Эшнең темасы: Мәктәбем – белем учагы...
Авторы: Хәйруллина Ясминә, «22 нче гимназия», 10Б сыйныф, Түбән Кама шәһәре
Фәнни җитәкче: Аменова Эльмира Зөфәр кызы, татар теле һәм әдәбияты укытучысы
МБОУ «Гимназия №22» НМР РТ, 1 квалификацион категория.
Максаты: мәктәп тарихын өйрәнү.
Бурычлары:
1.Мәктәп тарихын өйрәнү, аның үткәне турында материаллар туплау;
2.Укучыларда мәктәп тарихы турында кузаллау булдыру;
3.Мәктәп тарихына бәйле шәхесләрне өйрәнү;
4.Ирешкән уңышлыр турында нәтиҗәләрне барлау, яңалары белән тулылыандыру;
5. Мәктәп тарихын башкаларга да сөйләү, күрсәтү, аны киләчәк буыннарга тапшыру.
Объекты: 22 нче гимназия
Теманың актуальлелеге: Без, укучылар, мәктәбебезнең тарихын белергә тиеш, чөнки мәктәп һәр кешенең тормышында мөһим роль уйный. Шулай ук укучылар турында истәлекләрне, мәктәп тормышында булган кызыклы һәм әһәмиятле вакыйгаларны, укучыларның җиңүләрен һәм казанышларын сакларга тиешбез.
Проблема: мәктәп тарихының өйрәнелмәве. Мәктәп тарихын өйрәнү, минем фикеремчә, милли мирасыбызны саклауга һәм өйрәнүгә әйтеп бетергесез өлеш кертә.
1987 елның 1 сентябрендә 11 микрорайонда яңа мәктәп үз ишекләрен киң ачты. Ул беренче сыйныф укучыларын иркен сыйныфларына кунакчыл кабул итте. Мәктәпнең ачылуына балалар да, әти-әниләр дә бик шатланалар. Озак вакыт дәвамында якын-тирә йортлардагы балалар төрле мәктәпләргә күп юллар аша йөриләр. Бу мәктәпнең ачылуын алар бик көтәләр. Әле 1987 елның мартында ук төзелеп килүче мәктәпкә директор итеп Вышинский Александр Павлович билгеләнә. Ул Түбән Кама шәһәрендә бик хөрмәтле кеше була. Шул көннән башлап Александр Павлович мәктәптә эшләү өчен кадрлар сайлый башлый. Ул вакытта ук мәктәп директоры Вышинский А.П укытучылар һәм укучыларның иҗади, фикерләүче, гадәти булмаган коллективын булдырырга тели. 1992 елны мәктәп директоры итеп Толстогузов Геннадий Михайлович билгеләнә. Ул дүрт ел лицей директоры вазифаларын башкара. Бу елларда лицей лингвистик юнәлештә һәм 1-11 классларда сәләтле балаларны укытуга һәм тәрбияләүгә юнәлдерелгән була. Лицей иҗади, конкурентлыкка сәләтле шәхесне үстерү, укучыларга югары белем бирү, фәнни һәм гамәли эшчәнлекнең төрле өлкәләрендә укучыларны иҗади хезмәткә әзерләү буенча эксперименталь уку планы буенча эшли. Лицей лингвистик, математик, гуманитар, эстетик, физик сәләтләрне комплекслы рәвештә формалаштыруны күздә тоткан белем бирүне тәэмин итә. 1997 нче елда мәктәп директоры итеп Кистеева Венера Самиковна билгеләнә. Венера Самиковна – югары квалификацияле җитәкче, Татарстан Республикасының атказанган укытучысы. 1997 нче елдан хәзерге көнгә кадәр мәктәп ТИСБИның «Балалар бакчасы-мәктәп - көллият – вуз» системасында эксперименталь эш программасын тормышка ашыру процессында катнаша. Системаның структурасы - күп баскычлы, эзлекле, адаптацион. Ул биш баскычтан тора, аның звеносы - инглиз телен тирәнтен өйрәнүле 22-нче номерлы мәктәп колледж-класслары.
