Гасырлардан гасырларга килә,
Халкыбызның гореф-гадәте.
Чал тарихлы олуг мирасыбыз-
Бизәү төре - чигү сәнгате.
Кешелек дөньясы һәрвакыт матурлыкка омтылып яшәгән. Гүзәллек белән янәшә үзең дә шәфкатьлерәк, мәрхәмәтлерәк булырга тырышасың. Матурлык безне кара уйлардан коткара, явызлыктан саклый. Безнең әби-бабаларыбыз элек-электән матурлыкка омтылганнар. Халкыбызның матурлап, бизәп эшләнгән савыт-сабалары, күңел нурын сибеп чиккән сөлгеләре, бизәкләп тукыган ашъяулыклары, чаршаулары... Энҗе-мәрҗән белән чигелгән укалы калфак, бала итәкле күлмәк, тамбур белән чүпләмләп чигелгән алъяпкыч бүгенге көндә дә тиңсез хәзинә булып тора.
Күп гасырлык тарихны сыйдырган милли киемнәр дә - татар халкының үткәнен бүгенгесе белән тоташтыручы байлык. Алар әби-бабаларыбызның йөзен чагылдыручы асылташлар булып балкый.
“Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк”, -ди халык мәкале. Ә халык әйтсә, хак әйтә. Шуны истә тотып, халкыбызның үзенчәлекле чигү төрләрен барлауны һәм бүгенге көндә чигүче милләттәшләремнең кул эшләре белән танышуны мөһим дип саныйм.
Вложение | Размер |
---|---|
fnni-ezlnu_eshe_halyk_zhuhrlre.docx | 43.1 КБ |
Открытая республиканская конференция
исследовательских работ обучающихся
«Моё Я в Большой науке»
имени Р.И.Утямышева
Секция «Декоративно-прикладное творчество»
Исследовательская работа
«Һәр җәүһәрдә – халкым тарихы»
Работу выполнила:
Аминова Гульназ Саматовна,
ученица 10 класса МБОУ «СОШ им. Р. И. Зарипова с. Байлянгар»
Научный руководитель:
учитель технологии Назмиева Ф.З.
Кукмор 2016
Эчтәлек
Кереш
Гасырлардан гасырларга килә,
Халкыбызның гореф-гадәте.
Чал тарихлы олуг мирасыбыз-
Бизәү төре - чигү сәнгате.
Эзләнү-тикшеренү эшенең актуальлеге:
Кешелек дөньясы һәрвакыт матурлыкка омтылып яшәгән. Гүзәллек белән янәшә үзең дә шәфкатьлерәк, мәрхәмәтлерәк булырга тырышасың. Матурлык безне кара уйлардан коткара, явызлыктан саклый. Безнең әби-бабаларыбыз элек-электән матурлыкка омтылганнар. Халкыбызның матурлап, бизәп эшләнгән савыт-сабалары, күңел нурын сибеп чиккән сөлгеләре, бизәкләп тукыган ашъяулыклары, чаршаулары... Энҗе-мәрҗән белән чигелгән укалы калфак, бала итәкле күлмәк, тамбур белән чүпләмләп чигелгән алъяпкыч бүгенге көндә дә тиңсез хәзинә булып тора.
Күп гасырлык тарихны сыйдырган милли киемнәр дә - татар халкының үткәнен бүгенгесе белән тоташтыручы байлык. Алар әби-бабаларыбызның йөзен чагылдыручы асылташлар булып балкый.
“Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк”, -ди халык мәкале. Ә халык әйтсә, хак әйтә. Шуны истә тотып, халкыбызның үзенчәлекле чигү төрләрен барлауны һәм бүгенге көндә чигүче милләттәшләремнең кул эшләре белән танышуны мөһим дип саныйм.
Эзләнү – тикшеренү эшенең объекты:
Без технология дәресендә, “Оста куллар” түгәрәгендә үзебезнең милли кул эшләре, чигү белән шөгыльләнәбез. Татар халкының киң кулланылган чигү җөе - тамбурны, шома чигүне, “Хач җөе”н кулланып, сөлгеләр, ашъяулыклар һәм кулъяулыклар чигәбез. . Мине башка халыкта күрелмәгән бу ашъяулыклар, сөлгеләр милләтебезне ни дәрәҗәдә бизи, кайчан чигелә башлаган, ничек уйлап табылган, бизәкләре нәрсәне аңлатуы кызыксындырды.
