Газеталарда бастыру , төрле конкурсларда катнашу өчен булган иҗат
Вложение | Размер |
---|---|
ӘНИЕМ-КАДЕРЛЕМ | 29.5 КБ |
ТАБИГАТЬНЕ САКЛЫЙК! | 28.5 КБ |
ИСТӘЛЕКЛЕ КӨНЕМ | 36.5 КБ |
ӘНИЕМ-КҮЗ НУРЫМ | 33.5 КБ |
СПОРТ – УЛ СӘЛАМӘТЛЕКНЕҢ НИГЕЗЕНӘ ТӨП ТЕРӘК | 16.12 КБ |
ПОЖАРЛАРДАН САКЛАНЫЙК! | 36.5 КБ |
Картайма син, әни!
Салкын көзләр килгәч, җир йөзенә
Мин туганмын-синең шатлыгың.
Еллар уза тора, мин үсәмен
Ерак түгел синең картлыгың.
Борчылма син, әни, картаям дип
Бик озак юл әле үтәсе.
Зур үрләрне яулагач та, алда
Шатлыкларын бергә бүләсе.
Әни, озак яшә, картайма син,
Оныкларың синең күп булсын!
Авырма син,борчылма да юкка,
Бәхет нуры белән йөрәгең тулсын!
Нәбиева Зилә
Әнием - горурлыгым
Минем әни бик уңган
Ул бит Әбидән туган!
Чөнки әбием һәр эштә
Иң алдынгысы булган.
Ул укыткан балалар
Дөнья буйлап таралган.
Кызларын да үзе кебек
Булсыннар дип караган.
Шуның өчен әнием
Бер эштә дә сер бирми.
Көне-төне эшләсә дә
Ару-талуны белми.
Безнең тәрәзә төбе
Шау чәчәктә утыра.
Ә бакчаны һәр ел саен
Уңыш белән тутыра.
Әнием эшләренә
Мин дә “тыгылып” йөрим.
Аның йөзенә кызыллык
Китермәмен дип уйлыйм.
Әүхәдиева Эльвира
Әнием-кадерлем
Минем әниемнең исеме Энҗе. Ул балалар бакчасында эшли. Хәзерге вакытта өйдә, кечкенә энемне карый. Ул безне бик ярата. Безгә тәмле ризыклар пешерә, чиста һәм пөхтә итеп киендерә, күңел җылысын биреп тәрбияли, авырмасыннар дип чыныктыра. Өйдә матур гөлләр үстерә. Әни, мин сине бик яратам.Сиңа шатлык, сәламәтлек, бәхет телим. Һаман шулай көлеп, куанып, шатланып тор. Тормышында гел уңышлар юлдаш булсын!
Әниемнең кулы назлы,
Йөзләре дә ягымлы.
Һәр пешергән ризыгы да
Үзенә күрә тәмле.
Закирова Камилә
Минем әни - иң матур әни
Җир йөзендә әниләр күп. Иң матуры һәм иң ягымлысы, мөгаен, ул минем әнидер. Безне һәр көнне якты йөзе, тәмле теле белән йокыдан уятып, ашатып, эчертеп мәктәпкә озата. Ә кичен һәркайсыбызны чиста урын-җиргә яткыра. Әниемнең исеме дә бик матур. Ул Гөлназ исемле. Мәктәптә укытучы булып эшли. Аны балалары да бик ярата, хезмәттәшләре дә хөрмәт итә. Без дә әниебезне бик яратабыз. Әти белән озак яшәүләрен телибез. Аларның йөзләренә кызыллык китермәбез. Зиннәтуллин Аяз
Җәнлекләр телгә килсә...
Әгәр дә кошлар, җәнлекләр
Телгә килсә бервакыт,
Алар кичерешләреннән
Тыңлап алыйк бер нотык:
- Мәктәптә укымасак та
Без бик күпне беләбез.
Тәртипсез балалар өчен
Белдерүләр эләбез:
Сез урманда кунак кына
Нигә тыйнак булмыйсыз?!
Бәйрәм иткәч, артыгыздан
Җыештырып куймыйсыз?!
Шырпы белән шаярмагыз!
Ул бит уенчык түгел.
Бар да көлгә әверелсә
Бик тә нык әрнер күңел.
Гүзәллекне күреп үсик,
Табигатьне рәнҗетмик!
Хайваннарга һәм кошларга
Һәрвакыт ярдәм итик!
Янгын куркынычсызлыгы
Кагыйдәләрен белик.
