Экология дәресләренең берсендә БМО ның климат мәсьәләләре буенча илчесе Леонардо Ди Каприоның «Планетаны коткарыйк” дип исемләнгән фильмын карагач, мөгезле эре терлекнең парник эффекты проблемасын китереп чыгаручы факторларның берсе булуы турында ишетеп шакаттым.
Нәрсә соң ул парник эффекты? Мәктәп программасы буенча мин атмосфераның түбәнге катламнарында үзенә бертөрле элпә тудыра торган газлар туплануын белә идем. Әлеге элпә җылылыкка космик киңлеккә китәргә ирек бирми. Нәтиҗәдә глобаль җылыну, ягъни җир өслегенең уртача температурасы күтәрелү процессы бара.
Парник эффекты проблемасын китереп чыгаручы төп парник газлары:
Кайдан килә соң бу газлар? Аларның чыганаклары шактый күп төрле, һәм шуларның берсе терлекчелек өлкәсе икән. Кешеләр өчен ит һәм сөт кебек ризык чыганагы булган мөгезле эре терлекнең табигатькә һәлакәтле йогынтысы галимнәр тарафыннан исбатланган инде. Мөгезле эре терлек дөньядагы барлык парник газларының 18% ын бүлеп чыгара. Шул исәптән үтә агулы газ сероводород һәм кислота яңгырларының төп сәбәпчеләреннән берсе булган аммиакның өчтән ике өлеше алардан чыга.
Вложение | Размер |
---|---|
Мөгезле эре терлекнең атмосферага тәэсире | 35.06 КБ |
Әтнә районы Күшәр төп гомуми белем мәктәбе
“Мөгезле эре терлекнең әйләнә-тирә мохиткә тәэсире ”
темасына фәнни-тикшеренү эше
Эшне башкарды:
8 сыйныф укучысы
Габдрахманова Диләрә
Җитәкче:
югары кв. категорияле география һәм
биология укытучысы
Загидуллина З.Д.
2022 ел
Эчтәлек.
Практик эш 1
Практик эш 2
Практик эш 3
I.Кереш |
|
Максат: мөгезле эре терлекнең әйләнә-тирә мохиткә китергән зыянын билгеләү һәм проблеманы чишү юлларын ачыклау.
Бурычлар:
1. мөгезле эре терлекнең табигатькә салган зыянын исәпләүләр аша дәлилләргә;
2. алынган фактларга таянып, терлекчелек фермасындагы шартлар турында нәтиҗәләр ясарга;
3.проблеманы чишү юлларын билгеләргә.
Гипотеза: мөгезле эре терлек табигатькә зыян салучы факторларның берсе.
Теманың актуальлеге:
Кешелекнең төп өлеше ит ризыгын күп күләмдә куллана һәм аны артык җитештерүнең табигатькә никадәр зур зыян китерүен аңлап бетерми. Җирдә халык саны арта бару сәбәпле, проблеманың актуальлеге дә арта бара.
Тикшеренү объекты: мөгезле эре терлек һәм терлекчелек комплекслары.
II. Төп өлеш
(Видеофрагмент күрсәтелә)
Экология дәресләренең берсендә БМО ның климат мәсьәләләре буенча илчесе Леонардо Ди Каприоның «Планетаны коткарыйк” дип исемләнгән фильмын карагач, мөгезле эре терлекнең парник эффекты проблемасын китереп чыгаручы факторларның берсе булуы турында ишетеп шакаттым.
Нәрсә соң ул парник эффекты? Мәктәп программасы буенча мин атмосфераның түбәнге катламнарында үзенә бертөрле элпә тудыра торган газлар туплануын белә идем. Әлеге элпә җылылыкка космик киңлеккә китәргә ирек бирми. Нәтиҗәдә глобаль җылыну, ягъни җир өслегенең уртача температурасы күтәрелү процессы бара.
Парник эффекты проблемасын китереп чыгаручы төп парник газлары:
Кайдан килә соң бу газлар? Аларның чыганаклары шактый күп төрле, һәм шуларның берсе терлекчелек өлкәсе икән. Кешеләр өчен ит һәм сөт кебек ризык чыганагы булган мөгезле эре терлекнең табигатькә һәлакәтле йогынтысы галимнәр тарафыннан исбатланган инде. Мөгезле эре терлек дөньядагы барлык парник газларының 18% ын бүлеп чыгара. Шул исәптән үтә агулы газ сероводород һәм кислота яңгырларының төп сәбәпчеләреннән берсе булган аммиакның өчтән ике өлеше алардан чыга.
1. Беренче эш итеп парник эффекты тудырудагы роле углекислый газ белән чагыштырганда 28 тапкыр артык булган метан газына тукталырга булдым. Бу газның 37% ын терлекчелек бирә.
