Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан ветераннар белән очпрашудан соң туган язма
Вложение | Размер |
---|---|
veteran_minnulla_aga.doc | 33 КБ |
Имин үтсен, диеп, безнең таңнар,
Баш иябез сезгә, ветераннар!
Җиңүнең 65-нче язын каршы алган элеккеге егет hәм кызлар бүген инде чал чәчле, маңгайларын тирән буразналар каплаган, җыерчыклы куллары авыр елларның онытылмас истәлеге булган әби-бабайлар. Шуларның берсе- Шиhапов Миңнулла Гыйльмулла улы.
Агымдагы елның октябрь аенда Миңнулла агага 91 яшь тула. 20 яше дә тулмас, сентябрь аенда, ул Совет Армиясе сафларына алына. Приказ нигезендә Монголиягә эләгә. Бөек Ватан сугышы башлангач, Кытай-Япон чигендә II фронтта сугыша.
-Миңнулла ага, сугыш вакытында иң куркыныч мизгелләр булгандыр. Шуларны хәтерлисезме?
-Япония чигендә булды бу хәл. Кызу көн иде. Окопта ятабыз. Дошман баш күтәрергә дә ирек бирми: бомба, снаряд яудыра. Таң ата башлау белән бомба ташлый башлыйлар, караңгы төшкәнче шулай. Көннең кайсы вакыты икәнен аермый башлыйсың, мәхшәр. Кырдылар гына солдатларны. Күбебез раненый булдык. Бер күтәрелгәндә минем дөньяның асты өскә килде. Янымда гына снаряд шартлады. Шуннан заглушенный булдым.
Сугышны ефрейтор булып башлаган егет, сержант булып тәмамлый. Җиңү көнен дә ул Япония чигендә каршы ала. Әмма туган илгә кайтырга насыйп булмый. Солдатлар юк, кеше бик күп үлгән. Шулай итеп ул тагын бер елга хезмәт итәргә кала.
Миңнулла агага туган якларга кайту бик тиз генә язмаган икән. Балтач районы Көшкәтбаш авылында әти-әнисе үлгән, туганнары да юк диярлек.Ул хәрби дустына ияреп, аның туган җире- Алма-атага юл тоталар. Егетнең апасы каршы ала аларны. Кайту белән Авиация заводына эшкә урнаша. Сугыш чыныгуы алган, таза гәүдәле, иле өчен җанын да, тәнен дә бирергә әзер булган егетне ике куллап эшкә алалар. Шуннан ук тулай торак та бирәләр. 1949-нчы елда татар кызы Саҗидә белән танышып, гаилә корып җибәрәләр.Тиздән аларның кызлары Гүзәлия туа.
1953-нче елда яшь гаилә Әлмәткә кайтып төшә. Ул чорда Татарстан икенче Баку булырга җыена. Сугыш җимереклекләрен аякка бастырырга илгә бик күп нефть, газ кирәк була. Миңнулла ага Миңлебай газ эшкәртү заводына эшкә урнаша. Тырышлыгы, карусыз хезмәте, эшкә ятып торган кулы заводны төзү эшенә ярап куя. Соңыннан инде, завод эшли башлагач, хезмәт юлын биредә үк дәвам итә.Озак еллар фидакарь хезмәт куеп, лаеклы ялга да заводтан чыга. Ләкин бик матур гына гомер кичергәндә, биш баласын ятим калдырып, хатыны Саҗидә апа үлеп китә. Язмыш сынавы булгандыр инде. Миңнулла ага 4 кызын hәм 1 улын аякка бастыра. Бүген дә алар әтиләрен онытмыйлар. Улы Таhир hәм кызлары Гүзәлия, Гөлнур Мактамада яши. Балалары, оныклары бабаларын онытмыйлар. Көн саен диярлек хәлен белеп, тиешле ярдәмен күрсәтеп, терәк булып торалар. Яшәгән йорты, ихатасы ялт иткән Миңнулла агайның. Өендә заманча җиhаз. искиткеч чисталык.
-Миңнулла ага, хәзерге буын яшьләргә әйтәсе теләкләрегез бардыр, бәлки.
-Балалар! Сез хәзер оҗмахта яшисез. Менә безгә уку эләкмәде. Колхозлашу чорында колхоз эшенә куалар иде. Бик укыйсы килсә дә укый алмадык. Хәлегездән килгәнчә тырышып укыгыз. Без күргәнне сезгә күрергә язмасын. Илләр тыныч,имин булсын.
Ә егетләргә әйтер сүзем шул: туган илне саклау hәрбер егетнең изге бурычы. Солдат булудан курыкмагыз. Бүгеннән үк әзерләнегез.
Очрашу Миңнулла агайда бик күп хатирәләрне яңарткандыр. Әйе, өлкән буын күпне күргән, күпне кичергән. Алар инде дәрт-дәрманнары ташып торган яшь җилкенчәк түгел. Җиңүнең кабатланган hәрбер имин язы ветераннарга шатлык, сөенечләр генә алып килсен иде. Йөрәгегездә сыкраган яралар быел 65-нче тапкыр яңарса да, сез әле бик күп язларны каршы алырга тиеш. Сез- тарихның үзе! Сезнең сафлар көннән-көн сирәгәя барганда, күңелләр әрни. Яшәгез әле, озын гомерле булып, үз аякларыгыз белән җир җылысын тоеп, бәрәкәтле тормышта гомер кичерегез!
Миңнулла агада кунакта
Түбән Мактама 2-нче мәктәбенең
7-нче “Б” сыйныф укучылары булды.
Сугыш hәм хезмәт ветераны
Шигапов Миңнулла Гыйльмулла улы
Убунту: я существую, потому что мы существуем
Земля на ладонях. Фантастический рассказ
Цветок или сорняк?
Хитрость Дидоны
В поисках капитана Гранта