В данной работе описана деятельность просветителей Арского района.
Вложение | Размер |
---|---|
chtlek.doc | 72.5 КБ |
Әчтәлек.
Кереш...........................................................................................................3
1.1 Гыйлем һәм мәгърифәт.................................................................4
1.2.Туган ягым мәгърифәтчеләре.......................................................7
Йомгаклау ....................................................................................................17
Кулланган әдәбият.......................................................................................18
Кереш.
Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк дигән әйтем бар халыкта. Минемчә, үзен хөрмәт иткән һәр кеше үз тарихын белергә тиеш.
Халкыбызга йөзләгән мәгърифәтче, әдәбият һәм сәнгать эшлекләре биргән минем туган ягым.
Арча — данлыклы Казан артының үзәге.
Арча — бөтен татар халкының сөйләм һәм әдәби телен саклаган төбәк.
Арча — татар халкы тарихын аннан башка күз алдына китереп булмый торган "Ак як", татар милләтенең этник нигезен ачып салучы мәдәни феномен да ул.
Арчаның 1000 елдан артык тарихы бар. Халкыбызның тарихи, мәдәни, сәяси һәм икътисади традицияләре гасырлар дәвамында безнең җирлектә үсте һәм ныгыды. Арча төбәгендә Болгар дәүләте, Алтын Урда һәм Казан ханлыгы чорларыннан башлап, ягъни XIII — XX йөз башларында формалашкан мәгърифәт һәм мәдәният бөтен татар мәдәниятының нигезен тәшкил итә.
Ни өчен соң безнең як мәгърифәтчеләргә бай булган дигән сорауга җавап эзли башладым. Һәм бу сорау мине эзләнүле эшемне башлап җибәрүгә этәрде
Минем язган фәнни-эзләнүле эшем түбәндәгечә яңгырый: ”Татар мәгърифәтчеләре”. Бу эшне башкару өчен мин үзалдыма максат куйдым: Туган ягым мәгърифәтчеләрнең фәнни эшчәнлекләрен өйрәнү һәм аларның безнең тормыштагы ролен ачыклау. Максатыма ирешү өчен түбәндәге бурычларны билгеләдем :
Бу эшемне язарга керешкәнче мин үз ягымның мәгърифәт тарихын, Арча шәһәренең үзәгендә урнашкан әдәбият һәм сәнгать музее, Әлифба музее мәгълүматлары белән яңадан тирәнтен танышып чыктым. Әле соңгы елларда гына архив материалларына нигезләнгән ачышлар турында мәгълүмат алдым .Минем туган ягым бөек шәхесләргә бай икәнен белә идем. Тик гыйлем ияләренең күп булуын, аларның эшчәнлекләре белән таныш түгел идем. Эшне башкару вакытында Казан арты ягы ни өчен мәгърифәтчеләргә бай дигән сорауга җавап эзләдем. Шушы сорауларга нигезле җавапны эшемдә чагылдырырга тырыштым.
Гыйлем һәм мәгърифәт
Тән азыгы-икмәк, җан азыгы-
гыйлем һәм мәгърифәт.
Халык мәкале
Мәгърифәт – аң-белем, культура дигән сүз. Мәгърифәтче - галим, гыйлем иясе дигәнне аңлата. Татар халкында белемгә омтылыш, аңа хөрмәт, укымышлы кешеләрне олылау борынгыдан килгән матур гадәт. Безнең төрки бабаларыбыз инде алтынчы гасырда ук укый-яза белгәннәр. Идел буе Болгар дәүләтенең чәчәк ату чорында уку-укыту эшенә аеруча да зур игътибар бирелгән. Мөселманнарның һәр мәчете каршында мәдрәсә булуы мәгълүм. Билгеле булганча, мәдрәсәләрнең төп юнәлеше – дини белем бирү. Әмма халкыбызның теленә, әдәбиятына, мәдәниятенә нигез салу да шуннан башланган. Дөрес, мәдрәсәләрдә белем алу тормыш итүгә яраксыз, мәгънәсез дини сүзләр ятлауга кайтып калган кебек фикерләр бүгенге көнгәчә яшәп килә. Әмма, минем уйлавымча, мәдрәсәнең шәкертләргә гарәп телен өйрәнергә, хәтерләү сәләтен арттырырга, җаваплылык, түземлелек сыман уңай сыйфатларын үстерергә ярдәм итүен дә әйтмичә калу мөмкин түгел. Халыкны аң-белемле, тәрбияле итүгә зур өлеш керткән күп кенә татар мәгърифәтчеләре белем алуны шушы мәдрәсәләрдә башлап җибәрә. Әлеге шәхесләр, үз чиратында, халыкка дөньяви фәннәр өйрәтү зарурлыгын яхшы аңлый, кешеләрне яшәү өчен кирәкле мәгълүматлар белән коралландырып, һөнәр өйрәтеп, татар җәмгыятен уңай якка үзгәртеп коруны максат итеп куя.
