Нәрсә соң ул гидропоника? Гидропоника дип үсемлекләрне туфракта түгел, ә ясалма туклыклы тирәлектә үстерү ысулын атыйлар. Әлеге тирәлектә үсемлекнең үсүе өчен кирәкле туклыклы элементларның барысы да була. Бу – макроэлементлар: калий, кальций, магний , фосфор, азот һәм микроэлементлар: бор, магний, молибден, бакыр һ.б. . Әлеге элементлар тиешле чагыштырмада булырга тиеш.
Туфраксыз тирәлектә яшелчәләр үстерүнең беренче уңышлы тәҗрибәләре безнең илдә 1938-39 елларда куела. Башта үсемлекләрне бары тик туклыкла матдәләре булган су тирәлегендә генә үстергәннәр. Әмма суда кислород белән тәэмин ителеш начар булганлыктан, үсемлекнең тамырлары чери башлый, ә кайбер үсемлекләр тулаем үләләр. Нәтиҗәдә башка ысуллар эшләнә.
Мин шул ысулларның берсенә тукталдым. Аның асылы шуңа кайтып кала: үсемлек тамырларын нинди дә булса инерт субстратка урнаштыралар. Субстрат үсемлекне тотып кына тора, ә кирәкле туклыклы матдәләрне тамыр кеше ясаган эремәдән ала
Вложение | Размер |
---|---|
Экологик конференциягә чыгыш . Тема: Үсемлекләр үстерүдә гидропоника методын куллану. | 49.03 КБ |
Күшәр төп гомуми белем мәктәбе
Экологик конференциягә чыгыш
Тема: Үсемлекләр үстерүдә гидропоника
методын куллану
Эшне башкаручы:
7 сыйныф укучысы
Габдрахманова Диләрә
Җитәкче:
Югары кв. категеорияле
география һәм биология
укытучысы
Загидуллина З.Д.
2020-2021 уку елы
Эчтәлек |
|
|
Эксперимент 1- . Гидропоника ысулы белщн керамзит
субстрат хлорофитум үстерү
Мин Габдрахманова Диләрә, Күшәр төп мәктәбенең 7 сыйныф укучысы.
Бүгенге чыгышымда культуралы үсемлекләр үстерү өлкәсендә яңа технологияләрның берсе булган гидропоника методына тукталырга булдым.
Тикшеренү максатым: бүлмә гөлләрен төрле субстратларны файдаланып, ясалма туклыклы мохиттә үстерү
Бурычлар:
1. Гидропоника алымнарын үзләштерү.
3. Төрле ысул белән үстерелгән үсемлекләрнең үсешендәге аермаларны
ачыклау.
4. Гидропоника методын кулланып, класс бүлмәсен яшелләндерү
Тикшеренү объекты: бүлмә гөле хлорофитум
Гипотеза: гидропоника методын мәктәп шартларында бүлмә гөлләрен үстерү өчен кулланырга мөмкин .
Тикшеренү темасының актуальлеге: гидропоника методын, уңдырышлы туфрак булмаган очракларда, шулай ук кыш көннәрендә яшелчә культураларын үстерү өчен кулланырга мөмкин.
Үсемлекләрне грунтта үстергәндә корткычларга каршы агулы химикатлар сатып алырга туры килә. Өстәмә финанслар таләп ителә, химикатлар куллану үсемлекләр торышында да, кеше сәламәтлегендә дә чагылыш таба.
Нәрсә соң ул гидропоника? Гидропоника дип үсемлекләрне туфракта түгел, ә ясалма туклыклы тирәлектә үстерү ысулын атыйлар. Әлеге тирәлектә үсемлекнең үсүе өчен кирәкле туклыклы элементларның барысы да була. Бу – макроэлементлар: калий, кальций, магний , фосфор, азот һәм микроэлементлар: бор, магний, молибден, бакыр һ.б. . Әлеге элементлар тиешле чагыштырмада булырга тиеш.
Туфраксыз тирәлектә яшелчәләр үстерүнең беренче уңышлы тәҗрибәләре безнең илдә 1938-39 елларда куела. Башта үсемлекләрне бары тик туклыкла матдәләре булган су тирәлегендә генә үстергәннәр. Әмма суда кислород белән тәэмин ителеш начар булганлыктан, үсемлекнең тамырлары чери башлый, ә кайбер үсемлекләр тулаем үләләр. Нәтиҗәдә башка ысуллар эшләнә.
