Кулдан себерке эшлэу тэртибе
Вложение | Размер |
---|---|
proekt_eshe_kuldan_eshlngn_seberke.docx | 74.46 КБ |
Межрегиональная краеведческая конференция исследовательских проектов и творческих работ учащихся имени Замалетдина Бикташи
Направление: Юный исследователь
Название работы: Кулдан эшләнгән себерке
Выполнил:
Мисюков Данил Владимирович,
ученик 2 класса
МБОУ «Мамаширская средняя школа»
Кукморского муниципального района РТ
Руководитель:
Гульфия Василовна Димихамитова,
учитель начальных классов
Мамашир 2017
Эчтәлек
1.Кереш.............................................................................................................3-4
2. Себеркегә аңлатма......................................................................................5
3.Себеркене кем уйлап чыгарган?.....................................................................6
4. Себерке белән бәйле сынамышлар................................................................7
5 . Пластик шешәләрдән себерке ясау.........................................................7-10
6. Йомгаклау.......................................................................................................11
1.Кереш
Хәзерге заманда көндәлек кулланылышта булган әйберләрне теләсә кайсы кибеттән яки базардан сатып алырга мөмкин. Кул астындагы һәм ташландык материаллардан үз кулларың белән тормыш кирәк-яракларын ясау бик үк кирәкле шөгыль түгел дип санасак, дөреслеккә туры килеп бетмәс иде.
Беренчедән, кайбер вакытта бик кирәкле әйбер өчен кибеткә барырга вакыт булмаска яки акча булмаска мөмкин, ә бу әйберне булган материалдан үз кулларың белән дә эшләргә мөмкин.
Пластик шешәләрдән эшләнмәләр ясау инде күптән таныш шөгыль. Алар эшкәртүгә тиз биреләләр-җиңел киселә, бөгелә. Эшләнмәнең тыштан күренеше дә матур, зәвыклы була.
Актуальлелеге:
Кулдан әйберләр ясау-балаларны кул эшләренә өйрәтү өчен яхшы җай һәм чара. Өлкәннәр ярдәме белән берлектә алар кече яшьтән үк хезмәткә өйрәнеп үсәләр.
Без үзебез дә пластик шешәләрдән себерке ясап карарга булдык. Үз эшебезне башкарганда түбәндәге максатларны куйдык:
1.Төрле чыганаклар аша себеркенең барлыкка килү тарихын өйрәнү;
2.Кулдан себерке ясау.
Бурычлар:
1.Себерке тарихы турында материал туплау;
2.Себеркегә бәйле сынамышлар эзләү;
3.Кулдан себерке ясау өчен материал туплау, эш тәртибен өйрәнү.
Пластик шешәләрдән төрле эшләнмәләр ясау белән без технология дәресләрендә, түгәрәкләрдә шөгыльләнәбез. Без пластик шешәләрдән һәм башка материаллардан да күбрәк эшләнмәләр ясарга өйрәнергә телибез
2.Себеркегә аңлатма
Себерке гади җыештыру инструменты. Ул саптан һәм аңа беркетелгән нечкә ботаклар бәйләменнән тора. Бәйләмне күбрәк каен ботакларыннан ясыйлар. Кибеттә хәзер пласмассадан эшләнгән себеркеләр дә сатыла.
Себерке ярдәмендә асфальт җәелгән мәйданнарны да, пычрак урыннарны да, стадионнарны да һ.б. җыештырырга мөмкин. Себерке юеш һәм коры яфракларны, кар, балчык һәм башка теләсә нинди чүпне себерә.
3.Себеркене кем уйлап чыгарган?
Себерке һәм щётка бер-берсенә бик охшаш. Билгеле инде себерке себерү өчен генә кулланыла. Күп кенә щёткалар да бу максат белән кулланыла.
Тау куышында яшәгән беренче кешеләр таяк очына хайван тиреләре беркетелгән себеркеләр кулланганнар. Америкада колония вакытларында аш бүлмәсендә таякка камыш һәм агач ботаклары бәйләп беркетелгән себеркеләр кулланылган. Бу себеркене хәзер дә күп илләрдә кулланалар, шул исәптән безнең илдә дә.