XIX йөзнең уртасы һәм икенче яртысы халкыбызга яңа фикри юллар ача. Нәкъ менә шушы чор татар әдәбияты һәм мәдәнияте өлкәсендә зур борылыш булып тора. Татар милли мәгарифен алга җибәрергә, кешеләрнең аңын үстереп, горурлыгын уятып, татар халкының югалткан дәүләтчелеген торгызырга омтылган милли хәрәкәт барлыкка килә.Мәгърифәтчеләр эшчәнлеге һәм иҗаты нәтиҗәсендә татар иҗтимагый фикерендә тәнкыйди башлангычка нигез салына, кешеләрнең дөньяга карашын урта гасыр фанатиклыгыннан азат итүдә мөһим адым ясала. Мәгърифәт йолдызлыгында аеруча якты балкыган шәхесләр исемлегенә без Каюм Насыйри, Шиһабетдин Мәрҗәни, Шәмсетдин Күлтәси, Габденнасыйр Курсави кебек татар зыялыларын кертә алабыз.
Туган ягым мәгърифәтчеләре
Безнең Арча ягы данлы Тукай ягы булуы белән мәшһүр, аның танылган язучы, шагыйрьләре, дәүләт эшлеклеләре, атказанган сәнгать осталары һәм башка шундый күренекле шәхеләре күп. Алар арасында мәгърифәтчеләр дә, хаттатлар (китап күчерүчеләр) да күп булган. Мәгърифәтчеләр арасында Аман Хуҗа(...-1541), Юныс бине Иванай әл-Кәчеви(1619-1689), Юныс Орыви әл-Казани (1630-XVII гасыр ахыры), Габделссәләм бине Уразмөхәммәт (1700-1762), Габденнасыйр Курсави (1776-1812), Мөндеши Фәйзулла Мортаза улы(1781-1851), Ихсан Мәмсәви (1821-1901),М.Наласави
(...-1833), Ш.Мәрҗәни (1818-1889), Ш.Күлтәси (1856-1933) һ.б. барысы өч дистәгә якын. Хаттатлар да шактый булган. Мәсәлән: С.Зәйнетдин (1730-1760), Г.Үтәмеши( 1700-1740), С.Мәрҗәни (XVIII гасыр башы) ...
Казан арты әдәбиятка тел биргән, кеше биргән. Казан арты халкы игенне дә гыйлем белән иккән, аңа “кара эш” итеп түгел, акыл эше, “ак” эш итеп караган. XVI-XVII нче гасырларда Мәскәү Казанны яулап алганнан соң безнең якларда кайбер мәдрәсәләр сакланып кала. Мәдрәсә булгач халык укый белә, сөйләшә белә, саный белә. Сәүдә эшен алып бару өчен гыйлем-мәгърифәт кирәк булган. Ә туган ягымда һәнәрчеләр күп булган. Сәүдә, базарлар үсү белән бергә Казан артында мәдрәсәләр ачыла башлаган. “Татарларга тылмач (тәрҗемәче) кирәкми”,- дигән мәкаль Казан арты татарлары тудырган мәкаль.Чөнки сәүдә итүчеләр күп телләр белгән. Шунысы характерлы, Казан арты сәүдәгәрләре кая гына барып чыкмасын – эше рәтләнеп китүгә, шул төбәктә мәдрәсә сала.Мәдрәсә сала, үзе белән китап , кулъязма алып бара.Мәгърифәт безнең якта тирән булган. Хәтта якташларыбыз Шәмсетдин Кышкари (...-1833)һәмМөхәммәтдинбинеСәйфулла әл- Наласави (...-1832) Каһирә шәһәренә барып профессор дәрәҗәләренә күтәрелә алганнар.
