3нче сыйныф укучысы Абдулова Алинә Гаилә гербы ясады.
Вложение | Размер |
---|---|
gerb.docx | 26.7 КБ |
Мин бу дөньяга аваз салганда янәшәмдә якын кешеләрем - әнием, әтием, апам булган. Алар минем гаиләм була инде. Гаилә - ул минем өчен бу дөньяда иң ягымлы, иң матур, иң җылы сүз.
Мин үз гаиләмне яратам. Шуңа күрә гаиләмнең гербын уйлап табу минем өчен бик кызыклы шөгыль булды. Герб ясау ул ак кәгазьгә рәсем төшерү генә түгел. Монда һәр нәрсәне уйлап, төгәл итеп эшләргә кирәк. Чөнки гербта һәр деталь аерым мәгънәгә ия. Гербтагы рсеәмнәрнең, төсләрнең аңлатмасын өйрәнү белән шөгыльләнүче аерым бер фән дә бар икән. Бу фән - геральдика дип атала.
Гаиләмне күз алдына китергән вакытта, мин әлеге сүзләрне эчемнән генә еш кабатлыйм: кайгыртучанлык,мәхәббәт, бердәмлек, көч,таяныч. Гербны ясаган вакытта мин бу сүзләр белән белән бергә гаиләмнең уңышлары, үзенә генә хас матур үзенчәлекләре дә урын алуын теләдем.
Әйдәгез, фантазияне эшкә җигеп, аппликация техникасы ярдәмендә гаилә гербы ясап карыйк.
Моның өчен безгә кирәк булачак: төсле кәгазь, каты кәгазь, җилем, кайчы, карандаш, линейка.
Беренче адым. Төп өлеш.Каты кәгазьгә гербның нигезен ясап, кисеп алырга кирәк. Ул төрле формада булырга мөмкин: калкансыман, йөрәк формасында, ромб, ачык китап формасында, овал.....
Мәсәлән, үземнең гаилә гербын ясау өчен мин калкансыман форманы сайлап алдым. (1нче рәсем)
Икенче адым. Гербның өлешләре. Линейка һәм карандаш ярдәмендә гербның төп өлешен үзең теләгәнчә тигез өлешләргә бүлеп чыгарга кирәк.
Мин үземнең калкансыман гербны дүрт тигез өлешкә бүлдем. Һәр өлешкә гаиләбезгә багышланган бизәкләр куелачак. (2нче рәсем)
Өченче адым. Төс сайлау. Гербны бизәү өчен берничә төс сайлап алынды. Һәр төс үзенә күрә аерым мәгънәгә ия. Мәсәлән, кызыл төс - батырлык билгесе, зәңгәр төс - тугрылык билгесе, яшел төс - өмет билгесе, куе кызыл төс - хакимият, идарә итү билгесе, алтын төсе - юмартлык билгесе, көмеш төсе - сафлык һәм намуслылык билгесе. Димәк, һәр кеше гаилә гербын төзегән вакытта күңеленә якын булган, гаиләсенә туры килгән төсне сайлап алырга мөмкин. Шунна соң төсле кәгазьдән детальләр кисеп алып, гербның нигезенә ябыштырып куярга кирәк.
Гаиләмнең гербы өчен нигез итеп төп ике төсне сайлап алдым. Зәңгәр төсне -диңгез төсе, зәңгәр күк төсе, ирек төсе, Россия дәүләте төсе буган өчен сайладым. Ә яшелне минем республикамның төсе булган өчен сайладым. Әлеге төсне гербта, татарстан байрагында һәм шулай ук татар милли киемнәрендә дә очратырга була. (3нче рәсем)
Гербның чикләрен төсле кәгазь кисәкләре, милли бизәкләре һ.б. белән тулыландырырга була. Гаиләбезнең гербы чикләрен Россия дәүләте һәм Татарстан республикасына хас булган төсләр җыелмасы бизәп тора. (4нче рәсем.)
Дүртенче адым. Гербның буш өлешләрен тулыландыру.Биредә гаиләгез өчен мөһим булган предметларны куллану отышлы булачак. Һәрбер элемент билгеле бер мәгънәгә ия булуын да онытмаска кирәк. Гербта сурәтләнгән арыслан - кыюлык, батырлык билгесен; бермөгез - җиңүгә омтылуны, ә кабаннар - курку белмәүне, йөрәкле икәнне аңлата. Сизгерлек һәм сакчыллыкны күрсәтү өчен торна рәсемен куллану, ә көчле булуны һәм җитезлекне күрсәтү өчен ат рәсемен куллану отышлы булачак һ.б. Кайчы ярдәмендә төсле кәгазьләрдән гербның аерым бер элеменларын кисеп алабыз.
Гербны ясаган безнең гаиләгә генә хас булган символларны кисеп алдым. Бу символларның нәрсә аңлатулары турында да өйрәндем.
Кояш геральдика фәне буенча акыллык билгесе икән. Гаиләбездә иң акыллы, тәҗрибәле кешеләр исәбендә өлкән әби-бабаларыбыз. Алар Абдуловлар фамилиясенең иң кадерле, хөрмәтле вәкилләре. Символның уртасында Абдуловлар ыруының беренче хәрефен - "А" ны урнаштырдым.
Йорт - бу кешеләрне бер түбә астына җыю, берләштерү дигән сүз.
Елан -акыллылык, сакчыллык билгесе. (4нче рәсем)
Арыслан - бу геральдика фәне буенча кыюлык, ныклык, үзеңне һәм якыннарыңны саклый белү дигәнне аңлата икән. Минем карт әби-бабаларым да нәкъ менә шундый булган. Алар безнең илебезне сугышта яклаган, саклаган.(5нче рәсем)
Дага - бәхет һәм тугрылык билгесе .
Агач гаиләбезнең зурлыгын, ныклыгын, тамырларының тирәнгә китүен күрсәтеп тора.
Бишенче адым. Барлык булган детальләрне гербка җилем ярдәмендә ябыштырып куябыз. Шулай ук гербны төрле детальләр белән бизәргә мөмкин. Мәсәлән, мин татар халыкына хас булган милли бизәкләр белән гербны тулыландырдым.
Алтынчы адым. Девиз. Төсле кәгазьдән девиз язылган тасма кисеп алырга. Гербның аскы өлешенә әлеге девизлы тасманы урнаштырабыз. Гаиләбезнең девизы бездән соң килгән буыннарга да барып җитүен телим.
Гаиләбезнең девизы : "Бердәмлектә безнең көч!"
Менә гаиләбезнең гербы әзер. Әлеге гербны киләчәк буыннарга да тапшыра алуым һәм гаиләбезнең тарихын белүем белән мин бик бәхетле.
Анатолий Кузнецов. Как мы с Сашкой закалялись
Сорняки
Музыка космоса
Афонькин С. Ю. Приключения в капле воды
Чем пахнут ремёсла? Джанни Родари