"Минем яраткан укытучым" темасына укучының иншасы
Вложение | Размер |
---|---|
minem_yaratkan_ukytuchym.doc | 33 КБ |
Министерство образования и науки РТ
ТР фән һәм мәгариф министрлыгы
Конкурсное сочинение на тему :
“Мой любимый учитель”
“Минем яраткан укытучым”
ТР Әлмәт районы Түбән Мактама Нижнемактаминская СОШ №2
2нче урта мәктәбе Альметьевского района
Башкарды: 7“б” сыйныф укучысы Выполнила: ученица 7 ”б” класса
Абдрашитова Зарина Абдрашитова Зарина
Җитәкче: Әһлиева Гөлназ Руководитель: Аглиева Гульназ
Фоат кызы Фоатовна
Альметьевск 2011
Әлмәт 2011
Укытучы төшендә дә дәрес бирә,
Балалар дип hаман җан ата.
Үз hөнәрен, мәктәпне hәм балаларны
Өнендә дә, төшендә дә ул ярата.
Рания Кәримуллина.
Укытучы-баланың чын дусты, киңәшчесе, ярдәмчесе ул. Ул безгә белем генә бирүче түгел, ә безнең сәламәтлек өчен кайгыручы да, безнең шатлыклар өчен куана белүче дә. Бер сүз белән әйткәндә, икенче әни ул безнең. Минем әбием дә укытучы. Аның hәрвакыт әйтә торган сүзе бар: “Укытучы бирелеп, намус белән, чын күңелдән балаларны яратып эшләсә генә дәрәҗәгә ирешәчәк, ихтирамга лаек булачак”,-ди әбием миңа.
Һәр укучының да үзенең генә яраткан, хөрмәт иткән укытучылары була. Минем дә яраткан укытучыларым бар. Шулар арасыннан аеруча иң якыны- минем сыйныф җитәкчем, татар теле hәм әдәбияты укытучысы Гөлназ Фоатовна.
Әле бүгенгедәй хәтеремдә... Көзнең иң матур көннәренең берсе- 1-нче сентябрь иде. Күгелҗем томан таралып, яктырып кояш чыкты.Шул матур мизгелдә, чәчәкләр белән тулы мәктәп бусагасында, Ул безне каршы алды. Безнең әле яңа башлангыч сыйныфны тәмамлап, 5-нчегә килүебез. Шул көннән башлап үзара дус яшәргә, мәктәп елларын онытылмаслык итеп хәтердә калдырырга, гүзәл сүзләр табып безнең кәефләрне күтәрергә, яхшы укырга өндәүче укытучым минем. “Аз гына белер өчен дә бик күп укырга кирәк,-ди ул безгә.
Гөлназ Фоатовна туган телебезнең искиткеч матурлыгын күрергә, байлыкларын белергә өйрәтүче дә. Аның дәресләре бик кызыклы, мавыктыргыч hәм эчтәлекле үтә. Аның елмаюын күргәч, туган телебезне өйрәнү теләге тагын да арта. Дәресләрдән тыш кызыклы кичәләр уздырабыз, экскурсияләргә, төрле күргәзмәләргә, музей hәм театрларга йөрибез. Үзебез дә театр күрсәтәбез. “Һәр кеше үз туган телен, ана телен белергә тиеш. Шул вакытта гына ул әти-әнисен, туганнарын хөрмәт итәчәк ”,- ди hәрвакыт безгә укытучыбыз. Шуңа күрә без бик тырышып, күңел биреп тел дәресләренә йөрибез.
Минем укытучымның исеме дә җисеменә туры килә. Ул гөлләр кебек матур, назлы. Аның белән hәрвакыт серләшәсе, күңелдәгене сөйлисе, көлеп кенә торасы килә. Тәнәфескә звонок булгач та, укытучыбыз яныннан китәсе килми.
Мин көн дә күтәренке күңел белән мәктәпкә барам, чөнки анда мине яраткан укытучыларым көтә. Минемчә, Гөлназ Фоатовна hөнәренә тугрылыклы, олы җанлы, киң күңелле, зирәк hәм таләпчән, зур ихтирамга лаек укытучы. Бәя биреп бетергесез авыр хезмәтендә укытучыбызга иҗади уңышлар, күңел байлыгы телисе килә.
Сез- иң мәртәбәле Кеше,
Сез- иң чын Укытучы.
Шәкертем кеше булсын дип
Утлы күмер йотучы.
(Э.Шәрифуллина)
Золотая хохлома
Золотой циркуль
Загадка Бабы-Яги
Камилл Фламмарион: "Астрономия - наука о живой Вселенной"
Астрономический календарь. Ноябрь, 2018