Үзләренең көчләрен, акча һәм вакытларын ярлыларга ярдәмгә багышлаган татар сәүдәгәрләре зур хөрмәткә лаек. Революциягә кадәрге Казанда шундый эшмәкәрләр арасында Юнысовлар династиясен атарга була. XVIII нче гасыр ахыры – XIX нчы гасыр башында Юнысовлар меценатлар ролендә чыгыш ясап, мәчетләр төзетәләр, приютлар, мәдрәсәләр ачалар, җәмәгать эшлеклеләренә ярдәм күрсәтәләр, ярлылар файдасына зәкәт түлиләр. Әлеге династиянең, халык файдасына эшләүче эшмәкәрлек үрнәге буларак, күпкырлы эшчәнлеге игътибарга лаек. Бу эшебезнең актульлеге шунда, бүгенге көндә дә бар бай кешеләребез. Ләкин үзләреннән XIX нчы гасыр сүдәгәрләре кебек истәлекләр калдырамы соң алар? Байлыклары булса да, күңелләре тарайды кебек бүгенге байларның. Акчаларын төрле чит илләр банкларында саклауны кулайрак күрәләр шикелле. Милләтебезнең Юнысовлвр кебек меценатлары да булуына ишарә итәсе иде.
Вложение | Размер |
---|---|
muhametshina_konfereniya_yalchygol.docx | 437.8 КБ |
Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы
Таҗетдин Ялчыгол исемендәге VII Республикакүләм
фәнни-гамәли конференция
Номинация: Издавна влюблен в родную землю...
Тема: Бертуган Юнысовлар:150 елга сузылган хәериячелек эшчәнлеге
Автор: Мөхәммәтшина Әдилә Марат кызы,
Мамадыш районы Урта Кирмән
гомүми урта белем мәктәбенең
8 нче класс укучысы
Җитәкче: Хәйруллин Ринат Миннегаян улы,
Мамадыш районы Урта Кирмән
гомүми урта белем мәктәбенең
югары категорияле тарих һәм
җәмгыять белеме укытучысы
Зәй шәһәре 2022
Эчтәлек
Кереш........................................2
Төп өлеш...................................4
Йомгак.......................................8
Кулланылган әдәбият..............8
Кушымта ..................................9
Кереш.
Эшкә гомүми характеристика
Үзләренең көчләрен, акча һәм вакытларын ярлыларга ярдәмгә багышлаган татар сәүдәгәрләре зур хөрмәткә лаек. Революциягә кадәрге Казанда шундый эшмәкәрләр арасында Юнысовлар династиясен атарга була. XVIII нче гасыр ахыры – XIX нчы гасыр башында Юнысовлар меценатлар ролендә чыгыш ясап, мәчетләр төзетәләр, приютлар, мәдрәсәләр ачалар, җәмәгать эшлеклеләренә ярдәм күрсәтәләр, ярлылар файдасына зәкәт түлиләр. Әлеге династиянең, халык файдасына эшләүче эшмәкәрлек үрнәге буларак, күпкырлы эшчәнлеге игътибарга лаек. Бу эшебезнең актульлеге шунда, бүгенге көндә дә бар бай кешеләребез. Ләкин үзләреннән XIX нчы гасыр сүдәгәрләре кебек истәлекләр калдырамы соң алар? Байлыклары булса да, күңелләре тарайды кебек бүгенге байларның. Акчаларын төрле чит илләр банкларында саклауны кулайрак күрәләр шикелле. Милләтебезнең Юнысовлвр кебек меценатлары да булуына ишарә итәсе иде. Шуннан чыгып, үз алдыбызга бертуган Юнысовларның иганәчелек эшчәнлеген өйрәнеп, алар башкарган изге гамәлләрне барлау максатын куйдык. Максатыбызга ирешү өчен түбәндәге бурычларны билгеләдек:
- эзләнү-тикшеренү объекты сайлау;
- эзләнү эшчәнлеге нәтиҗәләре белән башкаларны таныштыру.
Эзләнү-тикшеренү эшчәнлеге нәтиҗәләренең фәнни-гамәли әһәмияте.
Әлеге нәтиҗәләр мәктәпләрдә, лицейларда милли-төбәк компоненты рәвешендә патриотик тәрбия бирүдә файдаланыла ала.
Төп өлеш
Әлеге сәүдәгәрләр династиясе башында Мөхәммәтрәхим Юнысов тора, нәкъ менә аңар, бүгенге көнгә кадәр башкалабыз Казанда истәлекләре сакланган сәүдәгәрләр, сәнәгатьчеләр, хәериячеләр династиясенә нигез салу бәхете елмая. Юнысовлар династиясенең “нәсел атасы” М.Юнысов искиткеч күп байлыкка ия булган. Аның кулында иксез-чиксез урман-кырлар, завод-фабрикалар, торак биналар һәм башка төрле байлыклар тупланган була. Мөхәммәтрәхим хәзерге Балтач районында туа. Башлангыч капиталны вак товар сатудан башлап туплый башлаган М.Юнысов губернаның сәүдә дөньясында үз урынын ала, татар эшмәкәрләреннән беренче булып сәүдәгәрләр гильдиясенә керә. Вакытлар узу белән М.Юнысов күн заводының хуҗасы һәм бөтен Россия – Оренбург, Ирбит, Кахте төбәкләрендә, шулай ук Урта Азия киңлекләрендә юфтьтән эшләнмәләр сатучы була.
