8 нче сыйныф укучысы язган эссе
Вложение | Размер |
---|---|
tubn_kamam.docx | 12.77 КБ |
ТҮБӘН КАМАМ-ГҮЗӘЛ КАЛАМ!
Туган ил...Туган шәһәр...Миңа бик кадерле,күңелгә якын бу сүзләр. Балачакнын,яшьлекнең гүзәл мизгелләре бары синең белән генә бәйле,Түбән Камам! Кайда гына барсам да,һәр шәһәрне синең белән чагыштырып карыйм,әмма сиңа тиңәрне таба алмыйм.Синнән берничә көнгә генә аерылу да ничек авыр! Ә яңадан туган шәһәремә әйләнеп кайтуның сихри кичерешләрен берничек тә аңлатып булмый! Түбән Камага килеп керү-әкияти дөньяга эләгү белән бертигез. Бары тик безнең шәһәрдә генә кояш шулай елмая,нурларын чәчеп,шәһәрне балкыта сыман.Монда гына күк зәңгәр җәймәдәй ап-аяз кебек тоела.Әйләнә-тирәңә карасаң,аллы-гөлле бакча уртасында басып торган кебек хис итәсең үзеңне. Кошлар,баш очыннан үтеп,сәлам биреп китәләр,диярсең. Ә салмак кына җилнең исеп куюы җанны терелткәндәй була. Бер минутка гына булса да күзеңне йомсан,чәчәкләрнең хуш исе борынга килеп бәрелә,табигать нидер колагыңа пышылдаган кебек тоела. Безнең шәһәр урамнары буйлап йөреп чыксаң,аны бернинди Париж,Лондоннар белән дә чагыштырып булмавын анлыйсың. Мондагы чисталык, яшеллек, матурлык бүтән беркайда да юк сыман. Ял итеп,шәһәргә хозурланып утырырга теләсәң,үзәк урамнарга бару мәҗбүри түгел. Өй янына гына чыгып утыру да җитә. Чөнки безнең шәһәрнең һәрбер өе янында кечкенә генә әкияти дөнья бар. Монда әкият геройлары белән төрле матур чәчәкләрдән ясалган композицияләрне күрсәң,балачак иленә эләккән кебек буласың. Шундый искиткеч гүзәллек янәшәңдә генә булганда,телевизорның кирәге дә юк. Их,рәхәт тә соң туган шәһәремнең матур- матур чәчәкләргә үрелеп баручы озын юллары буйлап атлау! Бөтен мәшәкатьләр дә артта кала. Әйтерсең лә син атлаган саен шәһәр тагын да зурая,матурлана, әле күрергә өлгермәгән җирләр күренә. Көн саен очраган ак каеннар да бүтән төрле:тагын да яшелрәк һәм биегрәк булып тоела.һәрьяктан шау-гөр килеп йөрүче кечкенә балаларның шат авазлары яңгырый. Чулман буена төшеп ял итү үзе ни тора! Мондагы табигый гүзәллекне күреп тагын таң каласың! Изге чишмәнең бер йотым суын гына эчсәң,күңелләр күтәрелеп китә, әйләнә-тирәнең матурлыгы элеккедән дә ныграк күзләрне иркәли,яшәү көчен арттыра. Түбән Камамда үткәрелгән һәр бәйрәм дә башка шәһәрләрнекеннән эчтәлекле булуы белән аерылып тора. Монда халык рәхәтләнеп ял итә.Чөнки бәйрәмнәр бик югары дәрәҗәдә оештырыла.
Туган шәһәремдәге һәр көн дә үзенчәлекле, бер-берсенә охшамаган. Иртән, бүген шәһәрем нәрсә белән шаккаттырыр,дигән уйлар белән уянып, шәһәр буенча йөрергә чыгып китәсең.
Бу сихри гүзәллек чынбарлык түгел,ә төш кенә булып тоела.Тик бу матур төш беркайчан да бетмәсен, әллә ничә буын кешеләрен сөендереп яшәтсен иде!
Прекрасная химия
Астрономический календарь. Ноябрь, 2018
Бородино. М.Ю. Лермонтов
Заяц, косач, медведь и весна
Развешиваем детские рисунки дома