"Шигърият бакчасында" Укучылар иҗат иткән шигырьләр җыентыгы
Вложение | Размер |
---|---|
kitapchykdokument_microsoft_office_word_2.docx | 27.86 КБ |
Җитәкче:Шакирова Ләйсән Мансуровна
Мин тормышны яратам.
Һәркөн иртән күз төшерәм
Әйләнә-тирәбезгә.
Аяз күкләргә сокланам,
Тынычлык илебездә.
Дусларым күп булган өчен,
Чын йөрәктән шатланам.
Яшик,дуслар,һаман шулай,
Мин тормышны яратам.
Чәчәкләр арасында
Мәктәбебез бакчасында
Үсә төрле гөл-чәчәк.
Җәй җитүгә уйный,оча
Аллы-гөлле күбәләк.
Кар эрүгә калкып чыга
Зәңгәр чәчәк-күк чәчәк,
Лилияләр,кыңгыраулар,
Нәркисләр һәм кыр чәчәк.
Канәферләр,тырнак гөлләр,
Ромашка һәм кашкарый.
Матур булып үссеннә дип,
Аларга кояш карый.
Өзмәгез сез чәчәкләрне,
Матур булып үссеннәр,
Һәрберсендә бертөрле ямь
Хуш исләр бөркесеннәр.
Корбангалиева Илүсә.
Язгы җыр
Тәрәзәмне тиздән
Гүзәл Яз чиертер,
Бакчамдагы гөлләр
Чәчкәгә күмелер. Бар дөнья яшәрер,
Кошкайлар гөрләшер
Кояшкай елмаеп,
Безгә нур өләшер.
Җыелып һәммәбез
Кырларга чыгарбыз.
Тургайлар моңына
Кушылып җырларбыз.
Яруллина Илүзә.
В здоровом теле-здоровый дух.
Спортом важно заниматься
Ежедневно по часам.
Не курить,не пить,не драться,
Я добра желаю вам.
Надо есть по расписанию.
Вовремя ложиться спать.
Рано утром просыпаться
В школу быстренько бежать.
Если будете здоровы-
Будете всегда добры.
Будете всегда вы сильны,
Будете всегда умны.
Садриева Лилия
Энекәшем бар минем!
Бер иптәш кирәк миңа,
Энекәш кирәк миңа.
(Р.Миңнуллин)
Ә минем андый хыялым
Күптән тормышка ашты.
Әнием миңа бик матур
Энекәш алып кайтты.
Өйдә миңа менә хәзер
Күңелсез түгел бер дә.
Нәни тәти энем белән
Без һаман бергә-бергә.
Дәресләрне аннан башка
Хәзерләп булмый һич тә.
Кирәк китап- дәфтәрләрне
Бер дигәнче китерә.
Хәзер мәктәптән көн саен
Аны сагынып кайтам.
Усал булса да энемне
Бик тә,бик тә яратам.
Аглиуллина Алсинә
Яз.
Язгы көннәр бигрәк матур.
Сайрый кошлар тирәктә.
Чыпчыклар да җылынганнар,
Җырлыйлар зәңгәр күктә.
Агачлар да уянганнар,
Шытып чыга бөреләр.
Үләннәр дә баш күтәрә.
Гүя алар тереләр.
Безнең өчен җылы көннәр
Күңелле ич тагын да.
Безгә карап кояшы да
Елмаеп карап тора.
Урманда.
Урман,урман! Синең һаваң
Йөрәккә дәва.
Кошкайларыңның сайравы
Күңелдә кала.
Һәрбер үлән,һәрбер чәчәк
Хуш ис тарата.
Шул байлыгың өчен бар да
Сине ярата.
Сибәгәтуллина Алинә.
Туган авылым
Газиз туган авылым,
Син бик якын күңелгә.
Ераклардан ашыгып кайтам
Бары сине күрергә.
Шифалы синең җилләрең,
Балыклы инешләрең.
Челтер-челтер көйләр көйли
Саф сулы чишмәләрең
Синдәге бу гүзәллекне
Алыштырмам бер нигә.
Рәхәт дисәләр дә, чит илдә,
Җитмидер туган җиргә.
********************************************************
Спорт-сәламәтлек нигезе,
Аңла шуны яшь буын.
Яшьлек үтәр,картлык җитәр
Сәламәтлегеңә туен.
Яшь вакытта юләрләнү
Була һәркем уенда.
Спорт- сәламәтлек нигезе
Язылган ул канунда.
Килә дә китә яшь гомер,
Картлыгыңны уйла син!
Спорт күңелне ача ул.
Җырла,бие,уйна син! Сафиуллина Алсинә.
Йомшагым.
Йомшагым да аппагым дип,
Иркәләдем песине.
Күмәч биреп,сөт эчердем
Җәлләмәдем көнемне.
Хәзер менә йомшаккаем
Кузгалмый да урныннан.
Әллә инде тычканны да
Көтәме минем кулдан?
Әхмәтов Илфар.
Шаян песи
Безнең песи бигрәк шаян.
Аның койрыгы наян.