XVIII нче гасыр башында Арча районы Ташкичү авылындагы мәдрәсәдә белем алган Батырша халыкны тормыш баткаклыгыннан яңа юлга алып чыгу кирәклеген аңлатучыларның берсе булган. Морад мулла һәм Батырша эшчәнлеге белән бәйле рәвештә башланган хәрәкәт XVIII гасыр ахыры — XIX гасыр башында яңа баскычка күтәрелә. Габденнасыйр Курсави, Шиһабетдин Мәрҗани кебек бөек фикер ияләре татар җәмгыятенең рухи тормышын җанландыру, аны тискәре күренешләрдән арындыру, ислам диненә хилафлык китерә торган бидгать күренешләрне булдырмау юлларын эзлиләр һәм күрсәтәләр.
Заманында билгеле булган мәгърифәтчеләрнең берсе - Юныс бине Айванай. Аның Идел буе мөселманнарның фарызлары турында һәм грамматика буенча китаплар язуы билгеле. Әсәренең өч нөхсәсе Ташкент шәһәрендә саклана.
Күренекле татар галиме Юныс Орыви әл-Казани математика тарихында лаеклы урын алып тора. “Шәхри Фәраиз әс-Сиҗәвенди” трактаты XIX йөзнең беренче чирегенә кадәр барлык мәдрәсәләрдә дә математикадан укыту ярдәмлеге булып хезмәт иткән.
Төгәл фәннәрне яхшы белгән һәм аларны үз шәкертләренә җиткергән мәгърифәтчеләрдән Мөндеши Фәйзулла Мортаза улын( 1781-1851) да билгеләргә кирәк. “Галим зур укымышлы булуы өстенә, математика һәм астрономия фәненә дә оста була. Буяучылык һөнәре белән шөгыльләнә, төрле әстерлаб (астролябия) , шарлар ясый,... төрле буяулар белән гамәл кыла, календарьлар төзи ..” ¹- дип яза Ш.Мәрҗәни.
XIX гасырның икенче яртысыннан Идел—Урал мөселманнары тарихында яна бер дәвер башлана. Бу дәверне галимнәр Яңарыш чоры дип атыйлар. Бу чордагы тирән үзгәрешләр жәмгыятьнен барлык якларына кагыла, бигрәк тә кешенен, рухи хәятенә, дөньяга карашының төп нигезен тәшкил иткән дин өлкәсенә үтеп керә. Яңарышка «фатиха» бируче, аңа нигез салучы дип
______________________________________________________________
¹Мәрҗәни Ш. Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар.-Казан:”Татарстан китап нәшр.”,-1989.-305 б.
якташыбыз Габденнасыйр Курсави санала. Туган ягы Арча районының Курса авылы. Кайбер чордашларының сүзенә караганда, Курсави «бик зур галим булмаса да, сәламәт табигатьле, дөрес фикерле, алдан күрүчән, тәкълидне кире кагучы, әкрен генә, сеңдереп кенә сөйли торган, батыр йөрәкле, замандашлары арасында тиңдәшсез булган». Габденнасыйр Курсави мәдрәсәдә алган белем белән генә чикләнми: изге Бохара җиренә юнәлә. Укыганда тырышлыгы ярдәмендә тиз арада остазларын да, танылган Бохара галимнәрен дә куып җитеп артта калдыра. Сабакташларының күпчелеге бары тик имам-хатиб, мулла, казый вазифаларын башкарырга җитәрлек мәгълүматлар алырга тырыша, арада чын ислам гыйлемен эзләнүчеләр бик сирәк очрый.Төп дини мәсьәләләрдә күпчелек галимнәрнең наданлыгы һәм караңгылыгы, биредә чын белем , җанлы фикернең булмавы анда ризасызлык уята.Рухи эзләнүләр аны шәех Төрекмәни янына китерә һәм Габденнасыйр үз фикердәшләрен, иң якын дусларын таба.
Курсави ватанына кайтып мәдрәсә салдыра, мөдәрррис булып шәкертләр укыта башлый. Галимнең шәкертләре арасында да күп кенә күренекле шәхесләр чыккан. Аларның кайберләренә тукталып үтик.Мөхәммәтдин бине Сәйфулла әл-Наласави - шагыйрь һәм хокук белгече. Соңыннан Каһирәдәге әл-Әзһар университетында фарсы теле укытучыларының берсе, 1833 елда Каһирә шәһәрендә вафат була.
Ногман бине Әмир әс-Симәни. Ул, Габденнасыйр хәзрәт киткәч, Курсада мәдрәсәнең мөдәррисе булып кала һәм остазы башлаган «Коръән тәфсире»н эшләп бетерә. Татар дөньясында бу тәфсир «Ногмани тәфсире» буларак мәшһүр.