Мин шул ысулларның берсенә тукталдым. Аның асылы шуңа кайтып кала: үсемлек тамырларын нинди дә булса инерт субстратка урнаштыралар. Субстрат үсемлекне тотып кына тора, ә кирәкле туклыклы матдәләрне тамыр кеше ясаган эремәдән ала
Үсентеләр гидрочүлмәкләрдә үстерелә - бу икеле савыт (бер савыт эченә икенчесе урнаштырыла). Савытлар түбәндәге таләпләргә җавап бирергә тиеш:
- тышкы савыт су үткәрмәскә, үтә күренмәле булмаска тиеш;
- эчке чүлмәктә, тамырлар гидропон эремәсе белән контактта булсын өчен, кисентеләр яисә тишекләр булырга тиеш;
- ике савыт та да туклыклы эремә белән реакциягә керми торган материалдан ясалырга тиеш. Мәсәлән: керамик чүлмәкләр.
- тышкы савыт сферик формада булса әйбәт, бу очракта , эчке һәм тышкы савытлар арасында һава күбрәк булачак.
1 рәсем. Гидрочүлмәк схемасы
а –һава; б-эчке чүлмәк (савыт); в-туклыклы эремә
Гидропоникада үсемлекләрне үстерү өчен субстрат сыйфатында составында туклыклы элементлар булмаган, су һәм һаваны әйбәт үткәрә торган гравий, керамзит, эре бөртекле ком, мүк кулланыла.
Бу субстратлар дезинфекциягә җиңел биреләләр, суда эрегән минераль матдәләр белән реакциягә кермиләр, үсемлек тамырларына һаваның яхшы керүен тәэмин итәләр, тамыр системасының үсешенә комачауламыйлар һәм үсемлекне вертикаль хәлдә тотып торалар.Тәҗрибә өчен мин керамзитка тукталырга булдым, Керамзитны еш дезинфекцияләргә кирәкми, ләкин вакыт- вакыт 3 процентлы водород перекисе эремәсе белән юдырып алырга кирәк, чөнки ул үсемлекнең тормыш эшчәнлеге процесслары калдыклары белән пычранып тора.
6.1. Туклыклы эремәләрнең составы.
Туклыклы эремә ясау өчен составында макро һәм микроэлементлар булган тозлар алына. Туклану эремәсендә бу элементлар үсемлекнең куллану нормасыннан артык булырга тиеш түгел, чөнки тозларның концентрациясе артып китсә үсемлек һәлак була. Шуңа күрә җәй айларында 2-3 көн саен, ә кышын парга әйләнү кимегәнгә күрә, атнага 1 тапкыр эремәгә су өстәп торырга кирәк.
5.3. Туклыклы эремәләр әзерләү
Эремә әзерләү өчен тозлар билгеле бер пропорциядә алына. 1 л суга минераль тозларның гомуми күләме 1-5 граммнан артмаска, эремә температурасы бинадагы һава температурасы белән бер төрле булырга тиеш.
Үсемлекләрне гидропоника ысулы белән үстерү методы турындагы теоретик материалны өйрәнгәннән соң, алган белемнәрне практикада кулланырга һәм үсемлекләрне өч төрле ысул белән үстереп, нәтиҗәләрен чагыштып карарга булдым.
1 нче тәҗрибә. Гидропоника ысулы белән керамзит субстратта
хлорофитум үстерү
а) Тәҗрибә өчен усемлекләр әзерләү
Бүлмә гөле хлорофитумнан 3 бер төрле яшь үсенте аерып алдым, аларны сулы савытка урнаштырдым һәм тамыр җибәрүләрен көттем(фото)
б) «Үсемлекләр утырту җайланмасын әзерләү»
Мин иң гади җайланма-савыт эшләдем. 2 литрлы һәм 1 литрлы ике пластик шешә алдым. 2 литрлы шешәдән тышкы зур савыт, 1 литрлысыннан эчке кечкенә савыт ясадым. Кечкенә савытка тишекләр тиштем. Тишекләр үсемлек тамырларына туклыклы эремә һәм һава яхшы үтеп керсен өчен кирәк иде.
в) «Үсемлекне гидропоникта үстерү өчен туклыклы эремә әзерләү»
Туклыклы эремәне чәчәк кибетеннән дә генә сатып алырга мөмкин. Ләкин ул сатуда бик сирәк һәм аерым экземплярларда гына була икән.
Интернет челтәреннән өйрәнеп,туклыклы катнашмалар эремәсен үзем әзерләргә булдым.
Мәктәпнең химия кабинетында булган тозларны (элементларны) күздә тотып, туклыклы атнашманы Герикке рецепты буенча ясарга булдым.