Тыныч, рәхәт яшәүнең дә
Серләренә төшеник.
Яратыгыз кошларны!
И кадерле укучылар,
Яратыгыз кошларны!
Алар бит табигатьнең дә
Иң яраткан дуслары.
Алар корткычларны чүпләп
Безгә файда китерә.
Чут-чут итеп сайраганда
Күңелне җилкендерә.
Җәнлекләргә дә тимәгез,
Яшәсеннәр иректә.
Ярдәм кулы сузыгыз сез
Аларга бик кирәктә.
Үсегез сез табигатьнең
Чын хуҗалары булып.
Табыныгыз сый-нигъмәттән
Һәр чакта торыр тулып.
Изгеләр чишмәсе
Көмеш сулы чишмә ага
Куе тал арасыннан.
Җәен анда печән үсә
Гүя ат дугасыннан.
Изгеләр чишмәсе диеп
Йөртә әби – бабайлар.
Шуңа күрә кадерлиләр
Аны ата – аналар.
Сандугачлар кунып сайрый
Янындагы талларга.
Шаулап үсә яшел үлән
Сокланамын шуларга.
Һәр көн барабыз чишмәгә
Көянтә - чиләк белән.
Авырулар да тарала
Аның шифасы белән.
Тирә - ягы чистартылган,
Юлга таш та түшәлгән.
Комган, чүмеч тә куелган,
Чиста сөлге эленгән.
Шуңа күрә аның даны
Еракларга таралган.
Суын татып карарга дип
Кайталар калалардан.
Закирова Камилә, 4нче сыйныф укучысы
Истәлекле көнем
Безнең мәктәпнең зур бассейны да, идәннәрендә йомшак келәмнәре дә, тренажор заллары да юк. Шулай да аның кыш саен катырылган хоккей площадкасы бар. Без шунда хоккей уйнау серләренә төшенәбез, ярышларга әзерләнәбез. Һәрберебездә дә хоккей киемнәре бар.
Кышкы бер буранлы көндә тренерыбыз безне Субаш авылына ярышка алып барды. Уйнау теләге бик көчле булганга безне буран куркытмады. Бик тырыштык, урынсыз кайтасыбыз килмәде. Һәм тырышлык бушка китмәде, без 3нче урынны алдык. Бу вакыйга минем күңелемдә тирән эз калдырды. Тырыш һәм көчле булып үсүнең кирәклегенә мин шул көнне кабат инандым.
Гатиятуллин Илфар
Менә 4ел узып та китте. Апабыз иң истәлекле көнебез турында инша язарга кушты. Шушы кыска гына вакыт эчендә алар бик күп булды шул. Безнең һәр көнебез бик күңелле һәм файдалы узды. Шуның өчен минем соңгы бәйрәмгә тукталасым килә. Ул вариска керү бәйрәме. Без аңа бик ныклап әзерләндек. Варисларның кемнәр булуы, нинди эшләр башкаруы, тантаналы вәгъдәсе, законнары, шигаре турында өйрәндек.
Менә көткән көнебез дә килеп җитте. Сборда һәр сыйныф рапорт бирде. Сәхнәдән зур кызыксыну белән күзәттек. Аннан сүзне безгә бирделәр. Без шигырьләр сөйләдек, җырлар җырладык. Бик дулкынлансак та, беребез дә каушамады, бик матур сөйләде. Аннары 8 нче сыйныфлар безгә галстук бәйләде. Шуннан соң бүлмәдә төрле күңелле уеннар, ярышлар үткәрелде. Без көзге каршына басып галстукларыбызны берничә тапкыр бәйләп тә карадык. Көн саен матур итеп тагып йөрергә сүз бирдек. Яхшы эшләр эшләргә, картайган әби-бабайларга булышырга да без һәрвакыт әзер булырга тиешбез.
Ахатова Ләйсән
2005 нче елның 1 нче сентябре минем өчен иң истәлекле көннәрнең берсе.Чөнки мин бу көнне зур чәчәк бәйләме тотып 1 нче сыйныфка укырга килдем. Шушы көннән башлап безнең өчен яңа, мавыктыргыч мәктәп тормышы башланды. Укытучыбыз белән без күп нәрсәләргә өйрәндек. Әлифба, Гаилә бәйрәмнәре; Яңа ел, 8 нче март һәм башка төрле кичәләр белән уку елы бик күңелле узды. Әлфирә апа безне укырга, язарга гына түгел, биергә, җырларга, театрлар күрсәтергә, шигырьләр чыгарырга да өйрәтте. Без сыйныф белән походларга йөрдек, бергәләп өмәләрдә катнаштык, җәйге лагерьларны үткәрдек. Һәр елның йөрәкләрдә тирән эз калдырырлык вакыйгасы булды. Алдагы сыйныфларда да без дус булып, әйбәт билгеләргә генә укырга тырышырбыз.