2013 елның 1 сентябрендә мәктәп «22 нче гимназия» исемен ала. Менә 9 ел безнең мәктәп гимназия исемен йөртә. Күп кенә педагоглар төрле дәрәҗәдәге грантлар алучылар, һөнәри конкурсларда җиңүчеләр һәм призерлар булып торалар. Бүгенге көндә мәктәптә 1033 укучы белем ала. Балаларга 67 укытучы белем бирә. Мәктәп белән Шумиова Екатерина Петровна җитәкчелек итә. Уку бүлмәләре заман таләпләренә туры китереп җиһазландырылган. Ныклы белем бирү өчен барлык шартлар да булдырылган.
Тикшерү нәтиҗәләре: 1.22 нче гимназия тарихи турында мәгълүмәт тупланды.
2.Мәктәп тарихы буенча материаллар җәмәгатчелеккә тәкъдим ителде.
3.Ветеран укытучылар, чыгарылыш сыйныф укучылары белән узара хезмәттәшлек ныгыды.
4.Нәтиҗәләр буенча альбом чыгарылды. Йомгаклап шуны әйтәсе килә: һәр яңа буын үзеннән килгән буынга мәктәпнең традицияләрен тапшыра, мәктәп тарихына яңа битләр өсти, анда яңа сәхифәләр ача. Димәк, бу эш дәвамлы.
Тарих ул эзләнгәнне ярата.
Вложение | Размер |
---|---|
hayrullina_yasmina_10_kl.gimnaziya_no22.doc | 102 КБ |
«Әнвәр Хәйри укулары» республикакүләм яшьләр фәнни-гамәли конференциясе
Тема: «Мин яратам сине, туган җирем»
Тикшерү эше:
«Мәктәбем –белем учагы»
Хайруллина Ясмина,10-нчы сыйныф
Катнашырга тәкъдим иткән оешма:
22 нче гимназия, Түбән Кама шәһәре.
Фәнни җитәкче: Аменова Э.З., татар теле һәм әдәбияты укытучысы,
I категория
Түбән Кама, 2022 г.
Эчтәлек
Кереш...................................................................................................………...3-4
Төп өлеш............................................................................................................5-12
1.Гимназиянең үткәне.
1.2 Мәктәпнең ачылу тарихы........................................................................... 5-6
1.2 Мәктәп җитәкчеләре....................................................................................6-9
1.3. Мәктәпнең эшчәнлеге ...............................................................................9-11
2.Мәктәп тарихында эз калдырган шәхесләр................................................11-13
3.Йомгаклау........................................................................................................14
Кулланылган әдәбият........................................................................................15
Кушымта- Презентация.
Кереш
Кеше тормышының истәлекләргә бай, һәрвакыт сагынып сөйли торган бер мизгеле ул - мәктәп еллары. Күпме язмышларны олы тормыш юлына аяк бастырган мәктәп үзе, гүя, баласын олы юлга озаткан ана кебек, шуларны сабыр гына күзәтеп тора.
Минем эзләнү эшемнең нигезендә мәктәбебезнең үткәне: укытучылар белән укучылар арасындагы буын бәйләнеше,традициягә әйләнеп киткән уку-укыту системасы, ә үткән белән хәзерге арасын тоташтыручы «күпер» булып чыгарылыш укучылары тора.
Мәктәп... Монда үткәннәр белән киләчәк тоташа. Үткәнен белмәгәннең, киләчәге караңгы, дигән бит борынгылар! Минем туган мәктәбемнең стеналары бала-чаганың күпме күңелле тавышын үз эченә сыйдырган, күпме күңел җылысы, изгелек бөркелә ул стеналардан! Кайлардан башлана микән минем мәктәп тарихы?
Хезмәтемнең актуальлеге:
Без, укучылар, мәктәбебезнең тарихын белергә тиеш, чөнки мәктәп һәр кешенең тормышында мөһим роль уйный. Шулай ук укучылар турында истәлекләрне, мәктәп тормышында булган кызыклы һәм әһәмиятле вакыйгаларны, укучыларның җиңүләрен һәм казанышларын сакларга тиешбез.
