Галиҗан Ибраһимовның милләт язмышында тоткан урыны
Мин үземнең фәнни эшемне “Галимҗан Ибраһимовның милләт язмышында тоткан урыны” дигән темага багышладым.
Фәнни эшемнең максаты: Галимҗан Ибраһимовның әсәрләре белән танышып чыгу, милләт язмышының ничек яктыртылуын билгеләү.
Бу тема бүгенге көндә дә бик актуаль, чөнки милләт язмышы, татар милләтенең язмышы бүгенге көн язучыларын да бик нык уйландыра торган борчыган мәсьәлә. Милләт язмышы хакында уйланулар бүгенге көнгә кадәр дәвам итә. Татар милләтенең киләчәге бармы? Ул өметлеме? Гасырлар буе үзенә дәүләтчелек даулаган халык үз Ватанында мөстәкыйль тормыш алып бара алырмы? Телебез югалмасмы? Халыклар аренасында татар милләте лаеклы урынын алырмы? Менә шушы мәсьәләләр бүгенге аек акыллы яшь буынны, шул исәптән мине дә, борчый.
Максатыма ирешү өчен түбәндәге бурычларны куйдым: әсәрләрен укып, анализлап, Галимҗан Ибраһимовның милләт язмышында тоткан урынын билгеләү.
Укып, мәкаләләр белән танышып чыккач, шундый нәтиҗәләр чыгардым. Чыннан да, Галимҗан Ибраһимовның милләт язмышында тоткан урыны бик зур.
Беренчедән, милли азатлык өчен актив көрәшкә күтәрелгән чорда килә. Ул үзенең олы таланты, күпкырлы иҗаты һәм актив җәмәгать эшчәнлеге белән Октябрьга кадәр үк халык арасында киң популярлык казана. Г. Ибраһимов бөтен гомерен, бөтен әдәби сәләтен, белемен, иҗади көчен халыкка хезмәткә багышлаган.
Икенчедән, язучы әсәрләрендә милләт язмышы мәсьәләсе зур урын алып тора. “Яшь йөрәкләр» романы - 1905-1907 еллар революциясе йогынтысында халыкта, бигрәк тә яшьләрдә, милли аң уянуын гәүдәләндергән тирән социаль эчтәлекле әдәби әсәр.
Өченчедән, Г.Ибраһимов, җәмәгать эшлеклесе һәм танылган сүз остасы булу белән бергә, татар филологиясенә һәм тарих фәненә гаять зур өлеш керткән талантлы галим дә.
Дүртенчедән, Г.Ибраһимов, чор таләпләренә туры китереп, татар теленең кануннарын ачыклауда, аның фонетик-орфографик, лексик һәм грамматик кагыйдәләрен эшкәртүдә зур эш башкара, татар теленең борынгы дәверләрдән үк үсеп һәм камилләшеп килүен күрсәтә. Лингвистик хезмәтләрендә ул телнең мөһим проблемаларына игътибар итә, заман таләпләренә кагылышлы мәсьәләләр күтәрә.
Бишенчедән, 20 нче гасыр башында милли әдәби тел кагыйдәләрен фәнни-теоритик яктан нигезләү һәм татар теленең үзенә хас кануннарын ачыклау мәсьәләсе көн тәртибенә килеп баса. Г.Ибраһимов бу юнәлештә дә бик актив эшли.
Йомгаклап шуны әйтәсем килә: укучыларда милли үзаң тәрбияләү өлкәсендә педагоглар һәм ата-аналар, дәүләт бергәләп максатчан эш алып барса, алдагы көннәребездә көчле дәүләтебез дә, яшәргә сәләтле милләтебез дә, якты киләчәгебез дә булыр.
Вложение | Размер |
---|---|
fnni_esh_gi.doc | 53 КБ |
Кереш.
Мин үземнең фәнни эшемне “Галимҗан Ибраһимовның милләт язмышында тоткан урыны” дигән темага багышладым.
Фәнни эшемнең максаты: Галимҗан Ибраһимовның әсәрләре белэн танышып чыгу, милләт язмышының ничек яктыртылуын билгеләү.