Авхадиева Зилә
Дүрт ел эчендә булган иң бәхетле көннәремнең берсе - ул беренче тапкыр мәктәпкә бару. Зур түземсезлек белән көттем мин аны. Ә көне килеп җиткәч бераз курыктым да. Ләкин апамның сөйкемле йөзен күргәч куркуым юкка чыкты. Һәм мин чәчәк бәйләмен аңа суздым. Ул безне мәктәп белән таныштырды, үзе артыннан ияртеп бәйрәм үтәсе залга алып килде. Анда кеше бик күп иде. Без матур итеп шигырьләр сөйләдек һәм җырладык. Бүләккә әйбер тутырылган зур сумка күтәреп кайтуым, аны аркама асып каравым әле дә күз алдымда. ,,Төенчегең бигрәк авыр, 5леләр салсаң җиңеләя ул”- диде әбием миңа карап. Шул көннән башлап мин 5леләр алырга хыялландым. Ләкин алар озак көттерделәр.Чөнки 1 нче сыйныфта билгеләр куелмый икән. Ә сумканың авырлыгын мин сизмәдем дә диярлек, укыйсы килү теләге көчле булгангадыр мөгаен.
Гиматдинова Гөлчәчәк
Минем бик тә тиз үсәсем, тизрәк мәктәпкә барасым, хәрефләр өйрәнәсем килде. Менә ул көн килеп җитте. Безне мәктәптә укытучы Әлфирә апа каршы алды. Ул безне беренче көннән үк бик яратты, үз балалары кебек якын итте, без үзебез дә апабызны яраттык. Ул үзенең бөтен көчен безгә белем бирүгә багышлады. Безне хәреф танырга, язарга, санарга, рәсем ясарга өйрәтте. Безнең беренче китабыбыз Әлифбаны укып бетерүгә матур бәйрәмгә әзерләндек. Әлифба бәйрәменә әниләр дә, укытучы апа – абыйлар да килгән иде. Без үзебезнең китапны ничек тырышып укыганыбызны күрсәттек. Матур шигырьләр сөйләдек, җырлар җырладык, әкияттән өзек күрсәттек. Бәйрәмебез бик матур үтте. Укытучыбыз Әлфирә апага рәхмәтебез чиксез.
Фазылҗанова Ралия
Дүрт ел укыган чордагы хәтирәләрем күп булды. Шуларның берсен язам. Өченче сыйныфта походка барган көн искә кереп калган. Без барган көн болытлы иде. Шуңа күрә яңгыр ява диеп без корабль чишмәсенә бармадык. Без-башлангыч сыйныфлар мәктәп янындагы каеннар янында булдык. Башта ял итеп ашап алдык. Аннары футбол уйнадык. Футбол уйнамган балалар читтә бүтән төрле уеннар уйнадылар. Ә футбол уйнап бетергәч ярышып уйнадык. Шулай уйнагач миңа бик күңелле булып китте. Ә зур сыйныфлар елга буена урнаштылар. Алар ашлар яки бүтән әйбер пешереп ашадылар. Аннары төрле-төрле уеннар уйнадылар. Без дә аларны карап тордык. Әзрәк без дә алар йөргән җирләрдән йөреп карадык. Соңыннан саубуллашып кайтып киттек. Миндә бу вакыйга истәлекле һәм күңелле булып истә калган.
Хәкимҗанова Йолдыз
ӨЕБЕЗНЕҢ КОЯШЫ
Минем әни авылымда
Гәҗит – журнал тарата.
Буран дими, пычрак дими,
Үз эшен бик ярата.
Йомшак телле булгангамы,
Әбием дә ярата.
Төпле киңәшләре белән
Борчуларын тарата.
Әнием елмайган чакта
Өй эче балкып тора.
Изге күңелле әтием
Кадер – хөрмәттә тота.
Энем белән миңа һәрчак
Әнием ныклы терәк.
Һәр бәйрәмдә бергәләшеп
Телибез изге теләк.
Яшәсеннәр әти белән
Иңне - иңгә нык терәп.
Ходай синнән аермасын-
Бу безнең иң зур теләк.
Авырма син беркайчан да,
Кайгы – хәсрәтләр күрмә!