Проблема: мәктәп тарихының өйрәнелмәве.
Шушы проблемага бәйле рәвештә мин үз алдыма мәктәпнең тарихын өйрәнүне максат итеп куйдым. Шул максаттан чыгып бурычлар да билгеләнде:
- мәктәп тарихын өйрәнү, аның үткәне турында материаллар туплау;
- укучыларда мәктәп тарихы турында күзаллау булдыру;
- мәктәп тарихына бәйле шәхесләрне өйрәнү;
-ирешкән уңышлар турында нәтиҗәләрне барлау, яңалары белән тулыландыру;
-мәктәпнең тарихын башкаларга да сөйләү, күрсәтү, аны киләчәк буыннарга тапшыру.
Эзләнү барышында мин төрле тикшеренү методларын кулландым:
-гамәли эзләнү – мәгълүматлар туплау;
-мәктәп тарихының үзгәрү динамикасын күзәтү;
-анализлау, чагыштыру, нәтиҗә чыгару;
-тупланган материалны компьютер ярдәмендә системага салу;
-мәктәп музеенда сакланган экспонатларны өйрәнеп, олы укытучыларның истәлекләрен тыңлап материал туплау; -
-чыгарылыш сыйныф укучылары белән аралашу;
-мәктәп ачылганнан бүгенге көнгә кадәр эшләүче укытучылардан интервью, сораштырулар үткәрү;
Проблеманың өйрәнелү дәрәҗәсен ачыклау максатыннан, укучылар арасында анкета сорауларына җаваплар алынды. Аның нәтиҗәләре түбәндәгечә:
76 % укучы мәктәп тарихы белән гомумән таныш түгел;
61 % укучы мәктәп тарихы белән берникадәр таныш;
96 % укучы мәктәп тарихын белергә тели;
85% укучы мәктәп тарихын белү кирәк дип саный һәм алар фикеренчә, моның белән үзләре шөгыльләнергә тиеш;
73% укучы бу эшне бик теләп башкарачагын белдерде.
Төп өлеш
1.Гимназиянең үткәне
1.1. Мәктәпнең ачылу тарихы
Мәктәп тарихын өйрәнү, минем фикеремчә, милли мирасыбызны саклауга һәм өйрәнүгә әйтеп бетергесез өлеш кертә.
1987 елның 1 сентябрендә 11 микрорайонда яңа мәктәп үз ишекләрен киң ачты. Ул беренче сыйныф укучыларын иркен сыйныфларына кунакчыл кабул итте. Мәктәпнең ачылуына балалар да, әти-әниләр дә бик шатланалар. Озак вакыт дәвамында якын-тирә йортлардагы балалар төрле мәктәпләргә күп юллар аша йөриләр. Бу мәктәпнең ачылуын алар бик көтәләр. Әле 1987 елның мартында ук төзелеп килүче мәктәпкә директор итеп Вышинский А.П билгеләнә. Ул Түбән Кама шәһәрендә бик хөрмәтле кеше була. Шул көннән башлап Александр Павлович мәктәптә эшләү өчен кадрлар сайлый башлый. Март аенда ук мәктәп төзелешендә педагогик хезмәт ветераннары Фаттахова Флера Таһир кызы, Фәттахов Дуфак Мансур улы, Хәсәншин Ривгать Әбрар улы һәм башка укытучылар катнаша. Укытучылар булачак укучыларның фатирларына йөреп, ата-аналар белән дә танышалар, исемлекләр төзи башлыйлар. Шуңа да 1 августта мәктәп укучыларны кабул итәргә тулысынча әзер була. Бу көнне мәктәпкә 5 класс - 1 нчеләр, 6 класс- икенчеләр, 4 класс- өченчеләр кабул ителә. 