Метан газы сыер ашказанының кырыккарта бүлегендә барлыкка килә. Анда үләнне эшкәртә һәм шул ук вакытта водород һәм углекислый газ бүлеп чыгара торган микроорганизмнар яши. Алар арасында паразитлар — метаноген бактерияләр да бар, менә шушы бактериялар бу ике газны бергә кушып метан ясыйлар. Сыер абзарларының җилләтелүенә җитәрлек игътибар бирмәгәндә бу газларның фермаларда шартлаулар китереп чыгару очраклары да билгеле хәтта. Галимнәр исәпләп чыгарганча, һәр сыер 24 сәгать эчендә 500 литрга кадәр метан җитештерә. Планетада мөгезле эре терлекнең гомуми саны 1,5 млрд. тәшкил итә – димәк, тәүлек саен атмосферага 750 млрд. литрга якын метан чыга дигән сүз.
Практик эш 1
Үзебезнең Әтнә районындагы мөгезле эре терлек тарафыннан атмосферага бүленеп чыккан метан күләмен исәпләргә булдым. Районыбызның төп ветеринары Нигматзянов Газинур абый бн сөйләшеп, Әтнә районы авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативларында мөгезле эре терлекнең баш санын белдем.
№ п/п | Хуҗалык исеме | Мөгезле эре терлек | |
2022 ел | 2021 ел | ||
1 | ООО Дусым | 1639 | 1672 |
2 | Ф.Галиев исемендәге АХҖК | 1850 | 1822 |
3 | Күшәр АХҖК | 3910 | 3514 |
4 | Ленин исемендәге п/з АХҖК | 4058 | 3580 |
5 | Таң АХҖК | 4546 | 4217 |
6 | Мэңгәр АХҖК | 3096 | 2790 |
7 | ООО Шахтер | 4709 | 3785 |
8 | ООО а/ф Уңыш | 2508 | 1895 |
9 | ООО Тукай | 4818 | 4056 |
Барлыгы | 31134 | 27331 |
Күргәнебезчә, 13 002 кеше яшәгән Әтнә районы хуҗалыкларында 31 меңнән артык мөгезле эре терлек асрала.
Исәпләү нәтиҗәләре:
Әтнә районы буенча алганда атмосферага бүленеп чыккан метан күләме 15 567 000 литр булып чыкты. Аңлавымча, шактый саллы гына сан бу.
1). 31134 x 500 = 15 567 000 литр.
Бу – бөтендөнья күләмендә һавага чыккан метанның 0,002 %
2). 15 567 000 – X %
750 000 0 00 000 – 100 %
X = 0,002 %
2. Икенче эш итеп мөгезле эре терлектән, дөресрәге тирестән, һавага чыккан начар исләргә тукталырга булдым. Тирес составында дүрт төрле газ-метан, углекислый газ, аммиак һәм сероводород була. Углекислый газ белән метанның исе юк. Тирес исенең сәбәпчеләре - сероводород һәм аммиак.
Аммиак һәм сероводород - кешеләр һәм хайваннар өчен куркыныч тудыручы агулы газлар. Хайваннар асрау биналарында сероводородның рөхсәт ителгән микъдары 0,0026% тан артмаска тиеш. Вентиляция системасы эйбәт куелган, һәрдаим җилләтелеп торган торакларда агулы газлар җыелып тормый, һава белән торактан тышка чыга.
Практик эш 2
Терлекләрдән бүленеп чыккан метан, аммиак, сероводородның якынча таралу чикләрен интернеттан алынган “Әйләнә-тирә мохиткә терлекчелек комплексларының йогынтысын өйрәнү буенча методик тәкъдимнәр”дип исемләнгән статьяга нигезләнеп, түбәндәге формула буенча исәпләп карадым:
М + 1862
Х = -------- - (формула мөгезле эре терлек комплекслары өчен)
мэт 4,274
М - комплексның куәте (сыерларның баш саны);
1862 һәм 4,274 саннары - формуланың машина белән эшкәрткәндә исәпләнгән параметрлары.
Исәпләү нәтиҗәләре:
Әтнә районы буенча исәпләсәк, мөгезле эре терлектән чыккан зарарлы газларның таралу диапазоны 8 км га якын чыга:
31134 + 1862 = 7720 м
4,274
Әтнә районының мәйданы 681,4 кв. км икәнне исәпкә алганда, алай ук борчылырлык сәбәп юк та кебек. Ләкин 31 мең баш терлек бер торакта асралмый. Алар авыл саен диярлек таралып урнашкан. Үзебезнең Күшәр авылына якын урнашкан берничә терлекчелек хуҗалыгыннан зарарлы матдәләрнең һавага таралу диапазонын аерым исәпләдем.
Күшәр хуҗалыгы
3910 + 1862 = 1350 м
4,274
Әтнәнә хуҗалыгы
4818+ 1862 = 1563 м
4,274
Күңгәр хуҗалыгы
1850 + 1862 = 869 м
4,274
Күшәр хуҗалыгының терлекчелек комплексыннан һавага чыккан зарарлы матдәләрнең таралу диапазоны 1 км 350 м, Әтнәнеке 1563 м, Күңгәр хуҗалыгыныкы 869 м.
Нәтиҗә: мөгезле эре терлек җитештергән зарарлы матдәләр район буйлап тарала
Ә терлекчелек комплексларының саны артканнан арта бара.
3. Өченче эш итеп Күшәр хуҗалыгының яңа салынган терлекчелек торакларының торышын, аларның тирә-юньгә тәэсирен тикшердем.