Бу тема бүгенге көндә дә бик актуаль, чөнки милләт язмышы, татар милләтенең язмышы бүгенге көн язучыларын да бик нык уйландыра торган борчыган мәсьәлә. XX йөз башы татар әдәбиятында милләт язмышы проблемасын күтәреп чыккан шагыйрьләр, әлбәттә, милләтпәрвәрләр. Милләт язмышы хакында уйланулар бүгенге көнгә кадәр дәвам итә. Татар милләтенең киләчәге бармы? Ул өметлеме? Гасырлар буе үзенә дәүләтчелек даулаган халык үз Ватанында мөстәкыйль тормыш алып бара алырмы? Телебез югалмасмы? Халыклар аренасында татар милләте лаеклы урынын алырмы? Менә шушы мәсьәләләр бүгенге аек акыллы яшь буынны, шул исәптән мине дә, борчый.
Максатыма ирешү өчен түбәндәге бурычларны куйдым: әсәрләрен укып, анализлап, Галимҗан Ибраһимовның милләт язмышында тоткан урынын билгеләү.
Мин мәгариф журналында басылып чыккан Дания Заһидуллинаның “Яшь йөрәкләр” романында милли фәлсәфә”, Сания Исмәгыйлеваның “Яшь йөрәкләр”, Вахит Хаковның “Галимҗан Ибраһимов һәм татар тел белеме”, Фәнис Исламовның “Галимҗан Ибраһимов – педагог һәм методист” мәкаләләре белән танышып чыктым, Галимҗан Ибраһимовның әсәрләрен укыдым, интернеттан да үземә кирәкле мәкаләләрне өйрәндем.
Төп өлеш
Сокландыргыч әсәрләр була: син аларны кулыңа алып, беренче юлларына күз төшерү белән үк үзеңне тоя алмыйча укырга керешәсең, тирә-юньдәге бөтен шау-шуны, кешеләрнең дөнья мәшәкатьләре белән кайнашып йөрүләрен, ыгы-зыгыларын – барысын онытасын. Синең өчен хәзер бу сәгатьләрдә бер генә нәрсә бар: ул да булса – кулындагы китап битләреннән синең күңелеңә, йөрәгенә агып керә торган, моңарчы сиңа билгеле булмаган дөнья, яңа образлар, аларның көрәшләре, шатлыклары, кайгылары ….
Галимҗан Ибраһимовның әсәрләре дә укучыларга менә шулай тәэсир итә, аларның күңелләрен били, шатландыра.
XX йөз башында татар милли әдәбиятының ныклы нигезләрен салган, аның алга үсешендә магистраль юнәлешен билгеләгән язучылар сафында Галимҗан Ибраһимовның үзенә лаек урыны бар.
Ибраһимов әдәбиятка XX йөз башында хезмәт ияләре социаль һәм милли азатлык өчен актив көрәшкә күтәрелгән чорда килә. Ул үзенең олы таланты, күпкырлы иҗаты һәм актив җәмәгать эшчәнлеге белән Октябрьга кадәр үк халык арасында киң популярлык казана. Г. Ибраһимов бөтен гомерен, бөтен әдәби сәләтен, белемен, иҗади көчен халыкка хезмәткә багышлаган, аңа биргән язучыларның иң күренеклеләреннән берсе. Ул Бөек Октябрь революциясенә чаклы ук талантлы каләме белән танылган шәхес. Ул-кабатланмас әдип тә, ялкынлы публицист та, атаклы тәнкыйтче дә, тарихчы да, педагог та, галим дә һәм актив җәмәгать эшлеклесе дә. Әдәби-гыйльми мирасының зурлыгы, күп кырлылыгы, аның әһәмияте, тирәнлеге һәм азатлык көрәше юлындагы онытылмас хезмәтләре белән ул халкыбыз тарихында сүнмәс йолдызларның берсе булып тора.
Г.Ибраһимов- ул кичәге язучы гына түгел. Зур талантларның биографияләре еллар, айлар, көннәр белән чикләнсә дә, аларның бай иҗатлары, әдәби мираслары андый тар рамкаланга сыймыйлар. Алар озын гомерле. Алар, күптән иҗат ителүләренә карамастан, бүген дә халыкка хезмәт итәләр, яңадан-яңа укучыларны тәрбиялиләр, эстетик ләззәт бирәләр.
