чыгыш
Вложение | Размер |
---|---|
babam_htirlre.docx | 12.49 КБ |
Мин, Кәримова Руслана бабамның әтисе истәлекләре белән уртаклашасым килә. Ул, Горбунов Николай Тихон улы 1418 көнлек сугышның 1015 көнен сугыш кырында уздыра.
“Мин 1939нчы елның декабрь аенда хәрби хезмәткә чакырылып 6 елдан соң гына кайтырмын дип уйламаган идем” -ди. 1940нчы елның май аеда сержант дәрәҗәсенә күтәрелдем, шул елның 12-14 июнь көннәрендә безне Көнбатыш Европага таба походка җибәрделәр. Бик эссе иде, 30 градус, көненә 40-50 чакырым юл уздык. 22 июнь көнне Кременец шәһәре янында ялга туктадык һәм шунда радиодан “Сугыш башланды” дигән хәбәрне ишеттек. Сизмичә дә калдык сугышка кереп киткәнебезне. Мин сугыш вакытында көндәлек алып бармадым, ә үткәннәрнең барысы да хәтердә калмаган , бирничәсен генә сөйләп китәм.
Инде 24 июнь көненә Алман гаскәрләре безне чолганышка алды, штаб белән элемтә урнаштырып булмады. Ул көнне бик күп хәрби хезмәткәрләр вафат булды. Чолганыштан кечкенә төркемнәргә бүленеп чыгарга туры килде. Шунда бергә бер районнан хәрби хезмәткә чакырылган танышым, Егоров Дмитрий Александр улы яраланды. Аннан соң тоткынлыкка төшкән, без аның белән хәзер дә аралашабыз, соңгы күрешүебез 1987 елда булды. Аннан озак та тормадым мин дә яраландым, терелгәч, 33нче артеллерия полкына эләктем. Сугыш сугыш инде, берничә тапкыр яраландым, бик күп дусларымны, берничә командирымны югалттым.
Тагын бер вакыйганы сөйлисем килә. Берлиннан көньяк-көнбатыштарак булган хәл. Урман янынарак Алман гаскәрләренең бик зур бер төркеме белән очрашырга туры килде. Без аларны уратып алдык , алар бу чолганыштан чыгу өчен бөтен көчләрен куйдылар. Без дә тырыштык, күп дошманнарны юк иттек, үзебездә дә югалтулар күп булды. Инде җиңәбез дигәндә хөҗүмне туктатырга дигән боерык килде. Шулай итеп эшебезне төгәлләмичә, Дрезденга юл тоттык. Чехословакиядә сугыш беткәнен белдек, бик шатландык. Шулай, балам, хәрби хезмәткә чакырылып 6 елдан соң гына кайтырмын дип уйламаган идем шул.
Лесная сказка о том, как согреться холодной осенью
Рисуем одуванчики гуашью (картина за 3 минуты)
Мост Леонардо
Философские стихи Кристины Россетти
Рыжие листья