Кешелек дөньясы һәрвакыт матурлыкка омтылып яшәгән. Халкыбызның матурлап, бизәп эшләнгән савыт-сабалары, күнел нурын сибеп чиккән киемнәре, бизәкләп тукылган ашъяулыклары, сөлгеләре, чаршаулары... Энҗе-мәрҗән белән чигелгән укалы калфак, бала итәкле күлмәк, тамбур белән чүпләмләп чигелгән алъяпкычлары...
Бүгенге кызларыбызның күбесе бу эшләрне эшли белми шул. Кайбер һөнәрләр инде бөтенләе белән үткән гасырларда калган. Халкыбыз арасында сакланып калган талантлардан әлеге һөнәрләрне өйрәнеп каласы иде. Алар әби-әниләребезнең күңел җылысын саклаган хәлдә киләчәк буыннарга барып ирешергә тиеш дип уйлыйм мин. Безнең арада әти-бабаларыбыз, әни-әбиләребез һөнәрләрен дәвам итүчеләр бөтенләй юк түгел. Алар дәвам итеп кенә калмыйча, киләчәк буыннарга үзләренең хезмәтләрен ядкарь итеп калдыралар.
Лепесток и цветок
Как нарисовать портрет?
Финист - Ясный сокол
Философские стихи Кристины Россетти
Астрономический календарь. Ноябрь, 2018