Книга напечатана на татарском языке.Наша школа является единственной в Республике Татарстан с этнокультурным кряшенским компонентом образования.В школе с большим контингентом детей кряшен созданы все условия для изучения их истории и культуры, традиций и обычаев, литературы, для воспитания национального самосознания.
Вложение | Размер |
---|---|
kniga_muzey.doc | 935.5 КБ |
Җитәкчесе Л.К.Абакаева
Китапны җыйды В.В.Абакаев
Татарстан Республикасы
Алабуга муниципаль районы
Олы Шүрнәк урта гомуми белем бирү мәктәбе
2011 ел
КХТУның татар теле кафедрасы мөдире,филология фәннәре кандидаты -
Н.В. Максимов белән очрашу.
Мәктәбебезнең керәшен фольклор ансамбле “Асыл бизәкләр”, һәрвакыт үз чыгышы белән тамашачыны таң калдыра
18
«…Телдә, музыкада, гамәли
сәнгатьтә ата-бабаларыбызның борынгы гореф гадәтләрен саклап калган өчен ,без күп яктан керәшеннәр алдында бурычлы...»
Татарстан Республикасы Президенты М.Ш.Шәймиевнең II Бөтендөнья татар конгрессында ясаган чыгышыннан.
3
Билгеле булганча, татар халкы төрле этнографик төркем-
нәрдән тора : казан татарлары, мишәрләр, нократ, касыйм,
әстерхан, пермь, керәшен татарлары һ.б.
Керәшен татарлары Татарстанның Казан арты районна-
рында, Түбән Кама тирәсендә, Апас районында, Башкорт-
станның Бакалы районында, Чиләбе өлкәсендә (нагайбәкләр)
аерым авылларда яшиләр.
ХХ гасыр башында барлыгы 122300 керәшен исәпләнгән.
1926 елгы халык санын алу вакытында керәшеннәрнең саны
Татарстанда 99041 кеше итеп күрсәтелгән.
Керәшеннәрне, христиан динен кабул итү вакытлары буен-
ча, “иске” һәм “яңа” керәшеннәргә аерып йөрткәннәр. Казан
ханлыгы рус дәүләте тарафыннан җиңелгәннән соң, ягъни
XVl гасырның урталарыннан алып, 1731 елга кадәр христиан-
лаштырылган татарлар “иске керәшеннәр” дип аталган. “Яңа
керәшеннәр” XVlll-XlX гасырларда гына христиан динен кабул
итәләр һәм аларның күпчелек өлешен ул вакытта мәҗүси булган чувашлар, марилар, удмуртлар тәшкил иткән.
Керәшеннәр барысы да бер төрле түгел, алар үз эчләрендә бер-берсеннән шактый нык аерылалар. Тел - сөйләм үзенчәлекләре, шулай ук икътисади һәм рухи мәдәнияткә караган үзенчәлекләрне чагыштырып караганда, шактый ерак араларга сибелеп утырган керәшен татарларының биш зур төркеме бүленеп чыга :
1. Казан арты керәшеннәре;
2. Түбән Кама тирәсендә яшәүче керәшеннәр;
3. Чистай керәшеннәре;
4. Тау ягы керәшеннәре;
5. Нагайбәк керәшеннәре.
1. Казан арты керәшеннәре.
Бу төбәктәге керәшеннәр авылларының күпчелеге элекке Бу районнар Казан губернасының Мамадыш, Лаеш һәм Казан өязләренә шулай ук Вятка губернасының Малмыж өязенә караганнар.
4
Казаннан килгән кунаклар белән очрашу
17
Керәшен өенең бер күренеше
16
2. Түбән Кама тирәсендә яшәүче керәшеннәр.
Татарстанның Алабуга, Тукай (элек Чаллы), Минзәлә, Әлмәт, Зәй, Түбән Кама районнары һәм Башкортстанның Бакалы районында 100 гә якын авылда керәшеннәр яши.
Архив документларында бу якларда яшәүче керәшеннәрне XVl-XVll гасырларда элекке Казан ханлыгы территориясенең үзәк өлешеннән күчеп утырганнар дип күрсәтәләр. Аерым чыганаклар буенча Тукай, Минзәлә, Зәй, Алабуга районнарындагы керәшен авылларының бик күптәннән яшәп килгәнлеге күренә. Югарыда күрсәтелгән төбәкләрдә яшәүче керәшеннәр архив документларында “иске” керәшеннәр дип теркәлеп калдырылганнар.
Алабуга урынчылыгы түбәндәге авылларны үз эченә ала :Айталан, Зур Шүрнәк (Бол. Шурняк), Иске Үтәгән (Ст.Утяганово),Монай (Мунайка), Иске Бигәш (Ст.Гришкино), Киез авылы, Атиаз, Черкас (Черкасово), Үмәк (Умково) - Алабуга һәм Менделеев районы авыллары, Порым, Тулабай - Удмуртиянең Грахов районы
авыллары.