58, 60 нчы балалар бакчасында алты яшьлекләр өчен сыйныфлар ачыла. Бу көнне Түбән Кама педагогия училищесын тәмамлаган 8 укытучы үзләренең педагогик осталык үрләренә юлын башлады. Алар: Кутуева Лариса Михайловна, Петрова Ирина Николаевна, Токарева Любовь Ивановна, Сибгатуллина Зөлфия Әнвәровна, Валеева Гөлнур Индусовна, Ермошина Татьяна Аркадьевна, Прописнова Любовь Ивановна һәм Сафина Венера Харисовна. Токарева Любовь Ивановна белән Прописнова Любовь Ивановна бүгенге көндә дә гимназиядә хөрмәтле укытучылар. Беренче көннәрдән үк башлангыч сыйныф укытучыларының методик берләшмәләре оештырыла. Беренче методик берләшмә җитәкчеләре итеп Жукова Валентина Александровна(1 класс), Прописнова Любовь Ивановна (2 класс), Садикова Альмира Назимовна (3класс) билгеләнәләр. Ә башлангыч мәктәптә бөтен эшне Баязитова Светлана Ивановна җитәкли. Методик берләшмәләрнең эше теоретик мәсьәләләрне өйрәнү белән беррәттән, укыту методикасы һәм тәҗрибә алмашу мәсьәләләрен дә карый. Коллектив укыту һәм тәрбия мәсьәләләрен хәл итә, аларны тормышка ашыра, проблемалы максатлар куя башлый. Ул вакытта ук мәктәп директоры Вышинский А.П укытучылар һәм укучыларның иҗади, фикерләүче, гадәти булмаган коллективын булдырырга тели.
1.2. Мәктәп җитәкчеләре
Инглиз телен тирәнтен өйрәнүле 22 нче мәктәпнең беренче директоры - Вышинский Александр Павлович. Аны 1987 елның 2 мартында, Түбән Кама шәһәре халык депутатлары советы карары буенча, 1176 урынга исәпләнгән яңа төзелүче мәктәпкә директор итеп билгелиләр. Директор булып билгеләнгәнче, ул зур тормыш тәҗрбәсен үтә.
Вышинский Александр Павлович 1930 нчы елның 14 нче августында Минзәлә районы Кананерка авылында зкр крестьян гаиләседә туа. Гаиләдә 7 бала була.(6 малай, 1 кыз) Әтисе гомер буе колхозда эшли, сугыш вакытында колхоз председателе була.
1949-1950 нче елларда ул Минзәлә фельдшер-акушерлык мәктәбендә укый.
1950-1952 ел. Александр Павлович Кама Тамагы районы Антоновка авылында фельдшер, шул ук вакытта комсомол оешмасының секретаре була. 1952 нче елның 1 мартында аны Кама Тамагы районы комсомол оешмасының секретаре итеп билгелиләр, ә 1954 елда Казанга партия мәктәбенә укырга җибәрәләр.1953 нче елда Казан Дәүләт университетына укырга керә.1957 нче ел. Кама Тамагы районы партия комитетының җитәкче мөдире итеп билгелиләр. 1960 нчы ел. Буа шәһәре район башкарма комитетының председателе итеп билгеләнә.
1965 нче елның гыйнвар аенда Түбән Кама районы башкарма комитетының председателе итеп сайлана. Ул эшләгән еллар Түбән Кама шәһәренең һәм химия җитештерү комплексының төзелә башлаган чоры була. Бу елларда район башкарма комитеты Төзүчеләр поселыгындагы баракларның берсендә урнаша.