Бәхет диңгезендә йөз син,
Авырлыкларны белмә!
Әүхәдиева Зилә, 4 нче сыйныф
МИНЕМ ӘНИ - ӘЛФИЯ
Шат күңелле, көләч йөзле
Кем икән ул дисезме?
Ул минем әнием була
Шуны да белмисезме?
Өч баһадир үстерәм дип
Шатлана бит ул хәзер.
Вак – төяк йомышларына
Инде без һәрчак әзер.
Үсеп җиткәч без әнине
Бик кадерле итәрбез.
Матур тигез тормыш төзеп
Бәхетле дә итәрбез.
Низамиев Инсаф, 4 нче сыйныф
ГӨЛЛӘР ТАМА КУЛЫННАН
Машинасы белән өйдә
Келтер – келтер иттереп,
Әни көн дә кием тегә
Бөтен җирен китереп.
Беркемне дә кире какмый,
Ничек шулай өлгерә.
Исем китеп карап торам
Ул ясаган өлгегә.
Нинди эшкә тотынса да
Гөлләр тама кулыннан.
Үсеп җиткәч мин әнинең
Китәрмендер юлыннан.
Аның кебек өлгер булу
Минем изге теләгем.
Бер эштән дә курыкмыймын,
Талмасын тик беләгем.
Хәкимҗанова Йолдыз, 4 нче сыйныф
ӘНИЕМ-КҮЗ НУРЫМ
Һәркемгә үз анасы газиз. Минем әнием дә бик кадерле.
Шуның өчен бераз аның турында язарга булдым. Аны якынлашып килүче Әниләр көне белән котлыйм, исәнлек, саулык телим.
Әнием 1974 нче елның 30 нчы октябрендә Нөнәгәр авылында Хәбибрахмановлар гаиләсендә беренче бала булып туган. 9 ел укыгач фермага сыерлар саварга төшкән һәм 6 ел үзенең намуслы хезмәтен куйган. Малмыжда һөнәри белем алгач Балтачта пешекче булып эшләгән. Бер эштән дә курыкмаган ул. Сеңлесе белән йорттагы барлык ир-ат эшләрен дә башкарганнар. Шуның өчен аларны Тәнвирә “малайлары” дип йөрткәннәр.
1999 нчы елда Смәел авылына килен булып төшкән. Бүгенге көндә әнием мәктәптә техник хезмәткәр. Ул үз эшенең остасы. Әнием бик тырыш, гадел кеше. Һәр эшне пөхтә итеп башкара. Тәмле ризыклар пешерә, бәйли, тегә, чигә. Ничек җитешә икән? Авырып китсәк тә төннәр буе йокламыйча безне саклап утыра, шифалы үләннәр белән дәвалый. Мин аны бик яратам, аның турында шигыремне дә юллыйм.
Минем әни бик уңган
Ул бит Әбидән туган!
Чөнки әбием һәр эштә
Иң алдынгысы булган.
Ул укыткан балалар
Дөнья буйлап таралган.
Кызларын да үзе кебек
Булсыннар дип караган.
Шуның өчен әнием
Бер эштә дә сер бирми.
Көне-төне эшләсә дә
Ару-талуны белми.
Безнең тәрәзә төбе
Шау чәчәктә утыра.
Ә бакчаны һәр ел саен
Уңыш белән тутыра.
Әнием эшләренә
Мин дә “тыгылып” йөрим.
Аның йөзенә кызыллык
Китермәмен дип уйлыйм.
Әүхәдиева Эльвира, 3нче сыйныф
СПОРТ – УЛ СӘЛАМӘТЛЕКНЕҢ НИГЕЗЕНӘ ТӨП ТЕРӘК
Урам тулы балалар
Йөгерә һәм сикерә.
Футбол уйный, көрәшә,
Урамны дер селкетә.
Спорт белән бик дус алар
Яшьтән чыныгып үсә,
Чөнки күңелгә сеңгән:
Гомерләр бик тиз үтә.
Балаларны күзәтеп
Утыручы апалар
Үзләренең улларын
Мактарга тотыналар:
- Улымның дуслары күп,
Начальник ул эшендә.
-Бүләккә килде,-диеп
Бушата шешәсен дә.
-Минеке дә акчаны
Кесә тутырып ала.
Шуңа күрә авызга
Кыйммәт сигара каба.
Тыңлап торып дусларын
Өченчесе шакката.
Андый “һөнәре” юк дип,
Кыска гына сүз ата:
-Көн дә эшкә китә ул,
Бик теләп һәм шатланып.