Тарихи хезмәтләрдә хәзерге Алабуга районы территориясендәге керәшен авылларының барлыкка килүе Алабуга шәһәренә нигез салынган чорларга туры килә дип күрсәтелә. 1735 елда сенат указы белән Казан өязе, Җөри юлына караган Алабуга шәһәрендә (ул вакытта Дворцовое село дип аталган) удмурт, мордва, чуваш һәм керәшен татарларын христиан диненә кертү һәм рус теленә
өйрәтү өчен мәктәп ачылган. Бу мәктәп ачылганчы, XVl гасырда ук инде тирә-яктагы зур-зур авыллар тулысынча христианлаштырылган булганнар. Мәсәлән, Алабугадан ерак түгел татарлар яши торган Иске Бигәш (Ст.Гришкино), Елово, Үмәк авыллары һәм Минзәлә өязенең күп кенә авыллары, шулай ук Борды, Бал-
чыклы, Пәнәче, Мәләкәс һ.б. элек-электән үзләрен керәшеннәр дип атап йөрткәннәр. Алар христианлашу чорын И.Грозныйның Казанны алу һәм Алабуга шәһәренең барлыкка килү вакытлары белән бәйләп аңлаталар.
5
Алабуга һәм Минзәлә өязе керәшеннәре барысы да дип
әйтерлек Җөри юлына караганнар. Борынгыдан ук сәүдә, ара-
лашу максатларына хезмәт иткән бу юл Казаннан башланып,
Мамадыш өязенең Җөри авылы турысыннан үтә һәм көнчы-
гышка Алабугага кадәр килә, аннан шактый киң тасма булып
сузылган Кама буе авылларын үз эченә ала.
Шурнәкнең барлыкка килүе 17-че гасырның 80 елларына туры килә. Шүрнәк - елга үзәне дигәнне аңлата.Иң беренче Шүрнәк мөселман авылы булган булырга тиеш. Колчина Мария әбинең әйтүенә караганда хәзерге Сосновских В.Р. пуҗымында мәчет булган. Авыл халкын үлгәч ул чагында мәчет ишек алдына күмгәннәр. 1960 елда Поляков М. кар базы һәм идән асты казыганда кеше скелетларына тап булдылар. Алар аны савытка тутырып мөселман зиратына итеп күмделәр. Безнең авылда борынгы Дөм-Дөм авылы зираты бар. Мөселманнар үлгән кешеләрне мәчетле авылга алып килеп күмә торган булганнар.
Шүрнәк авылы кап-кара нарат урманы эченә урнашкан булган . 16-17 гасырда мөселман татарларын көчләп христиан диненә кертү була. Мәскәүдән килгән 1719 елгы документта Олы Шүрнәк авылы яңа чукынганнар авылы диелә. Безнең Шүрнәк авылында яшәүче крестианнар дәүләт крестианнары булганнар. Алар игенчелек, терлекчелек белән шөгыльләнгәннәр. Бөртекле ашлык җитештерү белән бергә алар җитен һәм киндер үстергәннәр. Үзләренә кием-салым тегү өчен тукыма тукыганнар һәм дәүләткә дә тукып тапшырганнар. Уртача тормышта яшәгәннәр һәм үз тормышларыннан канәгать булганнар.
6
Мәктәптә туган як тарихын өйрәнүгә нык игътибар бирелә .Безнең мәктәп музеенда укучылар тарафыннан җыйган экспонатлар бик күп.
Йорт җиһазлары
15
Борынгы чорга караган күкрәк бизәгечләренең тагын берсе — хәситә. Аны да төрле җирдә төрлечә (хәситә, дәвәт, муйтомар) дип атап йөртәләр. Хәситәнең иң таралган гади төре тар (10-12 см киңлектәге) каты тукымадан тегелгән. Астарның күкрәк өлешенә ике яки өч рәт (аскы рәттә — бөтен) тәңкә, аннан өстәрәк 50 тиенлек, өске кырыйга 20 тиенлек рус акчалары (тәңкәләре) тагылган. Алабуга керәшеннәренең муйтомар-ларында, аның иңбашка туры килә торган җиренә төсле энҗе, вак төймә кую гадәте булган. Хәситәне хатыннар күкрәккә кыеклап, уң иңбаштан сул як билгә бәйләгәннәр.