1967 нче елда Вышинский Александр Павлович укытучылык эшенә күчә. Гомумитехник факультетның деканы һәм философия кафедрасының өлкән укытучысы булып эшли. 1973-1987 елларда Казан химия технология институтының Түбән Кама филиалында беренче директор була. 1987 елда аны 22 нче мәктәпнең директоры итеп билгелиләр һәм пенсиягә кадәр ул шушы мәктәптә хезмәт итә. Кыска гына вакыт эчендә Александр Павлович мәктәпне яңа, заманча җиһаз белән тәэмин итә. Мәктәпнең педагогик Советы утырышларының берсендә инглиз телен тирәнтен өйрәнүле мәктәп оештыру турында Карар кабул ителә. Ике ел дәвамында программалар төзелә, уку планнары раслана, китаплар сатып алына, бу катлаулы бурычны үтәү өчен матди-техник база булдырыла. Директор урынбасарлары Кистеева В.С, Анисимова Н. В., укытучылар Латыпова А. Р., Алексеев А. Д. бу эшкә җаваплы карыйлар. 1989 елның сентябрь аенда 6а һәм 6в сыйныфларында инглиз телен тирәнтен өйрәнә башлыйлар. 1990 елның җәендә мәктәп инглиз телен тирәнтен өйрәнүле мәктәп итеп үзгәртелә һәм икенче сыйныф укучылары инглиз телен өйрәнә башлыйлар. Бу бурычны тормышка ашырганнан соң, яңа типтагы мәктәп төзү тәкъдим ителә. Мәктәп базасында лицей төзергә карар кылына. 1992 елның июнендә Татарстан Республикасы Халык мәгарифе министрлыгы коллегиясе карары белән 22 нче мәктәп-лицей итеп үзгәртелә. «Эштә яңалыкны эзләгез, Түбән Кама республиканың башка шәһәрләреннән аерылып торырга тиеш», - ди Александр Павлович. Ул бик гадел һәм башкалардан да гаделлекне таләп итә.
1992 елны мәктәп директоры итеп Толстогузов Геннадий Михайлович билгеләнә. Ул дүрт ел лицей директоры вазифаларын башкара. Бу елларда лицей лингвистик юнәлештә һәм 1-11 классларда сәләтле балаларны укытуга һәм тәрбияләүгә юнәлдерелгән була. Лицей иҗади, конкурентлыкка сәләтле шәхесне үстерү, укучыларга югары белем бирү, фәнни һәм гамәли эшчәнлекнең төрле өлкәләрендә укучыларны иҗади хезмәткә әзерләү буенча эксперименталь уку планы буенча эшли. Лицей лингвистик, математик, гуманитар, эстетик, физик сәләтләрне комплекслы рәвештә формалаштыруны күздә тоткан белем бирүне тәэмин итә. Лицей (9-11 сыйныфлар) төп компонент нигезендә фән нигезләрен өйрәнүне һәм, кагыйдә буларак, укучылар сайлаган фәннәрне өйрәнүне тәэмин итә:
- икенче чит тел;
- техник тәрҗемә;
- чит ил әдәбияты;
- психология нигезләре;
- иҗади шәхеснең үз-үзен үстерү;
- икътисад һәм эшмәкәрлек эшчәнлеге нигезләре;
- менеджер эшендә информатика һәм компьютер. Профилизациянең нигезе булып тел ягыннан әзерлек тора.
1997 нче елда мәктәп директоры итеп Кистеева Венера Самиковна билгеләнә. Венера Самиковна – югары квалификацияле җитәкче, Татарстан Республикасының атказанган укытучысы. Ул Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы, 2000 ел, Татарстан Республикасы Мактау грамотасы, 2002 ел, «Түбән Кама муниципаль районы» башлыгының Мактау грамотасы, 2006 ел бүләкләнә. Түбән Кама муниципаль районы Башлыгының «Мәгарифтә Лидер» номинациясендә җиңүче, 2008 ел, «2009 елның иң яхшы белем бирү учреждениесе директоры» республика конкурсы җиңүчесе була. Венера Самиковна - актив, максатчан, иҗади эшләүче җитәкче була. Ул ТАССРның Мамадыш шәһәрендә туа. Венера Самиковна 1973 нче елда Казан дәүләт педагогия институтының физика – математика факультетын тәмамлый. Үзенең хезмәт юлын Мамадыш районы Отарка авылында математика укытучысы булып башлап җибәрә.Венера Самиковна директор итеп билгеләнгәч, коллектив үз алдына яңа бурычлар куя:
- табигать һәм җәмгыять турында системалаштырылган белемнәрне үзләштерүнең кирәкле дәрәҗәсен тәэмин итү;
- үз-үзеңә белем бирү сәләтен, камилләшүгә ихтыяҗ һәм күнекмәләрне формалаштыру;
Бу бурычлар өзлексез белем бирү шартларында мөһим, чөнки хәзерге вакытта белемнәр бик тиз искерә, белем алырга, һәрвакыт мөстәкыйль рәвештә укырга әзер булу зарур.
