Андреев исемендәге фәнни-гамәли конференция
Вложение | Размер |
---|---|
galimova_nrgiz._andreev_isemendge_fnni-gamli_konferentsiya_tezislar.docx | 16.84 КБ |
Габдулла Тукайның “Шүрәле” әкиятенең татар мультфильмында бирелеше
Галимова Н.Б.
Научный руководитель – Преподаватель родного (татарского) языка и литературы Мухаметова Айсылу Маратовна
Муниципальное автономное общеобразовательное учреждение
«Лицей №146 “Ресурс”»
Ново - Савиновского района города Казани
aimux06@gmail.ru
Әкиятләр безнең тормышыбызда аерым бер зур урынны алып тора. Кайсы гына халыкның әдәбиятын алма, барысының да үзенә генә хас сюжетлы, мавыктыргыч әкиятләре бар. Мәсәлән, татар халкының “Су анасы”, “Шүрәле”се булган кебек, русларның да “Волк и семеро козлят”, “Царевня-лягушка” кебек әсәрләре игътибарга лаек. Без барыбыз да татар әкиятләрен тыңларга бик яратабыз, чөнки нәкъ менә алар безне тәрбияли, дөньяны танып-белергә, матур фикер йөртергә ярдәм итә. Безгә аларны әбиләребез, әти-әниләребез, апаларыбыз укый.
Соңгы вакытта телевизор экраннарында татар халык әкиятәлеренә нигезләнеп төшерелгән искиткеч матур мультфильмнар пәйда була башлады. Аларны хәзер интернет челтәреннән эзләп табу да кыенлыклар тудырмый, чөнки мультфильмнар барысы да диярлек социаль челтәрләрдә урнаштырылып барыла. Халык әкиятләре экранда ничек барлыкка килә соң? Мультфильмны әкиятнең үзенә тигез хокуклы алмашы дип санарга буламы? Алар арасында нинди аермалыклар бар? Мультфильмнар карау безгә, ягъни укучыларга, нинди йогынты ясый? Безнең уйлавыбызча, бүгенге инновацион технологияләр алга киткән заманда фәнни-тикшеренү эшебезнең темасы бик актуаль булачак. Татар кино сәнгате белән бергә татар мультфильм сәнгатенең дә акрынлап булса да үсүе сөендерә. Мәктәптә әдәбият дәресләрендә укыган әсәрләрне телевизор экраннарында күрү татар теленә тагын да ныграк мәхәббәт һәм кызыксыну уята.
Тикшеренү эшебезнең предметы – бөек татар шагыйребез Габдулла Тукай әсәренә нигезләнеп ясалган мультфильм.
Эшебезнең максаты итеп без түбәндәгене билгеләдек: татар телендәге мультфильмнарны өйрәнү, аларны оригинал әсәр белән чагыштыру, анализлау.
Куелган максатларга ирешү өчен түбәндәге бурычлар куелды:
Пустой колос голову кверху носит
Муравьиная кухня
Снежный всадник
Развешиваем детские рисунки дома
Туманность "Пузырь" в созвездии Кассиопея