Практик эш 3
Күшәр хуҗалыгының терлекчелек торакларыннан тирә юньгә таралган исләрне тикшереп, менә нинди нәтиҗәләр ясадым: фермадан 500 метр ераклыкта даими булмаган ис сизелә башлады. Фермага якынлашкан саен иснең көчәюе сизелде. 50 метрда ис даимигә әверелде, ә ферма территориясына кергәч, ис шактый ук нык көчәйде. Торак эчендә ис бик көчледер дип уйласам да - алай булмады. Әнием Күшәр фермасында зоотехник булып эшләү сәбәпле, сораулар белән аңа мөрәҗәгать иттем. Әнием миңа түбәндегеләрн аңлатты: торак эчендәга тирес көнгә ике тапкыр трактор белән эттереп чыгарыла һәм торак артында бер атна җыелганнан сон, басуларга түгелә. Басудагы тирес яз һәм көз җирне сукалар алдыннан таратыла. Торакларда түшәм буйлап вентиляция системасы үтә, терлек кардада чакта ишекләр, тәрәзәләр ачык, һава гел алышынып тора. Терлек, күп вакыт, хәтта кышын да, кардада, саф һавада йори торакка ашарга һәм йокларга гына керә. Карданын тиресе дә елга берничә тапкыр эттереп түгелә. Быел яңа тирес чыгару автомеханизмы “Дельта скрепер” сафка басар дип көтелә икән.
Нәтиҗә: яңа төзелгән терлекчелек комплексыннан начар исләр авылга кадәр таралмый, моның сәбәпләре:
1. торакларның авылдан еракта урнашуында;
2. торакларның һәрдаим җилләтелеп торуында;
3. эшнең дорес оештырылуында.
Ә менә күрше Кышлау авылы халкы тораклардан начар ис авылга кадәр таралуга зарландылар. Ис бигрәк тә җил тораклар ягыннан искәндә һәм кырларга тирес түккәндә көчәя икән. Бу күренешнең сәбәпләре терлек тораклары авылга якын урнашу белән бергә тирес чыгару системасының үзгәлегендә булып чыкты. Тирес бик зур чокырга җыела, елга берничә тапкыр гына сыекландырып кырларга түгелә дип аңлаттылар.
Шулай итеп, ит һәм сөт өчен терлек үстерәбез дип, табигатькә, ягъни үзебезгә зыян китерәбез икән. Атмосферага зарарлы газлар бүленеп чыгу белән беррәттән, терлекчелек ихтыяҗлары өчен урманнар киселә, көтүлекләр туфрак деградациясенә китерә,терлек комплексларыннан чыккан зарарлы калдыклар елгаларга, диңгез һәм океанга эләгеп, алардагы тереклеккә зыян килә.
Эзләнә торгач, проблеманы чишүнең берничә кызыклы ысулына тап булдым:
1.Сыерлардан чыккан метан газын җыю, чистарту, кысу һәм автомобильләргә ягулык итеп файдалану.
2. Азрак метан бүлеп чыгара торган терлек токымнары китереп чыгару
3.Терлек организмында метан хасил булуны киметә торган өстәмә диетик азык куллану: җитен мае, сарымсак, артыш, кайбер суүсемнәр.
Мин үзем өчен ясаган төп нәтиҗәләр:
Әлеге киңәшләрне үтәгәндә, мөгезле эре терлек саны гына кимеп калмас, ә табигатькә, ягъни үзебезгә ясалган зыян да кимер дип ышанып калам.
Игътибарыгыз өчен рәхмәт.
Кулланылган чыганаклар һәм әдәбият:
Интернет ресурслар 1.https://yandex.ru/video/preview/?text=%C2%AB%D1%81%D0%BF%D0%B0%D1%81%D1%82%D0%B8%20%D0%BF%D0%BB%D0%B0%D0%BD%D0%B5%D1%82%D1%83%C2%BB%20%282016%20%D0%B3%D0%BE%D0%B4%20%D0%BE%D0%BD%D0%BB%D0%B0%D0%B9%D0%BD%20%D0%B1%D0%B5%D1%81%D0%BF%D0%BB%D0%B0%D1%82%D0%BD%D0%BE&path=yandex_search&parent-reqid=1647013565044681-7384102976851427366-sas3-0979-e6b-sas-l7-balancer-8080-BAL-6396&from_type=vast&filmId=11325415252999012766
2.Государственный экологический контроль в сельском хозяйстве // Проблемы предупреждения экологических правонарушений. - М., 2000.
3.Доклад "О сохранении окружающей природной среды Российской Федерации в 2000-2010 годы" // Зеленый мир. - 2000. - № 25. - С.9.
4.Методические рекомендации по изучению влияния животноводческих комплексов на окружающую среду. - М., 2003.
5. Современные проблемы развития сельского хозяйства и охраны окружающей среды // Сельская местность: территориальные аспекты социально-экономического развития. , 2000.
Снегири и коты
Украшаем стену пушистыми кисточками и помпончиками
Всему свой срок
Калитка в сад
Твёрдое - мягкое