Эзләнү тикшерү эшенең предметы:
Чигүне ике төргә бүлеп йөрткәннәре билгеле: шәһәрчә һәм авылча. Шәһәр чигүенә Көнбатыш модалары йогынты ясаган. Халык чигеше (авылча) элеккеге традицияләрне, гореф-гадәтләрне һәм йолаларны үз эченә алган.
Минем эзләнү эшемнең максаты татар халкының чигү тарихын, төрләрен ачыклау һәм чигү технологиясен хәтердә яңартып кул эшләремдә куллану.
Эзләнү – тикшеренү эшенең бурычлары:
Татар халкының чигү тарихы
Татар халкы, башка халыклар кебек үк, элек-электән үзенә генә хас булган милли киемнәре, көнкүреш әйберләре белән аерылып торган. Киемнәрдә халыкның рухи дөньясы, милли үзенчәлекләре чагылган. Күп гасырлар буе чигү - кием- салым һәм көнкүреш әйберләре бизәүнең аерылгысыз бер өлеше булып килгән. Аның күп гасырлык тарихы бар. Чигү процессының үсешен Азия, Европа, Американың борынгы цивилизациясе һәйкәлләрендә, әдәби әсәрләрдә, төрле чорлардагы чигеш үрнәкләрендә күреп була.
IX-X гасыр казылмаларында археологлар еш кына ялтырап торган бизәкләр белән тегелгән борынгы киемнәр табалар. Бүгенге көнгәчә сакланган алтынлап чигелгән әйберләр үзләренең гаҗәеп матурлыклары белән таң калдыра.
XVIII-XX гасырларда чигү белән һәр җирдә шөгыльләнгәннәр. Чигүне ике төргә бүлеп йөрткәннәр: шәһәрчә һәм авылча. Шәһәр чигүенә Көнбатыш модалары йогынты ясаган. Халык чигеше (авылча) элеккеге традицияләрне, гореф-гадәтләрне һәм йолаларны үз эченә алган. Авылларда кыз балаларны кул эшенә: эрләү, туку, чигү, челтәр бәйләүгә өйрәтүне 5 яшьтән үк башлаганнар. Инде 15 яшькә җиткән кыз бала үзенә бизәкләп чигеп эшләнгән бирнә хәзерләгән. Кулланылышына карап (күлмәк, алъяпкыч, сарафан, сөлге-тастымал, эскәтер һ.б.), һәр әйбер үзенә генә хас декоратив бизәкләр белән чигелгән. Гасырлар буе һәр халык үзенчәлекле чигеш алымнарын, колоритын (төсләр балкышын) һәм орнаментларын булдырган.
Элекке заманда татар өйләренең һәммәсендә намазлык, өйне икегә бүлеп торучы чаршау, сабый бишегенә тартылган чигүле чыбылдык, чигүле тәрәзә пәрдәләре, кашагалар, мендәр тышлары, җәймәләр... Йөрәк хисләрен кушып, күз явын алырдай бизәкләр төшереп чиккән, вәгъдә билгесе - кулъяулыклар булган. Бу — халкымның күңел байлыгы, аның рухи хәзинәсе.
Җырлары һәм гармуннары белән
Сабантуйлар килде әйләнеп.
Ап-ак һәйкәл гүя калкып чыккан —
Авыл саен сөлге бәйләме.
Һәм, әлбәттә, Сабан туеның аерылгысыз юлдашы — ул гармун, җыр, бию. Ә чиккән сөлгеләр? Татар халкы сөлгене үзе суккан, чиккән, чүпләгән. Иң матур
сөлгене ул Сабан туе өчен
әзерләгән.
Сабантуй сөлгеләре лә
Каештыр өлгеләре...
Чигүчесе кем икән соң,
Кемнәрнең сөлгеләре?
Күз нурларын кушып, кабатланмас бизәкләр белән чигелгән сөлгеләр. Сөлге - символ. Сөлге - татар хатын-кызының осталыгына һәйкәл! Әйе, чүпләм сөлге, чуптарлы сөлге, кызыл башлы сөлгеләр белән дан тоткан татар халкы . Кеше тормышындагы бер генә вакыйга да сөлгедән башка узмый. Бала тугач, аны ак сөлге белән төргәннәр, кыңгыраулар тагылган туй атларын сөлге белән бизәгәннәр, киленнең каенанасына биргән иң беренче бүләге дә сөлге булган. Аның өчен ир – егетләр Сабантуйларында бил алышалар, аның өчен малайлар аргамакларда чабышалар.