1.3 Мәктәпнең эшчәнлеге.
1997 нче елдан хәзерге көнгә кадәр мәктәп ТИСБИның «Балалар бакчасы-мәктәп - көллият – вуз» системасында эксперименталь эш программасын тормышка ашыру процессында катнаша. Системаның структурасы - күп баскычлы, эзлекле, адаптацион. Ул биш баскычтан тора, аның звеносы - инглиз телен тирәнтен өйрәнүле 22-нче номерлы мәктәп колледж-класслары. Бу программаны башлап җибәрүче фәнни-эксперименталь эш буенча директор урынбасары Хабибуллина Татьяна Анатольевна була. 1999-2000 уку елында беренче тапкыр гуманитар юнәлешнең «Халыкара мөнәсәбәтләр» белгечлеге буенча 10 нчы колледж-класс ачыла.
1999 елның 2 июленнән лицей «Инглиз телен тирәнтен өйрәнүле 22 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе» исемен йөртә башлый. Билгеле булганча, мәктәп - ул икенче йорт. Биредә балалар укып кына калмыйлар, ә үзара аралашалар да. 1998 елдан мәктәптә "Содружество" балалар оешмасы эшли башлый, ул үзенең төп юнәлеше итеп балаларның иҗади активлыгын үстерүне күз алдында тота. Шулай ук традицион чаралар: Белем көне, Укытучылар көне, хокукый белемнәр декадасы, иҗади марафоннар, ачык ишекләр көне, чыгарылыш сыйныф укучыларының очрашу кичәсе, Ватанны саклаучылар көне, 8 Март, юмор көне, Җиңү Көне, Соңгы кыңгырау бәйрәме үткәрелә. Безнең мәктәптә эзләнү, хәрәкәт рухы хөкем сөрә, чөнки анда тәвәккәл, кыю, энергияле, тынгысыз укытучылар эшли.
2005-2006 уку елында 22 нче мәктәп инновацион белем бирү программаларын актив гамәлгә ашыручы мәктәпләр арасында Россия Федерациясе гомуми белем бирү учреждениеләре конкурсында җиңүче була.
Мәктәпнең казанышлары:
-мәктәп ике тапкыр «Мәгариф милли» проекты җиңүчесе (2006,2008);
-«Татарстанның Ел укытучысы-2000» - 1 урын;
-«Татарстан мәктәпләренең иң яхшы профсоюз оешмасы-2006» - 2 урын;
- «Татарстанның иң яхшы мәктәбе-2008» - 2 урын;
-«Татарстанның иң яхшы сыйныф җитәкчесе - 2008» - 1 урын;
-«Татарстанның Ел укытучысы-2009» - 3 урын;
-«Татарстан мәктәбенең иң яхшы директоры-2009» - 1 урын;
-«Иң яхшы белем бирү учреждениесе-2010» - 2 урын;
Укытучылар коллективы инновацион укыту программаларын үзләштереп, яңа педагогик технологияләрне өйрәнеп, аларны гамәлдә кулланалар. Укытучының эш нәтиҗәсе бер генә көндә күренми.Укучыларның фән олимпиадаларында, конкурсларда, фестивальләрдә катнашулары, призлы урыннар алуы укытучының хезмәт нәтиҗәсе булып тора. 29 ел эшләү дәверендә (28 чыгарылыш) мәктәп 157 медалист чыгарган. 1993-2015 елларда мәктәпне 73 укучы алтын медальгә һәм 63 укучы көмеш медальгә тәмамлаган. 2016 нчы елдан көмеш медаль бирелми башлый. 2016-2022 елларда мәктәпне 26 укучы алтын медальгә тәмамлаган. Барлыгы 99 алтын медаль.