Монокалийфосфат - 1,4 г/л
Калий селитрасы - 5,5 г/л
Кальций селитрасы - 1,0 г/л
Магний сульфаты - 1,4 г/л
Ике валентлы тимер сульфаты - 0,2 г/л
Марганец сульфаты - 0,02 г/л
Цинк сульфаты - 0,01 г/л
Бакыр сульфаты - 0,01 г/л
Электрон үлчәүдә һәр матдәнең тиешле күләмен үлчәп алып, һәрберсен аерым-аерым аз гына суда эретеп чыктым. Эретү өчен дистиллирланган су кулландым. Барысын да эретеп бетергәч, ясалган тоз эремәләрен 800 мл суга чираттан куштым. Һәрберсен кушкан саен әйбәтләп болгатып бардым. Нәтиҗәдә 1л чмасы эремә барлыкка килде. Әзерләнгән катнашмада утырым булмавын күзәттем.
Әзер катнашманы узем ясаган пластик савытларның зурысына салдым.
г) Субстратка үсентене урнаштыру.
Керамзитны агып торган су астында юдым. Тамырланган үсемлекне кечкенә савытка урнаштырып, тамырлары күмелерлек итеп җайлап кына керамзит тутырдым. Үсентеле кечкенә савытны, тамырларның 3 тән ике өлешенә кечкенә савыттагы тишекләр аша катнашма кереп торырлык итеп,зур савытка урнаштырдым.
Икенче тәҗрибә
Пластик шешәдән тагын бер җайланма-савыт әзерләдем, һава үтеп керсен өчен, савытның аскы өлешенә тишекләртиштем, шешәне поддонга урнаштырдым. Савытка чәчәк кибетендә сатып алынган грунт салдым, хлорофитум үсентесен утырттым. Туфракта хлорофитумның нормаль үсеше өчен кирәкле барлык матдәләр бар ,тәҗрибә барышында мин үсемлеккә су сибеп тордым.
Тәҗрибә гөлләренең икесен дә сыйныф бүлмәсендәге тәрәзә төбенә урнаштырдым. Яктылык, температура шартлары өчесе өчен дә бертөрле иде. Савытлардагы туклыклы эремәнең күләме даими булуын күзәтеп тордым. 15 көн үткәннән соң керамзитка утыртылган үсемлекнең тамырларын агып торган су астында юып алдым, ә туклыклы эремәне яңаны әзерләп, алыштырдым.
Күзәтүләремә нигезләнеп түбәндәге нәтиҗәләрне ясадым:
1. Керамзит субстратта гидропоника ысулы белән үстерелгән үсемлек актив үсеш алган булып чыкты. Үсемлекнең яфраклары яшел төстә, нык.
2. Грунтта үстерелгән үсемлек акрынрак үскән, ләкин шулай ук туенган икәнлеге күренеп тора.
Нәтиҗә: Димәк, субстратта устерелгән үсемлек туфракта үскән үсемлектән калышмый гына түгел, киресенчә, чыгышым башында әйтеп киткән өстенлекләргә дә ия
1. Гидропоника методын мәктәп шартларында бүлмә гөлләрен үстерү өчен кулланырга мөмкин.
2. Грунтны алыштыручы субстрат буларак керамзитны куллану уңай нәтиҗәләр бирә.
3. Пластик шешәләрне гөл савыты итеп кулланырга мөмкин.
4. Туклыклы матдәләр катнашмасы булган эремәне сатып алырга да, мөстәкыйль әзерләргә дә мөмкин.
Әлбәттә инде, гидропоника методының үз минуслары бар. Бәлки, алар шактый күптер, мин үземнең тикшеренү нәтиҗәсендә ачыкланганнарына гына тукталам:
Ягъни, һәр ысулның уңай яклары да , тискәре яклары да була. Киләчәктә мин гидропоника ысулын кулланып, кышкы айларда яшел суган, салат, кебек витаминга бай культуралар үстерү өстендә эшемне дәвам итәргә уйлыйм.
Файдаланылган әдәбият.
1. Бедриковская Н. П. Гидропоника комнатных цветов. – Издательство Наукова думка, 2012. – 65 с.
2. Кемп П. Введение в биологию [Текст] / П. Кемп, К. Армс; пер. с английского Л.И. Александрова и др; под редакцией Ю. И. Полянского. – М.: Мир, 2009. – 671 с.
3. Кирилова Е. Н. Гидропоника [Текст] / Е.Н. Кирилова. – издательство Росмэс-пресс, 2011.- 96с.
4. Матвеев В. П., Рубцов М. И. Овощеводство [Текст]: учебник и учебное пособие для высших сельскохозяйственных учебных заведений. – М.: Агропромиздат, 2013. – 431 с.
5. Чесноков В. А. Выращивание растений без почвы [Текст] / В. А. Чесноков, Е. Н. Базырина, Т. М. Бушуев, Н. Л. Ильинских. – М.: Мир, 2010. – 169 с.
6. http://gidroponika.com/content/view/35/#ixzz410p1Y1zB
Волшебная фортепианная музыка
Шелковая горка
Госпожа Метелица
Туманность "Пузырь" в созвездии Кассиопея
Рождественские подарки от Метелицы