көмеш күзе белән җирне тишеп, бик зур кыенлыклар белән саркып чыга, бөдрә дулкыннар ясап, әкрен генә ага. Аның көмеш сыман тамчылары кояш нурлары астында энҗе бөртекләре сыман җемелди.
Чишмәләр ... кемнең генә күңеленә илһам салмый да, кемгә генә канат куймый да, хыялларын үстерми икән соң алар? Һәр чишмәнең үз сихәте бар. Ә Тайсуган авылының тау астыннан ага торган чишмәне “Тарлау чишмәсе” дип атыйлар. Көмештәй саф, салкын суы челтер-челтер җырлап ага. Аның суын эчсәң, тәнеңә ниндидер сихәт керә. Урманда печән чабучылар, юлчылар чишмә суын эчеп сусаганнарын басалар.Борынгы заманнардан ук чишмәгә зур хөрмәт, сакчыл караш тәрбияләнеп килгән.
Авылдан ерак түгел генә урман башлана. Урман үзенең саф һавасы, яшеллеге, җырчы кошлары белән үзенә эндәшә. Урманны барлык кешедә ярата торгандыр дип уйлыйм мин. Тукайның “Шүрәле” поэмасындагы мондый юллар безнең авыл урманы турында язылган сыман:
-Бик хозур! Рәт-рәт тора гаскәр кеби чыршы, нарат;
Төпләрендә ятканым бар, хәл җыеп, күккә карап.
Нинди генә ел вакыты булмасын урман кешеләрне үзенә тарта. Ял көннәрендә кешеләр урманга агылалар. Ә җәй уртасында урман аланнарында сирәк кенә булса да чалгы тавышлары ишетелә. Көзен кешеләрне үзенең сап-сары чикләвекләре, җиләк-җимешләре белән киендерә.
Авылда нарат., чыршы, каен урманнары шактый. Ләкин урманга килеп кергәч, киселгән агач төпләрен, ташланган чүпләрне күреп йөрәк әрни. Мин үзем табигитьне пычрату, аңа саксыз карауга бик борчылам.
Кешеләр! Табигатькә мәрхәмәтле булыйк! Аны саклап калу калу өчен бөтен көчебезне кызгынмыйк! Табигатьне һәм аның байлыгын саклау безнең бурыч.
Тайсуган авылы гүзәл дә, аның кешеләре дә минем күңелгә якын тоела. Һәр кеше дә туган ягы турында шулай дип уйлыйдыр. Туган як җырларга күчкән. Туган як турында шигырьләр, поэмалар, хикәя-повестьлар, нәсерләр иҗат ителгән. Мин дә кая гына барсам да, туган ягым, әти-әнием һәрвакытта да якын, газиз булыр.
Рыжие листья
Сила слова
Рисуем акварельное мороженое
Космический телескоп Хаббл изучает загадочную "тень летучей мыши"
Четыре художника. Осень