укучының үзе иҗат иткән шигыре
Вложение | Размер |
---|---|
tugan_telem_shig.doc | 24 КБ |
Туган телем- Тукай теле.
Туган телем- Тукай теле
Дөньяда иң затлы тел.
Җанлы тел ул- минем телем,
Шуңа аны әйбәт бел!
Тукай абый татар телен
Таныткан бар җиhанга.
Бүген аны мин өйрәнәм
Туган телем булганга.
Әкиятләр укыйм көн дә,
Шигырьләр дә язам мин.
Тукай абыйга сокланам,
Шуннан үрнәк алам мин.
Рус телен белү дә кирәк!
Өйрәник без аны да.
Өйрәник, тик hич онытмыйк
Туган телебезне дә.
Түбән Мактама 2нче мәктәбенең
4сыйныф укучысы Әhлиев Мансур
Без- Тукай оныклары.
Тукай абый әкиятләрен
Укыйбыз без яратып.
Алардан акыл алабыз
Тормышка яраклашып.
“Су анасы”н укыдык без,
Тамашасын карадык.
Су анасының чәчен без
Чынлап торып тарадык.
Тукайның шигырьләре дә
Күңелгә үтеп керә.
Сиңа, миңа-hәммәбезгә
Алар тәрбия бирә.
Бүген дә ул маяк булып
Балкый безнең күңелдә.
Яшә, Тукай, шулай мәңге
Шигърият күгендә!
Түбән Мактама 2нче мәктәбенең
6сыйныф укучысы Нуруллина Айназ
Земля на ладонях. Фантастический рассказ
Рисуем акварелью: "Романтика старого окна"
Рисуем весеннюю вербу гуашью
У меня в портфеле
Денис-изобретатель (отрывок)