Исследовательская работа про родной край
Вложение | Размер |
---|---|
rabota_kuznetsova_kseniya_nizhnekamsk.docx | 647.59 КБ |
Межрегиональная научно-практическая конференция «Россия – моя история»
Секция: «Минем Ватаным»
Исследовательская работа
Тема: “Корабельная роща”ның үткәне, бүгенгесе, киләчәге
Кунецова Ксения Игоревна,
ученица 2б класса
МБОУ «СОШ №31» НМР РТ
МБУ ДО «СДЮТ и Э»НМР РТ
Руководитель: Гилмиева Э.И.,
Юсупова Г.Т.
педагоги доп.образования
МБУ ДО «СДЮТ и Э» НМР РТ
г Нижнекамск /2019 г.
Эчтәлек
Кереш....................................................................................................................3
1нче бүлек. Наратлыкның исеме кайдан килеп чыккан?..................................4
2нче бүлек. Нарат агачы турында........................................................................6
2.1. Нарат агачының файдасы.................................................................6
2.2. Шәһәр гербындагы нарат.................................................................7
2.3. «Корабельная роща»ның экологик проблемалары.........................8
Йомгаклау..............................................................................................................10
Кулланылган әдәбият............................................................................................11
Кереш.
Минем әти-әнием Түбән Кама Нефтехим ерләшмәсендә эшлиләр. Аларга яхшы эшләгән өчен “Корабельная роща” исемле санаторий-профилакторийга юллама бирелде. Без бөтен гаиләбез белән шунда ял итәргә киттек. “Корабельная роща” Кама яры буенда, нарат урманында урнашкан. Нарат урманы шулай ук Корабельная роща исемен йөртә. Анда тынычлык, чиста һава. Мин әти-әниемә: нигә Корабельная роща дип атала? дигән сорау бирдем. Әнинең миңа сөйләгән мәгълүматы тулы кебек тоелмады һәм мин, “Корабельная роща” тарихын җентекләп өйрәнергә булдым. Минем максатым Корабельная роща тарихын өйрәнү.
Максатка ирешү өчен миңа берничә бурычны үтәргә кирәк.
1.Әлеге тема буенча фәнни-популяр һәм белешмә әдәбиятын өйрәнү.
2.Агачлык сүзенең әһәмиятен өйрәнү.
3.Корабельная роща тарихын өйрәнү.
4.Урман проблемаларын өйрәнү.
5.Табылган күзәтү мәгълүматларны һәм нәтиҗәләрне рәсмиләштерү.
Тикшерү обьекты булып - Корабельная роща тора.
Тикшерү предметы – безнең урман исеменең тарихы.
Тикшерү алымнары – эзләү, анализ, күзәтү, чагыштыру, әңгәмә, системалаштыру.
Эшнең гамәли кыйммәте – алга таба алган белемнәрне әйләнә – тирә дөнья дәреслегендә кулланырга мөмкин.
Эшнең актуальлеге – урманыбызның экологик проблемалары булуы.
1нче бүлек. Наратлыкның исеме кайдан килеп чыккан?
1.1.Агачлык нәрсә ул?
Теманы өйрәнүне мин, Г.Тукай исемендәге шәһәр үзәк китапханәсеннән башладым. Анда миңа Корабельна рощаның барлыкка килү тарихы турында бик күп, кызыклы мәгълүмати китаплар һәм мәкальләр тәкъдим иттеләр.
Агачлык сүзенең билгеләмәсен белер өчен, мин В.И.Дальнең аңлатмалы сүзлегенә, С.И.Ожеговның сүзлегенә, А.М.Прохоров җитәкчелегендәге зур энциклопедик сүзлеккә мөрәҗәгать иттем.
Интернетта, мин, Википедия дигән ирекле энциклопедиядән һәм сүзлекләрнең электрон версияләреннән файдаландым.
Ожегов сүзлеге буенча агачлык – зур булмаган төп урман массивының, гадәттә берүк вакытта үскән яфраклы агачлардан (каен, имән, юкә, усак, өрәңге.һ.б.) торган кишәрлек.