Һәрчак балкып тора ул,
Кайтса да арып-талып.
***
Бу сөйләшү булганга
Узган да киткән еллар.
Шул ук капка төбендә
Янә очрашкан алар.
Бүген инде башкача,
Мактанмыйлар, көлмиләр,
Зарланышып, тиргәшеп
Үз улларын сөйлиләр.
-Акчасы күп вакытта
Дуслары да күп иде.
Чирләп урынга яткач
Берәү дә керми инде.
-Минеке дә бик иртә
Картаерга өлгерде.
Тәмәкене күп ашап
Бер үпкәсен өздерде.
Шулчак өченче апа:
-Их сезне, - диеп куя.
Аракы һәм тәмәкедән
Белмәдегез шул тыя.
Без гөрләшеп яшибез,
Күзләр генә тимәсен.
Яраткан оныкларым да
Начар гадәт белмәсен.
***
Эчү, тарту бик начар
Мускулларны ныгытмый.
Шуңа күрә спортчылар
Аларны һич яратмый.
Шушы сөйләшүләрдән
Гыйбрәт алырга кирәк.
Спорт – ул сәламәтлекнең
Нигезенә төп терәк.
Хәкимов Кадим
Уяу булыйк!
1нче сентябрь – Белем бәйрәме мәктәп бусагасын атлап кергән бала өчен иң шатлыклы һәм онытылмаслык көн. Мин дә бу көнне канатланып кайттым. Шатлыгым белән уртаклашыйм дип әтием янына кердем. Ашыга-ашыга мәктәп хәлләрен сөйли башладым. Шулчак күрше апаның: ”Янабыз. Пожар!” дигән ачы тавышы мине өнсез калдырды. Йөгереп урамга чыктык. Ялкын телләре бик зәһәр иде. Бөтен урамда көек исе, төтен. Бар да чабыша. Мин бик курыктым. Бу ут мине дә йотар кебек тоелды. Бәхетле мизгелләрем минут эчендә юкка чыктылар.
Пожар! Шуның өчен бу сүзне беркем дә яратмый. Чөнки ул булган җирдә күпме күз яше түгелә, күпме байлык күккә оча. Ә нәрсәдән барлыкка килә соң ул? Аның сәбәпләре бик күп: бала-чаганың шырпы белән уйнавы, төзек булмаган электр приборлары, газ плитәсендә онытылган чәйнек яки кәстрүл, караусыз калган мич, яшен сугу. Күп кенә янгыннарны исерекләр чыгара. Алар тәмәке тарткан килеш йокыга китә яки тәмәке төпчеген теләсә кая ташлый. Шулай ук урманга ял итәргә баручылар ваемсыз кыланганда да янгын чыга. Сүндерелмәгән учактан күпме агач, күпме кош һәм җәнлек юкка чыга.
Шуны онытмаска кирәк: “Бер агачтан мең шырпы ясап була, ә бер шырпы мең агачны юк итә”. Шуның өчен без ваемсызлык, җавапсызлык белән көрәшергә, янгын сүндерүчеләрнең эшен җиңеләйтергә тиеш. Чөнки алар көн-төн сакта тора, үзләрен куркыныч астына куеп ут эченә керә. Аларның эше авыр, куркыныч һәм бик тә күп көч сорый. Бу профессияне сайлаган, үз эшләренә җаваплы караган кешеләргә без баш ияргә һәм күп итеп рәхмәтләр әйтергә тиеш.
Барыбыз да уяу булыйк! Беркемгә дә бу афәтне күрергә язмасын. Һәркемгә бәхетле тормыш, муллыкта яшәргә язсын. Ут, шырпы изге максатларда гына кулланылсын, безнең ярдәмчебез булсын иде.
Тыныч булсын өебез!
Якты булсын көнебез!
Кайгы-хәсрәтләр күрмичә
Узсын гомерләребез.
Зиннәтуллин Аяз, 3нче сыйныф
Әле ярый төштә генә.
