Альметьевский краеведческий музей проводил в этом году конкурс, посвящённый 125-летия со дня рождения Г.Тукая. Ученики участвовали со своими рисунками и сказками. Данная сказка получила 2 место, авторами которой являются брат и сестра Ахмадуллины
Вложение | Размер |
---|---|
shurele_ekiyate_avtosohranennyy.doc | 29 КБ |
«Шүрәле» әкиятенең дәвамын
6нчы урта гомумбелем мәктәбенең
4б сыйныф укучысы
Әхмәдуллина Алия Зирәк кызы һәм
3б сыйныф укучысы
Әхмәдуллин Алмаз Зирәк улы язды .
.
…
Бу вакыйгадан соң күп еллар үткән. Бөтен Шүрәлеләргә дә сабак булган ул. Моннан соң алар кеше кытыклап йөрмәгәннәр. Матур гаиләләр корып, урманда тату гына яшәгәннәр.
Җегет тә бу хәл турында күп уйлаган. Хәтта Шүрәлене рәнҗеткәненә үкенеп тә куйган.Ни дисәң дә җан иясе бит! Ләкин икенче яктан карасаң, әгәр Шүрәленең бармагын кысмаса, үзе исән-сау өенә кайта алган булыр иде микән? Ләкин үткән эш үткән инде. Шүрәленең исән-сау булуын белгәч, Җегет тынычланган. Бераздан гаиләсе барлыкка килгән. Берсеннән-берсе чибәр, батыр, акыллы балалары туган. Алар авылның матур табигать кочагында ай үсәсен көн үсәләр, ди.
Шүрәленең балалары да кара урманда, табигатьнең матурлыгына сокланып, уйнап-шаярып, тормышның кадерен белеп үсеп яталар икән. Җегетнең балалары урманга еш килә. Бергәләшеп, Шүрәле балалары, тиен малайлары, куян кызлары, аю, бүре балалары белән тату гына уйныйлар, җиләкләр җыялар, чәчәкләрдән тәкыялар үрәләр, ләкин Кызыл китапка кертелгәннәргә – энҗе, кыңгырау, алтын туй чәчәгенә, төнбоекка тимиләр, башкаларны да тидертмиләр икән.
Һәрвакыт бер-берсенә ярдәмләшеп яшиләр: авыл балалары тиеннәргә, керпеләргә кышка запас җыярга булышса, алар үз чиратында, авылга һәрвакыт мул итеп күчтәнәч җибәреп торалар, ә Шүрәлеләр сәлам җибәрәләр икән. Үзләре дә балаларын алып, авылга кунакка киләләр, Сабантуй, Сөмбелә бәйрәмнәрен бергәләп үткәрәләр, ди.
Именинный пирог
Рисуем белые грибы пастелью
Одна беседа. Лев Кассиль
Астрономический календарь. Декабрь, 2018
Груз обид