2013 елның 1 сентябрендә мәктәп «22 нче гимназия» исемен ала. Менә 9 ел безнең мәктәп гимназия исемен йөртә. Күп кенә педагоглар төрле дәрәҗәдәге грантлар алучылар, һөнәри конкурсларда җиңүчеләр һәм призерлар булып торалар. Белем бирү учреждениеләренең республика рейтингында гимназия ел саен олимпиада, конференцияләр һәм конкурслар нәтиҗәләре буенча иң яхшылыр арасына керә. 2017 елның ахырында Венера Самиковна лаеклы ялга китә. 2018 нче елда Шумилова Екатерина Петровна мәктәп директоры итеп билгеләнә. Ул - «Татарстанның иң яхшы сыйныф җитәкчесе - 2008» конкурсы җиңүчесе; Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының «Безнең иң яхшы укытучы» гранты иясе.
2001 нче елда Екатерина Петровна Алабуга дәүләт институтын тәмамлап, инглиз телен тирәнтен өйрәнүле 22 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә инглиз теле укытучысы булып эшли башлаган.
Бүгенге көндә мәктәптә 1033 укучы белем ала. Балаларга 67 укытучы белем бирә. Мәктәп белән Шумиова Екатерина Петровна җитәкчелек итә. Уку бүлмәләре заман таләпләренә туры китереп җиһазландырылган. Ныклы белем бирү өчен барлык шартлар да булдырылган. Мәктәпнең укытучылар коллективы барысы да югары педагогик белемле, һөнәри дәрәҗәләрен даими күтәрп торучы кадрлардан тупланган. Укытучылар балаларга төрле юнәлештә тәрбия бирәләр. Ел саен чыгарылыш сыйныф укучыларының уртача 92% ы Түбән Кама, Мәскәү, Казан, Ульяновск, Санкт-Петербург, Ижевск, Саратов, Оренбург, Түбән Новгород, Алабуга, Калининград, Чебоксар, Яр Чаллы шәһәрләрендә урнашкан югары уку йортларына укырга керәләр һәм белем алалар.
3.Мәктәп тарихында эз калдырган шәхесләр.
Мәктәп еллары һәркемнең күңелендә якты бер истәлек булып кала. Еллар үтү белән кеше укыган мәктәбен сагынып искә алса, мәктәп тә үзендә укып чыккан балаларын онытмый. Алар мәктәп тарихына кереп калалар. Эшләү дәверендә мәктәптә кемнәр генә укымаган. Алар һәркайсы бу тормышта үз юлларын табып, үз кыйблаларын билгеләгәннәр. Кемдер үз язмышын шәһәр белән бәйләсә, кемдер Туган ягында калуны максат итеп куя. 22 нче мәктәпне тәмамлап, тормышта зур уңышларга ирешкән , горурланып «Алар безнең мәктәптә укыган!» – дип әйтерлек кешеләребез дә бар. Чыгарылыш сыйныф укучыларының конкурент өстенлеге-рус, татар, инглиз телләрен, ә безнең гимназиядә француз телләрен бер үк дәрәҗәдә белү.
Калимуллина Чулпан 2014 елда «FLEX» халыкара конкурсында җиңүче була һәм ел дәвамында АКШта белем ала. Төрле вакытларда барлыгы 23 укучы әлеге конкурсның финалистлары булды.
Безнең чыгарылыш укучысы Алена Алехина, FLEX халыкара конкурсында җиңүче, Ак йортка чакырылган иде, анда ул АКШ Конгрессы сенаторлары белән очрашты, икенче бер чыгарылыш укучысы Татьяна Тютлина Россия Федерациясе Хөкүмәтендә Дмитрий Анатольевич Медведев белән эшли, Журба Елена СГС буенча Россия эксперты булып тора. (Химик матдәләрне классификацияләү һәм маркировкалау системасы (СГС, ингл. GHS) .
Альбина Хөсәенова нанотехнологияләр өлкәсендә Грант отты һәм Бөекбританиядә стажировка үтте, Пекин һәм Лондон олимпиадаларында волонтер булды, Казан Универсиадасы дирекциясендә эшләде, инглиз телен өйрәтү буенча English for the Universiade китабы авторы булып тора.