Г.Ибраһимов- туган халкының Россия күләмендә җәелгән иңкыйлабый- азатлык хәрәкәте аша яңа тормышка барышын, шуның өчен көрәшен, шул максатларга ирешү юлындагы өмет-ышанычларын, аларның югалтуларын алдану фаҗигаләрен үзенең җәмәгать эшчәнлегендә, әдәби һәм фәнни иҗатында, әсәрләрендә гаять калку һәм тирән, бөтен катлаулыгы һәм каршылыклары белән чагылдырылган тарихи шәхес тә.
Язучы әсәрләрендә милләт язмышы мәсьәләсе зур урын алып тора. “Яшь йөрәкләр» романы — 1905-1907 еллар революциясе йогынтысында халыкта, бигрәк тә яшьләрдә, милли аң уянуын гәүдәләндергән тирән социаль эчтәлекле әдәби әсәр.
Анда шул искелек белән яңалыкның көрәшү дәверендәге хәлләр төрле каһарманнар аркылы тасвир ителәчәкләр.
Бу көрәш барыннан да бигрәк Җәләш мулла белән аның уллары Зыя һәм Сабир образларында, аларның теләкләре, тормыш принциплары бәрелешендә гәүдәләнә. Зыя үзенең хыял һәм омтылышлары белән патриархаль тормыш тәртипләренә каршы чыга, шәхес иреген яклый. Ул музыкант булырга хыяллана, музыканың сихри көче белән халык язмышын җиңеләйтергә тели. Аның Мәрьямгә булган мәхәббәте шулай ук иске тормышка, ислам дине, шәригать кануннарына каршы юнәлдерелгән. Ләкин Зыя үзенең идеаллары өчен көрәшерлек шәхес түгел. Тормышта аның социаль таянычы юк, ул — идеалист-романтик. Зыя белән Мәрьямнең трагедиясе үзләренең идеаллары өчен актив көрәшкә сәләтсезлекләрендә, матурлык турындагы хыял дөньясыннан практик эшкә күчә ал-мауларында, халыктан аерылган булуларында.
«Яшь йөрәкләр» белән Ибраһимов татар әдәбиятында психологик роман жанрын башлап җибәрде. «Яшь йөрәкләр» романы милли прозаның сурәтләү чаралары баюына, аның эмоциональлеге, эстетик тәэсир итү көче артуына ярдәм итте.
Әсәрдә иҗтимагый проблема үзәккә куела һәм фәлсәфи карашлар системасын хасил итә. Ул кеше-мохит каршылыгы белән бәйләнгән. Бу каршылыкларның барлыкка килүе, үсүе һәм чишелүе романдагы төп сюжет сызыгын барлыкка китерә.
Романның буеннан буена “мохит” сүзе кабатлана, һәр геройның язмышына карата диярлек хикәяләүче бәяләрендә шушы каршылык калку куела.
Романда милли фәлсәфәгә шактый киң урын бирелә, ул Зыя образы белән бәйле. Романтик герой Зыя музыкага гашыйк, көйне нечкә тоемлаучы итеп сурәтләнә. Үз заманында Г.Гобәйдуллин Зыя образын безнең мохиттә генә формалаша алырлык тип дип атый, аның фәлсәфәсен Руссочыл карашлар белән янәшә куя. Шул ук вакытта Зыяның “зәгыйфь, хатыннар табигатьле мәңгелек трагедия әһеле” булуын да җәмгыять-мохиттән күрә. Ягъни татар җәмгыятенең нечкә күңелле, бай, талантлы яшьләр җитештереп тә, аларга үз сәләтләрен милләт файдасына хезмәткә куярлык шартлар тудырылмау ассызыклана.