Муйтомар
14
Дәүләт архивыннан алынган тарихи мәгълүматлар
7
8
Муен-күкрәк бизәү әйберләрен хатын-кызлар үзләре көмеш тәңкәләрне каты астарга тегеп ясый торган булалар. Ювелирлар ул тәңкәләргә, тукымага беркетү өчен, сабак кына куеп биргәннәр. Астарның формасына карап, муен-күкрәк бизәү әйберләрен өч төргә бүләргә мөмкин: муенса (муенҗаса, тамакса), түшлек, хәситә (дәвәт, муйтомар да диләр). Муенса — аскы өлеше түгәрәкләнеп торган зур булмаган астарга тәңкәләр тезеп эшләгән муен бизәгече. Аның өске кырыена (муенга ятып тора торган өлешенә) — кызыл мәрҗән, ә аскы читенә җиде эре (бер сумлык) тәңкә тегелгән. Кайбер төркемнәрдә мәрҗән белән эре тәңкәләр арасына өстәмә 2-3 рәт ваграк (50 һәм 20 тиенлек) тәңкәләр тагылган вариантлар да очрый. Муенса — керәшен хатын-кызлары арасында киң таралган һәм көндәлек кием комплексына хас бизәнү әйбере.
Түшлек
13
Баш яулыгы (чукол)
«Баш бәйләү» комплексына бизәнү әйберләреннән чигәчә (яңак, җилкәлек тә диләр) һәм олы сыргалар да керә. Хатыннар сүрәкә астыннан, яңакларына төшеп тора торган итеп, чигә-чәләр бәйләгәннәр һәм колакларына олы сыргалар эләктереп калдырганнар. Чигәчә вак тәңкәләр белән бизәлгән, каты астарлы чигә бизәгече (русча: височное украшение). Аның астары төрле төркемдә төрлечә (дүрт почмаклы яки түгәрәкләнеп килгән кырыйлы). Алабуга төркеме хатыннары бәйрәм вакытларында чукол (башъяулык) маңгайчасы өстеннән маңгай тәңкәсе яки маңгай укасы бәйләгәннәр.
12
Керәшен халкының милли киемнәре
9
Казан ханлыгын 1552 елда Рус дәүләте яулап алганнан соң чукынган татарларның этномәдәни үсеше чиркәү әһелләре эшчәнлегенең басымы астында шактый катлаулана. Алар мөселман татарларыннан ераклаша баралар, керәшеннәрнең этник үзаңнары дини үзаң атамасы — «керәшен» белән алышына. «Керәшен» атамасы рус телендәге «крещеный» сүзеннән барлыкка килгән дип санала, шулай да, алар татарларның башка төркемнәренә хас халык мәдәнияте кыйммәтләрен — телне, йолаларны, бәйрәмнәрне (христиан дине аша кергән бәйрәмнәрдән тыш), хәтта киемнәрне (аларның борынгы чорларда татарларга хас архаик формаларын һәм төрләрен) саклаганнар. Керәшен татарлары киемнәре хәзерге яшьләребезнең күпчелегенә мәгълүм булмаган матур үрнәкләргә бай. Мәсәлән, үз эченә берничә төр баш киемен (мәләнчек, акҗаулык) һәм бизәнү әйберләрен (чигәчә, олы сыргылар) алган катлаулы «баш бәйләү» ысулы этнографлар өчен дә сүтелмәгән серле йомгак булып кала бирә. Керәшен хатыннарының баш киеме гаять үзенчәлекле һәм катлаулы. Борынгы кием стиленә хас «баш бәйләү» комплексы үзе генә дә берничә элементтан тора. Аның нигезен мәләнчек тәшкил итә. Хатыннар, чәч толымнарын башларына урап куеп, мәләнчек кия торган булганнар. Мәләнчек хатын-кызның чәчләрен тулысынча каплап торган, ягъни ул башка татарларга хас чәчкабы (чәч чехолы) ролен үтәгән. Аның маңгай турысына килә торган җиренә, баш киеменең алгы ягы биек булып торсын өчен, каты кәгазь (картон) яки юка такта кисәге — мәләнчек калагы беркетелгән була.
10
Мәләнчек
Мәләнчек калагының формасы төрле төркемнәрдә төрлечә: Алабуга керәшеннәрендә — ул дуга формалы, ягъни аның өске алеше түгәрәкләнеп килгән була.
Алабуга керәшеннәрендә хатыннарның көндәлек баш киеме ролен зур булмаган дүрт почмаклы баш яулыгы (аны чукол дип тә атыйлар) башкарган. Аның аркага төшеп тора торган өлеше 35-70 см чамасында, ягъни сүрәкәнең койрыгы зурлыгында булып, өске, маңгайга килә торган өлешенә, төрле төстәге тасмалардан маңгайча тотылган.
11
Акварельные гвоздики
Рисуем пшеничное поле гуашью
Ласточка. Корейская народная сказка
Мост Леонардо
Сочини стихи, Машина
Комментарии
музей нашей школы