Сөлге – халкыбызның әләме дәрәҗәсенә күтәрелгән символ. Аңарда халкыбызның сафлыгы, пакълеге чагылыш тапкан. Мичтән алган икмәкне ак сөлгегә төргәннәр., кунакларны сөлге өстенә икмәк һәм тоз куеп каршылаганнар, кешене соңгы юлга озату да сөлгедән башка үтмәгән.
Чигү өчен төрле тукымалар - үзләре суккан һәм сатып алган тукымалар, ефәк, парча, бәрхет, сатин кулланылган. Ак, күк, зәңгәр, яшькелт, яшел, алтынсыман сары, ачык көрән, куе шәмәхә, алсу, сирәгрәк-кызыл төстәге тукымаларга яратып чиккәннәр.
Чигү өчен ефәк, катылган җепләр, мулине, гарус, йон җепләре, кайвакыт канитель һәм мишура кулланылган.
Татар халык иҗаты үрнәкләре борынгы әби-бабайларыбызның тормыш-көнкүрешен күзалларга ярдәм итә. Татар хатын-кызларының кулыннан һичбер вакыт эш төшмәгән. Җеп эрләгән, шәл бәйләгән ул, ашъяулык, сөлге чиккән, тула баскан, келәм, палас тукыган. Халкыбыз еллар һәм гасырлар буе бизәкләп эшләү һөнәрен саклап һәм үстереп килгән.
Орнамент - грек сүзе, “бизәү” дигәнне аңлата. Орнаментлар - элементлар чиратлашу, кабатланудан торган бизәк. Төрле милләт халыкларының чигү төрләре, орнаментлары аерылып торган.
Һәрбер төбәк үзенең чигеш алымнарын даими рәвештә баета үзгәртә барып хәзерге көннәргә кадәр саклаган.
Рус чигешендә геометрик орнаментларга аеруча игътибар ителгән үсемлек һәм хайван сурәтләре чигелгән геометрик формалар күбрәк урын алган. Ә татарларда исә үсемлек орнаментлары өстенлек иткән.
Казан татарлары сәнгатендә чәчәк бәйләмнәре рәвешендәге композицияләр киң таралган. Чәчәк бәйләмнәрен бик тә нечкә һәм нәфис бөгелгән сабаклар һәм эре-эре чәчәкләр белән ясыйлар, алар арасына вак чәчәк мотивлары һәм бөреләре урнаштырыла. Бер үк сабакта еш кына тюльпан, георгин, канәфер, роза, мәк, ромашка һ. б. чәчәкләрнең мотивларын күререгә мөмкин. Күп кенә очракларда бизәлә торган җирлек өстендә андый чәчәк бәйләмнәре тыгыз тасма сыман бизәк ясыйлар.
Чигелгән әйберләрдә кайвакыт кош, бал корты, күбәләк сурәтләре очрый, алар чәчәк-үсемлек бизәгенә якынайтып бирелә.
Бизәкләрнең нинди генә төрләре юк-таҗлар, яфраклар, каурыйлар, чәчәкләр, йөрәк сурәтләре. Халкыбызның рухи камиллеге, шигъри җаны, күңел байлыгы, табигатьне яратуы төрле бизәкләр булып кием-салымнарга күчкән.
Чигү төрләре
Чигүдә бүгенге көндә кулланыла торган төрләр: ”сабак”җөе, “атлас сыман шома” җөй, “төенле” җөй, “тамбур”, ике яклап шома чигү, ”рококо”, нәфис шома чигү, “хач “чигүе.
