Укытучыларга багышланган.
Вложение | Размер |
---|---|
insha.doc | 28.5 КБ |
Әнием – укытучы.
Укытучы... Нинди бөек бу сүз! Безгә белем бирүче кеше, җылы мөнәсәбәткә лаек.Укытучының чиксез тырышлыгы,рухи көче,якты йөрәге бездә гаҗәпләнү хисен уятырга тиеш...Ә без?..Апалар – абыйларыбызның йомшак күңелләрен каты,пычрак сүзләр,кара гыйбрәт белән рәнҗетәбез!Укытучыга хөрмәт ,ярату хисе белән карыйк,рәхмәтләребезне белдерик,катлаулы эшендә булышыйк!
Минем әнием - укытучы.Шуңа күрә мин дә укытучының бар авырлыкларын беләм.Әнием мәктәбемдә рус телен һәм әдәбиятын укыта,укучылар аны хөрмәтли һәм ярата.Шуны мин үземнең күзләрем белән күрәм:балалар аның дәресеннән елмайган йөзләр,бәхетле йөрәкләр,белем өстәлгән башлар белән чыгалар.Әни дәресләре үзенчәлекле.Кайбер темаларны ул уен формасында аңлата,катлаулы кагыйдә - аңлаешлы була, дәрестән китәсе килмәгән вакытлар була.Рәхәт,кызык ...Син кешегә ярдәм итсәң,яхшылык кылсаң,ул да сиңа тиешлесен бирер,диләр.Әнием дә,акыллы,гадел кеше буларак,укучыларын бик ярата һәм һәр бала өчен индивидуаль якын килә белә.Шул чакта олы һәм кечкенә кеше арасында җылы мөнәсәбәтләр туа.
Укытучы,минемчә, зур,матур,хуш исле гөл.Һәр көнне гөл,укытучы күңеле кебек,үсә һәм зурая.Гөлнең эше күп : җирдән су алып,үзен ашатырга,кояшка омтылып,яктылыкны йотарга,тәнен җиргә биреп,балаларын үстерергә тели...Укытучы да бар күңелен,көчләрен,бар вакытын безгә багышлап,җиребездә яши...
Нурмөхәммәтова Әдилә
“Безгә укытучылар канат бирде...”
Кайгырганда юатучы, безнең ут йотучы,
Гаделлеккә өйрәтүче,рәхмәт сиңа,Укытучым!
Чәчләреңә бәсләр кунган,гүя ап – ак кышкы урман.
Гомер буе без бурычлы,рәхмәт сиңа,Укытучым!
Дөнья безне алга дәшә,ә син безгә гел янәшә,
Тәүге хәреф танытучы,рәхмәт сиңа,Укытучым рәхмәт сиңа!
Мин укытучыларымны бик ихтирам итәм,аларга үзем дә ихлас күңелдән рәхмәтлемен. Алар безне һәр эшне яратып эшләргә,мөстәкыйльлеккә өйрәтәләр. Безне яраталар,безгә ышаналар.Минем мәктәптә күпме вакыт уздырганымны сизми дә калам.Сыйныфта һәркайсыбызның үз вазифасы бар,һәркем үз өлешен кертә.Эшләмичә генә тормышка өйрәнеп булмый бит, ди безнең укытучыбыз.Без шул хакыйкатьне яхшы беләбез.Димәк һәр укытучының балалар укытуда кеткән өлеше бик зур.Минем әти – әнием төрле тармакларда эшләсәләр дә әдәбият белән ихлас күңелдән кызыксыналар,күп китаплар укыйлар.Аларның йогынтысы миңа да тигәндер.Ә мәктәптә исә безне әдәбияттан сәләтле педагог укыта.Куш дәресләр бирә,күп төрле кызыклы,мавыктыргыч чаралар үткәрә.
Хәбибуллин Марат
Про пингвинов
Весенние чудеса
5 зимних аудиосказок
Мост из бумаги для Киры и Вики
Одеяльце