Синонимнар сүзлегендә агачлык-урман, парк;
Ушаков сүзлеге буенча агачлык – зур булмаган гадәти яфраклы урман. Нинди дә булса билгеләр буенча яисә нинди дә булса максат белэн, кишәрлек белән аерылып торучы урман. Агачлыкларның наратлы, каенлы, имәнле, өрәңгеле, чыршылы яфраклы һәм башка төрләре була.
Безнең Корабельна роща - наратлык. Ул түбән Кама шәһәре буенча берничә километрга сузылган.(1 нче рәсем)
Рәсем 1
1.2. Пётр 1 чоры.
Түбән Кама әйләнә-тирәсендәге Корабельная рощан тарихының исәп – хисабы өч йөз елга якын. Ул үзенең исемен Пётр I чорында кораблар төзү өчен агач җитештерүе аркасында алган. кораб нараты – билгеле бер наратның төре. Сумалалы нарат агачы үзенең ныклыгы, җиңнеллеге, сыгылучанлыгы белән аерылып тора. Бу 80-100 елга кадәр яшәүче, биеклеге 40 метрга кадәр җиткән һәм диаметры ярты метр чамасы булган агачлар. Нәкъ менә шундый агачлар элек-электән кораблар төзү өчен барганнар. Биек һәм җиңел кәүсәләре корабларның мачталарына бик яраган. Шулай итеп “Корабельная роща” сүзе шуннан алынган да инде.
1722 елда Пётр I Казанга килгәч Адмиралтейство оештыра. Аңа Изге Чишмә, урман биләмәләре, меңләгән кешеләр-алар крестьяннар керә. Алар урманны эшкәрткәннәр һәм Казанга җибәргәннәр. Зур каналда 2 ел дәвамында агачны тозлы сула юалар һәм агачны казанлыларга гына түгел, ә Россиянең башка төбәкләрен дә тәэмин итәләр.
1.3. И.Шишкин иҗатында.
Шулай ук Корабельная роща, биредә, бөек рус рәссамы Иван Шишкин картиналарын язуы белән мәгълүм. Аның бер картинасы “Корабельная роща”дип атала.(2 нче рәсем)
Күренекле рус пейзажчысы И.Шишкин өчен бу урман балачактан ук таныш булган. Моңа кадәр шул җирлекнең “Шишкин хутор” исеме сакланып калган. Хәзер ул дачалар массивы, ә 19 гасырда рәссамның туган урыны булган.1898 елда үзенең үлеме алдыннан соңгы зур картинасын төгәлли. Бу картина “Корабельная роща” дип атала, анда Алабугада туып үскән рәссамның туган урыны сүрәтләнгән. Картинада ул, ”Афанасовская Корабельная роща близ Елабуги” дигән язу язып калдырган.
Нәкъ менә шушы эше белән рәссам үзенең иҗади юлын тәмамлый. Тикшерүчеләргә XVIII гасырдан мачта очен наратлар әзерләү, Түбән Афанастан ерак булмаган нарат урманының картинадагы рәсемен ачыклау кыенлык тудырмый. Шул ук урманда рәссам “Сосновый бор” дигән тагын бер картина язган.
2нче бүлек. Нарат турында.
2.1.Наратның файдасы.
Нарат - кешелеккә мәгълүм булган иң борыңгы агачларның берсе. Нарат - мәңге яшел агач, шуңа күрә озын гомер һәм үлемсезлек символы булып тора. Нарат турылыкны, тормыш көчен, жимешлелекне, характер көчен, берләшүне, дәшмәүне символлаштыра. Ылыслы урманда ничек җиңел сулавы, беркемгә дә сер түгел. Нарат урманында булганда тулы тулы күкрәк белән саф һава сулыйсын. Ул сиңа яңа көч кертә. Шәһәр ыгы-зыгысын һәм узып баручы көннең дулкынландыргыч мизгелләрен онытырга ярдәм итә.