“Сабак” җөендә уңга яки астан өскә таба ясала. Атламнарны артка атлатып ясыйлар. Шул ук вакытта һәр яңа атлам алдагысының яртысына чыга. ”Сабак” җөе ясаганда, җеп җөйнең бер генә ягында: уңда я сулда гына булырга тиеш . Эш барышында җепнең торышын үзгәртергә ярамый. Зур формаларны, пейзажны чиккәндә атлас сыман шома җөй белән чигәләр. Аны тукыма күренеп тормасын өчен, ”сабак” җөен бер-берсенә бик якын китереп, туры һәм кире юнәлешләрдә чигәләр. Бу ысуллар белән өчен төсле мулинелар, киерге, зур күзле нечкә энә, тукыма кирәк. ”Төенле”җөй ярдәмендә күләмле кабарынкы өслек ясарга була. Төеннең эрелеге җепне күпме чолгауга бәйле. ”Төенле”җөйне энә күзе турысында калынаеп тормаган нечкә озын энә белән ясыйлар. Кытыршы (тупас) булмаган теләсә нинди җеп ярый. Татар кул эше осталары тамбур белән яратып чиккәннәр, аның асылы бизәкнең буыннарын барлыкка китергән бер үк төрле атламнар - чылбырлар ясап баруга кайтып кала. Атламнарның рәвеше буенча зур атламнар ясап чигелгән түбән тамбурны (элмә), вак атламнар ясап чигелгән югары тамбурны аералар; югары тамбур кабарып торган бау рәвешендә була һәм “күперткән элмә” дип атала. Тамбур энәсе яисә ыргак белән чиккәннәр, соңрак тамбур машиналары барлыкка килгән. Тамбур җөе - берсе эченнән икенчесе чыгарылган элмәкләр чылбыры. Җепнең калынлыгына һәм атламның озынлыгына карап, элмәкләр төрле зурлыкта була. Бу җөйне чигү өчен төсле мулине җепләр, киерге, зурайтылган күзле энә кирәк. Зур булмаган үсемлек тибындагы бизәкләрне ике яклап шома чигү белән чигәләр.
Җимешләрне туры шома чигү белән, вак яфракларны кыек шома чигү белән, ә яфракта эз булганда, һәр якны кырыйдан уртага таба кыек шома чигү белән чигәләр. Таҗ яфракларын нур сыман атламнар белән кырыйдан үзәккә таба чигәләр. Эш өчен тукыма, киерге, төсле мулине җепләре, нечкә энә кирәк. ”Рококо” җөе чорнап ясала. Бу җөйне “энәне артка кадап” ясыйлар. Калынрак җеп алына һәм аны энәгә күбрәк чорныйлар. Бу ысул белән ромашка, хризантема, розалар чигәр өчен тукыма, мулине, киерге, озын нечкә энә кирәк. Нәфис шома чигү бер төстән икенчесенә сизелер-сизелмәс күчүен күзаллый. Атламнар һәр рәттә озынлы-кыскалы чигеләләр, алар арасындагы бушлык икенче төстәге җепләр белән чигеп башкарыла. Чигү өчен нечкә энә, төсле мулине җепләре, киерге, тукыма кирәк. Хач чигүе сөлге үрелешле калын тукымада яисә канвада башкарыла. Хач чигүе бер-берсе белән кисешүче ике диагональ атлам белән башкарыла. Барлык өске атламнар бер юнәлештә ятарга тиеш. Дөрес ясалган хач сул якта бер юнәлештәге: вертикаль яисә горизонталь сызыклар буенча тигез буйлар барлыкка китерә. Хач чигүе белән гадәттә сөлге башлары чигелә. Эш өчен тукыма, канва, төсле мулине җепләре, киерге, эур күзле нечкә энә кирәк була.
Чигешләр шома итеп, орнаментлап, декоратив бизәкләп ясалган.
Шома чигү бизәкләре бизәлүче өслек белән җиңел кушыла һәм күләм барлыгы сизелми. Үсемлек, җәнлекләр, кошлар белән бизәлгән чигешләр декоратив өслек тәшкил итә. Ә орнаментлап чигү бизәкләрнең, андагы элемент группаларының билгеле эзлеклелектә кабатлануы белән үзенчәлекле. Хәзерге көндә канва тукымада чигү модада. Канва тукымага бизәкләр төшереп “крестик” алымы белән чигәләр ( канвада чигелгән үрнәкләр күрсәтелә).
Чигүнең иң гади һәм төп төре- кулдан чигү.
Әйе, ә бүгенге көндә милләттәшләрем арасында чигү белән шөгыльләнүчеләр бармы? Шушы сорауга җавап табу максатымнан авыл кешеләрен сораштырам. Бар икән. Ул – Гөлфия апабыз. Гомер юлындагы төрле эшләрдә хезмәт куюга карамастан, яшьлектә кабынган чигү сәнгатенә булган мәхәббәте сүнмәгән, сүрелмәгән. Аның күз явын алырдай итеп чиккән чәчәкләре пәрдәләр булып тәрәзәләргә эленгән, мендәр тышлыгында түрдә урын алган, ак әбиләребезнең баш яулыгына күчкән. Бу кадәр матурлыкны тудырыр өчен күпме сабырлык, матурлыкны күрә белү сәләте, күңел җылысы кирәк булгандыр. Мондый милләттәшләрем булганда халкымның күңел бизәкләре югалмыйча, киләчәк буынга тапшырылачак.