Бер яктан, Г.Ибраһимов татар милләтенең хәлен шулай ук мохит чикләреннән чыга алмаган бердәмлек буларак бәяләп уза. Сәлим авызыннан мондый сүзләр әйттерелә: “...Татар дисезме, төрек дисезме, ул милләт туган, үскән , яшәгән. Моның артыннан картлык килү, аннан соң әҗәле табигыйның җитүе дә канун илаһидан; ачыграк әйтсәм, татар ашын ашаган, яшен яшәгән; инде картаеп хәле беткән; хәзер ул әҗәле табигыйсын көтә”. Шул рәвешле, татар милләте кояш баешына бара, диелә. Зыя исә-шушы язмышны, мохитне үзгәртү юлын тапкан кеше. Ул музыканың көчен болай бәяли: “Улмы? Җан бирә! Җан бирә! Үлгән йөрәкне тергезә! Халыкка үзлеген, үзенең дөньядагы барлыгын исенә төшерә, ул безне канатландыра”. Чөнки, аның әйтүенчә, “... татарның җанын, йөрәген тәрбияли торган, чын мәгънәсе белән тергезә торган кирәк иде... Бездә, егетләр, тупаслык зур, туңлык зур. Безнең йөрәкләр күгәргән... Яшь мәдәниятебез бу хакта берни кыла алганы юк эле...”, “халыкның вә бер кавемнең җанын тергезү, йөрәгенә җан бирү” музыка һәм сәнгатеннән башка мөмкин түгел. Шулай итеп, Г.Ибраһимовның әдәби һәм фәнни иҗатының буеннан-буена сузылып барган, сәнгатьне югары күтәргән әдәби концепция милләт хәле белән бәйләнеп куела.
Г.Ибраһимов, җәмәгать эшлеклесе һәм танылган сүз остасы булу белән бергә, татар филологиясенә һәм тарих фәненә гаять зур өлеш керткән талантлы галим дә . Барыннан да элек, аның Г.Тукай һәм Ф.Әмирхан белән берлектә, татар әдәби тәнкыйтенә нигез салучы икәнлеген әйтеп үтәргә кирәк. Ул Октябрьгә кадәрге чордан язган әдәби-тәнкыйть мәкаләләрендә дә татар революцион-демократик әдәбияты һәм эстетик фикере үсеше өчен гаять кыйммәтле булган идея-эстетик проблемаларны күтәреп чыга. Аның,өек Октябрь социалистик революциясеннән соң язылган, әдәбият белеменә караган хезмәтләре һәм тәнкыйть мәкаләләре исә татар әдәби тәнкыйтен фәнни нигезгә салуга, милли сәнгать практикасына кертүгә булышлык иттеләр. Милли культурабызның язмышында, аның социалистик реализм юлыннан, партиялелек һәм халыкчанлык рухында үсеп китүендә, интернационалистик нигезләрнең ныгуында Г. Ибраһимовның буржуаз милләтчелеккә, милли нигилизмга каршы әдәбиятта һәм сәнгатьтә социалистик идеологияне, марксистик принципларны кертү һәм ныгыту өчен көрәше искиткеч мөһим роль уйнады. Шул уңайдан әдипнең татар халкының милли культурасы үсешендә рус культурасының тарихи роленә югары бәя бирүен дә ассызыклап үтәргә кирәк.
Г.Ибраһимов күренекле тел галиме, педагог-методист та. Ул тел, шулай ук тел-әдәбиятны укыту буенча капиталь хезмәтләр бирде. Алар татар филологиясенең формалашуында мөһим роль уйнады. Гомумән, аның әдәби телне дөрес юнәлештә үстерүгә, бөтенхалык өчен уртак һәм бердәм нормаларны ныгытуга багышланган киң һәм нәтиҗәле эшчәнлеген күрсәтеп үтми мөмкин түгел.
Г.Ибраһимов, чор таләпләренә туры китереп, татар теленең кануннарын ачыклауда, аның фонетик-орфографик, лексик һәм грамматик кагыйдәләрен эшкәртүдә зур эш башкара, татар теленең борынгы дәверләрдән үк үсеп һәм камилләшеп килүен күрсәтә. Лингвистик хезмәтләрендә ул телнең мөһим проблемаларына игътибар итә, заман таләпләренә кагылышлы мәсьәләләр күтәрә. Мисалга “Татар сарыфы”, “Татар нәхүе”, “Татар телен тикшерү юлында”, “Татар имлясына агымнар” “Аерым телләр” “Тел сабаклары”, “Имля, тел, әдәбият мәсьәләләре”, “Яңа татар әдәби теленең баскычларында”, “Имля, хәреф мәсьәләсе”, “Татар телен җиңеләйтү буенча тезислар” һәм башка хезмәтләрне алырга мөмкин.