Габденнасыйр Курсавиның шәкертләреннән шагыйрь Җамалетдин бине Шәмсетдин әс-Сабави (1780—1866), Нигъмәтулла бине Биктимер әл-Эстәрли , Хәбибулла бине Рәфыйкъ әл-Нәдери, Фәхертдин бине Хәбибулла әл-Хаҗи Тархани (шагыйрь-акын), Әхмәд бине Сәгыйдь әш-Шырдани, Надир бине Исхак әл-Кошмани, Таиб бине Зәедкол әл-Верхурали, Зәйнулла бине Үлмәс әл-Калкани, Габдулла бине Әмирхан әл-Верхурали, Габдел-мөэмин бине Фәиз әл-Мшләви, Әхтәм бине Бикмөхәммәт әл-Йармунчави, Тимербәк бине Вилдан әл-Куганакый, Габделгафур бине Габделмәҗид әл-Уфа-ва һәм башкалар була. Бу шәкертләрнең чыгыш географиясе генә дә Габденнасыйр Курсавиның галим буларак карашларының тиз арада Казан ягыннан Верхеуральск, Әстерханнан, Уфага кадәр таралган, танылган булуын күрсәтә. Аның һәр шәкерте татарның мәгърифәтен күтәрүгә, аннан Шиһабетдин Мәрҗани, Каюм Насыйри, Хөсәен Фәезханов кебек фикер ияләре үсүгә җирлек хәзерләгән.Бөек галимебездән калган каләм мирасы да зур булган, ләкин аларның күбесе басылмыйча калган. Хезмәтләренең күбесе, бөтен мөселман дөньясына төбәлгәнлектән, гарәп телендә язылган. “Әл-иршад ли-льибад”- Курсавиның иң танылган, аңа шөһрәт китергән хезмәте. Әсәрнең эчтәлеге мөселманнарның хокукына хас проблеметика тәшкил итә. Әсәрдә авторның иҗтимагый , әхлакый карашлары да чагылыш тапкан. Шулай ук ул бу китабында гыйлем ияләре киеменә ябышып ятучы кешеләрдән көлә.Аның фикеренчә, гыйлемгә карата ялкаулык һәм ваемсызлык, наданлык – башлангыч ислам нормаларын бозган яңалыкларга юл ача ди. Курсави үзенең эшендә дингә каршы чыкмаса да, искечә гыйлем таратуга каршы тора. Курсави китап чыгару һәм тарату, мәдрәсәләр санын арттыруга чакырган.
Дин гыйлеме өлкәсендә Габделнасыйр Курсавиның эшен дәвам итүче бөек галим, фикер иясе, мәгърифәтче Шиһабетдин Мәрҗани була. Табигате белән зирәк һәм белемгә омтылышлы булуы, элеккеге заманда яшәгән тарихи шәхесләрнең биографияләре, төрле вакыйгалар белән танышу аның дөньяга карашын киңәйтүдә һәм шәһес булып җитешүендә зур роль уйныйлар.
Мәрҗанинең төп иҗат дәвере XIX йөзнең уртасына, татар дөньясының идеология фронтында бәхәсләрнең кыза башлаган чорына туры килә. Җәмгыятьтә кеше үз акылы, үз тәҗрибәсе нигезендә тормыш турында уй йөртә аламы, әллә ул үзеннән элек яшәгән галимнәр әйткәне белән генә чикләнергә тиешме? Тормыш мәсьәләләрен чишкәндә дини карашларга таяныргамы, әллә логик уй йөртергә ярыймы? – дигән бәхәсләр куера. Әлбәттә, Мәрҗани мондый әһәмиятле бәхәстән читтә кала алмый. Мәгърифәтченең идея-фәлсәфи карашлары, аның мөгаллим, дини ислахчы, тарихчы, фәлсәфәче буларак эшчәнлеге татар халкының гына түгел, ә бөтен Россия халыкларының әдәбияты һәм мәдәнияты тарихында күренекле урын алып тора.