Сөлге, ашъяулык чигү
ЧИГҮГӘ ӘЗЕРЛЕК
Чигүгә әзерлек берничә этаптан тора:
1. Тукыманы эшкә хәзерләү
1) Тукыманы кер юу әйберләре белән юарга. Аны беразга йомшак сөлгегә урап алып киптерергә.
2) Тукыманы үтүкләргә. Тукыманы суынганчы җәелгән килеш тотарга.
3) Тукыма кырыйларын тигезләп кисәргә. Моның өчен тукыма кырыеннан бер җепне суырып чыгарырга һәм аның эзе буйлап кына кисәргә. Шушы ысул белән чигеләсе тукыманың иңен һәм буен билгелиләр. Чигеп бетергәнче артык кырыйларны кисми торырга да ярый.
4) Тукыма кырыйлары сыпылып чыкмаслык итеп, кәтүк җебе белән эшкәртергә.
2. Рәсем урынын билгеләү
1) Чигү әйбернең уртасында башкарыла.
Тукыманы 4 кә бөкләргә. Бөкләнгән эзләрдән энәне алга атлатып, җеп салып чыгарга. Уртаны сызгыч һәм карандаш ярдәмендә дә билгеләргә була.
2) Чигү салфетка почмакларында башкарыла.
Тукыманың һәм чигеләчәк бизәкнең күчәр сызыкларын билгеләп, почмакларның уртасын табарга. Чигеш бизәге белән тукыманы, күчәр сызыкларын тәңгәл китереп, бер-берсенә салырга.
3. Күчергеч кәгазь ярдәмендә тукымага рәсем төшерү
1) Өстәл өстенә әзерләнгән тукыманы җәеп салырга.
2) Күчәр сызыкларын тәңгәл китереп, рәсемле кальканы тукыма өстенә куярга.
3) Капма-каршы якларыннан кальканы тукымага башлы энәләр белән беркетергә.
4) Тукыма белән бизәк арасына күчергеч кәгазьне урнаштырырга. Күчергеч кәгазьнең буяулы ягы тукымага тиеп торырга тиеш. Тукыма артык буялмасын өчен, буявын мамык белән сөртеп алырга.
5) Бизәк контурын очлы карандаш белән йөртеп чыгарга.
Үз-үзеңне тикшерү:
1. Тукымадагы рәсем ачык һәм төгәл.
2. Рәсем контуры сызыгы өзекле түгел.
3. Рәсем сызыклары тигез, салмак.
4. Чигеләчәк тукыманы киергегә кидерү
Бу болай эшләнә:
1) Киергенең кечкенәрәк түгәрәген өстәл өстенә куярга һәм тукыма белән капларга.
2) Зуррак түгәрәкне өскә куеп, тукыманы кыстырып куярга.
3) Винт ярдәмендә зуррак түгәрәкне кысарга.
4) Тукыманы буй һәм аркау җеп юнәлешләрендә тартып тигезләргә.
Әгәр тукыма киергедән кечерәк булса, аның кырыйларына тукыма кисәкләре ялгап, зурайта төшәләр. Чигеп бетергәч, ялгамнар сүтеп алына.
5. Мулине киләбен эшкә хәзерләү
Чигү алдыннан мулине киләбен эшкә хәзерләргә кирәк. Җеп киләбен тарата төшеп, төенле урыныннан икегә кисәләр. Чиккәндә бизәк төсенә туры килгән җепне тиз генә табып алу өчен, җепне төсләргә «аеручы" картон кисәкләре хәзерлиләр. 15—20 см озынлыкта, 4 см киңлектәге картон кисәгенең озын яклары буенча 1 әр см лы нокталар куела, һәр 2 см саен ике яклап кайчы белән ярыклар ясала. Бу кисемнәрдән башлап, җепне чолгыйлар. Бер кисәк картонда бер төснең берничә төсмерен урнаштырып була (куедан сыеккача).
6. Җепне кәтүктән кисеп алу, энә саплау кагыйдәләре
Чигүне тиз башкаруда җеп озынлыгын дөрес сайлау әһәмиятле. Җеп кыска булса, ешрак сапларга туры килә, ә озынрак булса — чуала, төенләнә. 50—60 см озынлыктагы җеп уңайлы була. Тасмалар белән үлчәми генә дә, үзеңә җайлап, җеп озынлыгын билгеләп була.