Тары сабагыннан ясалган себеркеләр дә таныш. Ул беренчесен Америкада ясалган. Бу төр себеркеләрнең ничек ясала башлавы турында риваять тә яши. Америкалы Беджаминның дусты Франклин Һиндстаннан бу илдә эшләнгән кием щёткасы җибәргән. Щёткага тары бөртекләре эләгеп калган булган һәм ул аны күреп алып чәчкән. Ашлык бөртеге бу илдә кабул ителгән, озакламый илдә бөртекле культура буларак чәчелә башлаган.
Бервакыт ялгыз иргә себерке кирәк булган. Ул тарының сабакларын кисеп алган, аларны бергә бәйләгән һәм идәнен себергән. Шуннан соң бу кеше каен себеркесен бер дә кулланмаган. Ул себеркеләр җитештергән һәм саткан. 1843 елда-ялгыз ир үлгән вакытларда, себерке җитештерү инде хуҗалыкның мөһим тармагы булып тора башлаган була. Шул вакыттан бирле себерке җитештерүнең төп эше кулдан башкарыла.
4.Себерке белән бәйле сынамышлар
Кайбер халыкларда себерке белән бәйле сынамышлар бар:
- яңгыр чакыру өчен өйдән чыгарга һәм себеркене баш очында әйләндерергә кирәк.
- себергәндә себерке кулыңнан төшсә, аны алганчы теләк телә.
- өйләнергә яки кияүгә чыгарга теләгән егет яки кыз себерке аша тугыз тапкыр сикереп чыкса, ул быел өйләнер яки кияүгә чыгар.
Себеркене йола буенча төрле халыкларда саклану чарасы буларак та кулланалар:
1.Борынгылар ишеккә аркылылап кагылган ике себерке, ишек каршына яткырып куелган себерке өйне саклаган, ул кире энергияне таратып юкка чыгара дигәннәр.
2. Себеркене почмакка куйганда сабын идәнгә бастырып, эшче өлешен өскә каратып куярга кирәк. Болай урнаштырудан себерке озаккарак та чыдый һәм уңыш та китерә.
3. Куркыныч төшләр күреп азаплансаң себерке аларны себереп ташлар. Аны йокы бүлмәсенең ишегенә элеп куй, ә мендәр астына бер баш сарымсак сал - Сез тыныч йокларсыз.
5. Пластик шешәләрдән себерке
Без үз кулларыбыз белән пластик шешәләрдән себерке ясадык. Аны ясау өчен түбәндәге материаллар һәм инструментларны кулландык:
Эш тәртибе
1. Барлык шешәләрдән этикеткаларны салдырабыз. Пычак белән бер шешәнең төбен кисәбез.
2. Шешәнең бугазына 10 см калдырып, 5 әр мм киңлегендә тасмалар ясап кисәбез.
3. Хәзер бугазын кисәбез. Шушы ук эш калган 4 шешә белән дә башкарыла, ахыргы шешәнең бугазын кисмибез.
4. Ахыргы бугазы киселмәгән шешәгә калган шешәләрне өстән бер-бер артлы киертеп куябыз.
5. Алтынчы шешәнең өске өлешен кисеп алабыз һәм әзер эшләнмәнең өстенә киертәбез.
6. Без (шило) белән ике үтәли тишек ясыйбыз, чыбыкны тишем аша үткәреп тарттырып бәйләп куябыз.
7. Бугазына сап киертәбез һәм вак кадак белән кагып куябыз.
Менә безнең себеркебез әзер дә!
6.Йомгаклау
Беренче тапкыр баланы себерке тотарга, аның белән эш итәргә өйрәткәндә бик уңайлы. Пластик шешәләрдә эшләнгән себерке бик җиңел һәм бик матур – кулга алып эшлисе генә килеп тора.
Простые новогодние шары из бумаги
Браво, Феликс!
Ночная стрельба
Осенняя паутина
Попробуем на вкус солёность моря?