Мәктәп үзенең чыгарылыш укучылары белән горурлана. Чөнки алар уңышлы, социаль җайлашкан, тормышта үз урынын тапкан, үз-үзләрен күрсәтә алган. Күпләр бөтенләй төрле өлкәләрдә компетентлы белгечләр булдылар: Кондратьева Анастасия, гимназия укучысы буларак, «МАКС»авиасалонында Россия Президенты В.В. Путин белән очрашты. Хәзерге вакытта Анастасия Кытайда укый. Рөстәм Бурнашев-Мәскәү Хөкүмәте, ә Гена Алексеев-атом-төш физикасы өлкәсендә Халыкара эксперт.
Аня Шалашина МДУ, югары тәрҗемә мәктәбе факультетын тәмамлаган һәм «Три кита» кинокомпаниясендә генераль продюсер ярдәмчесе булып эшли. Маша Антонова Германия университетында укыта, Эллина Кистеева - British Airways авиакомпаниясендә идарә итүче референт Тимур Латыйпов, грант отып, Торонто университетында «Нейрохирургия» юнәлеше буенча белем ала.
Университет һәм гимназиянең тагын бер уртак проекты булып Франциядән килгән студентлар алмашу буенча халыкара программа тора. 2017 елның 24 октябрендә 22-нче номерлы гимназиядә Франциядән килгән кунакларны кабул иттеләр. Семинар программасына Фредерик Кастель - Реймс (Франция) шәһәре педагогика университетының Шомон һәм Труа шәһәрләрендәге филиаллар директоры Фредерик Кастель катнашында уза.
Әлеге укучыларыбызны мәктәпкә чакырып, һөнәр сайларга җыенган укучыларыбыз белән очрашулар, әңгәмәләр оештырабыз. Бу – хезмәт тәрбиясенә өйрәтүнең бер формасы.
Еллар үтә, буыннар алмашынып тора. Киләчәктә тагын шундый күренекле кешеләр чыкмас дип әйтеп булмый. Һәр бала бер хәзинә, аны бары ача белергә генә кирәк. Ә моның өчен ныклы белем алу мәҗбүри.
Йомгаклау.
Проект эше нәтиҗәсе булып түбәндәгеләр тора:
Әле моның белән генә эш бетми. Без бу юнәлештә дәвам итәчәкбез. Мәктәп тарихы буенча җыелган материалларны сыйныф сәгатьләрендә, төрле чараларда, тарих дәресләрендә кулланма буларак тәкъдим итәм.
Проект эшенең әһәмияте дә шунда: мәктәп тарихына кагылышлы документлар, истәлек- хатирәләр нигезендә мин аның үсеш тарихын күзәттем, мәктәп белән бәйле шәхесләрнең биографияләрен өйрәндем, укытучылар турында мәгълүмат тупладым.
Йомгаклап шуны әйтәсе килә: һәр яңа буын үзеннән килгән буынга мәктәпнең традицияләрен тапшыра, мәктәп тарихына яңа битләр өсти, анда яңа сәхифәләр ача. Димәк, бу эш дәвамлы. Тарих ул эзләнгәнне ярата.
2022 нче елның көзендә мәктәбебез ачылуга 35 ел булды. Бу зур вакыйга. Укучыларга, укытучыларга, ветеран - укытучыларга, гомерләрен мәктәп белән бәйләгән хезмәткәрләргә рәхмәт сүзләре әйтмәү мөмкин түгел. Мәктәбебезнең алга таба да яшәвен,төрле өлкәләрдә уңышларга ирешүен телибез!
Проект эшчәнлегендә кулланылган төп чыганаклар.
1. «Безнең мәктәп дөньясы»- альманах, 2000 ел.
2. Ветеран укытучыларның һәм мәктәпне тәмамлаган чыгарылыш класс укучыларының истәлекләре.
3. Кистеева В.С., Садикова А.Н. «Уравление саморазвитием и самореализации личности в условиях формирования образовательной среды развивающего типа» - «Школа», Казань, 2006 год.
4. «Ленинская правда» - 10 октябрь, 1997 ел.
5. Мәктәпнең музей бүлмәсендә сакланган документлар, фотоматериаллар.
6. 1987 нче елдан алып 2019 нче елга кадәр булган приказлар кенәгәсе.
Рождественский венок
Сказка на ночь про Снеговика
Мост Леонардо
Пятёрки
Пчёлки на разведках