1) Җеп очын тотып, аны терсәк аша бер кат урыйлар да кайчы белән кисәләр .
2) Җеп очын сул кулга тотып, уң кулның иңбашына-ча сузалар да шул озынлыкта кисеп алалар.
Җеп энә күзенә уңай керсен өчен, аның очын кыеграк итеп кисәләр. Очларын җеп катылган юнәлештә, күбесенчә сәгать угы юнәлешендә бөтерә төшәләр. Энәне сул кулга тотып, күзен яктыга юнәлтәләр һәм уң кул белән җепне саплыйлар.
7. Чиккәндә җеп очын тукымага төенсез генә беркетү
Чиккәндә җепкә төен ясамыйлар. Чигүнең сул ягы пөхтә, чиста булырга тиеш. Җеп очы тукыманың уң ягында чигеш башкарылачак урынга беркетелә. Җеп очын беркетүнең берничә ысулы бар:
1) Бер генә катлы җеп гади атлам ысулы белән алга 3—4 адым ясап беркетелә.
2) Җеп ике катлы булганда, энәгә аның ике очын саплыйлар. Тукымада бер атлам ясап, элмәк рәвешендәге очын калдыралар һәм шул элмәк аша энәне чыгарып тарталар.
3) Җеп очын бармак очы белән тотып, тукыманың аскы ягында калдыралар һәм, энәне артка атлатып, кечкенә генә атлам ясыйлар.
4) Чигә башлаганда тукыма астында 6 см чамасы җеп очын калдырып торалар. Чигеп бетергәч, аны, энәгә саплап, чигеш белән тукыма арасына тартып кертәләр. 5)Чигеп бетергәч, энәне тукыманың сул ягында бер-ике атлам атлаталар һәм җеп очын чигеш астына кертәләр.
8. Чигелгән әйберне тулысынча эшкәртү
Төсле җеп белән чигелгән әйберне саклык белән җылымса суда юалар. Алдан чылатырга, кайнатырга, кайнар суга салырга ярамый. Юган әйберне шунда ук салкын суда чайкап сыгалар һәм сөлге яки җәймәгә урап киптерәләр.Азрак дымлы көе сул ягыннан үтүкләргә кирәк. Суынганчы төрергә ярамый, таралган хәлдә торырга тиеш.
Йомгаклау
Йомгаклап, шуны әйтәсем килә: бүләк җыйган вакытта колгаларның
иң өстенә яшь киленнәр чиккән сөлгеләрне бәйләгәннәр. Бу йола хәзерге көнгә кадәр дәвам итә. Гомумән, соңгы елларда татар халкының элекке бәйрәмнәре, йолалары, гореф-гадәтләре яңартыла башлады. Бөтенләй онытылгач, югалган бәйрәмнәребез яңадан калкып чыга, яңа төсмерләр белән баетыла.
Мондый матур чигүләрне, мондый матурлыкларны тудырырга никадәр түземлелек, никадәр осталык һәм вакыт кирәк булган.
Мин түбәндәге нәтиҗәләргә килдем:
1.Татар халкының милли чигү тарихы бик еракка барып тоташа.
2. Ике төрле чигеш барлыгы билгеле: шәһәрчә һәм авылча.
3. Чигүне шадра сөлгедә, тукымада, канвада башкарырга мөмкин.
4. Мин әбиемнең чигелгән рәсемнәрен яңартып чиктем һәм тектем.
5. Авылыбыздагы чигүче кешеләрне барладым.
Мин үзем скрипка түгәрәгендә шөгыльләнәм. Төрле регионара һәм республика конкурсларында катнашам .Татар халкының чигелгән кул эшләренә дә өстенлек бирәм.
Әйе, татар халкы нинди генә авырлыклар күрмәсен, үзенең гореф-гадәтләрен, матур йолаларын, искиткеч бай бәйрәмнәрен күңел түреннән чыгарып ташламаган. Алар гасырлар аша безнең хозурга килеп ирештеләр. Без, 21 нче гасыр буыны, боларның барысын да түкми-чәчми киләчәк буыннарга илтеп җиткерергә тиешбез. Шул вакытта гына татар халкы милләт буларак яшәр, рухи яктан тагын да баер, дип өметләнәсе килә.
Файдаланган әдәбият
Рисуем пшеничное поле гуашью
Как нарисовать ветку ели?
Позвольте, я вам помогу
Рисуем гуашью: "Кружка горячего какао у зимнего окна"
За чашкой чая