Росстат мәгълүматларына караганда, 2012 елдан башлап Россиядә ел саен 5 миллиард тоннадан артык сәнәгать һәм көнкүреш калдыклары барлыкка килә. Бу күләмнең 57 миллион тоннасы ("2014 елда Россия Федерациясендә әйләнә-тирәлекнең торышы турында" Дәүләт доклады нигезендә) - халыктан барлыкка килгән калдыклар.
Калдыклар белән эш итүнең өч ысулы бар. Аларны яндырырга, полигонда күмәргә яки материалларны җитештерү циклына кире кайтарып эшкәртергә мөмкин. Соңгы ысул-икътисади яктан да уңайлы, әйләнә-тирә мохитне саклау өчен дә иң акыллы ысул. Шуңа да карамастан, безнең илдә хәзерге вакытта барлыкка килгән калдыкларның 93% ы чүплеккә озатыла.
Чүп полигоннарының күбесе куркынычсызлык нормаларына туры килми һәм туфракның, җир асты суларының, атмосфераның пычрану чыганагы булып тора. Полигоннарда атмосферага агулы матдәләр чыгаруга китерә торган янгыннар күзәтелә. Органик фракцияләр таркалганда климатның глобаль үзгәрешенә китерүче парник газлары барлыкка килә.
Калдыкларны кабат эшкәрткәндә исә су һәм һава кебек тереклек өчен мөһим ресурсларның пычрануы шактый кими: кәгазь эшкәрткәндә суны пычрату -35% ка, металл эшкәрткәндә -76% ка, кәгазь эшкәрткәндә һаваны пычрату -74% ка, металл эшкәрткәндә – 85% ка, пыяла эшкәрткәндә – 20% ка.
Калдыкларны эшкәртү чүп-чарның полигоннарга азрак чыгарылуы хисабына әйләнә-тирә мохитнең пычрануын киметеп кенә калмый, ә табигый ресурсларга экономия ясарга да мөмкинлек бирә. Бу очракта кешеләргә кирәкле яңа материаллар иске әйберләрдән ясала.
Шулай итеп, калдыкларны эшкәртү-безнең илдә әлегә җитәрлек игътибар бирелмәгән мөһим юнәлеш. Бүгенге көндә Россиядә көнкүреш калдыкларының 10% ка якын өлеше генә кабаттан эшкәртелә. Экологик агарту өлкәсендәге эш әлеге вәзгыятьне яхшы якка үзгәртүгә мөһим өлеш кертә. Чүп – чар калдыкларын икенчел эшкәртүнең башка ысуллар белән чагыштырганда нинди өстенлекләргә ия булуы турында без белергә тиеш.
Вложение | Размер |
---|---|
konkursnyy_material.docx | 2.48 МБ |
Сказка на ночь про Снеговика
В.А. Сухомлинский. Самое красивое и самое уродливое
Каргопольская игрушка
Зимняя сказка
Петушок из русских сказок