Көне буе ул уйный,
Уйнаудан һич тә туймый.
Төн җитүгә, ут сүнүгә
Кыштырдый башлый идән.
Безнең песи тырнак кайрый,
Күсе-тычканнар аулый.
Зиятова Дилә
Кыш
Авылга ак кыш килгән,
Агачлар ак тун кигән.
Урманнарга-кырларга
Көмеш тәңкә сибелгән.
Төнен тәрәзәгә ул
Ясап киткән бизәк тә.
Салкын булса да кышын,
Рәхәт инде бигрәк тә.
Фатыхов Айнур
Буранлы кыш
Буранлы кыш килә дә
Бар дөньяны ак итә.
Агачларны,түбәләрне,
Юлларны күмеп китә.
Һәркем йокыдан уянып,
Тәрәзәгә күз сала.
Яше-карты бергәләп,
Үзенә сукмак сала.
Эшчеләр эшкә барырга
Машинасын кабыза.
Юлга чыкса,кар өеме
Тора алар каршында.
Карлар ява,йомшак карлар
Биешә урамнарда.
Шау-гөр килеп,киенеп,
Чыктык без дә уйнарга.
Солтанов Инсаф.
С новым годом друзей поздравляю,
Счастья,радости в жизни желаю.
Пусть удача им всем улыбнется,
И плохой старый год уберется.
Кышкы урман.
Ап-ак булып кышкы урман
Серле тынлыкка чумган.
Әйтерсең,бар тереклек
Татлы йокыга талган.
Кыш рәхәте.
Әй күңелле кыш көне,
Чөнки яңа ел килә.
Кыш бабабыз күп итеп
Күчтиләр алып килә.
Нургалиева Лилия
Рекс
Безнең бар бер этебез.
Исеме аның-Рекс.
Рекс саклый өйне
Әти-әни һәм мине.
Бернәрсәдән курыкмый ул.
Кеше керсә өрә ул.
Савытына ризык салсаң,
Ялт иттереп куя ул.
Әбием.
Күкчә-Бирәзәдә яши
Иң кадерле әбием.
Иртән торып эшкә китә.
Хат ташый ул һәр өйгә.
Сәламәт бул, әбекәем,
Аякларың талмасын.
Игелекле эшең өчен,
Сине бар да яратсын.
Әхмәтҗанов Булат.
Туган авылыма.
Туган авылым Бирәзәбаш
Арчадан ерак түгел.
Кайда гына йөресәм дә,
Авылыма тарта күңел.
Табигате сокланырлык,
Һәр ягы яшел болын.
Сабантуйда бил алыша
Хезмәт сөюче халкым.
Авыл уртасыннан челтерәп,
Ага Сихәт чишмәсе.
Күңелләргә дәва өсти
Саф суының сихәте..
Әллә каян балкып тора
Мәчетнең манарасы.
Азан әйтергә җыела
Яше,карты-барчасы.
Авылымда алтын куллы
Кешеләр яши минем.
Һәр эштә дә уңган,булган
Эчкерсез мактауга тиң.
Һәрбер өйдән ишетелә
Яшь балалар авазы-
Авылымның киләчәктә
Яшәүгә ышанычы.
Корбангалиева Илүсә
Без-Тукай оныклары.
Әкият,шигырьләрең аша
Күпме тәрбия алдык без.
Бик күп иҗат җимешләрең
Инде яттан беләбез.
Синең йөргән сукмаклардан
Менә без дә йөрибез.
”Туган тел”не,”Тәфтиләүне”
Рәхәтләнеп көйлибез.
Һәр тарафта горурланып
Без дә әйтә алабыз:
Без-Тукайның оныклары,
Тукай безнең бабабыз.
Кадырова Илзирә
Балачак.
Әй,балачак,балачак,
Иң күңелле,рәхәт чак.
Уйнап,көлеп,шаярып,
Мәңге истә калачак.
Балачакның мизгелләре
Нигә тиз уза икән?
Балачакның кадерен белик
Кайтарып булмас бүтән.
Әй,балачак,балачак,
Иң матур һәм гүзәл чак.
Әти-әни кочагында
Иркәләнеп үскән чак.
Нургалиев Айнур
5 класс
Эшлекле шәкерт.
Әйдәле,Акбай,өйрән син-
Арт аягың берлә тор!
(Г.Тукай)
Арт аягында торырга
Акбай күптән өйрәнде.
Хәзер аның,Тукай абый,
Юк белмәгән һөнәре.
Әле менә күптән түгел,
Компьютер да алды.
Контактта аралашып,
Үз яшьтәшләрен тапты.
Су анасы,Шүрәле дә
Аңа көн дә язалар
Җылы матур сүзләр белән
Сине искә алалар.
Кичә күрдем,ачкан икән,
Акбай үз сайтын да.
Ышан,тиздән күтәрер ул
Илебезнең данын да!
Аглиуллина Алсинә
Заколдованная буква
Как нарисовать китайскую розу
Ёжикина Радость
Новый снимок Юпитера
Лупленый бочок