Ерактагы үткәннәрдән күренгәнчә, нарат урманының шифалы үзенчәлеккә ия булуы һәркемгә мәгълүм. Безненең ата-бабаларыбыз көчле эпидемия вакытында, иртә гасырларда, нарат һәм чыршы кебек ылыслы агачларның ботакларын элеп куя торган булганнар. Ылыслы агачлар фитонцидлар дигән махсус биологик матдәләр бүлеп чыгаралар. Алар һавага таралып күп төрле бактерияләрне юкка чыгаруга сәләтле. Шуңа күрә күп санлы сәламәтләндерү үзәкләре, профилакторий һәм күп кенә клиникалар ылыслы урманнар янында урнашканнар. Ылыслы урманнарда һәр көн йөрү, безгә, үз сәламәтлегебезне яхшыртырга, шулай ук астма, туберкулез кебек сулыш органнары авыруларыннан дәваланырга ярдәм итә.
Күп кенә халыклар наратны уңдырышлылык, озын гомер, тугрылыкка бурычлы символы буларак хөрмәт итәләр.
Заманча кеше - нараттан җиһаз сайлый. Сәламәтлек һәм экология проблемалары турында елдан ел күбрәк уйланабыз. Без табигый материаллардан киемнәр сайлыйбыз, сәламәт, файдалы ризыклар ашарга тырышабыз. Үзебез һәм якыннарыбыз өчен һәрвакыт иң яхшыларын телибез, шуңа күрә без, сәламәтлегебезне саклап калуны, яшеллекне озайтуны сайлыйбыз. Кайчагында бу омтылыш шактый акча һәм тырышлыктан тора, әмма табигать үзе безгә гади карарлар тәкъдим итә.
2.2.Нарат шәһәр гербында.
Герб – элек-электән һәр шәһәрнең символы булып тора. Герб-ул, шәһәрнең, дәүләтнең шартлы сүрәте, символы, аермалы билгесе булып тора. Герб сурәте акча банкнотларында, дәүләт вәкилләре бинасында урнаштырыла. Герб үз җәмәгатьләренә тарих турында, гореф-гадәтләре турында, дәүләт һәм географиясе турында искә тошерә. Ә чит илләрдә танып белү билгесе булып тора.(3 нче рәсем)
Рәсем 3
Түбән Кама муниципаль районы гербы 2006 елның 9 нчы июнендә гамәлгә куелды. Түбән Кама гербында шәһәргә исем биргән Кама елгасы символы күрсәтелгән. Кама - Иделнең иң зур кушылдыгы, аның агымы буенча өч сусаклагыч булдырылган, шуларның иң зурысы Түбән Каманыкы. Нарат һәм кояш сурәте - бу төбәктә уңайлы табигать шартларын символлаштыра. Очучы кошлар - шулай ук рухи күтәрелеш, егәр һәм иҗат итүне символлаштыра. Көмеш - чишмә суының чисталыгы, камиллелек, намуслылык, үзара аңлашу символы. Алтын-уңыш, байлык, тотрыклылык, хөрмәт һәм акыл символы. Яшел төс-табигать сәламәтлек һәм тормыш үсеше символы.
2.3. Корабельная рощаның экологик проблемалары.
Бүгенге көндә Корабельная рощаның экологик проблемалары бармы? Әлбәттә бар. Хәзерге вакытта урманга һәм аның экологиясенә йогынты ясый торган бик күп факторлар бар. Агачлар кисү - беренче уңайсыз фактор булып тора. ( 4 нче рәсем) Проблема шунда ки, яхшы агачларны кисеп алалар, авыруларын калдырадар, бу исә үз чиратында тагын да зур экологик зыян китерүгә дучар. Урман янгыннары - икенче фактор. (5 нче рәсем)Ел саен күп гектарлар күләмендә урманнар яна.