3нче сыйныф укучысы Рәшидләрнең укытучы апалары бүген урманның киендерүче дә, туендыручы да икәнен, андагы кошларны, хайваннарны сакларга кирәклеге турында сөйләде. Ә төнлә ни хикмәт, ул шул хакта төшендә күрде. Имеш, алар урманга барганнар, уйнаганнар, шаярганнар, учак якканнар, кош ояларын карап йөргәннәр, кырмыска ояларын туздырганнар. Дәрестә апалары сөйләгәннең гел киресен эшләп йөргәннәр дә өйләренә кайтырга чыкканнар. Бераз баргач ниндидер ят тавыш ишетеп борылып караганнар. Ах, харап эш! Урман яна-а! Аларны ут өере куа чыккан. Шундый кызу килә. Менә килеп җитә дә юлга аркылы төшә. Малайлар чигенергә мәҗбүр була. Алар нишләргә дә белми. Чөнки дөрләп агачлар яна, кошлар куркыныч тавыш белән кычкыра, җәнлекләр чабыша. Бар да малайлардан ярдәм көтә.Тирә-якны төтен баса, ут чолгап ала. Рәшитнең йөрәге кага, тыны кысыла башлый. Үзе кычкырып елый, үзе утка балчык сибә. Иптәшләре дә сибә башлый. Тик учлап сипкән генә утны басмый шул.
Шулчак аңа кемдер төртә. –Улым, тор, мәктәпкә соңга каласың. Рәшид күзләрен ачкач төш кенә күреп ятуын аңлый һәм бик сөенә. Мәктәпкә баргач та иптәшләренә төшен сөйли. Алар кабат укытучы апалары сөйләгәннәрне искә төшерәләр. Урманнарны сакларга сүз бирәләр. Рәшидтә киләчәктә янгын сүндерүче булу теләге дә уяна. Бүгеннән үк ул шөгылләнә башларга кирәк дигән нәтиҗәгә килә. Чөнки янгын сүндерүчеләрнең хезмәтләре авыр икәнен ул яхшы аңлый. Кем белә, бәлки киләчәктә ул үз эшенең остасы булыр.
Әүхәдиева Эльвира, 3нче сыйныф
Пожарлардан сакланыйк!
Ут кешегә дус та, дошман да була ала. Элек-электән илебез халкы өчен пожар иң зур бәлаләрнең берсе булып тора. Ялгыш кына кабызган бер бөртек шырпы гомерең буе эшләгән эшеңнең барлык нәтиҗәсен бетерергә мөмкин.
Пожар - ул бик куркыныч сүз. Бу сүзне ишетү белән барлык кешенең йөрәге бик каты тибә башлый. Ләкин бу вакытта кеше югалып калырга тиеш түгел.Чөнки 01 телефонына шалтыратып пожар сүндерүчеләрне чакырырга кирәк.
Авылыбызда үткән ел, корылык булу сәбәпле, берничә кешедә пожар чыкты. Шуларның берсе, безнең күрше Шамил абыйларның мунчалары янды. Күз ачып йомганчы авылым халкы чиләкләрен күтәреп килеп тә җитте. Машиналар килеп җиткәнче күп тырыштылар алар. Аларның ярдәме нәтиҗәсендә каралты-куралар, өйләр исән-имин калдылар. Авылдашларымның дуслыгы турында бик күп язып булыр иде. Дуслык бит ул теләсә нинди байлыктан, акчадан кыйммәтрәк, сатылмый торган бөек нәрсә.
Бик күп пожарлар балаларның саксызлыгы аркасында чыга. Шулай ук ул яшен сукканда, шартлаткычлар нәтиҗәсендә, урманнарда сүндерелмәгән учаклардан да чыга. Өйгә бит карак керсә әйберләрне генә урлый, ә ут керсә бөтен нәрсә көлгә әйләнә. Пожар башланса без югалып калмаска тиеш. Менә телевизорга ут капса, без аны розеткадан өзәргә тиеш. Өстен берәр калын чүпрәк белән каплап, су сибәргә тиеш. Якын-тирәдәге штораларны тиз генә җыярга кирәк. Әгәр кешегә ут капса, аны юеш чүпрәк белән төрергә дә җиргә яткырып су сибәргә тиеш. Өйдә пожар чыкса ишек-тәрәзәләрне ачмаска кирәк. Һәр очракта да ярдәм чакырырга кирәк.
Минем барлык кешеләргә, балаларга әйтәсем килә:
-Уйнамыйк үзебезнең һәм якыннарыбызның тормышы белән! Сак булыйк, сакланыйк! Балалар, әти-әниләрнең сүзләрен тыңлыйк. Шырпыны кулга алгач соң була, кагылмыйк без аңа! Рәхәт, мул тормышыбызның кадерен белик!
Нәбиева Зилә, 3нче сыйныф
Дерево в снегу
Есть в осени первоначальной...
Как нарисовать ветку ели?
Твёрдое - мягкое
Астрономический календарь. Апрель, 2019