Россия мөселманнары арасында, сәнгать бик нык кысылган, хәтта бөтенләй диярлек тыелган бер чорда, Мәрҗанинең сәнгать мәсьәләләренә тукталуы аеруча әһәмиятле. Мәгърифәтче галим үзенең гыйльми эшләрендә сәнгать әсәре буларак шигырьләрдән файдалана, аларны үз фикерләрен исбат итү өчен дәлил итеп китерә. Рәсем сәнгате турындагы тыюларга каршы күтәрелә, тере әйберләрнең сурәтен ясауны дөрес дип саный, берничә тапкыр үзенең дә фоторәсемен алдыра.
Мәрҗанинең сәнгатькә мөнәсәбәтен сөйләгәндә, музыка мәсьәләсенә аерым тукталырга кирәк. Әле XX йөзнең 1 нче яртысында ул төрки телле халыклар, аеруча татарлар арасында нык тыелган була. Мәсәлән, 1905 елда чыккан “Өлфәт” газетасы “музыка эштән калдыра, юлдан туктата, балаларны әвәрә итә” дип, аны зарарлы итеп күрсәтергә тели. Галимҗан Ибраһимовның “Яшь йөрәкләр” романында Җәләш мулланың Зыя кулыннан скрипканы тартып алып, ватып ташлавы да уйдырма түгел. “Музыканы ишетү – хәрам, музыка уйналган җирдә утыру – аннан да яманрак”, - дигән заманда Мәрҗанинең: “Музыка ул хәләл!”, - дип кистереп әйтүе, моны дәлилләү өчен ислам диненең үзәкләре саналган борынгы Багдад һәм Әнделес(хәзерге Испания җирендәге гарәп дәүләте) дәүләтләрнең практикасына мөрәҗәгать итүе бик прогрессив адым була. Гомумән алганда, Мәрҗанинең сәламәт акылы музыканы тыюны дөрес тапмый, ул музыка турында күп яза, аның кагыйдәләрен тикшерә.
Мәрҗани өйрәнгән фәннәрдән зур бәхәскә сәбәп булган тагын бер мәсьәләгә - астрономия һәм галәм төзелеше мәсьәләсенә тукталыйк. Каюм Насыйри татар халкының Ломоносовы булса, Мәрҗанине икенче Галилей, татар Галилие дип йөрткәннәр.
Моның үз сәбәпләре була. Борынгы галимнәр, җир түгәрәк, әмма кояш белән ай һәм башка кайбер йолдызлар җир тирәсендә әйләнәләр дип фараз кылганнар. Шул карашлар хөкем сөргәндә, атаклы Галилей (1564-1642) XVII йөзнең беренче яртысында җирнең үз күчәрендә һәм кояш тирәсендә әйләнгәнен ача. Ул үзе Рим папасы һәм христиан инквизациясе тарафыннан җавапка тартыла һәм бу карашны тарату тыела. Татар-мөселманнар арасында бу мәсьәләне (Галилейдан соң 200 ел үткәч) беренче тапкыр Мәрҗани күтәреп чыга.Мәгърифәтченең тарих буенча хезмәтләре дә зур әһәмияткә ия. Ул урта гасыр гарәп һәм иран сәяхәтчеләренең йөзләрчә әсәрен тикшергән, ерак авылларга чыгып тарихи экспонатлар җыйган, халык телендә йөргән истәлекләрне туплаган, борынгы чордан калган акчаларны өйрәнгән. Кыскасы, галим тарихка тормыш мәктәбе итеп карый, халыклар үткәннәрен белергә, борынгы бабаларының уңышлы эшләрен дәвам итәргә, ялгышларыннан сакланырга тиеш дип өйрәтә. Аның тарихка бәйләнешле утыз өч битле гарәп телендә язылган “Горфәтелхәвакыйн ли орфәтелхәвакыйн” исемле беренче әсәре 1865 елда басылып чыга. Бу әсәр IX-XI йөзләрдә көнчыгыш Төркестанда яшәгән уйгур ханлыклары тарихына багышлана. Тарихи әсәр буларак, аның әһәмияте уйгур ханнары династиясен, аларның тормышын һәм катнашкан сугышларын ачыклауда. Мәрҗанинең тарих өлкәсендәге икенче әсәре итеп 1877 елда Казанда җыелган Бөтенроссия архиология җәмгыяте съездында ясаган “Болгар һәм Казан патшалыклары” исемле докладын карарга була. Мәгърифәтченең тарих китаплары арасында өченчесе – “Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар” исемле ике томлык әсәре. Бу әсәрдә Мәрҗанинең аеруча зур әһәмият биреп тикшергәне – Болгар дәүләте. Болгарлар кемнәр? Төрекме, славянмы, әллә финнармы? Бу сорауларга җавап эзләп, галим борынгы чыганакларга мөрәҗагать итә. Шулай ук Мәрҗанинең әсәрләрендә халык бәйрәмнәре, гореф-гадәт һәм кием-салымга бәйләнешле этнографик мәгълүмәтләр зур урын алып тора. Гомүмән алганда, галимнең үз тарихына мөрәҗагать итүе гуманлылык-мәгърифәтчелек омтылышларының чагылышы була. Идел Болгарстанның һәм Казан ханлыгының язмышын өйрәнеп, Мәрҗани татар халкын үзенең мәдәни мирасын үзләштерергә чакыра, шуның белән татар халкының милли аңы уянсын, ул үз милли бергәлеген аңласын дип тырыша. Шул ук вакытта Мәрҗани, барлык мәгърифәтчеләр кебек үк, тар милли чикләнгәнлеккә каршы була, татар халкын дөнья мәдәнияты казанышларына һәм кыйммәтләренә якынайтырга омтыла. Мәрҗанинең педагогик эшчәнлеге – киң мәгънәдә аның мәгърифәт тәгълимәтынең тагын бер сәхифәсе.