20 нче гасыр башында милли әдәби тел кагыйдәләрен фәнни-теоритик яктан нигезләү һәм татар теленең үзенә хас кануннарын ачыклау мәсьәләсе көн тәртибенә килеп баса. Г.Ибраһимов бу юнәлештә дә бик актив эшли. Биредә сүз аның татар теленең грамматик төзелешенә багышланган хезмәтләре турында бара. Грамматиканың нигезен фәнни принципка коруда Г.Ибраһимов Каюм Насыйри традицияләрен турыдан-туры дәвам иттерә. “Татар телен тикшерү юлында” дигән мәкаләсендә әдип телебезнең грамматикасы тикшерелү тарихына тукталып, грамматика һәр телнең үз эчке кануннарына нигезләнеп тиеш, дигән принципны алга сөрә. Аның “Татар сарыфы”, “Татар нәхүе” дигән грамматикалары шул принципны яклау һәм атамаларның камиллеге ягыннан башкалардан аерылып тора.
Әдип тел гыйлеме һәм әдәбият фәне белән тыгыз бәйләнештә торган стилистикага да зур урын бирә. “Әдәбият кануннары” дигән хезмәте тулысы белән шуңа карый. Стиль мәсьәләләрен әдип язучының үз стиле, язу алымнары белән бәйләнештә тикшерә, сөйләмнең дөрес төзелүен, саф, төзек, ачык булуын, чит сүзләрдән азат булуын таләп итә.
Г.Ибраһимов телдән файдалануга, андагы чараларны куллануга бик таләпчән килә. Аның әсәрләрендә нәфис сөйләм тиешле эмоциональ югарылыкта. Аның “Яз башы”, “Диңгездә”, “Сөю-сәгадәт”, “Карт ялчы”, “Көтүчеләр”, “Табигать балалары”, “Габдрахман Салихов” дигән хикәяләре, “Татар хатыны ниләр күрми”, “Адәмнәр” дигән повестьләре, “Казакъ кызы”, “Яшь йөрәкләр”, “Безнең көннәр”, “Тирән тамырлар” дигән романнары әнә шул хакта сөйли.
Йомгаклау.
Галимҗан Ибраһимовның милләт язмышында тоткан урыны бик зур.
Беренчедән, милли азатлык өчен актив көрәшкә күтәрелгән чорда килә. Ул үзенең олы таланты, күпкырлы иҗаты һәм актив җәмәгать эшчәнлеге белән Октябрьга кадәр үк халык арасында киң популярлык казана. Г. Ибраһимов бөтен гомерен, бөтен әдәби сәләтен, белемен, иҗади көчен халыкка хезмәткә багышлаган.
Икенчедән, язучы әсәрләрендә милләт язмышы мәсьәләсе зур урын алып тора. “Яшь йөрәкләр» романы — 1905-1907 еллар революциясе йогынтысында халыкта, бигрәк тә яшьләрдә, милли аң уянуын гәүдәләндергән тирән социаль эчтәлекле әдәби әсәр.
Өченчедән, Г.Ибраһимов, җәмәгать эшлеклесе һәм танылган сүз остасы булу белән бергә, татар филологиясенә һәм тарих фәненә гаять зур өлеш керткән талантлы галим дә.
Дүртенчедән, Г.Ибраһимов, чор таләпләренә туры китереп, татар теленең кануннарын ачыклауда, аның фонетик-орфографик, лексик һәм грамматик кагыйдәләрен эшкәртүдә зур эш башкара, татар теленең борынгы дәверләрдән үк үсеп һәм камилләшеп килүен күрсәтә. Лингвистик хезмәтләрендә ул телнең мөһим проблемаларына игътибар итә, заман таләпләренә кагылышлы мәсьәләләр күтәрә.
Бишенчедән, 20 нче гасыр башында милли әдәби тел кагыйдәләрен фәнни-теоритик яктан нигезләү һәм татар теленең үзенә хас кануннарын ачыклау мәсьәләсе көн тәртибенә килеп баса. Г.Ибраһимов бу юнәлештә дә бик актив эшли.
Йомгаклап шуны әйтәсем килә: укучыларда милли үзаң тәрбияләү өлкәсендә педагоглар һәм ата-аналар, дәүләт бергәләп максатчан эш алып барса, алдагы көннәребездә көчле дәүләтебез дә, яшәргә сәләтле милләтебез дә, якты киләчәгебез дә булыр.
Кулланылган әдәбият
Мальчик и колокольчики ландышей
Астрономический календарь. Декабрь, 2018
Зимняя сказка
Афонькин С. Ю. Приключения в капле воды
Для чего нужна астрономия?