1793 нче елда Мөхәммәтрәхим Татар ратушасы башлыгы итеп сайлана, шуннан бирле ул Казанның татар халкы лидеры булып исәпләнә. Ул заманда мөселман кешесе ирешергә мөмкин булган иң югары вазифа була бу. Дини сораулардан башлап гаилә мәсьәләләре буенча да халык аңа киә.
Беренчеләрдән булып аның ”Шәһәрнең мактаулы гражданины” исемнә ия булуы актив хәериячелек эшчәнлеге белән шөгыльләнүенә бер дәлил. Казан татарлары Екатерина II дән мәчет төзергә рөхсәт алгач (хәзерге Әл-Мәрҗәни мәчете, К.Насыйри урамы,17), төзелеш чыгымнары өчен М.Юнысов үзеннән бик зур суммада акча бирә. Шуңа күрә баштарак бу мәчет аның исеме белән атап йөртелә. Аның бер бүлмәсендә мәктәп урнаша. Монда 20 ел буе дәресләр алып барылган. Шәкертләр арткан саен бүлмә кысанланган. Кабан күле буенда мәдрәсә өчен яңа бина да төзелә. 1837 елда беренче гильдия сәүдәгәре Гобәйдулла Мөхәммәтрәхим улы Юнысов үз акчасына мәдрәсәгә дип тагын бер яңа ярымташ бина (Ф.Кәрим урамы) салдыра. Биредә күренекле галим Ш.Мәрҗәни үзенең педагогик эшчәнлеген башлап җибәрә.
1785 нче елгы сәүдәгәрлекне исәпкә алу вакытында Мөхәммәтрәхим, хатыны Шәмсия (Мамадыш төбәгенең йомышлы татар кызы),уллары Габделкәрим, Гөбәйдулла, кызы Сәхипҗамал мактаулы Бәрхет китапка кертеләләр.
Мөхәммәтрәхим әле тагын берничә авыл мәчете һәм Казанның Печән базары мәчете төзелешен финанслый. Әлеге игелекле эшмәкәр үзеннән соң якты истәлеләр белән бергә елына 13 мең тире эшкәртүче юфть заводы, күп сандагы күчемсез милек, меңнәр белән исәпләнүче акча капиталы һәм дүрт ул калдырып 80 яшькә якынлашканда бакыйлыкка күчә. Аның эшен уллары дәвам итә.
Мөхәммәтрәхимнең уртанчы улы Гөбәйдулла XIX нчы гасының 30 нчы еллары ахырында инде беренче гильдия сәүдәгәр була, сабын кайнату, тире эшкәртү заводлары тота. Бик күп сәүдә нокталары ача.Мохтаҗларга ярдәмгә, хәериячелеккә акчасын кызганмый.1830-1831 нче елларда Казанда холера таралгач, беренчеләрдән булып Иске татар бистәсендә больница төзү өчен үзеннән зур суммалар бирә, шуның белән йөзәрләгән мөселман һәм русларның гомерен саклап калуга өлеш кертә. Шулай ук татар авылларында яңа мәчетләрне аякка бастырудада өлешен кызганмаган. Юкка гына аңа актив иҗтимагый эшчәнлеге һәм хәериячелек өчен ике алтын медаль бирелмәгәндер.
Гөбәйдулланың кече энесе Әбдрәшит тә абыйсы эзеннән килә. Аңа әтисеннән мирас булып Печән базарындагы 20 сәүдә ләвкәсе мирас булып кала, 2 миллион сум акчасы була. Малайларының берсе, Йосыф Акчура, беренче татар сәяси тарихчысы, Европа дәрәҗәсендәге җәмәгать эшлеклесе булып җитешә, мөселманнарның 3 нче Бөтенрәсәй корылтае делегаты, Стамбул университеты профессоры дәрәҗәсенә җитә. Димәк, бай эшмәкәр татар галимен үстерүгә үзенең инвестицияләрен җәлләмәгән.
Гөбәйдулла Юнысовның уллары Ибраһим белән Исхак та татар дөньясында тирән эз калдырган шәһесләр. Коммерциядәге уңышлары өчен ике алдын медальгә лаек булган коммерция киңәшчесе Ибраһим белән Исхак әтиләренең барлык мөлкәтләрен мирас итеп алалар, әтиләре байлыгын берничә тапкыр арттыруга ирешәләр.