1870 нче елның 2 нче февралендә шуннан соң ачылган мәдрәсәләрдә татарларга рус телен өйрәнү турында күрсәтмә чыга. Казанның байтак халкы әлеге указга ризасызлык күрсәтә. Галимнәр арасында да бәхәсләр булып ала. Татар муллаларының күбесе рус телен өйрәнү шәригать кануннарына туры килми, гөнаһ эш дип саный. Мәрҗани җитәкчелегендәге галимнәр исә капма-каршы фикердә булалар. Татар мәгърифәтчесе рус телен, дөньяви фәннәр өйрәнүне диннең традицион абруена таянып яклап чыга; татарларның рус телен өйрәнү зарурлыгын шәригать буенча дәлилли: “Ислам, - ди ул, -гыйлем алырга мөмкинлек биргәнгә, төрле телләр өйрәнүгә каршы килми”.
1876 нчы елның 13 нче сентябрендә Казанда сигез ел укытуга исәпләнгән Татар укытучылар мәктәбе ачыла. Мәктәп татарлардан башлангыч сыйныф укытучылары әзерли. Укыту, шәригать дәресләреннән кала, рус телендә алып барыла. Татар мөселман руханиларыннан Мәрҗани, беренчеләрдән булып, мәктәп инспекторы В.Родлов тәкъдиме буенча, анда дин сабагы укытырга ризалаша. Мәктәпне ачу тантанасында ул, татарларны әлеге мәктәптә укырга чакырып, сәламләү сүзе белән чыга. Тугыз ел буена Мәрҗани Татар укытучылар мәктәбендә укыта, аның педагогик советына керә. Мәрҗани күп дәресләрне үз программасы буенча алып бара.
Күтәрелгән проблемаларның актуальллеге буенча Мәрҗани әсәрләре галим үзе исән чагында ук җәмәгатьчелекнең төрле катламнары арасында популярлык казаналар. XIX йөз ахыры – XX гасыр башы татар җәмгыятенең алдынгы көчләре – галимнәр, язучылар, белем-мәгърифәт эшлеклеләре Мәрҗанинең эшчәнлеген тормыштагы искергән күренешләргә каршы интеллектуаль һәм гамәли көрәш итеп кабул итәләр. Бу җәһәттән, мәгърифәтчене яхшы белүче Г.Тукай, Г.Ибраһимов, Ф.Әмирхан, Г.Сонгати һәм Сәйфи Кудаш кебек язучыларның әсәрләре аеруча кызыклы.
Чыкты ахыр бездән бер бөтен кеше,
Яхшы аңлап, тәкъдир итү читен кеше,
Татарда да гыйрфан уты кабынганны
Күрсәтергә күтәрелгән төтен кеше.
Кирәк булса, әйтеп бирим:ул шәп хәзрәт,
Тулган ай күк балкып чыккан Шиһаб хәзрәт,
Мәгрифкә әүвәл башлап адым салган,
Милләт өчен бәһа җитмәс кыйбат хәзрәт¹.
-дип яза Габдулла Тукай “Шиһаб хәзрәт” исемле шигырендә.
Как нарисовать черёмуху
Рисуем подснежники гуашью
Сила слова
Просто так
Калитка в сад