"Ализе Пуффидан эшләнмәләр" темасына проект эше.
Вложение | Размер |
---|---|
Ализе Пуффидан эшләнмәләр | 1.05 МБ |
Презентация Ализе Пуффидан эшләнмәләр | 2.7 МБ |
Слайд 1
Иҗади эзләнү проекты " Ализе Пуффи дан эшләнмәләр" Автор:Нигматҗанова Фирүзә, 5 класс укучысы Җитәкче: технологии укытучысы Хәсәнова М.М . МБГБУ «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбе» Юлбат, 2022елСлайд 2
Проектның проблемасы : Ализе Пуффидан нәрсә эшләп була һәм ничек бәйлисе? Эшнең максаты : Ализе Пуффи җебен файдаланып нәрсәләр бәйләп булуын ачыклау, кул белән бәйләү технологиясен өйрәнү. Бурычлар : - тема буенча чыганаклар табу; - укытучыларымнан, Интернеттан мәгълүмат туплау; - Ализе Пуффи җебеннән бәйләнгән эшләнмәләр белән танышу ; - Ализе Пуффи җебеннән шарф бәйләү; - проект эшемне язу; -проект эшемне яклау.
Слайд 3
Бу эшнең актуальлеге – Ализе Пуффи җебеннән энәләр кулланмыйча, кулдан гына матур эшләнмәләр эшләп була. Эшләнмәләр уңайлы, йомшак чыгалар . Шулай ук мин яңа шөгыльгә өйрәнәчәкмен. Проекттагы яңалык яңа төр җеп белән танышу, бу җептән нәрсәләр бәйләргә мөмкин икәнен ачыклау. Проектның практик әһәмияте кулдан бәйләү технологиясен өйрәнү. Эзләнү объекты һәм предметы: Ализе Пуффидан эшләнмәләр, кулдан үрү ысуллары.
Слайд 4
Ализе Пуффи-бәйләү энәсе кулланмыйча кулдан эшләү өчен элмәчекләрдән торган йомшак җеп. Элмәкчекләрдән үрелгән төрле эшләнмәләр бәйләргә була. Бәйләү җебе тулысынча микрополиэстердан тора, 100 граммы 9 метрдан аз гына артык. Бу материалның үзенчәлекләре: югары ныклык һәм "сулый торган" үзлекләре. Бу материал бик җиңел һәм тәнгә рәхәт. Шулай ук микрополиэстер мондый уңай сыйфатларга ия: - экологик яктан чиста һәм гипоаллерген материал булып тора; - формасын яхшы саклый; - бөтерчекләнми. Балалар киеме һәм уенчыклар ясау өчен бу материалны киң кулланалар, чөнки ул бик йомшак һәм җиңел, тәнгә рәхәт, бу бигрәк тә балалар кирәк-яраклары өчен мөһим.
Слайд 5
1. Плед-япма 2. Балалар уенчыгы 3. Өй костюмы. 4. Шарф
Слайд 6
Технологик карта
Слайд 8
Мин бу проект эшемне башкарып максатыма ирештем. Үз кулларым белән Ализе Пуффи җебеннән шарф бәйләдем. Бу җептән төрле эшләнмәләр эшләргә мөмкин. Төрле размерда шарфлар, баш киемнәре, урын-җир япмалары һәм башкалар. Бу җепне кул белән генә бәйлисе. Бәйләү технологияләре дә берничә. Мин әлегә иң гади үрү ысулын үзләштердем. Минем эзләнүләрем нәтиҗәсендә, кибеттән ак төстәге төрле төсләр белән бизәлгән җеп сайлап алып, гардеробымны яңа шарф белән тулыландырырга ирештем. Куркынычсызлык кагыйдәләреннән, кайчы белән эшләүне генә искә төшерәсе булды. Әзер шарфым матур, йомшак, уңайлы чыкты. Үз кулларың белән бәйләү бик кызыклы һәм кирәк икән дигән нәтиҗә ясадым. Мин үземә яңа шөгыль өйрәндем. Әниемне дә яңа эшләнмәләр белән сөендерермен!
Слайд 9
Игътибарыгыз өчен рәхмәт!
Разноцветное дерево
Как нарисовать зайчика
Цветущая сакура
Рукавичка
Астрономический календарь. Май, 2019