Шулай ук урман экологиясенә кешенең табигатькә карата саксыз мөнәсәбәте йогынты ясый. Кешеләр экскурсия вакытында ботакларны сындыра, бөҗәкләрне юк итә, үзеннән соң чүп-чар калдыра. (6 нчы рәсем)Урманнан аларның кайберләре, урман һәм кыр үсемлекләрен күтәрәме белән җыеп кайтырга тырыша. Яз көне кешеләр еш кына коры үлән яндыралар. Болар барысы да урман байлыкларын югалтуга китерә.
Нарат урманы саклауга һәм сакчыл мөнәсәбәткә генә түгел, аның тормышын профессиональ өйрәнүгә мохтаҗ.
Рәсем 4
Рәсем 5
Рәсем 6
Йомгаклау
Тикшерү, туган як тарихы белән якыннан танышырга ярдәм итте. Түбән Кама шәһәренә 50 ел гына булса да, аның тарихы күпкә иртәрәк башланган. Без, Корабельная роща дип йөрткән урман үз исемен моннан 300 ел элек Петр I чорында ук алган. Сумалалы нарат агачы үзенең ныклыгы, җиңеллелеге, сыгылучанлыгы белән аерылып тора. Бу 80-100 елга кадәр яши торган, биеклеге 40 метрга кадәр диткән һәм диаметры ярты мерт чамасы булган агачлар. Нәкъ менә шундый агачларны элек-электән кораблар төзү өчен кулланганнар. Биек җиңел кәүсәләре корабларның мачталарына туры килеп торган. Нәкъ менә безнең урманның наратларын кораблар төзүдә кулланганнар.
Нарат яхшы төзелеш агачы гына түгел, ә бик файдалы фитонцидлага бай агач. Нарат ылысын тынычландыручы ванналар өчен, витаминлы төнәтмәләр өчен кулланалар. Нарат сумалалары, шулай ук, дәвалау максатында кулланыла.
Нарат, шулай ук, якташыбыз И.Шишкин өчен безнең Корабельна роща илһамландыручы искиткеч материал булып торган. Безнең Корабельная рощада ул берничә картинасын язган.
Югарыда тәсфирланганны исәпкә алып наратны - безнең төбәкнең символының берсе дип атарга була. Түбән Кама гербында сүрәтләнгән нарат, безнең төбәктә яшәү өчен уңай табигать шартлары булуын символлаштыра.
Безнең төбәк өчен, минем тикшеренүләрем миңа горурлык өсти. Корабельная роща – ул бер тарих. Шунысы кызганыч, бу тарих куркыныч астында. Ә аңа кеше узе куркыныч яный: ул кисә, яндыра, чүп-чар калдыра.
Түбәнкамалылар! Уйланыгыз! Безнең Корабельная рощаны Пётр I югары бәяләгән. Биредә рус пейзажчысы И.Шишкин илһам алган. Урманны саклагыз, безнең Корабельная рощаны саклагыз.
Кулланылган әдәбият.
1.Бурганов В.И.Бөек Петр һәм аның чоры.М.:Фән,2007-234 б.
2.Болотнова Н.А.Түбән Кама символикасы/”Нефтехимик” газетасы,Г.Тукай исемендәге Үзәк китапханә.
3. Булганова Ф.А. Рус сәнгате альбомы. И.И.Шишкинның картиналары һәм рәсемнәре СПБ: Мәгариф,2011 ел.
4. Рус пейзажының осталары.19 гасырның икенче яртысы, 4 нче булек.Мальцева Ф.С-м.: ”Искусство” нәшрият йорты,2002 ел.
5. Түбән Кама гербы реестрга керде: (Түбән Кама муниципаль районының рәсми символикасы). /”Ваша газета”- 6 июнь 2007 ел.
6. С.И.Ожtгов,Н.Ю.Шведова. Рус теленең төпле сүзлеге.-М:”Азбуковник”,1988-156 б.
7.Түбән Кама муниципаль районының рәсми сайты.Тулырак: http//www.e-nkama.ru/news/255/48856/
.
Агния Барто. Сережа учит уроки
Хрюк на ёлке
Астрономический календарь. Март, 2019
Лев Николаевич Толстой. Индеец и англичанин (быль)
В.А. Сухомлинский. Для чего говорят «спасибо»?