XIX гасырның беренче яртысында бертуган Юнысовлар тарафыннан төзетелгән (архитекторы П.И.Романов) ике катлы кирпеч йортта (Г.Тукай урамы, 89) 1844 елның 6 декабрендә коммерция советниклары Ибраһим һәм Исхак Гөбәйдулла уллары Юнысовлар тарафыннан Казанда беренче мөселман балалары приюты оештырылган. Ул Казанда иң яхшы балалар йортыннан исәпләнгән. Бу йортның тарихын җентекләп өйрәнгән Л.М.Свердлова: “Балалар саны буенча, монда утызлап малай яшәгән, мондый типтагы йортларның иң кечкенәсе, әмма, Николаевский һәм Александровский приютларына караганда һәр балага ике мәртәбә артыграк акча тотканнар”, - дип яза. Монда ятимнәр бушлай белем алганнар, медицина күзәтүе астында яшәгәннәр. Бу балаларның сәламәтлеге белән медицина докторы Я.Н.Казембек даими кызыксынып торган. Балалар йортына караган мәктәптә Х.М.Габәши, М.Х.Корбангалиев кебек күренекле шәһесләр белем биргән. Әлеге бинаның беренче каты үндүрт кибет (лавка) сыйдырган. 1844 нче елда алар Мөселман балалар йортына бүләк ителгән. Кибетләр сәүдәсеннән кергән табыш ятим балаларны тәрбияләүгә тотылган. Бина 1872 елда үзгәртеп корылган.
Бертуган Юнысовлар оештырган балалар йорты 1917 нче елга кадәр эшләп килә. Аның соңгы директоры булып шәһәрнең почетлы гражданины Мөхәммәтрәхим Исхак улы Юнысов торган.
Соңрак әлеге бертуганнар мөселманнар өчен хәериячелек ашханәләре оештыралар. Өлкәннәр өчен Сәйдәшев йортында эшләгән ашханәдә көн саен 1000 татар тукланган, Усманов йортында эшләгән ашханәдә 700 дән 1000 гә кадәр мөселман баласы тукланган. 1898 нче елда, максаты ярлы мөселманнарның матди һәм әхлаки якларын яхшыртуны күздә тоткан “Ярлы мөселманнарга ярдәм җәмгыяте”н дә алар оештыра. Моның өчен Ибрагим Изге Анна орденының 3 нче дәрәҗәсе белән, энесе Исхак – Изге Станислав орденының 3 нче дәрәҗәсе белән бүләкләнә.
1849 нчы елда Ибраһим белән Исхак үз акчаларына Печән базарының көньяк өлешендә Духовная академия бинасын (архитекторы А.И.Песке), Кремльдәге губернатор сараен, хәзерге Суворов көллиятенең төп корпусын, Печән базарында менә дигән таш мәчет төзетәләр (архитекторы А.К. Ломан). Бу мәчет бүген Нурулла исемен йөртә. Әле болар гына түгел. Ибраһим “Мәрҗәни” мәчете өчен мәдрәсә бинасы салдыра. 1861 нче елда Ибраһим Гөбәйдулла улы әлеге мәчетне таш койма белән әйләндереп алдырта. Әлеге дивар әле бүген дә исән. 1863 нче елда мәчетнең михрабын киңәйтеп төзетә. Үз чиратында Исхак та Апанай мәчетен таш дивар белән әйләндереп ала. Кыскача әйткәндә, әлеге бертуган Юнысовлар хәериячелек өчен акчаларын кызганмыйлар.
Ибраһимның балалары булмый. Ә Исхакның дүрт улы һәм бер кызы була. Бер малае алдагы буын бабасы исеме белән – Мөхәммәтрәхим атлы була. Кече туганы Габделвәли белән бергә алар 1899 нчы елда хәзерге Кукмара районы Кәчимир авылында искергән мәчет урынына яңа гыйбадәтханә төзетү теләкләре барлыгын әйтәләр. Шул ук елның июнендә мәчетнең сызымнары эшләнә һәм төзелеш башлана. Казанның беренче гильдия сәүдәгәрләре, мактаулы гражданнар Исхак уллары Габдерәхим һәм Габделвәли Юнысовлар матди ярдәм күрсәтәләр. Мәчет әле бүген дә исән.
Йомгак
Шушы өйрәнүләребез нәтиҗәсендә без бертуган Юнысовларның 150 ел буе Казанда һәм губернада хәериячелек белән шөгыльләнүләрен ачыкладык.
Алдыбызга куйган максат һәм бурычларны тулысынча үтәдек. Интернет киңлекләрендә Юнысовларның якты исемен саклаучы фотолар да табып булды.
Күңелендә татарлык хисе көйрәп яткан һәр кеше киләчәк буынга нәрсә калдырабыз үзебездән соң? – дигән сорауга җавап эзлидер. Шул ук уйлар кайчандыр Юнысовларны да борчыгандыр, алай булмаса, милләтең өчен, динең өчен шуның кадәр изгелекләр эшләп булмас иде
Рухи яктан тиңдәшсез, матди яктан кыйммәтле зур эшләр башкарылган алар тарафыннан.
Чыганаклар:
Кушымта.
Кукмара районы Кәчимир авылындагы мәчет.
Бертуган Юнысовларның балалар приюты
Нурулла мәчете
Лупленый бочок
Растрёпанный воробей
Н. Гумилёв. Жираф
Рисуем ветку берёзы сухой пастелью
Юрий Визбор. Милая моя